Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самарада куелган Котраг хан һәйкәле өчен суд процессы бара

news_top_970_100

2023 елның 12 гыйнварында Самарада «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды тарафыннан Тарихи мәйданчыкта Котраг ханга һәйкәл куелган булган. Монумент Поп тавындагы Ширәй авылы территориясендә урнаштырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты Самара өлкәсе татарлары порталына сылтама белән язган иде.

Ул хәбәрдән аңлашылганча, ханга һәйкәл кую проекты Самара өлкәсенең ул вакыттагы губернаторы Дмитрий Азаров хуплавы белән гамәлгә ашырылган булган. Ә тарихи мәйданчык төзүгә җир кишәрлеге бүлеп бирү өчен килешүне хуплауга 13 ел киткән.

Әңгәмәдә Гомәр Батршин һәйкәлнең Болгариядә ясалуын һәм аны зур кыенлыклар аша Самара өлкәсенә китерүләре турында да сөйләгән булган.

Һәйкәл авторы – танылган болгар скульпторы Дишко Дишков. Моңарчы аның Италиядә дә, Болгарда да ханнар монументларын, скульптураларын ясаганы булган.

Шулай итеп, һәйкәлне китереп урнаштырганнар. Ә 2024 елның 19 ноябрендә Жигулевск шәһәре мэриясе сайтында скульптураны демонтажлау турында карар барлыкка килгән. Рәсми сәбәп – урнаштыруга алдан рөхсәт бирү процедурасын бозу, дип билгеләнгән. Шулай ук 1-12 ноябрьдә Котраг ханга багышланган скульптура композициясен сүтү турында Карар кабул иткәндә Самара өлкәсенең Жигулевск шәһәр округы халкының фикере исәпкә алу турында яңалык чыгарган булганнар.

Һәйкәлне алу өчен вакыт та билгеләнгән – 2024 елның 6 декабренә кадәр. Әлегә карар гамәлгә ашырылмаган. «Московский комсомолец» сайты хәбәр итүенчә, «Болгар мирасы» фонды җирле хакимият белән судлаша башлаган.

Белешмә:

  • Котраг – Идел Болгарына нигез салучы. «Котраг» (болг. Котраг, теге. Көдрә хан) – Бөек Болгариянең Болгар кабилә төркемнәренең берсе булган күчмә халык кутригурларның башлыгы. Котраг җитәкчелегендә кутригурлар VII гасырда Бөек Болгариядән Урта Идел буена күчеп киләләр, анда соңрак Идел буе Болгары дәүләте төзелә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100