Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәлилә: «Классташларымның миннән нык көнләшкәннәрен сизә идем»

Зәлилә татар эстрадасында әле үз адымнарын ясап кына килә, әмма инде даими тыңлаучысын булдырды, дияргә була. Җырчы кыз быел Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлады.

news_top_970_100
Зәлилә: «Классташларымның миннән нык көнләшкәннәрен сизә идем»
Солтан Исхаков

Алга таба кая укырга керергә уйлыйсың, Зәлилә? Әллә инде кердеңме?

Укырга кая керүем әлегә билгесез. Берничә уку йортына гариза биреп, хәзерге көндә шуның белән кайнап йөрим. Әлбәттә, билгеле булгач та әйтәчәкмен.

Кешене укытып кына җырчы итеп буламы, ничек уйлыйсың?

Югары белемем булмаса да, халык мине якын итте бит. Ваһапов фестиваленең гала-концертында бу күренеш исбатланды. Инстаграм челтәрендә хуплап та, хурлап та язучылар булды, ягъни игътибар иттеләр! Үземне профессиональ дәрәҗәдә дөп-дөрес җырлыйм дип әйтә алмыйм. Белемле булуда гына эш тормый. Коры ноталар белән халык күңелен яулавы авырдыр ул. Табигатьтән бирелгән мөмкинлекләрдән дә тора. Әле тагын җырчының холкы, тырышлыгы, үҗәтлеге, харизмасы һәм күп башка сыйфатлары роль уйный. Әмма вокаль техниканы белү — файдалы.

Хурлап язучылар булды, дисең. Әлеге сүзләрне йөрәгеңә якын аласыңмы? Әллә хәзер син аларга битарафмы?

Баштарак ныклап борчыла идем. Ә хәзер андый хурлаулардан үземә барьер ясадым, шуңа күрә җиңел кабул итәм. Тик барыбер гел битараф калам дип әйтмәс идем. Авыр кабул ителгән чаклар да була.

Кеше төрле хурлау сүзләрен нигә, нинди максат белән әйтә икән?

Бәлки алар мине ошатып бетермидер, бәлки кәефләре юктыр. Кайбер чакта үзем дә аңлап бетермим.

Нәкъ менә соңгы курста син популяр булып киттең. Укуың белән проблемалар булмадымы?

Нәкъ менә соңгы курста Рифат Фәттахов белән эшли башладым. Айның 20 көне концертта узды.

Әмма көллият директоры лояль карашта иде. Алай зур проблемалар булмады.

Көллияткә укырга кергәндә имтиханнарыңны тапшырганыңны искә төшерә аласыңмы?

Тәгаен әйткәндә, иң башта укырга Әлмәтнең музыка көллиятенең академия вокалы бүлегенә кердем. Яхшы укыдым, анда кызыл дипломга бара идем, тик анда белем алуым минем җырлау манерасына ятмады.

Бердәнбер көнне уйладым да китәргә булдым. Вокал укытучым, бүлек җитәкчесе, завучлар: «Ялгышлык ясыйсың» — диделәр.

Шул елны ук документларымны Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә алып барып бирдем. Бу көллияткә күчүемә бик шатландым. Мин анда иҗади яктан ныклап ачыла башладым.

Нәкъ менә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Гыйльмулловна миңа Ваһапов фестивалендә катнашырга тәгъдим итте.

Быел ул уку йортын кызыл дипломга тәмамладым.

Курсташларыңның көнләшүен сизә идеңме? Син бит гастрольләрдә йөрисең…

Мәктәптә укыганда көнләшү бик каты сизелә иде. Ә көллияттә барысы өчен дә җавап бирә алмыйм, ләкин курсташларым минем иҗатыма битараф түгел. Алар һәрвакыт яңа җыр иҗат итүемне көтә. Җырларымы чыгарганчы, иң беренче аларга тыңлата идем.

Үз исемең Зәлилә түгел. Нигә әлеге исемне алырга булдың?

Үз исемем — Рузилә.

«Матур итеп Зәлилә

Ничекләр атлап килә.

Үзеңне бер күрсәм инде,

Рәхәт була күңелгә.

Зәлилә, Зәлилә

Көн дә күрәсем килә

Ошатасыңмы икән мине

Шуны беләсем килә…» — шушы җырны ишетүгә, безнең пиар-менеджерыбыз Айбикәнең күз алдына минем образым килеп баскан булган. Ул миңа бу исемне тәкъдим итте. Беренче ишетүдән, миңа гадәти булмаганлыгы белән ошады ул. Кайчак миннән: «Исемең ничек?» — дип сорасалар, югалып калам һәм еш кына «Зәлилә» дип җавап бирәм.

Бүгенгә соңгы соравым: җырлап ничә сум акча эшләдең әле?

Санлап әйтә алмыйм, ләкин үз-үземне кайгырта алырлык эшлим. Рифат Әхмәтович әйтүенчә, бу - беренче ел өчен яхшы күрсәткеч.

Тик акча минем өчен беренче урында түгел. Хәтта эшләп алган акчамны мин җыймыйм, ә үземә рәхәтлек һәм илһам китерә торган әйберләргә тотам. Акча шуңа кирәк тә бит.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100