Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәхих әл-Бохари» мисалы мөселман өммәтендәге нинди проблемаларны күрсәтте?

«Сәхих әл-Бохари» җыентыгы тирәсендә чыккан җәнҗал Россиядә дини китапларны тикшерү системасын булдыру мәсьәләсен күтәрде. Күренекле дин әһелләре бу тема буенча тәкъдимнәрен «Интертат» аша җәмәгатьчелеккә җиткерә.

news_top_970_100
«Сәхих әл-Бохари» мисалы мөселман өммәтендәге нинди проблемаларны күрсәтте?

«Сәхих әл-Бохари» җыентыгының Абдулла Нирша тәрҗемә иткән басмасы (5 нче басма, М.: Умма, 2007) Россиядә экстремистик материаллар исемлегенә кертелүе мөселман җәмәгатьчелегендә зур шау-шу уятты. Моңарчы «Сәхих әл-Бохари»ны хәтта ишетеп белмәүчеләр дә әлеге тема белән кызыксына башлады.

  • «Сәхих әл-Бохари» – төп хәдисләр җыентыгының берсе. Ике гасыр тирәсе телдән телгә күчеп йөргән хәдисләрне IX гасырда Бохарада яшәгән дин әһеле Мөхәммәт әл-Бохари туплаган. Төп нөсхә гарәп телендә язылган. Бу җыентык хәдисләрнең иң ышанычлы чыганагы булып тора. Хәдисләр – мөселманнар өчен Коръәннән кала иң төп чыганак. 
  • Хәдисләр – Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хуплавы, карары, гамәле һәм сүзләре. Хәдисләр шәригатьнең бер нигезен тәшкил итә.  

Алдарак «Интертат» сайтында «Сәхих әл-Бохари» тирәсендәге җәнҗал: хәдисләр түгел, ә тәрҗемәләрнең берсе генә тыела» дигән язма чыккан иде. Мәкаләдә җәнҗалның килеп чыгу сәбәбе һәм җыентыкның бер варианттагы тәрҗемәсе генә тыелуы аңлатылды.

Күренекле дин әһелләренең фикерләре, шушындый хәлләрне булдырмау өчен алар нәрсә тәкъдим итә? Дин китаплары тыелган очракта мөселманнар нишләргә тиеш?

«Сәхих әл-Бохари» мәсьәләсе югары инстанциядә кабат каралачак»

«Сәхих әл-Бохари» җыентыгын судта яклаучы адвокатларның берсе Руслан Нагиев «Интертат» хәбәрчесенә җәнҗаллы эшнең хронологиясен аңлатып үтте.

Руслан Нагиев

«Сәхих әл-Бохари» җыентыгының тавыш чыгарган нөсхәсе 2017 елда Төркиядән Казанга кайтып килгән бер кешедән таможняда алынган. Аннан сумкасын ачып күрсәтергә сораганнар, ә ул баш тарткан. Ахыр чиктә китапны алып, таможня экспертизасына җибәргәннәр. Экспертиза, китапта тискәре моментлар бар, дип бәяләгән. Шуннан соң транспорт прокуратурасы судка мөрәҗәгать иткән. Судның карары барыбызга да мәгълүм – Россия Юстиция министрлыгы җыентыкның конкрет басмасын тыелган әдәбият исемлегенә кертте, – диде Руслан Нагиев.

Адвокат сүзләренчә, башка очракларда да экстремистик китапларны ачыклау якынча шулай була. Кагыйдә буларак, алар тентүләр вакытында табыла һәм экспертизага җибәрелә икән.

«Сәхих әл-Бохари» буенча суд экспертизасында дин белгече һәм лингвист, текстта дошманлык сүзләре бар, диделәр. «Бу китап укучыларда дин, милләт һәм раса билгеләре буенча дошманлык хисе уятамы, деструктив гамәлләргә котыртамы?» – дигән сорауларга дин белгече һәм лингвист, моңа психолог җавап бирергә мөмкин, диделәр. Психолог әлеге китап дошманлык хисе уятмавы турында бәяләмә бирде. Шуңа да карамастан, Лаеш районы суды барыбызга мәгълүм булган карарны кабул итте.

Хәзер кайберәүләр, Татарстанның абруена зыян салынды, дип исәпли. Бу теманы күтәреп чыккан өчен кемдер адвокатларны гаепләде. Адвокатлар бары тик гаепләнүченең позициясен яклап, һөнәри бурычларын үтәде. Бу эш каралганда без берничә ел буе судны, «Сәхих әл-Бохари» җыентыгын тыярга ярамый, дип кисәтеп килдек. Диния нәзарәте вәкилләре, күп мәртәбәләр, бу китапның ислам дине өчен зур әһәмияткә ия икәнен аңлатты. Суд вәкилләре моны аңламый икән, теманы аларга өйрәнергә, дин әһелләре сүзләренә колак салырга кирәк иде. Бу бит – бик мөһим һәм нечкә мәсьәлә.

Хәдисләр – ул пәйгамбәр тормышын сурәтләүче, борынгы заманда язылган язмалар. Хәзерге заманда әдәбиятны тыеп була. Ислам фикере булып исәпләнгән һәйкәлгә ник тияргә? Бервакыт судта Ибн Касирның XIV йөздә язган Коръән тәфсирен тыйдылар. Берничә ел стажы булган лингвист шундый җитди китапларга бәяләмә бирсен әле! Сез моны аңлыйсызмы? «Сәхих әл-Бохари» мәсьәләсе – ул иң югары дәрәҗәгә менеп җиткән икенче очрак. Беренчесе 2015 елда Сахалинда булды. Ул вакытта Коръән сүрәләре һәм аятьләре дә «экстремистик» дип танылды. Ул вакытта да Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров үз фикерен бик каты әйтте.

Шул очрактан соң, 2015 елда изге язмаларга Россия Президенты карары нигезендә кагылгысызлык статусы бирелде. Мөселман китапларыннан бу исемлеккә Коръән генә керде, ә христиан һәм будда диннәреннән анда берничә басма бар. Россия юристларының милли ассоциациясе, хәдисләр җыентыкларын да шушы исемлеккә кертергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Чечен Республикасы юристлары да бу мәсьәләдә теләктәшлек белдерде.

«Сәхих әл-Бохари» китабын кем генә тәрҗемә итсә дә, ул берничек тә экстремистик әдәбият була алмый. Судта Татарстан Диния нәзарәте шушы позицияне яклады. Китап тыелган басмалар исемлегенә керсә дә, бу мәсьәләгә әле нокта куелмады. Күренекле дин әһелләре фикерен исәпкә алып, бу карар югары инстанциядә кабат каралачак, – дип сөйләде Руслан Нагиев.

Мәскәү ислам институты Чечня мөфтие тәнкыйтенә җавап бирде

Чечня Республикасы мөфтие Сәләх Межиев «Сәхих әл-Бохари» җыентыгын экстремистик материаллар исемлегенә кертелүдә Мәскәү ислам институтын гаепләп чыкты. «Мәскәү ислам институты ел ярым дәвамында эндәшмәде, игътибарсыз калдырды. Бернәрсә дә әйтмәделәр. Шуннан соң суд Казанның төбәкара экспертиза үзәгенә хат җибәргән. Һәм әлеге изге китапны экстремистик китаплар исемлегенә керткәннәр», – диде ул.

Мәскәү ислам институты ректораты Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте сайтында чыккан аңлатмасында җаваплылыкны институт өстенә аударуны «яла ягу һәм ислам мәгарифе үсешенә каршы эшләнгән максатчан мәгълүмати кампания» дип атады.

«Мәскәү ислам институты «Сәхих әл-Бохари» экспертизасын уздыруга телдән дә, язма ризалык та бирмәде, чөнки аның комплекслы экспертиза уздырырга законлы вәкаләтләре юк, әмма ул экспертлар эзләүдә адвокатлар төркеменә ярдәм итү өчен, үзеннән торган бөтен нәрсәне эшләде. Судта җиңелгән эш өчен җаваплылык, барыннан да элек, җавапчы һәм аның вәкилләре өстендә», – диелә ректорат мөрәҗәгатендә.

Яңа уку елы башында барлыкка килгән пычратучы мәгълүмати кампания институт тарафыннан сәяси заказ буларак кабул ителә, диелә белдерүдә.

«Россиянең хөрмәтле дин һәм сәясәт эшлеклеләре Россия мөселманнарының рухани лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдингә һәм ул кайгырткан югары уку йортына яла ягуны чынга кабул итүләре кызганыч», – дип тәмамлана ректорат мөрәҗәгате.

«Россия өммәтенең ачуы аңлашыла...»

Шулай ук 4 сентябрьдә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте сайтында Голәмәләр шурасы да «Сәхих әл-Бохари» җыентыгының тыелган тәрҗемәсенә карта позициясен белдерде.

«Суд карары буенча «Сәхих әл-Бохари»ның оригиналь тексты түгел, ә тәрҗемә ителгән аерым басмасы тыела. Суд карарындагы тыю җыентыкта булган Коръән һәм хәдис цитаталарына кагылмый», – диелә сайттагы мөрәҗәгатьтә.

Теләсә кайсы оригиналь дини текст кагылгысызлыкка ия. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча, дини язмалар «экстремистик» дип таныла алмый. Әмма бу карар тәрҗемәләргә кагылмый, чөнки анда мәгънәви хаталар китергә яки мәгънәсе бозылган булырга мөмкин.

«Кызганыч, соңгы елларда экстремистик материаллар исемлеге уннарча ислам хезмәтләре белән тулыланды. Моңа бәйле Россия өммәтенең ачуы аңлашыла. Кайчак мондый тыюлар дингә генә түгел, ә тулаем ил имиджына зыян китерә. Чираттагы тыюлардан соң еш кына чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан Россияне исламофобиядә гаепләүче провокацияләр башлана», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Голәмәләр шурасы әлеге вакыйганы, булган проблемаларны (дини китапларга квалификациясез экспертиза ясауны, бердәм динне өйрәнү органы булмауны) тагын бер кат өскә калкытты, дип исәпли.

Үз чиратында Голәмәләр шурасы яңа тәкъдимнәр җиткерә: «Дини китапларга бәя бирү комиссиясенә компетенциясе булган мөселман белгечләрен кертергә; китапны бастырганчы дини экспертиза үткәрү системасын тормышка ашырырга». Голәмәләр шурасы фикеренчә, бу – алга таба суд тикшерүләрен булдырмаска ярдәм итәчәк һәм сыйфат билгесе булачак.

«Россия өммәте өчен сабак булыр»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да 1 сентябрьдә үзенең рәсми Телеграм каналында «Сәхих әл-Бохари» мәсьәләсе буенча фикерен белдерде. Аның мөрәҗәгатеннән берникадәр өзек китерәбез.

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Фото: © http://dumrt.ru/

«Проблеманың төбендә судларның гаделсез карарлары түгел, ә текстларның экстремистик юнәлеше турында хөкемнәрнең дини-илаһият урынына психологик-лингвистик анализ нигезендә чыгарылуында. Ягъни Россиядә дини әдәбиятка экспертизаны тиешле әзерлеге булмаган белгечләр ясый. Югыйсә, китап басылып чыкканчыга кадәр аңа дини экспертиза үткәрү көн кадагында торган күп сорауларны хәл итә алыр иде. Бүген дини әдәбиятны тикшерү өчен Россиякүләм дини экспертлар оешмасы юк, ә ул мөселман басмаларының язмышын судка кадәр дә, суд эше барган вакытта да хәл итәргә булыша алыр иде. Россия өммәте бу юнәлештә бердәм булып чыгарга әзер түгел.

2018 елда ук Болгар ислам академиясендә Россиякүләм Голәмәләр шурасын оештыру мәсьәләләре каралган иде, аннан 2019 елда шунда ук без түгәрәк өстәл артында дини әдәбиятка экспертиза ясау буенча гомумроссия оешмасы булдыру мөмкинлекләре хакында сөйләшкән идек. Ләкин мондый оешма цензурага юл ачачак, дип, каршы фикерләр әйтелде. Россиядә мөселман әдәбиятының тикшерелгән «ак» исемлеген төзү, дигән тәкъдимнәр дә яңгыраган иде.

Татарстан Диния Нәзарәтенең үз тәҗрибәсе бар: бездә экспертлар шурасы эшли, ул китапларны дөньяга чыгарганчы тикшерә, шул рәвешле басмаларны тыюдан үзенә күрә бер саклык чарасы күрелә. Тагын бер тәҗрибә – фундаменталь басмаларны башка мөфтиятләр белән хезмәттәшлектә чыгару. Мисал өчен, «Сахих аль-Бухари» в версии Зубдат» китабын без Дагыстан мөфтияте белән бергә әзерләп бастырдык.

Бәлки, килеп чыккан мәсьәлә Россия өммәте өчен сабак булыр һәм дини әдәбиятны тикшерүче мөселман экспертлар оешмасы барлыкка килүгә этәрер?» – дип мөрәҗәгать итә Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Теләсә кем китап бастыра да, сата. Мөфтиятләр белән хезмәттәшлек итү юк»

«Интертат» хәбәрчесе Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән телефоннан сөйләште. Аның фикерләре Камил хәзрәт Сәмигуллинныкы белән аваздаш. 

Әлбир хәзрәт Крганов

Бу мәсьәләнең килеп чыгуы мөселман җәмәгатьчелегендә борчу уята. Без дә бу борчуны уртаклашабыз. Бу көннәрдә без мөфтиләр, имамнар белән дә сөйләшеп-киңәшеп алдык. Лаеш суды карарын карасаң, анда без гомер буе укыган, мөселманнар өчен әһәмияте буенча Коръәннән кала икенче урында торган алты хәдис китапларының берсе – «Сәхих әл-Бохари» җыентыгы тыелмаган. Аның Татарстанда, Дагыстанда басылган классик вариантлары да тыелмаган. Сүз Абдулла Нирша шушы китаптан аерып җыйган җыентык тәрҗемәсе турында гына бара. Ул тәрҗемә иткән хәдисләрнең тәфсире лингвистларда, психологларда һәм башка белгечләрдә борчу уяткан. Киң җәмәгатьчелектә моны дөрес аңлау җитмәде, шуңа күрә резонанс уянды.

2015 елда, мөселман җәмәгатьчелеге соравы белән, Россия Президенты указы нигезендә, Коръән кагылгысызлык статусы алды, ягъни Коръән аятьләрен һәм сүрәләрен судка биреп булмый. Россиядә шулай ук башка диннәрнең изге китаплары да кагылгысызлык статусына ия.

Безнең илдә дини оешмалар да, дини булмаган аерым нәшриятлар да дини китаплар чыгара. Теләсә кем китап бастыра да, сата. Мөфтиятләр белән хезмәттәшлек итү юк.

Күз алдында торган бу мәсьәләне чишү өчен, безнең берничә тәкъдим бар.

Беренчедән, Болгар академиясенә нигез салганда, аның каршында галимнәр шурасы оештыру күздә тотылган иде, ләкин төрле сәбәпләр аркасында ул гамәлгә кермәде. Без бу тәкъдимне март аенда Россия мөселманнары дини җыенында әйткән идек. Кайбер мөфтиятләр моның әһәмиятен аңлап бетерә алмадымы... Үзәкләштерелгән диния нәзарәтләрендә Голәмәләр шурасы бар, ләкин бөтенесен бергә туплаган оешма юк. Үзәкләштерелгән нәзарәтләр үзләренең вәкилләрен тәкъдим итеп, Болгар академиясе каршында Россия күләмендә бер мәйдан булдыру мөһим. Аларга ил күләмендә фәтваларны бер редакциядә чыгару белән шөгыльләнергә кирәк. Алар бергәләшеп, чит ил галимнәрен дә җәлеп итеп, көн кадагында торган актуаль шәригать мәсьәләләрен хәл итә алырлар иде. Бу очракта илебездә бердәм фәтва әзерләү үзәге булыр иде. Моны мөфтиләрдән фәтва чыгаруны тартып алу түгел, ә аларга ярдәм итү, дип карарга кирәк.

Голәмәләр шурасы каршында экспертлар советы оештырырга мөмкин. Болгар ислам академиясе әзерләгән белгечләрне, ислам дине галимнәрен дә бу эшкә тартып булыр иде. Россиядә ислам диненнән белем бирүче оешмаларны берләштергән Ислам мәгарифе советы бар. Аны Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкли. Бәлки, Ислам мәгарифе советы каршында экспертларны берләштереп булыр иде. Бу очракта дәүләт органнары дини басмаларны экспертизага шушында җибәрә ала, дин белгечләре фикерен игътибарга алырга ярдәм итәр иде.

Икенчедән, Татарстанда дини китаплар бастыру эше тәртипкә салынган. Мөфтият каршында «Хозур» нәшрияты уңышлы гына эш алып бара. Китаплар мөфтият белгечләре карап чыкканнан соң гына басыла. Шушы модельне Россиягә дә җәелдерергә мөмкин. Дини китап чыгарырга теләгән ширкәтләр, үзләре сайлап, берәр үзәкләштерелгән диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итә ала. Китап бастыруны шулай тәртипкә саласы иде.

Өченчедән, «кагылгысыз китаплар исемлеге»н киңәйтергә кирәк. Ислам басмаларыннан анда әлегә Коръән Кәрим генә кергән. Исемлеккә хәдисләр җыентыкларын, дүрт мәзһәб имамнары хезмәтләрен һәм борынгы ислам дөньясында танылган галимнәрнең китапларын да кертүгә ирешергә кирәк, – диде Әлбир хәзрәт Крганов.

«Каршылыклы фикерләр дәүләтне адекват чишелеш юлын эзләүдә бутый»

«Интертат» хәбәрчесе «Сәхих әл-Бохари» мәсьәләсе буенча РФ Диния Нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир хәзрәт Мөхетдиновка да мөрәҗәгать итте. Махсус «Интертат» өчен ул үз фикерен язып җибәрде. Аның тулы текстын биредә китерәбез.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов

Хәзерге Россиядә мөселман әдәбиятын тыю проблемасы ике яссылыкта ята. Беренчесе – дәүләт белән ислам мөнәсәбәтләре, ә икенчесе – мөселман өммәте эчендәге мөнәсәбәтләр.

Беренче аспект турында әйткәндә, конкрет заттан шикләнү яки аны гаепләү тулаем ислам диненә күчерелә. 2017 елда да шулай булды. Җиде дини китап иясе таможняда хокук сакчыларында шик уяткан да, шик-шөбһәләр аның китапларына күчкән, һәм бу рикошет белән тулаем ислам диненә сукты.

Озак еллар дәвамында без дәүләт органнарына болай эшләүнең ялгыш булуын аңлатабыз. Алга китеш тә юк дип әйтеп булмый. Мәсәлән, элек сыйфат ягыннан бик шикле экспертизага нигезләнгән гаепләү хөкемнәре сирәк күренеш түгел иде. Китапларга экспертизаны суд медицина белгечләре, әдәбиятчылар һәм тагын әллә кемнәр ясады. Хәтта басманың эчтәлеге белән бөтенләй танышып чыкмыйча да бәяләмә бирелгән очраклар бар иде. Мөселманнар бу турыда экспертизага җибәрелгән материаллар пленкадан алынмаган килеш кире кайтарылгач белә иде. Элек суд эшенә нәшер итүчеләрне, мөселман оешмаларын, ислам белгечләрен җәлеп итеп тормау гадәти хәл иде.

Шуннан бирле алга таба шактый зур адымнар ясалды – хәзер экспертиза экспертларның фәнни дәрәҗәләренә билгеле бер таләпләр белән билгеләнә, суд процессына җавап бирүчеләр һәм кызыксынучы яклар җәлеп ителә, ә 2015 елдан Президент указы нигезендә изге китапларга кагылгысызлык принцибы кертелде.

Алга китеш булуга карамастан, 2022 елда әс-Сәәдинең тәфсирләр томының берсе һәм әл-Бохариның бер тәрҗемәдәге «Сәхих» җыентыгы тыелды. Монда икенче фактор кушылды: өммәт эчендә диннең теге яки бу аспектларына капма-каршы караш булуы ачыкланды. «Сәхих» эше буенча Кавказ төбәкләреннән басманың эчтәлегендә «ваххабизмга караган урыннар бар» дигән сүзләр яңгырады. Шулай ук, теге яки бу оешма дини китапларның бары тик үзе тикшергән тәрҗемәсен генә куллана, дигән фикерләр ишетелде.

Тулаем алганда, фикерләр каршылыклы булды, һәм алар «басма начар, ләкин аны тыю шулай ук начар» дигән мәгънәгә кайтып калды. Каршылыклы фикерләр дәүләтне адекват чишелеш юлын эзләүдә бутый.

Без Россия Федерациясе Диния нәзарәтендә, Мәскәү ислам институтында егерме елдан артык дини китапларны, әгәр алар тыелган оешмаларның агитация, сәяси пропаганда басмалары булмаса, хокук бозуга өндәмәсә, чын дини басма булса, эзлекле рәвештә яклап киләбез.

Бөтен кешегә мәгълүм булганча, безнең оешмалар устав нигезендә, борынгы бабаларыбыздан килгәнчә, хәнәфи хокук мәктәбенә, гакыйдәдә имам Матуриди фикеренә, рухияттә Нәкшбәндия традицияләренә таяна.

Шул ук вакытта хәзерге Россиядә консерватив традициянең ике тармагы – тәрикать һәм сәләфичелек – актив үсеш ала. Еш кына алар үзара көрәшә, әмма, асылда, алар бер үк медальнең ике ягы булып тора. Без бу мәктәпләрнең специфик карашларын уртаклашмыйча, плюрализм, ачык һәм ирекле дини дискуссия яклы. Медиа технологияләре гасырында басмаларны тыю файда китерми. Бер юнәлешне кимсетү аша икенчесен югары күтәрү омтылышы да бүген эшләми. Каршылыкларда уйнау кыска дистанциядә ниндидер нәтиҗә бирсә дә, стратегик планда ул зур куркыныч тудыра.

Кайвакыт «дини әдәбиятны дин кануннарына туры килүенә тикшерү» кирәклеге турында да әйтелә, ә бу исә канунилыкны кайсы күзлектән чыгып бәяләү турында да сорау тудыра. «Канун»нан чигенүдә гаепләүләр суфичыларның китапларына карата да яңгырый. Мәсәлән, шундый тикшерү очрагында, Коръәннең татарча тәфсирендә кабердә ятучылар турындагы урыны басмага кертелмәс иде. Ислам ислахчылары, җәдидчеләр хезмәтләре турында әйтеп тә торасы юк. Кайбер «кайнар башлар» әле күптән түгел генә Муса Бигиев белән Риза Фәхретдинне дә «тыярга» теләде.

Без «Мәдинә» нәшриятында бу мәсьәләне редакция советлары һәм коллегияләре формалаштыру аша хәл иттек. Безнең барлык китаплар диярлек төрле профильдәге галимнәр – дин белгечләре, тел белгечләре, хокук белгечләре рецензияләре аша уза. Шул рәвешле, без теге яки бу фикерне, идеяне, карашны административ рәвештә чикләмибез, ә җитлеккән интеллектуаль-дини мохит һәм профессионаллар катламы үзе «бөртекне кибәктән аерырга» сәләтле булуына ышанабыз, – дип юллады «Интертат»ка Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Әлеге язмада китергән хөрмәтле мөфтиләр һәм мөфтиятләр бертавыштан «Сәхих әл-Бохари» җыентыгының аерым бер тәрҗемәсе генә «кара» исемлеккә керүен, ә калган басмаларын гамәлдә булуы турында аңлату эшләре алып бара. Шул ук вакытта Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсовның РФ мөселманнары Диния нәзарәте сайтында чыккан мөрәҗәгате аерылып тора.

Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов

Фото: © http://dumso.ru/

Әлбәттә, әлеге диалогта катнашкан һәм проблеманы күзаллаган һәркем «билгеле бер тәрҗемә генә тыела» дип әйтергә мөмкин. Әмма бу – мөселман әдәбиятын тыю проблемасыннан читләштерү хәйләсе генә булачак. Экстремистик материаллар исемлегендә «Сәхих әл-Бохари»га 5302 саны сугылганда тәрҗемә, басма, битләр саны, басылу елы – боларның берсе дә мөһим түгел.

Экстремистик исемлектә «Сәхих әл-Бохари» исеме барлыкка килүе – бу, беренче чиратта, безнең гомуми җитди кимчелек. Әгәр без тәрҗемә кыенлыкларында уртак фикергә килә алмыйбыз һәм нәширләргә карата дәгъваларыбыз бар икән, безгә берләшеп, классик мөселман китапларының тәрҗемәләрен бернинди хокукый сораулар тумаслык итеп килештереп чыгарырга кирәк, – дип мөрәҗәгать иткән Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов.

***

«Сәхих әл-Бохари» җыентыгы мәсьәләсе Россиядә киң дәрәҗәдә күтәрелде. Күренекле дин әһелләре дә, сәясәтчеләр дә, шул исәптән Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров үз сүзләрен әйтте. Бу хәлдән соң, Россиядә дини китапларны тикшерүдә яңа үзгәрешләр булачагына ышанам. 2015 елда да Сахалин өлкәсе суды Коръәннең «Фатыйха» сүрәсен тыйгач, шундый ук тавыш чыккан иде, һәм, нәтиҗәдә, Коръән безнең илдә кагылгысыз статуска ия булды. Адвокат Руслан Нагиев исә, «Сәхих әл-Бохари» җыентыгы мәсьәләсендә нокта куелмады, дип белдерде.

***

Китап киштәсендә тыелган китап тоткан кешеләргә нишләргә?

Кемгәдер берәр бәйрәмдә яисә ашта дини китап бүләк итеп биргәннәре булуы мөмкин. Ул аның тыелган әдәбиятмы, юкмы икәнен белми. Шушы вакыйгалардан соң аның куркуга калуы бар. Чынлыкта, киштәсендә тыелган китап булган кешеләргә бернидән дә куркырга кирәкми. Адвокат Руслан Нагиев бу мәсьәләгә аңлатма бирде.

Китап киштәсендә тыелган китап тоткан кешеләргә борчылыр урын юк, чөнки аның өчен бернинди дә җаваплылык юк. Тыелган әдәбиятны тарату, нәшер итү һәм таратырга дип күпләп саклау өчен генә административ җаваплылык каралган. Киштәдә тыелган китапны тапсалар да җаваплылыкка тартмыйлар, – диде адвокат.

Әлеге сорау белән без Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенә дә мөрәҗәгать иттек. Җавапны Нәзарәтнең юридик бүлеге җитәкчесе Булат Хөсәеновтан алдык.

Федераль исемлеккә кертелгән экстремистик материалларны массакүләм тарату, аларны массакүләм тарату максатында бастыру яки саклау законга каршы килә һәм моның өчен административ (20.29 КоАП РФ статьясы буенча) яки җинаять (280, 280.1 или 282 УК РФ статьялары буенча) җаваплылыгы каралган. Шуңа күрә мондый материалларны саклау, үзең белән йөртү, теге яки бу җиргә илтеп кую мәслихәт күрелми. Полиция аларны сездә тапкан очракта, сезгә массакүләм тарату нияте юклыгын исбат итәргә туры киләчәк. Шуңа күрә, әгәр дә сездә экстремистик материаллар бар икән, алардан котылырга кирәк, – диде юрист.

Котылу чарасы буларак, тыелган китапны Диния нәзарәтенә тапшырырга мөмкин.

«Дини басмалар» темасын кузгаткач, искергән, таушалган дини китапларны өендә сакларга теләмәгән кеше аларны нишләтә ала, макулатурага тапшырса, үз өстенә гөнаһ алмыймы, дигән сорау туа. Борынгы китапларны музейга, китапханәләргә бирергә була, ә тарихи кыйммәте булмаган китапларны нишләтергә?

Бу сорауларга Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде.

Дини китаплардан котылырга кирәк булганда, иң яхшы юл — аларны кеше йөрмәгән җиргә күмеп кую. Мондый мөмкинлек булмаганда, дини китапларны яндырырга була. Ләкин җылыну яисә ризык пешерү өчен ягылган утта түгел, ә аерым шушы максаттан махсус ягылган учакта яндырырга кирәк. Яндырылган китапларның көле күмеп куела, – диде Булат хәзрәт Мөбәрәков.

Казыйның сүзләре тыелган китапларга кагылмый. Андыйларын Нәзарәткә тапшыру хәерлерәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100