Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илмира Нәгыймова: «Мин Русланнан бала таптым» дип, кызлар смслар язды»

Татар эстрадасының иң чибәр, талантлы җырчыларының берсе, уңган хатын, ике бала әнисе Илмира Нәгыймова белән әңгәмә.

news_top_970_100
Илмира Нәгыймова: «Мин Русланнан бала таптым» дип,  кызлар смслар язды»
Илмира Нәгыймованың шәхси архивыннан

«Матур булу миңа көч бирә»

Илмира, сез ничек гел шулай матур ул? Ике бала тапкач та шулай матур булып калырга ярыймы инде… 

Беренчедән, мин үземне карарга яратам. Үзем өчен көнгә нәрсә булса да эшләргә тырышам. Фитнеска барып кайтумы ул, өйдә физик күнегүләр башкарумы, биткә яки чәчкә маска ясаумы. Матур булу миңа энергия, көч бирә. Һәрвакыт матур булу өчен табигатьтән бирелгән байлыгың белән генә канәгать булып утырырга ярамый. Үз-үзеңне карау — ул көндәлек хезмәт. Түземлек һәм тырышлык сорый торган хезмәт. 

Чәчегезне ничек карыйсыз?

Элек үземнең чын чәчем бик матур иде. Аның турында гел комплиментлар ишетә идем. Хәзер яндырылып, буялып беткән чәч инде минем. Тукландыргыч маскалар ясап, карап торырга тырышам. Буялган булса да, үз чәчем сыман күренә, салам чәчкә әйләнмәде әле. 

Тере курчак, керфеген үстергән, иренен зурайткан дип яза «яраткан» инстачыларыгыз. «Интертат»ка дөреслекне ачыгыз әле, кай җирләрегез зурайтылган да, кайсылары ясалма?

Иреннәремне ике ел элек кабарткан идем. Ул хәзер калмады инде, шиңде. Кабартылган ирен 8 айга гына җитә. Әлегә гиалуронка кадатмаска булдым. Аны бер ясагач, гел кадатып торырга кирәк. Ләкин иренне бик матур итеп җыя торган татуаж ясаттым. Иренемә бәйләнүчеләр тынычланды хәзер, киресенчә, матурайган дип тә язалар әле. Бу турыда күптән хыяллана идем, Аллаһка шөкер, матур булды. Кашым һәм иреннәрем татуажлы. 

Керфекләрем үстерелгән инде. Аларны 3 ел берөзлексез үстерәм. Миңа ясалма керфекләр ошый, миңа шулай рәхәт. Үземнең керфекләрем дә куе, берсе дә коелып төшмәгән. Аларны ясатырга да 3-4 сәгать вакытым китә. Ә тушь буярга, гомумән, яратмыйм. Минем тушьларга аллергия, юынганнан соң күз астына вак бетчәләр чыга башлый. 

Башка бер генә ясалма, зурайтылган җирем дә юк! 

«Атказанган исемен китереп бирмиләр»

Илмира, татар эстрадасының иң чибәр җырчылары бәйгесе уздырсалар, күптән алдынгы урынны яулар идең. Талантың бар, җырларың популяр. Мактаулы исемнәр алырга да вакыт җитте дип уйламыйсыңмы?

Мин үземне алай беренче урынлык ук матур дип санамыйм. Рәхмәт инде шулай дип әйтүегезгә. Мактаулы исемнәргә килгәндә, бөтенесе атказанган исеме ала дип, инстаграмда бер пост куйган идем. «Сез әле яшь», «Сез әле лаек түгел» дип пыр туздырып ташладылар. Ярар, лаек түгел икән, лаек түгел. Ә төптән уйлап карасаң, яшь булсак та, Руслан белән 12 ел сәхнәдә инде без. Яраткан, җырларыбызны көтеп алучы тамашачыбыз бар. Музыкаль премияләрдә алынган бүләк дипломнар белән киштә тулды. Атказанган исемен алу өчен артыннан үзебезгә йөрергә кирәктер дип уйлыйм. Китереп бирмәсләр, ахры. 

Юлларын беләсезме соң?

Туры юлларын белмәгәнгә күрә безгә бирмиләр дә инде аны. 

Кыек юлларын да белмисезме?

Артыннан йөрисем килми, дөресен әйткәндә. Минем теләгем чынлап та лаеклы булып, вакыты җиткәч алу. Лаек түгелмен, димәк, лаек булсам — биргән булырлар иде. Бирмәсәләр дә аның белән дөнья бетми. Аллаһка шөкер, яраткан тамашачыларыбыз бар. Атказанган исеме алып кына җырчының тыңлаучысы да артмый, баемый да. Куштырнак эчендәге исем инде ул.

Башкалар ничек алган соң? Сөйләмиләрме? 

Кемгәдер биргәннәр, кемдер йөреп алган. Кемгәдер бер атна эчендә биргәннәр, кемдер берничә ел буе артыннан йөргән…

Бирсәләр, мин дә алыр идем. Ләкин махсус аның артыннан йөргәнче, мин ул вакытны балаларыма сарыф итәм. 

Җырлый башлавына ике ел тулыр-тулмас атказанган исемен алган кешеләрне күргәч, ачуыгыз киләме? 

Бер дә ачуым килми. Димәк, алар безнең татар эстрадасы өчен күбрәк эшләгәннәр. Кемдер чит ил күләмендәге бәйгеләрдә катнашып, башка илләрдә татар җырларын таныта. Бу да бит зур дәрәҗә. Ә халык өчен эшләүче, гади җырчыларга бирергә атлыгып тормыйлар атказанган исемен. 

Бу чын күңелдән әйтелгән җавап. Ачуым да килми, көнләшмим дә. Минем яраткан гаиләм, балаларым, үземнең тамашачыларым бар. Бик бәхетле хатын-кыз дип саныйм үземне. 

«Русланның татар эстрадасыннан күңеле кайтты»

Иҗат өлкәсендә яңалыкларыгыз бармы? 

Аллаһка шөкер, мин быел өч җыр чыгардым. Хәзер җырлар инстаграмда гына әйләнә бит. Халык дәррәү күтәреп, җылы кабул итте. Җәй көне «Әлеккечә яратам» җырына клип төшерсәм, сентябрьдән яңа көчләр белән иҗат итә башлармын дип торам. «Элеккечә яратам» җырына клип сорап, инстаграмда бик күп кеше язды. Хәзер сценариен уйлыйбыз. «Яратам» дип берәр егет артыннан йөгереп йөрермен инде.

Ә нигә Руслан артыннан түгел?

Руслан клипларда төшми бит ул. Ул әлегә сәхнәдән бер елга югалып торам диде. Аның татар эстрадасыннан күңеле кайтты — җырлыйсы да, концертлар куясы да килми. Шуңа күрә инстаграмга да чыгармыйм мин аны. Җырларны үзе өчен генә яздыра. Моң күңелендә яши аның, ә үзе гел кирегә сукалый. 

 Руслан пандемия вакытында урман кисәргә дә керешкән иде.

Аның хәзер урман гына түгел инде. Нәрсә белән генә шөгыльләнми ул анда.

Акча җитми башлаганга керешкәндер инде, әйеме? Әллә сәхнәдән китүе иҗади кризис белән бәйлеме? 

Пандемия безнең тормышны 180 градуска борып куйды. Безнең дә башкаларныкы кебек ипотека, кредитларыбыз бар. Без бары тик сәнгать белән генә шөгыльләндек бит, башка эшебез юк иде. Тизрәк ябарбыз дип, 100 меңгә якын түли торган ипотека алган идек. Машинабыз кредитта. Хоп, без әллә никадәр зур планнар, концертлар кую нияте белән йөргәндә, массакүләм чаралар үткәрүне тыйдылар да куйдылар.

Без нишләргә белмичә, аптырап калдык. Минем бераз депрессия дә булып алды. Руслан бөтенләй паникага бирелде. Шулай да үзен кулга алып: «Мин ирме, юкмы?» — дип, бизнес өлкәсенә кереп китте. Шушы хәлләрдән соң эстрададан бигрәк тә күңеле кайтты бугай. «Сәхнәгә ышаныч юк икән», — диде.

Пандемия тормышка карата мөнәсәбәтебезне дә үзгәртте. Эшләребез яхшырып та китте сыман. Шуңа күрә мин аңа күпмедер дәрәҗәдә рәхмәтле дә әле.  

Бизнес белән сәнгатьне бергә дә алып барып була бит. Русланны «сәхнәдән китмә, җырлыйк» дип үгетләдеңме? 

Без аның белән бу темага бер ел талаштык… Чөнки татар эстрадасында үз исемебезне булдыру өчен ничә еллар буе бик күп көч куйдык. Ләкин ирем үз сүзеннән кире кайтмый. Мин инде үгетләүләрдән ардым, файдасы юк.

Киләсе елда сезне дуэт буларак күрмәячәкбез алайса? 

Без болай да дуэт буларак еш җырламый идек. Концертларда бәйләүче уртак җырларыбыз гына бар. Руслан да, мин дә сольный җырчылар. Дуэт белән башкарган җырларыбыз дүртәү генә. 

Ләкин сез нигәдер гел бергә кабул ителәсез.

Парлы диләр шул инде. Ләкин без икебез дә аерым үскән җырчылар. Безнең стильләребез дә төрле. Мин сәхнәгә Русланга караганда иртәрәк чыктым. «Гомер үтеп бара», «Ташлама» кебек җырларым популяр булган вакытта йөри генә башладык әле без аның белән. Ул вакытта Руслан Чаллыда гына җырлап йөреп, зур эстрадага чыкмаган иде әле. 

Русланны зур сәхнәгә алып чыгучы син булдың дип әйтергә буламы?

Шулай дисәм дә ялгыш булмас. Мин аның юнәлтеп җибәрүчесе, күп мәсьәләләрдә таянычы булдым. «Бәгърең таш булса» җырына клип төшерергә теләмәгән иде ул. «Бу җырың хит бит синең, күрмисеңмени?» — дигәч, клип төшерде. Чыннан да ул клипны халык бик яратып кабул итте.

«Барс-медиа» компаниясендә эшләргә дә мин үгетләдем аны. «Килешү төзисең дә эшлисең», — дидем. Кулыннан җитәкләп диярлек алып килдем.

Бәлки аның башта ук сәхнәгә күңеле тартмагандыр? 

Юк, аның артист булу теләге зур иде. Кемгәдер бәйле булмыйча гына иҗат итәсе килде. Контракт төзү — ул бәйлелек дигән сүз. «Барс-медиа»ның җырчыларына карата билгеле бер кагыйдәләре, таләпләре бар иде. Русланның шуңа барасы килмәде. Ләкин ул компания аны җырчы буларак бик әйбәт танытты бит. Мин үзем дә «Барс-медиа”га рәхәтле. Алар аркасында гына мин үземне җырчы дип саныйм. Ул безгә талантыбызны ачарга мөмкинлекләр бирде.

 «Мин — шәп хатын»

Руслан белән ничек таныштыгыз? 

Мин аның белән әле җырчы булып танылганчы таныш идем. Без Казан мәдәният көллиятендә бергә укыдык. Ул беренче курсны тәмамлагач, музыка минем өлкә түгел дип китте. Укыганда миңа игътибар да итмәде Руслан, рәхәтләнеп башка кызлар белән йөрде. 

Укып бетереп, мин концертлар куя башлагач: «Сине телевизордан күрдем, бик матур җырың чыккан икән. Әйдә, минем концертка кил әле», — дип язды. Аның Чаллыда үзенең сольный концертын әзерләп йөргән вакыт. Русланны башка районнарда белмәсәләр дә, Чаллыда бик каты яраталар иде. Җырлары даими «Күңел» радиоында әйләнеп торды, фанатлары күп иде. Шулай берничә концертында чыгыш ясадым да, йөреп киттек. Сигез айдан никах укыттык. 

Илмира, сез Руслан белән күптәннән бергә. Яшьли өйләнешкәнсез. Бер-берегездән арган вакытлар буладыр. Ничек ял итәсез?

Мин балаларны алып, авылга кайтып китәм, ул Чаллыда кала. Мин машина йөртәм, Русланга бәйле түгелмен. Авылда рәхәтләнеп табигать кочагында ял итәм. Табигатьтә психологик-эмоциональ бушанам. Шәһәргә энергия белән тулыланып киләм.

Элек без Руслан белән концертларда да, өйдә дә гел бергә идек бит. Руслан хәзер башка эштә булгач, иртән чыгып китә, кич кайта. Бу шундый рәхәт икән. Икесе ике эшкә китеп эшләгән кеше бер-береннән чынлап ял итә икән. Безнең мөнәсәбәтләребезгә файдага гына булды Русланның башка өлкәгә күчүе.

Бер әңгәмәңдә көнче булуың турында әйткән булгансың. Бу сыйфат гаилә тормышында комачаулык итәме?

Хәзер көнләшмим инде мин. Русланга тулысынча ышанам, ничә ел бергә бит. Ул да миңа ышана. Мин 20 яшьтә кияүгә чыктым. Яши башлаган вакытта төрле чак булгалады. 

Арагызга кеше сүзләре кергәне бармы?

Миңа ВКонтакте челтәрендә кызлар: «Мин Русланнан бала таптым», — дип смслар язалар иде. Һәм әйтергә кирәк, кеше сүзләре бары тик аның тарафыннан гына керде. Ә минем турыда аңа берни дә язучы булмады. 

Андый хәбәрләрне ничек кабул итә идең?

Арага андый сүзләр керү мөнәсәбәтләрне какшатырга мөмкин. Мин дә шикләнеп куя идем инде. Ә Руслан аларга җитди карамый, «кешедәге фантазия» дип көлә генә иде.

Ул кызлар белән разборкаларга йөрмәдеңме?

Юк. Күңелгә шик керсә дә, без ул вакытта Руслан белән тәүлек буе бергә идек. Аның сулга йөрергә мөмкинлеге юк иде.

 Бу хакта беркайчан да, беркемгә дә сөйләгәнем юк иде. Сезгә ачылдым…  

Ял итәргә аерым-аерым барганыгыз бармы? 

Минем үз гомеремдә бер тапкыр да чил илдә булганым юк. Без Руслан белән эш-эш-эш дип яшәдек. Фатир, машина алу өчен тырышырга туры килде. Без үзебез сәнәктән көрәк булган кешеләр. Безгә беркем дә ярдәм итмәде. Әти-әниләребез гап-гади кешеләр. Барысын да үзебез эшләп алдык, чит илләргә йөрергә мөмкинлегебез булмады. Авылга кайтып ял итсәк, шуның белән канәгать була идек. Ә хәзер барыбер кешедән күреп барасы килә. Гел дөнья куып кына яшәү дә авыр, азрак бушанасы, ял итәсе иде. 

Читтән караганда сез үрнәк гаилә булып күренәсез. Гаилә учагын саклау өчен нишләргә кирәк?

Бу сорауга 30-40 ел үрнәк булып яшәгән парлар матур җавап бирер иде. Без әле 8 ел гына бергә яшибез бит. Читтән генә шулай күренәбездер, безнең гаиләдә дә савыт-саба шалтырамый тормый, анысы. Гаиләне саклап калу өчен аның эчендә булганны читкә чыгып сөйләмәскә, бер-береңә ышанырга, ярдәмләшеп яшәргә кирәк дип уйлыйм. Яшь чакта хисләр буранлап ала ул, ә еллар үткәч ничектер тынычланасың, акыл утыртасың.  

Руслан балалар белән шөгыльләнәме, бала карау күбрәк синең өстәме?

Балалар күп вакыт минем белән. Руслан эшкә бара да эштән кайта. Өйдә балалар белән берәр нәрсә эшләргә мөмкин инде. Чәй ясап бирергә, мәсәлән (көлә). Руслан балаларны бик ярата, ләкин ир-ат буларак, балалар белән йөрергә сабырлыгы җитеп бетми.

Руслан акча эшли, син бала карыйсың булып чыга.

Шулайрак. Бала карыйм, үземне карыйм, акча да эшлим, Аллаһка шөкер. Бик шәп хатын мин, кыскасы (көлә). Мин көнемнең бушка үткәнен яратмыйм. Һәрвакыт хәрәкәттә, көнем файдалы һәм тулы узарга тиеш. 

«Матур көй язсам, аны кешегә бирәсем килми»

Чаллыда яшәп иҗат итүче популяр җырчыларның күбесе күптән Казан якларына китеп бетте. Казанда иҗат өчен мөмкинлекләр күбрәк бит. Чаллыда сезне нәрсә тота?

Без Руслан белән башта Казанда тордык. Ике бала тапкач, кыенлыклар башланды. Казанда беркемебез дә юк. Гастрольләр, концертлар вакытында балаларны калдырып китәргә кирәк була иде. Русланның әнисе Чаллыда яши, үземнең әниләр дә Чаллыдан ерак түгел, 40 километр гына ераклыктагы авылда. Шуңа без Чаллыга күченергә булдык. Хәзер бик уңайлы урында яшибез, хәтта беркая кузгаласыбыз да килми. Безнең монда мәктәп тә якын, әниләр дә юл аша гына. Кирәк булса, биш минутта килеп җитәләр. Монда Казанга караганда тынычрак. Чаллы — яшәр өчен бик уңайлы шәһәр, ә Казанга барып кайту проблема түгел. Без гомер буе юлда йөргән кешеләр, юл — безнең өчен шатлык кына ул. 

Мин үземнең эшемне, иҗатымны яратам. Җырчы булу — ул чын-чынлап минем һөнәрем. Бу пандемия вакытында мин бик күп уйландым. Челтәрле бизнес белән дә шөгыльләнеп карадым. Челтәрле бизнесны начар дип әйтә алмыйм. Продукциясен дә яратып кулланам, акчасы да килә, ләкин минеке түгел ул. Сатуга күңелем ятмый. Ә җырлар язу, концертта җырлап кайту, банкетларда эшләү миңа бик зур рәхәтлек китерә. Үз эшемнән «кайфую», Аллаһка шөкер дип кенә торам. 

Илмира, син әле уңышлы гына иҗат итүче композитор да бит. Җырчылар бүген күбрәк нинди көйләргә заказ бирә?

Бик тиз җырлана торган, темплы көйләр сорыйлар. Тамашачының биетә, кәефне күтәрә торган җырларга ихтыяҗы зуррак, күрәсең. Моңсу җырларны үзем җырларга тырышам. Үзем өчен җырлар язарга бик яратам. Кайвакыт, башкалар өчен заказга язам да, ул җыр матур булса, аны бирәсем килми башлый. 

Җырның популяр булуы җырчысыннан торамы, әллә инде сүзе-көенең мәгънәле булуыннанмы?

Көеннән дә, сүзләреннән дә, җырчысыннан да тора. Бу исемлеккә сыйфатлы аранжировканы да өстәр идем әле.

 «Апам ялгыш адым ясады»

Сезне өченче бәбиләрен көтәләр икән дип сөйләгәннәр иде. Хак сүз булып чыкмады, ахры. 

Миңа сан түгел, сыйфат мөһимрәк. Әнием биш бала тәрбияләп үстергән. Ләкин мин аның кебек күп балалы әни булырга теләмим. Миңа икәү җитте. 

Илмира, күп балалы гаиләдә үсү шәхес буларак формалашуыңа нинди йогынты ясады?

Без барыбыз да кече яшьтән мөстәкыйль булып үстек. Ути-пути итеп, иркәләп тормадылар. Үзебезне үзебез карап үстердек. Минем бәләкәй чактан ук тырышлыгым бар иде. Үземә яхшы укырга дип максат куйдым. «Өчле» алсам, мәктәптән елап кайта идем. Ниндидер кечкенә генә уңышсызлык та миңа тынычлык бирми иде. Мин яхшы укырга, үрләр яуларга тиеш дигән максат куеп, шуны чынга ашырырга омтылып яшәдем. Музыка мәктәбендә яхшы билгеләренә генә укыдым. Казанның музыка көллиятендә 3 курска кадәр алдынгы булдым. Әмма 3 курста «Барс-медиа» компаниясе белән контракт төзегәч, солянкаларга йөри башларга туры килде. Ул вакытта инде концерт эшчәнлеге мөһимрәк була башлады. Көллиятне «дүртле»ләр белән бетердем. 

Җырчы булу балачак хыялың булмаган икән.

Башта мин спортчы идем бит. Полициядә эшләү хыялы белән яндым. Хәтта кызлар армиясенә китү теләгем дә бар иде. Физик әзерлегем бик нык иде, спорт белән җитди итеп шөгыльләндем. Спорттагы җиңү дипломнарымның чиге юк. 

Каратэ буенча ярышларга йөри башлагач, бер кызның борынын сугып сындырдым. Шушы вакыйгадан соң күңелем актарылды. Аның борыныннан кан китте, бик нык елады. Шуларны күреп, миңа бик авыр булды инде. «Туктале, кеше төю, сугышу кирәкме миңа, мин бит җырлый да беләм», — дип, сәнгать өлкәсенә юл тоттым. 

Сәхнә кешесе булырга теләвеңне әти-әниләрең тыныч кабул иттеләрме?

Алар миңа бервакытта да каршы килмәделәр. Миңа гел сокландылар. Хәзер дә энем, сеңлем өчен мин үрнәк. Әти-әни дә иҗат уңышларыма сөенеп яши.

Апаңа багышлап, «Ялгыш адым» дигән җыр иҗат иткән идең…

Мин 16 яшемә кадәр музыканың нәрсә икәнен дә белмәдем. Гомумән, үземне композитор булырмын дип күз алдыма да китерми идем. Үзем өчен җырлый идем, ләкин көй язу уеның башыма да кереп чыкканы булмады. Апамны югалткач, үземдә беренче тапкыр шушы сәләтемне ачтым. Ул минем шундый яраткан апам иде. Апа Мәскәүдән кунакка кайткач, китмәсен өчен паспортларына кадәр яшереп куя идем. Паспорт эзләп чиләнеп, елатып бетергәч кенә бирәм… Ул киткәч, үзем икешәр атна елый идем. Менә шундый мәхәббәт иде апама карата. Апам һаман да хәтеремдә. Аны мәңгелеккә югалткач язылды ул «Ялгыш адым».

Апа Мәскәүгә киткәч, руска кияүгә чыгып, христиан динен кабул итте. Ул аның иң зур ялгышы. Иренең әнисе чиркәүдә эшләүче, бик динле кеше иде. Кайнанасы апаны тәреләр кияргә мәҗбүр итте. Бәхетле була алмады ул, тормышы да фаҗига белән тәмамланды. Ире белән ачуланышканнар да, өйдән чыгып китеп, таксига утырган. Шул такси белән юл һәлакәтенә очрады…

Апаңның улы белән аралашасызмы? 

Бик чибәр, апама охшаган егет булып үсеп җитте ул. Талантлы, максатчан булуы сөендерә. Институтка укырга керде, футбол белән шөгыльләнә. Аның тырышлыгын үзебезнең нәселгә охшатам. Әби-бабайлары, безнең янга кайтканы юк. Чөнки әтисе ягы басым ясап тора. Мин үземчә аның күзләрен ачарга тырышам инде. Ул минем белән горурлана. Татарстанда танылган җырчы булуым турында белә. 

Балаларыбызны ялгыш адымнар ясаудан ничек саклап калырга, Илмира?

Ялгыш юлга кереп китмәсеннәр өчен балаларны гел күз уңында тотарга кирәк. Шул ук вакытта ирек тә бирергә, ләкин үзеңнән ерак та җибәрмәскә. 

Дөрес тәрбия бирү дә бик мөһим инде. Үзем балаларның вакытларын дөрес бүләргә, булдыра алганча сәләтләрен ачарга тырышам. Балаларым җырлыйлар да, бииләр дә. Мин башкалар кебек инстаграмга бик чыгармыйм. Күрсәтсәм, гел күз тия. Ясминә я килеп бәрелә, я егыла. Ышанмыйм да кебек андый нәрсәләргә, туры килүме икән инде.

Игътибар, ярату хөкем сөргән, тулы гаиләләрдә үссеннәр, бәхетле булсын иде балаларыбыз.


 

 

 

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 24 июль 2023
    Исемсез
    Каратэ белэн шогеллэнгэншэ курэ иргэ кул кутэргэнсендэ инде. Ир-атка кул кутэрергэ ярамый, анын дэрэжэсе тошэ. Аллахтан куркырга кирэк иде. Сон уже, юллар аерылган. Жиргэ тошкэнсез.
  • 22 июль 2023
    Исемсез
    Сузлэрен китап кебек ,узен генэ.....кебек
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100