Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрь Булат Ибраһимов җанисәпне искә алып, үзенең «Татар булып» шигырен сөйләде

«Татар булуыбыз белән горурланып, үзебезне татар дип әйтсәк иде», — диде шагыйрь.

news_top_970_100
Шагыйрь Булат Ибраһимов җанисәпне искә алып, үзенең «Татар булып» шигырен сөйләде
Рамил Гали

Татарстан китап нәшрияты «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасы янындагы «Әдәби кафе»ның җәйге алачыгында яшь авторларның шигырь җыентыкларын тәкъдим итте.

Авторлар арасында шагыйрь Булат Ибраһимов та бар иде. Ул чарага килүчеләргә җанисәп турында искә төшереп, татар булуыбыз белән горурланырга чакырды.

«Быел октябрь аенда халык санын алу була. Шул уңайдан, без, татарлар, шушы милләт вәкиле булуыбыздан хурланмыйча, горурланып, күкрәк сугып үзебезне татар дип әйтсәк иде», — диде ул.

Аннан соң яшь шагыйрь үзе язган «Татар булып» дигән шигырен сөйләде.

«Татар булып»

Яулар купса атлар кирәк булган,

Җайдакларын көткән яу атлары.

Һәрбер заман үзе тарих яза,

Һәрбер чорның үзенең татарлары.

Безнең тарих тирән,

Тамырларын эзләп табыйм, дисәң,

Җире каты.

Кайчакларда бер арбада кайта,

Батыр даны белән яманаты.

Шанлы тарих чәнечкеле гөлдәй,

Чәнчеп ала үтеп йөрәкләргә.

Татар дигән кызуканлык гүя

Тумыштан ук безнең күкрәкләрдә.

Тумыштан ук тынгысызлык бездә,

Тумыштан ук бездә ярсу йөрәк.

Мөһим түгел нинди чорда туу,

Татар булып гомер итү кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100