Сәнгати аrt - шәрә арт түгел: «кытыклашулар» вә әхлак чикләре турында бер кәлимә сүз - IV
Милли сәнгатьтә шәрә тән темасын, башка тәкъдимнәр булмаса (булса – без тәкъдимнәргә ачык), сынлы сәнгать белән түгәрәкләрбез.
- Сәнгати аrt - шәрә арт түгел: «кытыклашулар» вә әхлак чикләре турында бер кәлимә сүз - I
- Сәнгати аrt - шәрә арт түгел: «кытыклашулар» вә әхлак чикләре турында бер кәлимә сүз - II
- Сәнгати аrt - шәрә арт түгел: «кытыклашулар» вә әхлак чикләре турында бер кәлимә сүз -III
Ильяс Айдаров «Золотоволосая»,1991, киндер, майлы буяу, 80х70. Рәссамның «Живопись. Графика» каталогыннан, 1998 ел.
Дөресен әйткәндә, сынлы сәнгатьтә әлеге киенү-чишенү темасын нинди әсәрләр белән ачу мөмкинлеге турында озак уйландым. Бер карасаң, шәрә портретлар рәссам өчен база санала – анатомияне белмәгән рәссам булмый. Рәссам әнисе буларак әйтәм – безнең шкафта да шәрә ханымнар һәм әфәнделәр төшерелгән картиналар байтак – алар студентның өйрәнчек эшләре. Икенче яктан караганда, татар рәссамнары арасында бу темада зур шау-шулар булдымы икән – мин белмим.
Әйтик, күренекле француз рәссамы Эдуард Маненың (1832-1883) скандаллы данлыклы «Завтрак на траве» картинасы 1863 елда Париж салоныннан жюри тарафыннан кире кагылган. Соңыннан император Наполеон III канаты астында ачылган күргәзмәгә куелгач та тәнкыйтьләнгән һәм Мане скандаллы рәссам даны алган. Картинада ике киенгән ир-ат янында шәрә хатын-кыз утыра, арткы планда ни киенгән, ни киенмәгән тагын бер ханым күренә. Итальян рәссамы Амедео Модильяни (1884-1920) хатын-кызның ялангач тәне матурлыгын күрсәтә белүче рәссам булып тарихка кергән.
Шул картиналары аркасында 1917 елда Париждагы беренче һәм үзе исән чагындагы бердәнбер күргәзмәсе яшен тизлегендә ябыла. Галереядагы «Обнаженная лежащая» картинасы да җәмәгатьчелекне борчыган, җитмәсә, галерея каршында гына полиция участогы да булган ди – комиссар ул картинаны алып куярга кушкан.
Ә менә Микеланджелоның 1504 елны Флоренцияның төп мәйданына куелган «Давид»ы күпләрдә канәгатьсезлек тудырса да, антик герой ясалган статуя горурлык символы булып торган. «Ню» стилендәге картиналары танылган бөек рәссамнар исемлеген Тициан, Боттичелли, Гойя, Рубенс, Ренуарлар һәм башкалар белән озак дәвам итеп булыр иде.
Ә татар рәссамнары?
Мин бөтен татар сынлы сәнгате өчен җавап бирмичә, шәхси архивымдагы каталогларны актарып, татар рәссамнарының хатын-кыз гүзәллеген күрсәткән рәсемнәрен сайлаштырдым – рәхим итеп күз салыгыз. Матурлыкны күрә дә белә, күрсәтә дә белә рәссамнарыбыз.
Әлеге теманың сынлы сәнгать өлешен язар өчен филология фәннәре кандидаты Зөфәр Мөхәммәтшиннан ярдәм сорадым - галим соңгы елларда күренекле рәссам Бакый Урманче архивын өйрәнде.
Чөнки без сынлы сәнгатьне сурәт ясау, аерым алганда, кеше ясауга кайтарып калдырабыз икән, моңа ислам диненең мөнәсәбәте билгеле. Күренекле рәссамыбыз Бакый Урманче бу каршылыкны ничек узган – бу сорауга рәссамның гарәп графикасы белән язылган архивларын өйрәнгән галимнән дә яхшырак итеп кем җавап бирсен.
Зөфәр Мөхәммәтшин:
Әйе, сынлы сәнгать башка сәнгать төрләренә караганда татар халкына соңрак кергән дип саналса да, шәрык мәдәнияты тәэсирендә формалашкан милли мәдәнияттә сынлы сәнгать булмаган дип әйтеп булмый – каллиграфия сәнгате татар милли сәнгатеннең башы итеп карарга лаектыр. Гарәп хәрефләренең бизәләшкә бай булуы, аның мөмкинчелекләре, гарәп хәрефләре аша төрле образлар ясау мөмкинчелеген биргән. Ләкин бу очракта сүз сынлы сәнгатьтә «ню», ягъни сылу хатын-кыз сурәте ясау һәм аңа мөнәсәбәт хакында бара.
Мәҗүсилек дәверендә сурәт ясауга бер генә халык та битарафлык күрсәтмәгән – кеше табигать кануннары нигезендә яшәгән, әмма дини фәлсәфә барлыкка килү белән сынлы сәнгатькә караш та, мотивлар да үзгәрә. Христиан дөньясы кеше сурәтләрен ясауга каршы булмаса да, ислам дине сурәт ясауны тыя. Сәбәп: кеше Аллаһы Тәгаләгә табынырга, аның берлеген танырга тиеш. Менә шушы караш мөселманнарда сынлы сәнгатькә тискәре караш формалаштыра.
Дөрес, Ислам дине тарала башлаган дәвердә сурәткә тискәре мөнәсәбәт булмый, мәсәлән, Иранда да, Урта Азия халыкларында да китап миниатюрасы алга киткән. Гарәп мәдәниятында бу сәнгать ни өчендер үсешкә ирешмәгән. Бакый Урманче да бу хакта уйланган язмалары бар, мәсәлән, «Безнең юл» журналында басылган «Карт татар скульпторы Мирзаҗан ага Байкиев» мәкаләсе. Ул анда Байкиевның Санкт-Петербург муллаларының куркытуларына түзә алмыйча, эшенең дөресме, кирәклеме икәнен күренекле дин галиме Муса Бигиев янына барып киңәшләшкәнлеген яза.
Бакый Урманче «Тәнкәең ак». Дәрдмәнднең «Рәсем» шигыренә иллюстрация. 1968. «Бакый Урманче. Нәкыш. Рәсем. Сынчылык. Декоратив-гамәли сәнгать» альбомыннан, 2012
«Социалистик реализмга корылган сәнгатьтә «ню» сурәтләргә урын булмый»
Камал театрында төрек язучысы Орхан Памук әсәре буенча куелган «Минем исемем Кызыл» драмасында да шул тема кузгатыла иде. Шулай да, үгезне мөгезеннән дигәндә, татар сынлы сәнгатендәге «ню»га һәм аңа мөнәсәбәткә тукталыйк.
Татарда профессиональ сынлы сәнгать таралыш алу, нигездә, 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң гына башлана. Һәм аның тәүге югары белемле бөек рәссамы – Габделбакый Идрис улы Урманче. Үзе дә 1926 – 1929 елларда сәнгать техникумында белем биргән рәссам шәкертләренә рәсем ясауның бөтен серләрен төшендерергә тырышкан. Сүз рәсем ясауда анатомиянең дә әһәмияте турында. Кеше образларын ясаганда рәссамга анатомиянең бөтен нечкәлекләрен белү мөһим. Шул булмаса, кешенең гәүдәсен, йөзен сурәтләгәндә төгәлсезлекләр килеп чыгачак.
Әйе, булачак рәссамнар анатомияне өйрәнәләр өйрәнүен, әмма социалистик реализм чоры бит әле.
Әйе, социалистик реализмга корылган сәнгатьтә, әлбәттә, «ню» сурәтләргә урын булмый. Шулай да татар милли сәнгатендә «ню»лар нигездә җитмешенче-сиксәненче елларда күренә башлый. Дөрес, алар зур күргәзмәләргә сирәк чыгарыла. Ул бүген дә шулай. Күпме күргәзмәләрдә булам – татар рәссамнарының ачыктан ачык «ню»ны пропагандалаган рәсемнәре сирәгрәк күренә.
Ә Урманче? Аның бу сәнгатькә мөнәсәбәте нинди булган?
Урманченың мөнәсәбәте тискәре булмаса да, хатын-кызның сылу гәүдәсен, аның гүзәллеген сурәтләгәндә тупас алымнар белән тасвирлауга каршы булган. Мәсәлән, шәхси архивында сакланган кулъязмалар арасында танылган рәссам Илдар Зариповның хатын-кызны сурәтләвенә тәнкыйди фикере бар.
Ул: «Зарипов Илдар безнең иң натураларыбыздан исәпләнә башлады. Нәрсәдә аның яңалыгы? Ул татар кызын сәке йөзлегенә шәп-шәрә килеш утыртып, гаурәтен ачып күрсәтүендәме? Безнең кайбер «искусствовед» сәнгать беләрләрбез шуны күтәреп, аның балчыкка буялган кирзе итекләрен түр башына менгезеп куюын навоторлык итеп күрсәттеләр. Бу кешенең, бигрәк дә хатын-кыз гаурәтен шулай оятсыз рәвешдә сәнгать әсәре диеп күрсәтү новаторлык микән?» – дип, мондый юл белән генә күргәзмәләргә тамашачыны җәлеп итеп булмавын искәртә. Урманчелар буыны, ягъни өлкән буын рәссамнар хатын-кызның тышкы матурлыгын эчке матурлыкка тиң күрә, шуны күрергә тели.
Югыйсә, Бакый Урманче үзе дә сынлы сәнгатьтә «ню»га битараф түгел. Ләкин алар күргәзмәләргә берсе дә чыгарылмаган. Шәхси архивында сакланган график әсәрләр арасында «ню» сызымнары, эскизлары шактый. Аларга карап рәссамның хатын-кызның матурлыгын гармониядә каравы, образның эчке һәм тышкы халәтендәге тәңгәллекне күрми мөмкин түгел. Хатын-кызның сылу тән төзелеше натуралистик сурәт алымнарыннан азат. Аларда образның халәте чагыла.
«Урманче «ню»га битараф булмаган»
Ул эскизларны кайда күрергә мөмкин?
Кызганыч, ул эскизларны тамашачы күрми. Беренчедән, милләтнең менталитеты кабул итмәячәк, икенчедән, Урманчега мөнәсәбәтле аның иҗатында андый әсәрләр кабул ителә алмас иде. Шунысы ачык: Урманче «ню»га битараф булмаган.
«Ню»га битараф рәссам булмыйдыр ул.
Әйе, кайсы гына рәссам «ню» сурәтләүдән читтә калсын икән. Юктыр, мөгаен. Алар хатын-кызның тәненә еш мөрәҗәгать иткән, күргәзмәләргә генә сирәк чыгарылган. Харис Якуповның истәлекләрен укыганда бер кызыклы детальгә юлыктым. Рәссамның мунчада юынган кыз образын ясарга теләве һәм шуны ясар өчен хатыныннан рөхсәт соравы миндә азрак гаҗәпләнү дә тудырган иде. Ул аны ясый һәм альбомын төзүчеләр ул сурәтне китапка кертәләр.
Ә бүгенге рәссамнарга нинди киңәш бирер идегез?
Җыр-музыка, театр, сынлы сәнгать бер-берсенә тыгыз үрелгән, алар тамашачыга матурлык өләшүдә, халыкны рухи һәм мәдәни дөнья белән бәйләп торуда төп факторлардан исәпләнә. Кызганыч, сәнгать бүген шул вазыйфасыннан читләшә бара кебек. Ләкин, икенче яктан караганда, андый фикер элек тә булган, хәзер бар, шулай дәвам итә. Бакый Урманченың ХХ гасырның җитмешенче-сиксәненче елларда театр сәнгатендә барган кимчелекләргә карата әйтелгән фикеренә генә игътибар итик. Ул сәнгатьтә тупас алымнарны тәнкыйть итә, сәнгатьнең тәрбияви әһәмиятен ассызыклап килә.
Ни генә эшләсәк тә, ни генә язсак та, бүген Европа һәм Америка мәдәнияты аша ташкын булып килеп кергән татар милләтенә хас булмаган чит цивилизация, ритмыннан төшеп калу мөмкин түгелдер. Без шуларның коллары. Өлкән буын аннан качарга тырышса да, яшьләр өчен милли аңны формалаштырган традицион формаларга яңалык кирәк. Бу күренеш татар өчен фаҗига. Сәнгатьтә дә бу проблема кискен тора. Шул «ню» сурәтләрен ясаганда да милли менталитетны истә тоту мәслихәт.
Әлегә шулар…
Бакый Урманче «Рәссам, Сәнгать алиһәсе һәм Әҗәл». 1935. «Бакый Урманче. Нәкыш. Рәсем. Сынчылык. Декоратив-гамәли сәнгать» альбомыннан, 2012
Абрек Абзгильдин «Язгы үбешү». Киндер, майлы буяу, 74х80. 2011. Рәссамның 75 яшьлегенә багышланган күргәзмә каталогтан. 2012 ел.
Абрек Абзгильдин «Яз килде». Киндер, майлы буяу. 80х100. 2010. Рәссамның 75 яшьлегенә багышланган күргәзмә каталогтан, 2012 ел.
Ильяс Айдаров «Возвращение в девственность», 1993. Киндер, майлы буяу. 130х90. Рәссамның «Живопись. Графика» каталогыннан
Ильяс Айдаров «Смятение», 1994. Киндер, майлы буяу. 120х110. Рәссамның «Живопись. Графика» каталогыннан
Рифкат Вахитов «Ню», 1995, киндер, майлы буяу, 75х90. Рәссамның альбомыннан, 2010
Рифкат Вахитов «Ню», 1974, киндер, кәгазь, сангина. Рәссам альбомыннан, 2010
Александр Туманов «Натурщица», 1980нче еллар. Рәссамның «Александр Туманов (1936-1994) Графика. Живопись» албомыннан