Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Талагы аркасыннан чыгып тора»: Яшен суккан ир-атка операция ясаганда ут беткән

Сөякләре, кабыргалары сынган, үпкәсе яраланган, корсак диафрагмасы ертылган, талагы өзелгән ир-атны табиблар коткарып калган.

news_top_970_100
«Талагы аркасыннан чыгып тора»: Яшен суккан ир-атка операция ясаганда ут беткән
https://pixabay.com

Ингушетиядә яшәүче Салауди Әхмәтов исемле ир-ат давыл вакытында балконга чыккан һәм җитди имгәнгән. Бу көнне хастаханәдә дә ут та, су да бетеп торган. Табиблар телефон фонарьларын яндырып, операция өстәлен яктырткан һәм шулай итеп ир-атны коткарганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Давыл бик көчле булды, яшеннәр яшьнәде. Мин хатынга „кил әле монда, яшен яшьни, кара әле“, дим. Мин үзем беренче бардым һәм мине шунда ук яшен сукты», — дип искә ала Әхмәтов. Хәзер ул хастаханәдә ята.

Яшен суккач, бу ир-атны хастаханәгә китерәләр. Аңа ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәк була. «Сөякләре сынган, 9 кабыргасы, күкрәк читлегенең сул ягы сынган, үпкәсенең сул як өлешенең аскы ягы яраланган. Корсак диафрагмасы ертылган. Арка ягыннан талагы чыгып тора иде. талагы өзелгән», — дип сөйли шул көнне дежур булган табиб Башир Аушев.

Өстәвенә көчле җил булу сәбәпле хастаханәдә ут та, суд беткән. Табиблар операция өстәлен яктырту өчен телефон фонарьларын кулланган.

«Без кан тамырлары белән эшләгән вакытта ут бетте. Ут булганны көтеп торырга вакыт юк иде. кул астындагы булган әйберләрне кулландык инде. Операция алты сәгать булды, ир-атны коткардык», — дип сөйли торакаль хирург Башир Аушев.

Соңрак электриклар генератор тоташтырган һәм электр уты барлыкка килгән. Бу турыда Telegram-канал Mash хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100