Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевка Германиядә операция ясаячаклар

«Тавыш органнарым белән барысы да тәртиптә», — диде артист.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевка Германиядә операция ясаячаклар
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаевка июль башында Германиядә операция ясаячаклар. Җырчы бу хакта «Интертат»ка үзе хәбәр итте. 

«Германиягә операциягә җыенам. Кайсы җиргә ясаячакларын әлегә әйтәсем килми. Исән-сау күзләремне ачып, аякка бассам, барысын да сөйләрмен. Борчылып тормагыз, тавыш органнары белән бәйле операция түгел. 

Киләсе елда минем иҗатыма ун ел тула. Исән-имин хастаханә юлларыннан котылсам, зур көч белән яңа программабызны әзерли башлыйм. Ул быел тагын да кызурак булачак. Концертларга фәлсәфә, юмор, миллилек өстәлә. Бу Башкортстан белән килеп чыккан хәлләр мине тагын да ныграк иҗат итәргә, үземне тулысынча эшкә багышларга мәҗбүр итте. Шәп мотивация булды», — дип сөйләде ул. 

Фирдүс Тямаевка операциясенең уңышлы узуын һәм исән-сау савыгуын теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100