«Сарайга су тулган вакытта сыер бозаулады» - Елховой авылын бер атнага су баскан
Әлмәт районы Елховой авылындагы инеш ярларыннан ташыган, шакып та тормыйча гына ишегалларына, базларга да кергән. Кайбер җирләрдә су бер атна торган. Хәзер су чигенгән. Авыл халкы булган хәлләр турында сөйләде.
Елховой авылында яшәүче Әлфия апа Шамгунованың йорты инеш буенда ук урнашкан. Гадәттә, бакчага гына керә торган су быел сыерлар тора торган сарайга ук кергән.
«Су басканда сыер бозаулады»
Сыер суда тора иде, ятарга курка. Итекнең балтырыннан су керергә әз генә калган иде инде. Такталар тезеп, сыерны биегрәк урынга чыгардык. Сарайга дүрт көн су торды. Су басу сыер бозаулаган вакытка туры килде. Үлә башлады, ул газаплану искитмәле булды. Бозау чыланмасын дип такталар тезеп куйдык. Бозауны печән өстенә кертеп салдык. Әкият булды инде.
Хәзер бакчадан су чигенде, ә сарайда калды әле. Анда бер чокыр ясадык та насос урнаштырдык, шуның белән суны чыгарабыз. Бүген сыерлар үз урыннарында кунды инде, алай да идәннәр юеш әле. Сарайдан бертуктаусыз су чыгарабыз, чиләк белән дә ташыйм. Тормыш иптәшем төнге уникедә насосны куйган иде, иртәнге сигезгә кадәр эшләде, шуның белән генә малларга керерлек булды. Исән-сау калдык, сеңлем, Аллага шөкер. Мин монда 52 ел яшим, бер тапкыр гына су басты, әмма бу кадәр түгел иде. Идән астына да су керде. Бер базда күп түгел, икенчесендә әле дә банкалар шалтыр-шолтыр килеп йөзеп йөри. Урам тулып су акты, белсәгез иде. Бөтен су безнең тыкрыктан акты. Хәзер урамнар чиста инде.
Җирле үзидарә рәисенә алдан ук әйткән идем. Быел кар күп, су басачак, юллар ясагыз, тыкрыкларны чистартыгыз, дидем. «Мин үзем беләм», – диде. Ул әле бер ел гына җитәкче булып тора. Су баскач, яңадан шалтыраттым. «Безне су басты, нишләргә соң?» - дим. «Менә хәзер юл ерабыз инде, сездә генә түгел, зират өстеннән дә су ага әле, Әлфия апа», – диде. Әзерләнеп тормаган, үзе өске урамда торгач, ташуны бер тапкыр да күрмәгән. Юлларны ачкан булсалар, бу кадәр булмас иде. Элеккеге җитәкче Дания гел чистартып тора иде, – дип зарланды Әлфия апа.
«Базга су кергән булса, ризык юк дигән сүз»
Эльмира Миндарова яши торган йорт та инеш янында урнашкан. Ул Елховойга дүрт ел элек кенә килен булып төшкән. Авыл халкының су баса, дип сөйләүләренә ышанмый да торган булган, ә быел инанмый мөмкин булмаган.
Хәзер су чигенде инде. Безнең бакчага керде, әле анда чыга торган түгел, юеш. Су идән астына, базларга керде. Без идән астындагы бәрәңгеләрне чыгарган идек инде, су басуга әзер идек, чөнки кар күп булды бит. Абзарларда өч көн су торды. Баздагысы әле дә чыгып бетмәгәндер. Инеш безнең бакча артыннан уза. Инешнең алай ташып акканы юк иде, урамнардан нык акты, мәхшәр булды. Анда йөри торган түгел иде. Су аккан җирдән машиналар да уза алмады. Күршеләрнең дә ишегалдыннан су агып торды. Урамга чыкмаска тырыштык. Минем дүрт яшьлек оныгым бар. Аны өйдән чыгармадым, курыктым. Ул көннәрдә балалар бакчасына да илтмәдек.
Өйдән ерактарак урнашкан базлар бар безнең, менә аларны ачып карамадык әле. Тормыш иптәшем гел эштә, ә базны ачар өчен ир-ат кирәк. Киләсе ялларда ачып карарбыз. Кышкылыкка дигән бөтен ризыкны шунда салып куябыз. Бәрәңге, кишерләр анда. Аларга су кергән булса, ризык булмый. Әйбәт кенә үткән булса, утыртырга орлык та, ризык та бар дигән сүз, – дип сөйләде ул.
Гамилә апа авылның икенче очында яши икән, аларга зыяны тимәгән.
Үзем барып карамадым әле, инеш ташыды. Шушма ярларыннан тугайларга чыккан, әмма йортларга килмәде. Кечкенә инеш янында яшәгән кешеләрнең бакчаларына кергән. Безнең урамнар чиста, чөнки өстәрәк яшибез. Бу кадәр булганы юк иде әле. Күп кеше көздән сарымсагын, кишерен чәчеп калдыра, аларны югандыр инде. Юлларга зыян килгән, – диде ул.
«Су юлларны ватты – безгә эш булды»
Елховой авыл җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин сүзләренчә, су басуны булдырмас өчен барлык чаралар да баштан күрелгән булган.
Эшләнергә тиешле эшләрнең барысын да алдан башкардык, әмма узган атнада су басты инде. Җиде көнгә сузылды. Бу су басу Әлмәт районында иң көчлеләрнең берсе булды. Күптәннән болай булганы юк иде инде, искиткеч булды. Мәскәүдән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан да шалтыраттылар. Хәлләрне сорадылар. Ярдәм итәбез, дип шалтыратмыйлар инде безгә. Безнең авылны анда да беләләр икән дип уйладым. Ничә көн, кызык эзләп, төрле җирләрдән шалтыраталар, беркем дә ярдәм тәкъдим итми шул.
Бу хәл авыл халкы өчен кызык, үзенә бер төрле бәйрәм булды.Су ишегалларына, сарайларга керде, юлларны ватты. Юлларга вак таш җәелгән иде, аларны юды. Хәзер эш булды – юлларны ясарга. Төзекләндерербез, Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау. Зур зыян килмәде, юешләнгән әйбер кибә инде ул. Яз көне су басу нормаль күренеш бит инде, – дип сөйләде.
Тагын кайда су баскан?
Соңгы көннәрдә Интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә су басу күренеше белән видеолар арта башлады.
Арча районы Апаз авылында да бер ишегалдын су баскан. Авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов сүзләренчә, ул әле чын су басу түгел. «Бу вакытлыча гына күренеш булды. Басуда елгада кар өелеп торган да шул кисәк кенә төшеп киткән. Су дамба өстеннән агып чыкты. Егерме минут тирәсе акты да хәзер эзе дә калмады. Бу әле су ташу түгел, елгада су әле кырык сантиметрга гына күтәрелде. Ике кешенең генә ишегалдыннан чыгып китте. Ташу әле атна ахырында булыр», – дип сөйләде ул.
Яшел Үзән районы Татар Танае авылында да су ишегалларына ук кергән.
Питрәч районы Көек бистәсендә дә «диңгез» барлыкка килгән.