Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Башкортстанның мәдәният министрына: «Тямаев нәрсәдә гаепләнә?»

Җырчының Башкортстанда узачак концертлары өзелү алдында тора.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Башкортстанның мәдәният министрына: «Тямаев нәрсәдә гаепләнә?»
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаевның Башкортстанда концертлар оештыру белән кыенлыклары дәвам итә. Җырчының төркеме белән Кама Тамагыннан Кыргыз-Миякә авылына 700 километр юл узып килүе, ләкин концерт куя алмыйча кире борылуы турында язган идек. Башкортстан түрәсе моны төркемнең «маршрут кәгазе» булмауга бәйләп аңлатты. Фирдүс инстаграмда 2 апрельдә Стәрлетамакта булырга тиешле концертның да өзелергә торуын хәбәр итә.

«Стәрлетамакта әле күптән түгел генә концерт куеп киткән идек, бернинди „маршрут кәгазе“ сорамадылар. Бүген иртән администратор кызыбызга шалтыратып, Тямаевка маршрут кәгазе кирәк булуны әйттеләр. Тик аны безгә әле дә бирмиләр, сәбәбен аңлатмыйлар. Бу галәмәт Башкорстанда гына, безнең Татарстанда барлык артистларга керү ирекле. Минем Башкортстан Республикасының мәдәният министрына соравым бар: Фирдүс Тямаев нидә гаепләнә? Сәбәбе нәрсәдә? Әйтеп китегез әле, Башкортстан һәм Татарстан тамашачысы җавап көтә», — дип сөйли җырчы видеода.

Әлеге видеоны ике сәгать эчендә 100 меңнән артык кеше караган, пост астында 800ләп кеше комментарий калдырган. «Борчылма, иң мөһиме — халык синең белән», «Фирдүс, синең Башкортсандагы фанатларын шокта. Нигә без — гади халыкка сайлау мөмкинлеге бирмиләр?», «Моның сәбәбе — көнләшү», Татар белән башкортны дошманлаштыру өчен махсус сәяси уен бу. Без бит бер ананың игезәк балалары кебек. Бергә булып, дус яшәсәк иде. Татары да, башкорты да Тямаев кебек җырчыларны яратып, зал тутырырлык итеп билет алганнар икән, нигә бу халыкны мәхрүм итәргә? Һич аңламыйм. Югарыдан ук килә торган хәл инде бу, минемчә…»;

«Фирдүснең гаебе әрмән булмауда, анда әрмәннәрне генә яраталар. Бу Башкортстандагы тоталитар система инде бөтенләй чикләрен югалткан, үз халкын мыскыл итүнең яңадан-яңа ысулларын уйлап табып тора. Татарстандагы бер артист үпкәләр дә бетәр ул, ә менә тегендәге меңләп кешенең хакимияткә булган үче үсәр»;

«Бу җанисәп алдыннан халыкларның, милләтебезнең бердәмлеген таркату өчен эшләнә… Без бердәм, без бергә. Бу тугандаш республикаларны беркем дә аера алмый! Башкортостан һәм Татарстан — бер зур гаилә! Хөрмәтле газиз халкым, берләшик!»;

«Күпме башкорт Татарстанга килеп кеше булды, күздән яшьләр килде бу галәмәтне куреп. Фирдүс, бирешмә!» — дип яза халык.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100