news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәнгати аrt - шәрә арт түгел: «кытыклашулар» вә әхлак чикләре турында бер кәлимә сүз -III

news_top
Сәнгати аrt - шәрә арт түгел: «кытыклашулар» вә әхлак чикләре турында бер кәлимә сүз -III
Дизайн: Ильяс Хаҗиев

Милли сәнгатьтә шәрә тән темасына тулы картина булдыру өчен кинематографияне «актарып» чыгыйк. Миңа калса, милли кинематографиягә килгәндә зурдан кубып сүз итеп сөйләрлек күренешләр юк та кебек. 2018 елда Туфан Миңнуллинның «Мулла» пьесасына нигезләнеп куелган «Мулла» фильмында кызларның мунчадагы күренеше бар иде. Режиссерлар Рамил Фазлыев белән Әмир Галиәскаровлар анда ике актрисаны төшергәннәр иде. Аларның берсе - Әтнә театрының ул чактагы примасы Гүзәл Гафарова иде. Гүзәл Гафарова хәзер театрда эшләми. Ул театр сәнгатеннән китеп, гаиләне һәм ислам дине буенча яшәү юлын сайлады.

Онытып та торам икән – безнең бит 2005 елда Рамил Төхфәтуллинның Гаяз Исхакый әсәре буенча төшерелгән «Зөләйха» фильмы да бар. Анда Зөләйханың ире Петр тарафыннан көчләнүе күренеше бар. Зөләйханы Илсөя Төхвәтуллина, Петрны Рамил Төхвәтуллин үзе уйнаган.

Көчләү күренеше Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе, кинорежиссер Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» фильмында (Мансур Гыйләҗев киносценариесе) да бар.

Илдар Ягъфәров: «Кино өчен эмоция әһәмиятле. Сюжет буенча тиеш икән – чикләүләр кирәкми. Татарлар нигә оялырга тиеш әле – безнең татар кызларының күкрәкләре дә матур, йөзләре дә. Артистларыбыз да нормаль – кирәк булса чишенәләр дә, төшәләр дә, алар бик адекват.

Ә тәнкыйть була инде ул – минем үземә «Исәнмесез» фильмындагы шундыйрак күренеш өчен бәддогалар укый яздылар, нәрсә генә ишетмәдем! Аңарчы минем андый күренешләр булмады, нигәдер кирәксенмәгәнмен. Бәлки, беренче татар порнофильмын төшерергәдер дип уйлап куйдым әле сез әйткәч. Шаяртам, әлбәттә.

Иң беренче чиратта кино талантлы булырга тиеш. Ә инде кочаклашу, үбешүләрне дә чистарта башласак, бу яхшыга илтми. Без хәзер мөселман илләренең киноларын күп карыйбыз, Иранныкыннан башкалары бик кызыксындырмый, чөнки тегесе ярамый, монысы ярамыйга киткәч, кызыгы юк. Артыгын сөйләп ташладыммы? Урамга чыкмаслык итеп язасыңмы? Мин чишенергә кирәк димим, сюжет өчен кирәк булса – чишенү нормаль хәл дим. Ул оятсыз итеп, вульгар итеп эшләнмәсен генә, күрсәтү өчен күрсәтү булмасын. Совет киносында да матур итеп төшерелгән төрле кадрдар булгалый иде – иң мөһиме матур булсын».

Дәвам итәбез. Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмында бик матур кадрлар бар. Әлеге фильмны төшерә башлаганчы ук керәшен җәмгыятенең кабул итә алмавы аркасында режиссер шактый кыен ашаса да, фильм чыкты, төрле фикер булды, ләкин ул татар кинематографиясе тарихында үз урынын алды кебек, гәрчә рус телендә төшерелсә дә.

Фото: © фильмнан скриншот

Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә» («Бери да помни») фильмында Рабит Батулланың шәрә йөгерүен дә «киенү-чишенүләр» темасына кертә алабыз бит инде, әйеме? Бу фильм чыккач нәкъ менә шушы тема бәхәс уятты. Мәсәлән, алып баручы Айзилә Батырханова: «Гафу, итегез, мин, ничектер, шәхесләрне сәрхүш яисә шәрә итеп күрсәтүгә каршы…» дип язган иде. Фәнис Җиһанша мәсәлән: «Нинди генә каршылыклы фикерләр очрамасын, анда: татар әбиенә охшамаган Роза Хәйруллинамы, Батулланың шәрә күтеме, анда пәрәвезле тәрәзә, ризык өстендәге чебеннәрме – алар барысы да мәхәббәт белән төшерелгән бит», – дигән. Журналист һәм шагыйрә Гөлинә Шәйхи: «Фильмны караганнан соң ул: «Яшьрәк шәрә (...) күрәсегез килсә – Камал театрының «Тормышмы бу?» спектакленә, ә Рабит Батулланыкын күрәсегез килсә, «Ядәч»кә килегез», дип язган иде.

Мин бу фильм турында: «Фильм татар гөбәдиясе кебек катлам-катлам – кемдер дөгесен, кемдер йөземен, кемдер баллы кортын, кемдер, гафу итегез, вакланган күкәен күрә», – дип язган идем.

Сүз уңаеннан (әйе, сүз уңаеннан гына) «Ядәч»не төшергән Bosfor Pictures кинокомпаниясенең тагын бер татарга якын фильм төшерүен искәртеп китим – «Шүрәле» фильмы. Аны татар фильмы хисабына кертеп буламы-юкмы – белмим, әмма төп героиняның (үзе үк режиссер Алина Насыйбуллина) шәрә ботлары бик ачык ялтырап тора, гәрчә мин аның ни өчен күрсәтелүенең мәгънәсен аңлап бетермәсәм дә. Просто матур ботлар («бот» сүзендә «о» хәрефен татарча укырга, яме).

Фото: © Салават Камалетдинов

Инде үзебездә татар режиссеры татар әсәре буенча татар акчасына татар артистлары белән төшергән чын татар телесериалына килик. Бүгенге көннең иң популяр кинорежиссеры Александр Далматов та әз генә ул нәрсә белән маташып карады. «Ай булмаса – йолдыз бар» телесериалында Хәмидә белән Мирзанурның су коену күренешендә Тинчурин театры актрисасы Эльвина Кәримованы чишендерде... дөресрәге, тән төсендәге эчке кием кидертеп суга кертте. «Кеше китә – җыры кала» телесериалында да Васфикамал (Ләйсән Әхмәдиева) белән Хәкимулланың (Илсур Хәертдинов) келәт күренеше бар.

Александр Далматов: «Кинода андый әйберләр булырга тиеш. Мәсәлән, «Кеше китә – җыры кала» телесериалындагы келәт күренешен интим төшерер өчен махсус төшермәдем - Васфикамал белән Хәкимулла арасындагы мәхәббәтне күрсәттем. Чөнки татарлар кеше алдында мәхәббәтне сиздермәгәннәр һәм сиздерергә оялганнар. Хәкимулла ничек инде Шәяхмәтләр алдында Васфикамалга мәхәббәтен сиздерсен?! Бер өйдә 7-8 кеше яшәгән татарларда мунча белән келәт сакраль бер урын саналган.. Мунчага ук кереп китмәдем, ул пычраграк урын, ә менә келәт бераз башка. Минем шул серле урынны күрсәтәсем килде. Шушы серлелек тамашачыны кызыктырырга тиеш.

«Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалына килгәндә, анда Мәдинә белән Мирзанурның үбешкән күренешләре бар. Мин кыска итәк кигән, тез күрсәтеп уйнаган, беләкләр күренеп торган күлмәкле эпизодларны яратмасам да, кыска итәкле Эльвина да бар, аның Мирзанур белән су коенуы да бар. Барысы да шул персонажларны ачу өчен эшләнде.

Бу күренешләрне тагын да ачыграк итәргә була иде. Синең үз чикләрең шуннан узмыймы, әллә артистлар артыгына ризалашмыймы? Әллә татар тамашачысына шул җитәме, артыгы ярамый кебекме?

Миңа калса, татарның йөрәге артыгына түзми. Татар ул бик кызыксынып карячак һәм шул әйберләр өчен сүгәчәк. Ә инде минем чикләргә килгәндә, миңа калса, ул интуитив эшләнде. Мин дә бит инде... интуитив татар күңеле белән эшләнгән әйберләр инде.

Теләсәң актрисаларың күбрәк чишенә ала идеме?

Ала идедер. Алдан сөйләшенмәгән иде. Әмма кастингта ук алдан шартлар куярга кирәк икән. Ул мәсьәләдә проблемалар чыкканы булмаса да, киләчәктә аны уйларга кирәк.

Фото: © телесериалдан скриншот

Нәтиҗә ясап, нәрсә дибез инде?

Интим эпизодлар турында болай дияр идем: бөтен әйберне һөнәри яктан дөрес корырга кирәк, һөнәри караш булырга тиеш. Татарларда дип әйтик инде, ул интим әйберләр фильмда булсынмы, спектакльдә булсынмы, сынлы сәнгатьтәме, алар тормышны, тормыштагы матурлыкны, хисне күрсәтүдә дөрес һәм урынлы кулланылырга тиеш. Чишенү өчен генә чишенү булырга тиеш түгел, кемнедер шаккаттыру өчен генә чишенмиләр.

Мәсәлән, мине өчен зур дәрес – «Курчак туе» спектаклендә Нәфисә Хәйруллинаның (Камәр) чишенүе. Героиня бит махсус чишенми, урынлы чишенә. Сәхнәдә бөтен әйбер урынлы булырга тиеш. «Курчак туе»нда Нәфисәнең чишенүе – сәнгатьтә бер үрнәк.

Кино төшергәндә мин бу әйберне нык сизәм – егете нәрсә әйтер, хатыны нәрсә әйтер, әнисе күрә бит, әбисе күреп оялыр бит дигән сүзләр ишетәм. Бу профессиональ яктан дөрес фикер түгел. Татарларда бөтенесе оешып, җитлегеп кенә килгәнгә диимме – профессиональ театрга да 100 елдан артык кына, кинематография бөтенләй сабый – бездә бөтен әйбергә кеше фикере аша карыйлар.

Шунысы да бар – яңа гасырда туган буын бу нәрсәләргә бик табигый карый, без әле кыенсынабыз. Чөнки бездә «кеше сүзе» дигән әйбер көчле утыра. Без сәнгатьтә бу әйберләргә гайре табигый итеп карамый башласак, әйбәт булачак».

Фото: © телесериалдан скриншот

Александр Далматов белән сөйләшеп утырганда яныбызга Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла килеп чыкты да темага кушылды. «Мин кинода андый темаларны бигүк яратып бетермим. Чишенү-киенү – ике кешенең эше. Дөрес, безнең яшькә җиткәч, чишендерү өчен башта киендерергә кирәк», дип йомгаклады теманы.

Татар әдәбиятында, татар театры сәнгатендә һәм татар кинематографиясендә әлеге теманың чагылышына бераз гына күз салдык. Тема әле бетмәде, киләсе атнада да дәвам итәчәк, әмма шулай да, язылган кадәресеннән чыгып, әлегә теманы Әлфәт Закирҗанов фикере белән төгәллим.

«Шул ук вакытта мин интим мөнәсәбәтләрне сурәтләүдән тулысынча баш тарту ягында түгел. Укырга теләгән кеше аны рус телендә дә укый ала, интернетта да таба. Шуны да искәртик, халык телендә «һәр авылның үз җүләре, үз б-е бар» дигән сүз дә йөри бит. Әйтик, Мансур Гыйләҗевның «Микулай» пьесасында яшүсмерләрнең бу мәсьәләдә беренче тәҗрибә алулары сурәтләнүне генә искә төшерик. Алдагы әдәбиятта бу тема һәм аны чагылдыру калыр дип уйлыйм. Кызыксынган кешеләр өчен дәүләт законнары кысаларына сыя торган шундый әсәрләр язылып «18+» дип куела икән, аларга каршы килмим. «Ярамый» дип кенә кешенең җенси кызыксынуын туктата алмаган кебек, татар укучысы өчен бу теманы яшереп куярга кирәкми. Тормышчан әсәрдә барысы да булырга тиеш, бу – аксиома. Шулай да җенси тормыш күренешләре чиста, матур, кеше яшәешенең мөһим бер чагылышы буларак урын алсын иде дигән теләктә калам».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар