Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәледә давыл 7 өйнең түбәсен каерган: «Ул вакытта берни эшләп булмый, карап кына торасың»

14 июнь көнне Татарстанның кайбер районнарында көчле яңгырлар явып узды. Интернетта боз яву фотолары да күренде. Явым-төшемнәр эзсез үтмәде, хуҗалыклары, бакча, утырткан яшелчәләре зыян күргән, утсыз калган районнар да бар. Питрәч районы Шәле авылында давыл 7 өйнең түбәсен каерып алган. Табигать китергән каза турында тулырак «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Шәледә давыл 7 өйнең түбәсен каерган: «Ул вакытта берни эшләп булмый, карап кына торасың»
Илшат Әхмәтҗанов фотолары

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Питрәч районының Шәле авылында 6 (соңрак 7 йорт булуы ачыкланды) шәхси торак йортның һәм янәшәдәге корылмаларның түбәләренә зыян килгән. ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, бу урында җилнең максималь тизлеге секундына 17 метрга җиткән.

«Зур-зур талларны төптән бөгеп салган»

Давыл нәтиҗәсендә авылда агачлар ауган, кайбер өйләр түбәсез, утсыз калган. Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов сүзләренчә, афәттән соң авылдашлар бергә җыелышып, авылны тәртипкә китерергә, кайбер өйләрнең түбәләрен ябарга да өлгергәннәр.

Көндезге сәгать 11 нче яртыда бик каты җил чыкты, яңгыр ява башлады, давыл купты. Нәтиҗәдә җил авылда 7 өйнең түбәсен каерып атты. Авыл урамнарында агачлар күпләп ауган. Кайбер урамнарда зур-зур талларны төптән бөгеп салган, электр чыбыклары өзелгән. Электриклар әле һаман эшли, барлык урамнарны да төзәтеп бетерә алмыйлар. Зур, төп эшләр эшләнде инде, кечкенә җитешсезлекләрне генә төзәтәсе калды. Кайбер урамнарда электр баганалары ауган иде, шуларны күтәрдек. Авылда кайбер өйләрдә генә ут юк, баганалары кәкрәйгән өйләр бар. Бәла безнең авылда гына түгел, районда электрикларның 21 төркеме эшли. Аллаһка шөкер, иң мөһиме, кешеләргә зыян килмәде, малны төзәтеп була аны. Зыян күргән өйләрнең барысы да иминиятләштерелгән. Кайбер өйләрдә, җыелышып, түбәләрне инде ябарга да өлгердек.

«Андый вакытта берни эшләп булмый, карап кына торасың бит»

Авылда яшәүче Алсу Гайнуллина йортына афәт инде икенче тапкыр килә, берничә ел элек шулай ук көчле җил вакытында аларның өй түбәләре каерылган булган.

Улым белән бакчада бәрәңге утап ята идек, яңгыр ява башлагач, өйгә кереп киттек. Кереп, 5 минут та үтмәде, бик каты итеп яңгыр ява башлады. Бер мәлне «шытыр-шытыр» тавыш килә, шунда ук «калайны каера бугай» дип уйладым. Ишекне ачып карасам, калайны болгап аткан иде инде. Карадым да ишекне кире ябып куйдым инде, каера, анда чыгып, берни эшләп булмый. Капканы арматура белән биклибез, шуңа хәтле бөкрәйтеп, капкаларны ачып бетергән, капка исән, ләкин арматуралар сынган, шуның хәтле куәтле җил булды.

Өй хуҗасы сүзләренчә, түбәне булган калайлар белән кире торгызып булмый, тулаем алыштырырга кирәк, бәхеткә, өй иминиятләштерелгән булган.

Үзебез зыян күрмәдек, Аллаһка шөкер. Хәзер иминиятләштерү компаниясеннән хәбәр көтәбез. Ирем берничә ел элек вафат булды, 3 бала тәрбиялим, бар өметем – иминиятләштерүдә. Калай оцинкованный иде, профнастил булса, ялгап булыр иде, диләр. Оцинкованный калай булгач, ялгаган җиреннән су агачак, файдасы булмаячак. Шуңа түбәне яңадан алыштырырга кирәк.

Шәле авылында хәвеф беренче тапкыр гына түгел. Берничә ел элек давыл чыгып, шул ук өйләрнең түбәләрен каерган булган, бүген хәл яңадан кабатланган.

Ниндидер бер полоса кебек бара ул, һаман шул бер йортларны каера. Теге юлы да шул ук кешеләр зыян күргән иде, бу юлы да – шул ук кешеләр. Безнең өйдән өстәрәк урнашкан кайбер өйләрнең фронтоннарын ук каерып алган, алар биегрәк, бәлки, шуның белән дә бәйледер. Безнең өйнең фронтоны исән, Аллаһка шөкер.

Каушап калдым, андый вакытта берни эшләп булмый, карап кына торасың бит. Беребезгә дә башка мондый афәтләрне күрергә язмасын, – диде Алсу ханым.

«Түбәне тиз генә ябып куйдык»

4 балалы гаилә Гайнуллиннар хуҗалыгына давыл беренче тапкыр кагылган. Гөлинә Гайнуллина сүзләренчә, гаилә инде түбәне кире ябарга өлгергән.

Иминиятләштерү компаниясеннән рөхсәт алып, түбәне тиз генә ябып куйдык. Мин үзем эштә идем, ирем: «Өйнең түбәсен алып атты, кайт», – дип шалтыратты. Түбәне көчле яңгыр, давыл башлангач алып аткан. Безне әле Аллаһы Тәгалә саклаган, бездән кыенрак хәлдә калучылар бар. Өй тирәсенә, бакчага зыян килмәгән, барысы да тәртиптә, шунысы бераз тынычландыра, барлык зыян күргәннәргә Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен, – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100