«Сәхих әл-Бохари» тирәсендәге җәнҗал: хәдисләр түгел, ә тәрҗемәләрнең берсе генә тыела
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Татарстанның Лаеш районы суды чыгарган хөкем карарын кире карауны таләп итте. Әлеге карар буенча, Россия Юстиция министрлыгы «Сәхих әл-Бохари» җыентыгын экстремистик материаллар исемлегенә кертте. «Татар-информ» агентлыгы ачыклаганча, пәйгамбәр фикерләренең кануни тексты түгел, ә аның рус теленә тәрҗемәсе эләккән.
«Әгәр бу хөкем карары кире каралмаса һәм дини әдәбиятны анализлаганда белемле экспертларны җәлеп итә башламасалар, мөселманнар үзләрен Россиядә үз өйләрендәге кебек хис итә алмас дип куркам. Һәм монда инде дин мөселман кешесенә бөтенләй башкача гамәлләр кылырга мәҗбүр итә. Дәүләт җитәкчелеге һәм Президент администрациясе суд карарына игътибар итәр, дип ышанам. Белемле дин белгечләрен чакырып, әлеге карарны тиз арада кире карарга кирәк булуына шик юк», – дип язган Рамзан Кадыров үзенең Телеграм каналында.
Бу карарны Татарстанның Лаеш районы суды төрле инстанцияләргә, шул исәптән Мәскәү ислам университетына экспертиза турында үтенечләрдән соң кабул итте, дип раслый Рамзан Кадыров. Аның фикеренчә, «дин белгечләренең гамьсезлеге һәм абсолют битарафлыгы аркасында, суд компетентсыз экспертизага мөрәҗәгать иткән. Һәм хәзер Россиянең миллионлаган мөселманнары аптырашта калды: илдә кануни дини басмаларны тыя башласалар, динне ничек тотарга?»
Бу хәл нәрсәдән башланган?
Татарстанның Лаеш районы суды «Сәхих әл-Бохари», «Булуг әл-Марам» хәдисләр җыентыгының тәрҗемә материалларын, шулай ук әс-Саадиның «Изге Коръән тәфсиренең беренче томы»н (аның икенче басмасы 2020 елда тыелган иде) «экстремистик материаллар» дип таныды. 2022 елның 5 июлендә Татарстанның Югары суды Лаеш районы суды карарын раслады. 29 августта бу басмалар Экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертелде.
Әлеге мәхкәмәгә кагылышлы барлык китаплар 2017 елның 10 маенда Казан аэропортында тотып алынган һәм прокуратура тарафыннан психологик-лингво-дини экспертизага җибәрелгән. Казан төбәкара экспертиза үзәге бәяләмәсеннән күренгәнчә, алар «хәзерге дәүләтнең дөньяви системасын танымау белән бәйле аерым тезисларны», «мөселман булмаганнарга, яһүд һәм христианнарга» дошманлык уяту билгеләрен үз эченә ала, ислам һәм аның тарафдарларының башка дин кешеләреннән өстенлеген пропагандалый һәм «мөселманнарны башка дин кешеләренә карата көчләү, кораллы гамәлләр кылуга этәрүгә юнәлдерелгән мәгълүматның психологик билгеләрен» күрсәтә.
Кавказ ачулы һәм бу хатаны төзәтүне таләп итә
Лаеш районы суды карары ислам җәмәгатьчелегендә бик зур ризасызлык тудырды.
Чечня Республикасы мөфтие Сәләх Межиев моңа карата үз фикерен шактый кырыс белдерде. «Моның исламга каршы килү, мөселманнарның хокукларын бозу икәнен рәсми рәвештә игълан итәбез. Бу – барлык мөселманнарны кимсетә, дин кешеләренең хисләрен мыскыл итә, бу – Россия Федерациясе законнарына каршы килә, чөнки ислам – Россиядә хөрмәткә лаек дин», – диде ул үзенең видеомөрәҗәгатендә.
Чечня мөселманнарының рухи лидеры китапларны һәм, аерым алганда, аларда кулланыла торган сылтамаларның идеологик юнәлешенә карата сораулары бар, ләкин бу – хата җибәргән Лаеш судыннан җаваплылыкны алмый, дип билгеләп үтте. Әмма бу вазгыятьтә мөфти Сәләх Межиев «күренергә кирәк булганда гел беренче булып йөргән» мөфтиятләрнең дә гаебен күрә. «Ә карар кабул итәргә кирәк булганда, мөселманнарның хокукларын, изге китапларны, исламда дөрес сүзне якларга кирәк булганда, без аларны күрмибез», – диде ул, Равил Гайнетдин контролендә булган институтка турыдан-туры мөрәҗәгать итеп.
«Равил Гайнетдин һәм аның беренче урынбасары Мөхетдиновнең Диния нәзарәтенә караган Мәскәү ислам институты ел ярым дәвамында эндәшмәде, игътибарсыз калдырды. Бернәрсә дә әйтмәделәр. Шуннан соң суд Казанның төбәкара экспертиза үзәгенә хат җибәргән. Һәм әлеге изге китапны экстремистик китаплар исемлегенә керткәннәр», – дип хәбәр итә мөфти, Лаеш судының әлеге институтка мөрәҗәгать итү турындагы карарыннан фактларны китереп.
Коръән сакланган. Башка китапларны да саклар вакыт җитте
«Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, адвокат Руслан Нагиев сүз рус теленә тәрҗемә ителгән конкрет басма – «Сәхих әл-Бохари (кыскача бәян итү) Абу әл-Аббас Әхмәд бин Абд Әл-Латыйф әз-Зубайди Гарәп Абдулла ниршадан тәрҗемә» (5 нче басма, төзәтелгән, М.: умма, 2007, 960 бит (4 нче басма)» турында баруын ассызыклый.
Юрист сүзләренчә, «Сәхих әл-Бохариның» башка басмалары һәм тәрҗемәләре ил территориясендә тыелмаган, өстәвенә, бу хәдисләр җыентыгын тулысынча тыю турында сүз бармый.
Адвокат, текстларга экспертиза ясау белән мөселман дин гыйлеме белгечләре шөгыльләнсә, әлеге басманы тыюга бәйле хәлләрдән котылып булыр иде, дигән фикер белән килешә. «Лаеш суды үз карарында Мәскәү ислам институтына запрос җибәргәнен күрсәтә, ләкин анда экспертиза ясалмаган. Аннан соң эш башка эксперт оешмасына җибәрелән», – дип хәбәр итә Руслан Нагиев.
Шул ук вакытта Татарстан Лаеш суды карары белән килеп туган иҗтимагый ризасызлыкның экстремизм турындагы законга яңача карарга мәҗбүр итүе ихтимал. Өстәвенә, прецедент булган иде инде.
«2015 елда без Рамзан Кадыров вәкиле юрист Сәед-Мөхәммәд Чапанов белән бергә тыелуга эләккән «Әл-Фатиха» сүрәсен Сахалин судында яклаган идек. Ул вакытта оттык, һәм, Рамзан Әхмәтовичның бу хакта үз фикерен әйтүе аркасында, дәүләт башлыгы изге язмаларның кагылгысызлыгы турында закон проекты кертте. Шул вакыттан бирле Коръән экстремистик булып таныла алмый. Бүген исә мөселманнар өчен шулай ук мөһим булган башка китаплар буенча сораулар туа. Мин юристларның милли ассоциациясен җитәклим. Мөселман рухи лидерлары белән килешкәннән соң, экстремистик басмалар исемлегенә керүдән сакланган китаплар арасына Коръәннән тыш мөселманнар өчен изге булган башка китаплар да керсен өчен, экстремизм турындагы законга үзгәрешләр проектын әзерләдек. Безне Чечня Республикасыннан коллегаларым, аерым алганда, минем хезмәттәшем адвокат Сәед-Мөхәммәд Чапанов хуплады, һәм хәзер бу инициатива буенча фикер алышу бара», – дип сөйләде адвокат Руслан Нагиев.
«Тәрҗемәне төп нөсхә белән бутамагыз»
«Сәхих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгын рус теленә тәрҗемә итүгә бәйле хәл турында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән мөфти урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин фикер әйтте.
Сахих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгы мөселманнар өчен Коръәннән соң абруйлы һәм төп чыганак булып тора. Бу китап мөселман уку йортларында оригиналда гарәп телендә укытыла, рус һәм татар телләрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә нәшер ителде һәм нәшер ителә. <..> Әмма кануни текстларның башка телләргә тәрҗемәләрендә грамматик һәм идеологик хаталар булу ихтималын исәпкә алырга кирәк, аларны ачыклау экспертлар җәмгыятенең бурычы булып тора.
«Сәхих әл-Бохари» очрагында китапның билгеле бер басмасы, билгеле бер тәрҗемәсе тыела. «Сәхих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгының оригиналь тексты тыелмый. Мондый хәлләрдән саклану өчен, Россия Федерациясе территориясендә чыгарыла торган дини әдәбиятны кануны тикшерү кирәк, – диелә рәсми белдерүдә.
Руслан Сәйфетдинов, "Татар-информ" сайтынннан тәрҗемә