Чувашия мөселманнары ярдәм сорый: «Болгар» мәчетенә кеше сыймый, янкормага акча кирәк
Чувашия – милләттәшләребез күпләп, укмашып яшәгән төбәкләрнең берсе. Чувашиядә дә, бездәге кебек, бик күп милләтләр яши. Чабаксардагы «Болгар» мәчете дә буш тормый: бирегә 20дән артык милләт вәкиле йөри. Тик 200 кешегә дип исәпләнгән мәчеткә бөтен кеше дә сыеп бетми. Мөселманнар янкорма төзелешенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.