Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты яшьлек малайны яшен сугып үтергән, әбисе һәм игезәк туганы хастаханәдә

Петербургта Фин култыгында су буенда ял иткәндә фаҗига килеп чыга.

news_top_970_100
Алты яшьлек малайны яшен сугып үтергән, әбисе һәм игезәк туганы хастаханәдә
https://pixabay.com

18 июньдә кич белән Петербург шәһәрендә көчле давыл, яшенле яңгыр була. Табигый бәла-каза вакытында алты яшьлек малай үлә, аны яшен суккан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига булган кичтә Максим (исеме үзгәртелә) гаиләсе белән бергә Фин култыгында су буенда килә. Алты яшьлек игезәк малайлар, әти һәм әни, әби комлыкта ял итә. Әтисе суда йөзә. Максим әбисе һәм игезәк туганы белән яр буенда була. 

Шул чакта аларга яшен суга. Мәрхүм баланың анасы «КП» хәбәрчесенә фаҗига турында сөйләгән.

«Ирем Фин култыгында басып тора, әби һәм балалар агач артында зонтик янында иде. Мин алар янында басып тордым. Ирем ягына борылган идем, шул чакта яшен сукты. Мин читкә тайпылдым, аягыма кызу әйбер тигәнен тойдым. Башта аңламадым да, аннары борылгач кына, яшен сукканын аңлап алдым», — дип елый Мария исемле хатын.

Мариянең улының берсе шунда ук үлә. Аның игезәк туганына да яшен тия, бәхеткә, ул җитди имгәнми. Шулай да хәзер бала анасы белән хастаханәдә.

Әби кеше җитди имгәнә, аның тәненең 30 проценты пешә, хатын реанимациядә ята.

«Яшен зонтикка сукты. Ул өчесенә дә тигән инде. Малайларның берсенә күбрәк эләккән. Яшен аның башына суккан», — дип сөйли гаилә дусты Сергей.

«Ул яшен керүдән пешкән. Ясалма сулыш алдырганда мин аның үпкәләре янган дип уйладым. Без бер ир-ат белән булышып карадык. Минут артыннан минут узды, без ярдәм итә алмадык», — дип сөйли шунда булган бер кыз.

Мәрхүм баланың атасы белән хәзер психологлар аралаша. Малайны 23 июньдә җирлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100