Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самараның элеккеге мэры һәм аның хатынының туракланган гәүдәләрен чүплектән эзлиләр

news_top_970_100

Самараның элеккеге мэры һәм аның хатынының гәүдәсе әле дә табылмаган. Гәүдә өлешләрен чүп полигоныннан йөзләгән кеше эзли.

Тикшерү фаразы буенча, аларның оныклары 29 яшьлек Екатерина үтерүне алдан ук планлаштырган һәм гәүдәләрне яшерү өчен барысын да әзерләгән. Кыз пычкы, химик матдәләр, канистрлар, пластик мичкәләр сатып алган, дип яза «База» телеграм-каналы.

Екатерина Тарховларның йорты янындагы күзәтү камераларына берничә тапкыр эләккән. Пакетлар һәм мичкәләр ташыганы күренә. Ул Тархов һәм аның хатыны гәүдәләрен тураклаган һәм өлешләп алып чыккан, шәһәрнең төрле чүплекләренә илтеп аткан, дигән шик бар тикшерүчеләрдә. Шәһәр чүбен полигонга чыгаралар. Хәзер аларның гәүдәләре өлешләрен полигоннан йөзләгән кеше эзли, әлегә берни дә табылмаган.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, гәүдә өлешләре полигонга 7-8 гыйнварда чыгарылган. Алар 6 метр чүп катламы астында калган булырга мөмкин.

Тикшерү күрсәткәнчә, Тарховның оныгы беркайда да эшләмәгән. Екатерина әлегә кадәр күрсәтмә бирүдән баш тарта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100