Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәхзәт Разметов шаһитларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә

news_top_970_100
Шәхзәт Разметов шаһитларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә
Фото җырчының шәхси архивыннан

Социаль челтәрләрдә җырчы Шәхзәт Разметовның видеомөрәҗәгате чыкты. Анда ул шаһитлардан ярдәм сорый.

«2021 елның 24 августында «Парк Хаус» сәүдә үзәге  парковкасында мине кыйнадылар һәм таладылар. Кызганыч, авыр җәрәхәтләр алдым, Аллага шөкер, исән калдым. Ашыгыч ярдәм табибларына, минем гомерем өчен көрәшкән табибларга рәхмәт белдерәм. Бу хәлне күреп торган шаһитлар элемтәгә чыксын иде. Сезнең ярдәм белән гаделлек урнашуын телим. Мин кемнедер кыйнауларын һәм талауларын теләмим. Безнең заманда андый әйбер булырга тиеш түгел. Дуслар, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Игътибарлы һәм сак булыгыз», – дип сөйли ул.

Җырчының виртуаль дуслары парковкада камера булмавына аптырауларын белдергән. Кызганыч, нәкъ менә бу хәл булган урында камера тормаган.

Шулай ук җырчыга сәламәтлек һәм гаделлек урнашуын теләп комментарийлар калдырганнар.

Шәхзәт Разметовка операциягә акча җыюлары турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100