news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Селкенә дә алмадым»: 23 яшьлек кызны өй эчендә яшен суккан

Аның хәтере бераз югалган, хәзер балалары һәм кайнанасы белән яши.

news_top
«Селкенә дә алмадым»: 23 яшьлек кызны өй эчендә яшен суккан
https://pixabay.com

Американың Вашингтон штатындагы Беллингхем шәһәрендә яшәүче хатынны яшен суккан һәм ул исән калган. Бу хатын бик көчле авырту сизгән. Ул биредәге WFXT телестанциясенә хисләрен сөйләгән. Бу турыда «Лента.ру» хәбәр итте.

«Мин бик бәхетле: мин яшен суккач исән калдым, балаларым янына кайттым. Ә бит бар да башкача булуы ихтимал иде. Минем бөтен җирем авырта, хәлем юк, күзем начар күрә, шулай да мин биредә һәм балаларымны күрә алам», — ди 23 яшьлек Шелби Клоф (Shelby Klopf).

Әлеге вакыйга 1 июльдә була, мондый хәл бик сирәк очрый. Яшен суккан чакта Клоф өйдә була. Ул өстәлдә торган лампаны яндырмакчы була һәм шул чакта көчле бәрү тоеп ала. Клоф бик көчле яктылык күреп кала. Яшен суккач, бу хатын читкә атылып китә.

Урынга килгән табиблар аңа мускулларын йомшарту өчен уколлар кадый, ләкин хастаханәдә Клофның өянәге кузгала. «Минем аяк-кулларым тартышты, спазм булды, мин селкенә дә алмадым. Мин бераз хәтеремне дә югалттым, мин шаһитлар күргән әйберләрне генә сезгә кабатлап сөйлим», — ди Клоф.

Хәзер хатын өенә кайткан. Аңа кайнанасы һәм балалары ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар