Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

«Операциягә 4 миллионга якын акча кирәк» - җырчы Шәхзәт Разметов ярдәмгә мохтаҗ

Операция өчен кирәкле сумманы җыю өчен җырчыга иҗатташ дуслары ярдәм итәргә булган. «Йөрәк җылысы» дигән хәйрия концерты 7 февраль көнне «Уникс» концертлар залында узачак.

news_top_970_100
«Операциягә 4 миллионга якын акча кирәк» - җырчы Шәхзәт Разметов ярдәмгә мохтаҗ
Шәхзәт Разметовның шәхси архивыннан

Җырчы Шәхзәт Разметовны кыйнаулары, аның авыр хәлдә хастаханәдә ятуы турында «Интертат» сайты язган иде. Бүгенге көндә Шәхзәтнең башына катлаулы операция ясау өчен зур суммадагы акчалар таләп ителә. 

Җырчының иҗатташ дуслары, аңа матди ярдәм күрсәтергә теләп, хәйрия концерты үткәрергә уйлаган. Концертны оештыру эшләре белән автор-башкаручы Гүзәлия, ә билетлар белән дусты, композитор Илмир Әзһәмов шөгыльләнә.

Шәхзәт Разметовның үзе белән дә элемтәгә кердек. 

— Башыма тагын бер операция таләп ителә. Аны ясау өчен күпмедер вакыт узуы кирәк. Краниопластика дип аталган бу операция өчен 3 миллионнан алып 4 миллионга кадәр акча кирәк булачак. Башта чит илдә ясатырга уйлаган идем. Бәлки үзебездә, Россиядә дә тәвәккәлләрмен. Анысын вакыт күрсәтер, Алаһы Тәгалә уңышлы итсен инде. 

Иҗатташ дусларым миңа авыр вакытымда терәк булырга, хәйрия концерты оештырырга булды. Бик күп хәйрия концертларында катнашып йөрсәм дә, үзем дә берәр кайчан да шундый хәлгә калырмын дип уйламый идем. Баштарак каршы килсәм дә, якыннарым моның ояты булмавы турында аңлаткач, ризалаштым, — дип сөйләде Шәхзәт.

Концерт 7 февраль көнне «Уникс» концертлар залында узачак. Анда Сиринә Зәйнетдинова, Гүзәлия, Винера Ганеева, Ильмира Нәгыймова, Лэйна, Винарис Илъегет, Марат Яруллин, Раяз Фасыйхов, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Ландыш Нигъмәтҗанова, Чулпан Йосыпова, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, ИлСаф, Гөлназ Сираева, Илмир Ямалов, Илназ Сафиуллин, Зөлфәт Зиннуров, Римма Никитина һәм башкалар катнаша.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100