Артур Mauzer һәм Лия Шәмсина: «Татар эстрадасына яңалык алып киләчәкбез» | intertat.tatar

Артур Mauzer һәм Лия Шәмсина: «Татар эстрадасына яңалык алып киләчәкбез»

Татар эстрадасындагы яшь пар - Лия Шәмсина һәм Артур Маузер миңа кавышу тарихларын сөйләде. Иҗат, яшәеш, дин, гаилә турындагы темалар да читтә калмады.

«Артур мине инстаграмда дуслары исемлегеннән алып аткан иде»

Лия, Артур, сезнең никахны халык бик гаҗәпләнеп кабул итте? Әңгәмәне танышу һәм кавышу тарихыннан башлыйк әле.

Артур: «Без танышканда Лиягә 15 яшь иде. Аның гаиләсе тавыш яздыру студиясе ачты һәм мин шул чарада чыгыш ясадым. Әлбәттә, ул вакытта Лия минем өчен бәләкәй кыз иде. Минем бик актив рәвештә Элвин Грей белән концертлар куеп йөргән чагым, тулысынча музыка дөньясында яши идем. Шул очрашудан соң без Лия белән биш ел бөтенләй аралашмадык».

Лия: «Артур хәтта мине инстаграмда дуслары исемлегеннән алып атты».

Артур: «Ялгыш кына булган хәл. 2019 елда минем әтием вакытыннан алда китеп барды. Мин Чаллыга әтине җирләргә кайттым. Ул вакытта Дубайда яши идем. Төзелгән контрактларым бик күп булгач, тиз генә кире кайтырга кирәк иде. Инде аэропортка китәр вакытым җиткәч, миңа Лиядән „күрешик“ дигән смс килеп төште».

Лия: «Маузир абыйның арабыздан китүен мин бик авыр кабул иттем. Ул безнең гаилә танышыбыз иде. Алай гына да түгел, вафатына ике көн кала без аның белән Татар КВН лигасында очрашып, сөйләшеп тордык. Үземнең якыннарымны югалтканым булмагач, Артур өчен борчылдым, аңа ничек булса да ярдәм итәсем килде».

Артур: «Әти шул көнне Лияне видеога төшергән. Аның телефонындагы соңгы видеода Лия… Әйтерсең миңа Лияны күрсәтергә теләгән.

Мин Лияга бүген Дубайга китәчәгем турында җавап яздым да, төнге икедә әтинең машинасын юып калдыру нияте белән чыгып киттем. Машина юу урынына миннән соң тагын бер машина килеп керде, анда утыручы кызлар миңа кул болгый. Аларның берсе Лия булып чыкты. Шулай итеп, очраша алмыйбыз дигәндә күрешеп, бер сәгать аралашып утырдык. 

Мине Лиядагы ике сыйфат җәлеп итте. Үзе бала кебек самими, үзе олыларча уйлый, җитди. Дөресен әйткәндә, дин юлына да кереп киткәч, мин инде тормыш корырга тулысынча әзер идем. «Вәт үскән бу, өйләнергә нинди әйбәт кыз», — мин әйтәм. Булачак тормыш иптәшемне тасвирлап, әти миңа: «Сиңа яшь, иҗат өлкәсендә кайнаган, безнең кебек гореф-гадәтләрне, өлкәннәрне хөрмәт итә торган, көчле татар гаиләсеннән булган кыз кирәк», — дип әйтә иде. Лияда шул сыйфатларның барысын да күрдем.

Шунысы кызык, безнең әтиләр дә таныш булган. Әти «Дружба» ресторанында сакчы булып эшләгәндә, Лияның әтисен гардеробка эшкә алган. Дуслашып киткәннәр, бергәләп каратэ белән шөгыльләнгәннәр. Бер тренировка вакытында кызык хәл килеп чыккан — Ренат абый, минем әтинең җилкәсенә сугып, бармагын сындырган».

Лия: «Әтине шул бармагы беркайчан да борчымаган. Сызламаган да. Ә Артур минем кулны сорарга килер алдыннан, көне буе авыртып йөрде. Моны шулай ук өстән җибәрелгән билге итеп кабул иттек».

Артур: «Пандемия башлангач, мин Дубайдан кире Чаллыга кайттым. Лия белән якыннан аралаша башладык. Безнең хәтта өйләребез дә янәшә булып чыкты — бер-беребезне күреп, тәрәзәдән кул болгый ала идек.

Мин Лияга, аралаша башлауга ук, «Кияүгә чыгарга әзерме син, күпме бала телисең, дингә карашың ничек?» — дип турыдан-туры сораулар бирә башладым. Аның әти-әнисе, әби-бабасына карата мөнәсәбәте бик зур хөрмәт уятты. Бер ай очрашып йөрүгә, Лияга кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым». 

Сезнең никах акыл белән корылган никах булып чыга инде алайса.

Артур: «Миңа инде 30 тулып килә иде. Яшь вакытта ул гашыйк булып, очынып йөрисең. 30га җиткәч, әлбәттә, акыл белән уйлыйсың. Лияны машина юу урынында күргән көннән, мин инде аны булачак хатыным итеп күз алдыма китереп, максатчан аралаштым». 

Лия: «Ә миңа Артур яшүсмер вакытта ук ошый, әмма аның үзем өчен артык олы икәнен аңлый идем».

Ир белән хатын булу кайсыгызның тормышына нинди үзгәрешләр кертте? Икегез дә санап үтегез әле. 

Лия: «Мин элек кичләремне дус кызларым белән уздыра ала идем. Хәзер ул очрашуларның вакытын чикләргә туры килә. Ләкин мин кияүгә чыкканыма бер тамчы да үкенмим. Артур белән очрашканчы, минем күңелем бик еш тынгысызлана иде. Тормышымда Артурның барлыкка килүе үз-үземә, тормышыма ышаныч өстәде. 

Артур: «Без икебез дә кисәк кенә олыларча яши башладык. Эшкә керештек. Әтинең уйламаганда китеп баруы мине тормышның бер мизгел булуын аңларга мәҗбүр итте. Без бу дөньяга сынаулар өчен килгәнбез, ә ахирәттә мәңгелек тормыш көтә. Шуңа күрә алда торган эшләрне тиз-тиз эшләргә кирәк, йоклап, ял итеп ятарга вакыт юк икән.

Лия белән яши башлагач, мин элек чит илдә ялгызым ничек яшәдем икән дип уйланам. Син анда, беренчедән, туган ягыңны, әти-әниеңне сагынасың, икенчедән, син берүзең. Бу бик авыр халәт. Лия белән мин тулыландым кебек».

Лия: «Күп вакыт безнең уйларыбыз да туры килә. Икәү булгач, юк-бар әйберләргә, мәсәлән, начар һава торышына игътибар итмисең. Ул элекке кебек депрессиягә китерми». 

Артур: «Бер баш яхшы, ике баш тагын да яхшырак», — дип әйткәннәр бит. Без бөтен эшне бергәләп эшлибез — җырлар яздырабыз, шәхси бизнесыбызны бергә алып барабыз. Әлбәттә, төп җаваплылык минем өстә. Мин гаиләмнең киләчәген кайгыртырга, матди яктан тәэмин итәргә тиеш. Ләкин Лияның дә янәшәмдә булуын телим. Шуңа балалар алып кайтырга ашыкмыйбыз. 

Еш үпкәләшәсезме?

Артур: «Үпкәләү миңа килешми, ә Лияга 20 яшь, үпкәләргә ярый. „Ачуланышкан очракта да, ире хатынын үбеп алырга, ә хатын-кыз ире алдына ризык китереп куярга тиеш“, — дигән бер акыллы фикер укыган идем. Шушы сүзләр безнең гаиләбездә кагыйдә булсын иде». 

Лия: «Уртак бизнес алып барганда бәхәсләшүләрсез генә булмый, әлбәттә. Гаиләдә бөтенләй ачуланышулар булмаса да күңелсездер ул. Бары тик озакка гына сузылмасыннар».

Артур, Лияның нинди адымын кичермәячәксең? Ә син, Лия, Артурның нинди адымын гафу итмәячәксең?

Икесе бергә: «Хыянәтне».

Кайда торасыз, фатирыгыз бармы?

Артур: «Чаллыда фатирыбыз бар. Әти-әниләрдән аерым яшибез, ләкин алар янында бик еш булабыз. Әти үлгәч, игезәк сеңелләремнең берсе Казаннан әни янына күченде. Безнең дә Дубайдан кире кайтуыбызның төп сәбәбе — туганнарга якынрак булу». 

 Туегызны кайчан көтәргә?

Артур: «Туйны җәй көне үткәрергә ниятлибез. Әлегә бизнес эшләре белән мәшгульбез».

«Бизнесыбыз икебез исеменә теркәлгән»

Ни өчен шәхси эшегезне туклану өлкәсендә ачтыгыз, мәсәлән, сезнең өчен гадәтирәк булган музыка өлкәсендә түгел?

Артур: «Дубайда вакытта ресторан-караоке бизнесын бераз өйрәнгән идем. Шәхси эшемне дә шушы өлкәдә башлап җибәрәсем килде. Ләкин дини тормыш алып барган кешенең эше дә хәләл һәм савап китерә торган булырга тиеш. Лияның әтисенең Чаллыда хәләл кафесы бар. Ул безгә шуның филиалы буларак ачылырга тәкъдим итте. Шәһәребездәге яңа мәчет янәшәсендәге бинага күзебез төшеп, гаилә дустыбыз Әлфәс хәзрәт белән киңәштек. Аның аша шул мәчетнең хәзрәтенә чыктык. Сөйләшүләр алып барган арада Дубайга китәр вакытыбыз да килеп җитте. Эшебезне башлангычында калдырып, китеп барырга туры килде. Яңа ел алдыннан Дубай бик күп туристлар кабул итте һәм илдә коронавирусның яңа дулкыны башланды. Авыручылар саны кискен арткач, дәүләт яңа чикләүләр кертте. Барлык күңел ачу чараларын тыйдылар. Без кире Чаллыга очып, бер ай дигәндә шушы эшебезне ачып җибәрдек. Аллаһы Тәгалә мөмкинлекләр бирәсе булса, алдыңа чыгарып куя ул дип әйтәсем килә».

Бу кайсыгызның чәйханәсе булып чыга инде?

Артур: «Мин матди кертемнәр ясадым. Туганнарыбыз да булышты. Альфред абыйга зур рәхмәт. Бизнесны Лия белән икебез исеменә теркәдем». 

Очрашу турыда килешкәндә, «без иртәдән кичкә кадәр шушында» дидегез. Әллә савыт-сабаны да үзегез юасызмы?

Артур: «Безнең монда эшләмәгән эш калмады инде. Өстәл-урындыкларны үзебез җыйдык. Ашханә өлешендәге әнә теге тәрәзә юк иде. Аны үзем тиштем. Сантехник җитешмәгән эшләрнең кайберләрен үземә төгәлләргә туры килде». 

Лия: «Артурның кулыннан килмәгән эше юк аның. Ул үзе: «Мөселман ир-аты ким дигәндә 40 һөнәр белергә тиеш», — дип әйтә. Артур күбрәк тә беләдер әле. Бармакларын саклап утыручы аксөяк музыкант дип кенә кабул итмәгез.

Мин үзем дә чәйханәнең бөтен эшендә катнашам, тиз ясала торган салатларны турыйм. Ачылган көннәрдә идәннәрне, савыт-сабаны да үзебез юдык. Кафеның эшләү системасын аңлау өчен үзебезгә барысын да эшләп карарга, шушы казанда кайнарга кирәк иде». 

Артур: «Без көне буе монда. Ә кич кайтып, музыка, студиядә яздыру эшенә утырабыз. Йокларга 4-5 сәгать кенә вакыт кала. Эшләргә тәүлек җитеп бетми. Әти дә: „Нигә уйлап таптылар икән бу йокыны?“ — дип әйтә иде». 

«Дин мәсьәләсендә Артур миңа басым ясамый»

Сезне Дубайда көтәләрме?

Артур: «Дубайда безгә һәрвакыт ишекләр ачык, контрактларым бар. Кайтып китәр алдыннан Дубайдагы иң зур кунакханә Бурдж-эл-Араб белән килешү төзегән идем. Алар барысы да үз көчендә калды. Иртәгә китеп, эшебезне дәвам итү мөмкинлеге бар. Әлегә без үзебезне Татарстанда күрсәтергә булдык. Татарча җырлар иҗат итәбез. Туган илебезгә ниндидер файда китерәсебез килә». 

Дубайда татар дигән милләт турында беләләрме?

Артур: «Бик сирәк кеше генә белә. Татарстанны Казахстан, Үзбәкстан белән бутыйлар.

Лия: «Без андагы халыкка Татарстанның Россия эчендәге мөселман республикасы икәнен аңлатабыз. Җирле халыкның россиялеләр турында формалашкан стереотиплары бар, «Россия эчендәге мөселман республикасыннан», — дигәч, мөнәсәбәтләре үзгәрә.

Артур: Гарәпләр үзләре бик кунакчыл, ярдәмчел халык. Җитәкчеләре дә гадел. 50 ел эчендә коры чүл урынында шундый искиткеч зур, суперзаманча шәһәр үсеп чыгуы да шул турыда сөйли. Шәригать кануннары буенча яшәгәнгә, анда ришвәтчелек, җинаятьчелек юк.

Дубайдагы милләттәшләребез белән аралашып яшәдегезме?

Артур: «Рамазан аенда ифтар мәҗлесләрендә күрешәбез. Ватсапта уртак чатыбыз бар. Татарлар очрашуы уздырабыз. Элек аларны Исмәгыйль әфәнде Шәңгәрәев оештыра иде. Ул гаиләсе белән башка илгә күченеп киткәч, безне Әлфия Бәдретдинова җыя. 

Артур, синең дингә кереп китүеңә мөселман илендә озак вакыт яшәвең йогынты ясадымы?

Артур: «Адым саен мәчет булу, даими азан тавышын ишетеп торуның тәэсире булмыйча калмады. Әмма дин минем күңелемә балачактан салынган. Әбиләрем дини кешеләр иде, кечкенәдән сүрәләр ятлап, Аллаһ Тәгаләнең барлыгын, берлеген танып үстем. Аллаһ Тәгаләгә ышану — Исламның төп нигезе ул. Мин һәрвакыт диндә идем, соңгы елларда аңа тагын да якынайдым».

 Лия, Артур берзаман сиңа да яулык ябарга, намазга басарга кушмасмы?

Лия: «Без бу турыда әле никахка кадәр үк сөйләштек. Артур миңа басым ясамый, бу Ислам дине буенча да тыела. Ул миңа: „Вакыты килгәч, үзең әзер булгач басарсың“, — диде. Безнең гаиләдә үз ихтыярыма каршы яулык яптыру булмаячак». 

Артур: «Бу теләк аңа Аллаһтан килергә тиеш». 

Артур, Дубайга кире киткән очракта, Лия анда нәрсә белән шөгыльләнәчәк? 

Артур: «Без студиядә җырлар яздырабыз. Лия Дубайга килү белән инглиз җырларыннан торган программа эшли башлады. Видео-промо роликлар эшләп чыгардык. План буенча, без бергә чыгышлар ясап йөрергә тиеш идек. Программаны туплап бетергән идек инде».

Лия: «Артур кешеләрне яздыра да, үз эшләре белән китә иде. Ә мин язмаларны эшкәртү белән шөгыльләндем. Бер дә эшсез тик ятканым булмады»

Артур: «Әле бит ашарга пешерергә дә кирәк. Лия шундый тәмле пешерә, телләрне йотарлык була». 

Дубайда яшәү кыйммәткә төшәме?

Артур: «Мондагыга караганда ике-өч тапкыр кыйммәтрәк. Фатирны бер айга арендалау — 100 мең, машинаны арендалау — 80 меңгә төшә, азык-төлек кибетендә бер керүдә 10 мең калдырып чыгасың». 

Лия: «Хатын-кызның шампунь, косметика ише әйберләргә дә акчасы китә бит әле…. Юк-юк, мин Артурга гына салынып яшәмәдем анысы, үземнең дә күпмедер запасларым бар иде.

«Баланың тел белүе әнидән тора»

Артур татарча бик чиста сөйләшә. Лия, сиңа татарча сөйләшү кыенрак икәне сизелә. Сез гаиләдә русча сөйләшеп үстегезме? 

Лия: «Мәктәпкә укырга кергәнче, минем татар телем камил дәрәҗәдә иде. Мәктәптә әкренләп онытылды. Әби-бабай белән татарча сөйләшергә тырышам. Әти-әнием татарча яхшы белә, ләкин үзара күбрәк рус телендә аралашалар. Мин үзем татарча бөтен сүзне дә аңлыйм, тик үз фикеремне аңлатып бирү кыенрак». 

Ә син, Артур, чит илдә озак яшәп тә, чиста, хәтта тәмле татар телен беләсең. 

Артур: «Минем гаиләмдә һәрвакыт татар теле яңгырап торды. Әти мине татар балалар бакчасына, татар мәктәбенә укырга бирде. Үзе дә гомере буе татар теле, татар мәдәнияте үсеше өчен күп көч куйган шәхес. 

Артур, балаларыгыз булгач, синең өчен аларның татар телен белүе мөһим булачакмы?

Артур: «Бик мөһим. Кеше үзенең динен, телен, каян чыкканын беркайчан да онытмаска тиеш. Әлбәттә, минем дә балаларым татарча беләчәк. Әти-әнинең йөзенә кызыллык китермичә, балаларымны да татар рухлы итеп тәрбиялисем килә». 

Хәзер Лия белән үзара русча сөйләшәсез, әйеме? Үзегез русча сөйләшкәч, балаларны татарчага өйрәтеп булырмы?

Артур: «Лияны телгә өйрәтү өчен күнекмәләр үткәрәбез, вакыт-вакыт татарча сөйләшеп алабыз. Чөнки бала күп вакытын әни кеше белән үткәрә. Баланың тел белүе әнидән тора».

Лия: «Мин инглиз, немец, кытай, испан телләрен яхшы беләм. Тиздән КФУның Чаллы филиалын тәмамлап, тәрҗемәче дипломы алачакмын.

«Чит илдә халыкны татар мелизмнары белән җәлеп итәм»

Артур, минем күзаллавым буенча саксофон классика, фолк, джаз, блюз һәм башка күп төрле музыка тудыручы ниндидер бер камил уен коралы. «Әйдә, берәр нәрсә уйна әле», — дип килеп әйтсәләр, син нинди музыка уйнаячаксың? Күңелеңә кайсы стиль якын?

Артур: «Миңа татар көе якын. Гарәп Әмирлекләрендә ди-джейга кушылып, импровизацияли белүче музыкантның кадере зур. Минем импровизацияләр һәрвакыт татар мелизмнары белән бара. Халыкны шул татарча ноталарым белән җәлеп итәм, шуның белән ошыйм да инде. Төрле чит телдәге җырларны кабатлап уйнаганда мин татарча элементлар кушам. 

Саксофон — бик кызыклы уен коралы. Аннан җан авазлары чыгарырга була. Миңа да шундый җанга үтеп керә торган, татарча көйләр килешә».

Ни өчен саксофон, башка уен коралы түгел? 

Артур: «Мин җырлап, төрле бәйгеләрдә катнаша идем. Күчеш чорында тавышым үзгәрә башлады һәм миңа җырлауны туктатып торырга куштылар. Әти мине Вәсим Әхмәтшин янына алып килде. Саксофонда уйнарга миңа ул тәкъдим итте. Аның үзенең дә улы саксофончы, бүгенге көндә Америкада яши.  

Өч ел музыка мәктәбендә, аннары сәнгать көллиятендә укыдым. Казан консерваториясендә бер ел укыгач, Казан мәдәният һәм сәнгать институтына күчтем. Әти-әнидән акча аласым килми иде. Төрле кафе-рестораннарга кереп, саксофончы буларак эш эзли башладым. Ни гаҗәп, Казанның андый биналарында саксофончыларның күп икәнлеген ачыкладым. Очраклы рәвештә төнге клубка килеп эләккәч, бию музыкасына саксофон кушсаң ничек була икән дип кызыксынып киттем. Музыка белән төрле экспериментлар ясый башладым. Шулай клуб музыкасы уйнап, популяр булып киттем». 

Ә син, Лия, берәр уен коралында уйныйсыңмы?

Лия: «Минем әнием җиде ел скрипка белән шөгыльләнгән. Үз башыннан үткәнгә, мине музыка мәктәбе белән азапламаска булган. Үзем өчен пианинода уйнарга өйрәнә башладым, ноталарны бик тиз табам. Әнием дә уйный, үземнең дә матур җырларым бар». 

Үз алдыңа популяр җырчы булу максатын куясыңмы?

Лия: «Андый максатым юк, ләкин шулай килеп чыкса, бик яхшы булыр иде. Мин ул фикер белән яшәмим, ләкин үземне һәрвакыт шоу-бизнес өлкәсендә булырмын дип уйлыйм. Безнең балаларны яздыру студиябез бар. Бәлки киләчәктә эшчәнлегемне шул студиядә дәвам итәрмен. 

Башыма: «Музыка белән шөгыльләнүне туктатыргамы әллә?» - дигән уйлар килгәне бар. Соңыннан берәр җирдә чыгыш ясыйм да: «Каян килә миңа андый уйлар?» — дип уйлыйм. «Миңа күңелсез иде, синең җырны тыңладым да кәефем күтәрелде», — дип директка язалар. Син үзеңнең җырларың аша ерактагы кешегә яхшы кәеф бүләк итә аласың. Бу ничек шәп бит! Шуңа үземне музыкадан башка яши алырмын дип уйламыйм. Ләкин үз алдыма супер җырчы булу максатын куймыйм. Килеп чыкса, бик әйбәт. Барып чыкмый икән, борчылмаячакмын. Иң мөһиме — эшләгән эшем миңа һәм тамашачыма бәхет китерсен». 

Лия, син бер концертта «Бөрлегәнем» татар халык җырын «Шүрәле» төркеме белән яңа яңгырашта тәкъдим иткән идең. Ул җырыңны ошаттылармы? Ретро җырларны шулай үзгәртеп җырларга кирәкме?

Лия: «Ретро җырларга, халык җырларына икенче сулыш өрергә кирәк. Мин үзем халык җырларын тыңлап, аларны белеп үстем, чөнки аларны әбием бик яратып тыңлый иде. Ә бүгенге буын иске җырларны тыңламый, аларның әти-әниләре дә тыңламый. Димәк, алар аны беркайчан да ишетмәячәк. Без аларны яңартып, яшьләргә нинди матур җырларыбыз булуын күрсәтәбез. „Бөрлегәнем“ җырыннан соң, аның иске варианты белән кызыксынучылар да булды. Халык җырларын яңартырга кирәк, ләкин алар сыйфатлы яңгырашта булырга тиеш. Кабатлап җырлаулар бүген бик күп, тик кызганыч, алар барысы да яхшы итеп яңартылмаган. Без Артур белән шул „сыйфатлы“ дигән планканы төшермәскә тырышабыз».  

Артур белән «Кил син» дигән дуэтыгызны яздырганда аны шулай уңышка ирешер, премия яулар дип уйлаган идегезме?

Лия: «Без беренче тапкыр әлеге җырны бабайның юбилеена бүләк итеп башкарган идек. Ул аның иң яраткан җырларының берсе. Аранжировкасын ясаганда безгә ошап китте һәм аны дуэт итеп чыгарырга булдык. Премия ук алыр дип уйламаган идек, һич көтмәгәндә булды. Димәк, чын күңелдән башкарганбыз һәм халык, тамашачы моны тойган. 

Алга таба сезне сәхнәдә дуэт буларак күрәчәкбезме, әллә инде һәрберегез шәхси иҗатыгызны үстерәчәкме?

Лия: «Без Артур белән аерым артистлар. Шул ук вакытта безнең уртак хитларыбыз да булачак». 

«Татар эстрадасына яңалык алып киләсебез килә»

Саксофон - күбрәк джаз белән бәйле уен коралы. Артур, бүген татар джазы бармы ул?

Артур: «Кызганыч, соңгы елларымны Дубайда яшәү сәбәпле, татар эстрадасын күзәтеп бара алмадым. Бездәге музыка төрлелеге турындагы сорауларга төгәл җавап бирә алмам. Үз чорында татарча рок, джаз мотивлары белән җырлаган Заһир Насыйбуллинны бик хөрмәт итәм. Әти миңа аның дискын бүләк иткән иде, хәзер дә машинада тыңлап йөрибез. 

Ә гомумән, миндә татар музыкасына мәхәббәтне әти уятты. Музыка белән бәйле балачак истәлекләрем күп. Әтинең «Волга» машинасына гаилә белән төялешеп, хиппилар кебек Татарстан, Башкортстан буйлап концертлар оештырып йөри идек.

Үзебезнең дә алга таба планнар зурдан. Татар эстрадасына ниндидер яңалык алып киләсебез килә». 

Сер булмаса, нинди яңалык? 

Артур: «Үзенчәлекле җырлар иҗат итү һәм шулар белән концерт туры оештыру хыялы бар. Анысын киләсе елга дип торабыз». 

Лия: «Концертны профессиональ музыкантлар җыеп, заманча итеп эшлисе килә». 

Артур: «Төрле музыкаль стильләр җыелмасы булган концерт итеп».

Лия: «Иң мөһиме — аны стильле итеп оештырасы килә. ТМТВ премиясендәге чыгышыбыздан соң безгә: „Сез тамаша күрсәтмәдегез, ләкин чыгышыгыз модалы һәм эффектлы булды“, — дип яздылар. Алга таба да шулай дәвам итәргә ниятлибез. Аларны хәзер үк тә башлар идек. Ләкин безнең репертуарга хитлар, концертка әзерлек җитми».

 «Кайвакыт татар телеканалларын карарга оят»

Артур, синең татарча клипларны тәнкыйтьләвең турында бер язма укыган идем. Сыйфатлы клиплар нинди булырга тиеш? 

Артур: «Музыка - ул сәнгать, димәк, анда барысы да матур булырга, җырчы клип төшерергә акчасын кызганмаска тиеш. Продукт чыгарганда аны син үзең сыйфатлы итеп ясыйсың яки профессиональ команда туплап башкарасың. Җырлар — безнең тарих, аны киләсе буыннар караячак. Башка милләтләр үзләренеке белән чагыштырачак. Клипларның яңгырашы да, сурәте дә сыйфатлы булырга тиеш. 

Җиде ел элек «Кошларым» клибын Илшат Рәхимбай белән Татарстандагы иң кыйммәтле профессиональ камераны табып төшергән идек. Әле квадрокоптерлар чыккан гына вакыт. «Вертолеттан төшердегезме әллә?» — дип сорап, аптыратып бетергәннәр иде. Минем ул клипка ярты ел банкетларда эшләп җыйган акчам кереп китте, аннары коры ипи ашап йөрдем».

Лия: «Чыннан да, бүген күрсәтелүче клипларның 80 проценты сыйфатсыз. Миңа кайвакыт татар телеканалларын карарга оят. Сез дөрес аңлагыз, монда сүз яңа буын җырчылары турында бара. Хәтта телефонга төшергән әйберне дә үзенчәлекле итеп бирергә була. Мәсәлән, Татарканың бер клибы бар. Ул аны гади самсунг телефонына төшергән, ләкин ул клип шул хәтле шәп.

Артур: «Бу сүзләр безнең мэтрларга кагылмый. Илһам абый Шакиров ничек бар, шулай кабул ителә. Ул инде тарих. Айдар абый Галимов — аңа да үзгәрергә кирәкми. Аның үз стиле, искиткеч тавышы бар, ул эстрадага яңалык керткән инде. Яки Зәйнәб апалар! Без аларны бик хөрмәт итәбез, алардан үрнәк алабыз. Биредә сүз сыйфатсыз клиплар төшерүче яшь башкаручылар турында бара. Ничек бар, шулай да ярар дип эшләргә кирәкми. Эшләгәч, яхшы эшләргә кирәк дип саныйм. Хәзер интернетта материаллар күп. Аларны карасыннар, үзенекеләре белән чагыштырсыннар иде». 

«Татар-башкорт халкына бердәмлек җитми»

Артур, әңгәмә барышында әтиең турында даими искә алдың. Аның кисәк үлеме бик аянычлы булды. Әтиегезнең сәламәтлегеннән зарланганы булдымы?

Артур: «Әти беркайчан да сәламәтлегеннән зарланмады, олы гәүдәле, нык, энергиясе ташып торган кеше иде. Бу тормышта ничек матур итеп яшәсә, китүе дә шулай матур булды. Костюмнар киеп, әнине спектакль карарга Чаллы драма театрына чакырган. Театр коллективына күчтәнәч итеп, тортлар алып килгән. Йөрәге тотып алгач та куркмаган ул. Аллаһы Тәгалә аны үз янына газапларсыз алган».

Лия: «Әле театр коллективын: „Миңа торт калдырыгыз, хәзер әйләнеп кайтам да чәй эчәбез“, — дип шаярткан».

Артур: Ашыгыч ярдәм машинасында әни белән сөйләшеп барганнар. «Хастаханәгә еракмы әле?» — дип сораган. Әни: «Тәрәзәдән күрәм», — дип җавап биргән. Шул минутта әти әнигә караган да, кулларын күккә таба сузып, җан биргән. 

Әти белән биш еллап элек безнең арада ихлас сөйләшү булган иде. «Минем белән берәр нәрсә була күрмәсен иде, улым», — диде әти. «Әти, юкны сөйләмә, син әле минем югары дәрәҗәләргә ирешкәнне күреп, минем балаларымны сөячәксең», — дидем. Хәзер инде әти безне күкләрдән күреп сөенә дип уйлыйм. Дөрес, бергәләп эшлисе күп эшләр калды.

Маузир абыйны Татарстан белән Башкортстан арасында тыгыз элемтә булдырырга, җылы мөнәсәбәтләр урнаштырырга дип янып йөргән кеше буларак беләбез. Әтиеңнең нинди хыяллары, планнары чынга ашмый калды?

Артур: «Әти күп әйбергә җитешмәде. Аңа дәүләт тарафыннан ярдәм һәм таяныч җитмәде дип саныйм. Мин аның нигә шулай булуын да аңлый алмыйм. Югыйсә, әти бөтен көчен биреп, халкына хезмәт итте. Сәясәткә кереп китәсем килми, әти үзе дә: «Син сәхнә кешесе, сәнгатьне сәясәт белән бутама», — дип әйтә иде. Үзе Башкортстанның татар теле укытучыларына булышты. Монда меценатлар табып, китаплар, ярдәмлекләр сатып алып, шуларны Башкортстанга илтә иде. Шул юнәлештәге эшчәнлеген 90нчы еллардан бирле алып барды. Төрле чаралар оештыра иде. Ләкин аңа бу эшләрендә дәүләт түгел, татар бизнесменнары ярдәмче булды. Мин аларны исемләп беләм. «Улым, аларны онытма, бәлки үзең берәр кайчан аларга булыша алырсың», — дия иде әти.

Татар телен саклау, ике милләт арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга күп вакытын багышлады ул».

Ә нәрсәләргә иреште?

Артур: «Миңа бүгенге көндә бик күп кешеләр рәхмәт әйтеп язалар. Әтинең нинди яхшы кеше булганлыгы, ярдәмчеллеге турында әйтәләр. Болар күп әйбер турында сөйли. Менә шушы, бәлки, аның иң зур казанышыдыр». 

Син әтиеңнең дәвамчысы. Бүгенге көндә татар-башкорт халкы арасында барган вазгыятькә карата фикереңне ишетәсе килә.

Артур: «Безнең бүгенге җәмгыятькә әти җитми. Әти бу шау-шу тирәсендәге кешеләрне җыеп, уртак фикергә килергә ярдәм итеп, күптән хәл итәр иде. 

Әти нигә бу эшләр белән шөгыльләнә башлады соң? Минем әни Башкортстаннан, ул яртылаш башкорт кызы, әти татар егете. Алар Чаллыдан Азнакайга кайтышлый вокзалда очрашканнар. Бик матур мәхәббәт тарихлары бар. Әти гомере буе әнине кадерләп, кулларында гына йөртте. Бергәләп әнинең туган якларына кайткач, әти Башкортстанның искиткеч табигатенә сокланган, кешеләре белән аралашып, башкорт халкын якыннанрак белгән. Татарстан белән Башкортстан арасында ул вакытта ук тарткалашулар булган. Әтинең шушы ике милләт арасын көйлисе килгән. Үзенең дә игезәк кызлары булгач, гел шулар белән чагыштырып: «Улым, Татарстан белән Башкортстан ике игезәк республика, безнең арада аңлашылмаучанлыклар булырга тиеш түгел», — дип әйтә иде.

Мин үзем дә башкорт кураенда башкорт көйләрен уйныйм. Шуны әйтәсем килә, татар-башкорт дип, безне бүләргә ярамый. Динебез уртак, телебез охшаш. 

Башкорт тарихчылары Татарстанның көнчыгышында яшәүче халыклар этник башкортлар дигән фикер әйтте. Шулай ук Башкортстанның көнбатышында яшәүче татарларны башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшә, диделәр. Син бу хакта нәрсә уйлыйсың? 

Артур: «Беләсезме, халыкларны аерып, вакыт әрәм итәләр. Бу тормыш — мизгел. Кайбер туганнар тарткалашып яталар бит, шулар кебек без дә нәрсәдер бүләбез. Мөхәммәд пәйгамбәребез: „Кешеләрне яратырга кирәк, милләтенә, теленә карамыйча яратырга кирәк“, — дип әйткән. Мин татар, ләкин тамырларымда башкорт каны да бар. Әби-бабайларыбызны тикшерсәк, бәлки бөтен татарның нәселендә башкортлар, ә башкортларныкында татарлар булгандыр. Кем белә! Безгә бүген бердәмлек җитми. Һәркем үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртмыйча берләшсәк, көчлерәк булыр идек. Кавказ илләрендәге кебек». 

Әтиегез сезгә нәрсә әманәт итеп калдырды?

Артур: «Әти биргән киңәшләр башымда уелып калды. Ул мине гомер буе нәрсәгәдер өйрәтте, хәтта арабыздан китүе белән дә ул мине күп нәрсәгә төшендерде. Әтинең вафатыннан соң, мин ничектер уянып киттем. Әти элегрәк китеп барган булса, бәлки югалып та калган булыр идем. Аллаһ Тәгалә мине алдан әзерләгән. Хәзер аның бөтен өметләрен акларга, эшләп өлгермәгән эшләрен ахырына җиткерергә телим. 

Әти минем өчен чиста күңелле, пакь кеше иде. Бөтен туганнарын эзләп табып, шуларны берләштереп, һәрберсе белән аралашып яшәде. Бу дөньяда һәр кешенең гөнаһлары бар, ләкин мин әтиемнең җәннәттә икәненә ышанам. Һәм киләчәктә аның белән, барлык якыннарым белән шунда күрешер өчен, мин дә дөрес юлдан барырга тырышам».