Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов хатыны Ильмира Нәгыймова белән аерылышуларын кире кага

Җырчы сүзләренчә, Ильмираның инстаграмын хейтерлар урлаган.

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов хатыны Ильмира Нәгыймова белән аерылышуларын кире кага
Александр Эшкинин

Җырчы Ильмира Нәгыймова ире Руслан Кираметдинов белән аерылышуы турында хәбәр иткәч, без җырчыларның икесе белән дә элемтәгә керергә тырыштык. Ильмирага чыга алмагач, Русланга шалтыраттык. Ул әлеге сүзләрнең дөреслеген кире какты. Аның әйтүенчә, Ильмираның инстаграм сәхифәсен хейтерлар «урлаган».

«Бөтен булган әйберләрне телефоннан чыгарып, сторисларга куйганнар. Инстаграмга керә алмыйбыз. Болар бөтен дөньяга таралды хәзер. Иртәгә бу сүзләрне кире кагуыбыз турында видео төшереп урнаштырачакбыз.

Фото-видеоларның берсендә дә минем йөзем күренми. Берсе дә дөрес түгел. Скриншот белән күрсәтелүче фотолар — телефондагы әллә кайчангы фотолар. Безнең мөнәсәбәтләребез Аллаһка шөкер, без ике бала үстерәбез. Кеше шундый әйберне гаиләдән чыгара аламы соң инде, үзегез уйлап карагыз?» — дип җавап бирде ул.

Телефонын алмаса да, соңрак Ильмира «Интертат» хәбәрчесенә: «Не взломали. Кичә телефонда утырмадым, белмим дә», — дип җавап язды. Сторисларның дөресме, юкмы икәнлеген әйтмәде. Алга таба әлеге хәлләргә ачыклык кертергә тырышачакбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100