Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Шәхзәт Разметов кызы белән очрашу өчен барысына да әзер булуын әйткән

news_top_970_100
Җырчы Шәхзәт Разметов кызы белән очрашу өчен барысына да әзер булуын әйткән
Фото җырчының шәхси архивыннан

Җырчы Шәхзәт Разметов социаль челтәрдәге сәхифәсендә балаларын әтиләре белән күрештермәүче әниләргә мөрәҗәгать иткән.

«Мин үз кызымны 1нче сыйныфка озата алмадым. Чөнки аның әнисе кызны әтисеннән яшерергә теләде.

Кызым тугач, мин һәрвакыт аның белән булырга, теләсә нинди вазгыятьтә ярдәм итәргә, сакларга, якларга вәгъдә иттем. Аның әнисе белән аерылышуга карамастан, мин кызымның элеккечә мине янәшәсендә икәнемне тоюын теләдем. Мин аның турында кайгыртуны, матди яктан тәэмин итүне дәвам иттем. Мин кызым белән музыка белән шөгыльләндем. Аның әнисе безнең очрашуларны чикләде. Ә кызым беренче бүләген алгач, Зәринә  белән минем аралашуны бөтенләй тыйды. Мөгаен, безнең мөнәсәбәтләр аның «мин»легенә тигәндер. Әмма, иң мөһиме, баланың бәхетле булуы бит. Кыз баланың тормышында әтинең роле матди яктан тәэмин итүдә генә түгел, ә берни белән дә чагыштырмаслык әти кайгыртуы булуда. Ике якын кешегә – ата һәм балага – очрашу өчен ниндидер каршылыкларны узарга кирәклегенә ышануы да кыен.

Хөрмәтле әниләр! Балага әтисе белән очрашуны тыеп, сез ир-атка гына түгел, ә балага да зыян китерәсез.

Безнең очракта бала манипуляцияләү инструментына әверелде. Әмма кызым белән бергә булу теләген янау, хатыным мөрәҗәгать иткән төркем дә, кызым белән очрашуга барганда һөҗүмгә дучар булу да туктатмый.

Белмим, алар нәрсәгә иреште…

Мин, кызым белән бергә булу өчен, барысын да эшләүне дәвам итәчәкмен», – дип язган җырчы.

«Кызлар әтиләрен күбрәк ярата. Сезгә сабырлык телим»;

«Син – дөньяда иң яхшы әти! Кызың үскәч моны аңлаячак!»;

«Иң мөһиме, төшенкелеккә бирелмә! Вакыт җиткәч бергә булырсыз!»;

«Бала үскәч барысын да аңлый, кайгырмагыз. Сез – барыбер аның әтисе»;

«Андый хатын-кызларны беркайчан да аңламаячакмын. Әтисе баланы яратуына һәм кайгыртуына куанырга кирәк»;

 «Син – искиткеч ир-ат, әти»;

«Сез бит элеккеге хатыныгызны һөҗүм оештырган өчен җәзага тарта ала идегез. Әмма, кызыгыз хакына, бу адымга бармадыгыз»;

«Нинди йөрәк кирәк уртак баланы шулай әтисеннән аерырга? Әтисен бик ярата. Бу баланың хисләре белән әнисе ничек уйный ала?» кебек комментарийлар калдырганнар җырчыга теләктәшлек итеп.

Шәхзәт Разметов шаһитларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. «Операциягә 4 миллионга якын акча кирәк» – җырчы Шәхзәт Разметов ярдәмгә мохтаҗ  дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100