Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

145 млн сум өчен: Самараның элеккеге мэрын һәм аның хатынын үтерүдә оныклары шикләнелә

news_top_970_100
145 млн сум өчен: Самараның элеккеге мэрын һәм аның хатынын үтерүдә оныклары шикләнелә
Фото телеграм канлдан алынды

Кичә Самараның элеккеге мэрын һәм аның хатынын үтергәннәр, дип язган идек. Җинаятьтә аларның 29 яшьлек оныклары шикләнелә, ул тоткарланган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Виктор Тархов һәм аның хатыны Наталья 1 ай элек үтерелгән булырга мөмкин. Аларның югалуын беркем дә сизмәгән диярлек, чөнки телефоннарыннан җавап итеп смс-хәбәрләр килгән.

Шулай да, дусларда шик туа. «База» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, сәер хәлгә беренче булып Тарховның элеккеге урынбасары игътибар иткән. Ир-ат тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, 31 декабрьдә – ул Тарховны Яңа ел белән, 3 көннән соң туган көне белән котларга теләгән, тик, ниндидер сәбәп аркасында, Тархов шалтыратуларга җавап бирмәгән. Бары тик «сөйләшә алмыйм» дигән җавап килгән. Ул тагын берничә тапкыр шалтыратып карый, тик уңышсыз була. Аннан ир-ат полициягә гариза язган.

Тарховның урынбасары булган ир-ат сүзләренчә, Виктор һәм аның хатыны 2021 елдан бирле беркая да чыкмаганнар диярлек. Ул вакытта Самараның элеккеге мэры ковид белән авыр чирләгән, бик нык ябыккан һәм озак тернәкләнгән.

Күпмедер вакыттан соң полиция хезмәткәрләре Тархов йортындагы камераларның язмаларын караган. Гыйнвар башында элеккеге мэр хатыны белән үз фатирына кергән, әмма аннан соң инде бер дә чыкмаганнар. Шул вакытларда бу фатирга берничә тапкыр аларның оныклары 29 яшьлек Екатерина килгән. Билгеле булганча, Катя фатирдан зур кара пакетлар белән чыккан. Шул вакытларда ул интернет аша зур мичкәләр сатып алган.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, Катя, шик тумасын өчен, ай буе бабасы һәм әбисенең телефоныннан җавап биргән. Шулай ук ул бабасының «Тойота RAV4» машинасын сатарга теләгән. Ялган документлар белән бабасының эш урынына да барып йөргән.

3 февральдә тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Шул ук көнне Катя сорау алуга китерелгән. Күрсәтмәләр бирүдән кыз баш тарта. 5 февральдә Катяны 2 айга кулга алалар. Кулга алынгач, Екатеринаның 6 яшьлек баласын балалар йортына алып киткәннәр, чөнки аны калдырырлык туганнары юк. Тарховларның кызлары да колониядә.

Тархов һәм аның хатынының гәүдәләре әлегә кадәр табылмаган. Тарховларның оныгы фатирындагы тентүләр вакытында, хокук саклау органнары хезмәткәрләре Самараның элеккеге мэры һәм аның хатынының документларын һәм телефоннарын тапкан.

Аларның оныклары Катя үзенә карата үзе шик тудырган. Бабасы исеменнән ул: «Элемтәне Катя аша тотарга мөмкин», – дип язган. Танышлары шалтыраткач, ул әбисенә инсульт булган, бабасы аны түләүле «ашыгыч ярдәм» белән Мәскәүгә алып киткән, дип әйткән. Моннан да шик туа: инсульт очрагында табиблар авыруны 1000 чакрым читкә алып китмәс иде.

«Shot» каналы язганча, онык бабасын 145 млн сум өчен үтергән. Екатерина Виктор бабасының күчемсез милеген сатудан шул сумманы алмакчы булган.

  • Виктор Тархов 2006-2010 елларда Самара мэры булган. 3 гыйнварда аңа 77 яшь тулган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100