Салават Фәтхетдиновның фикеренә кагылышлы бәхәс: балаларга сугаргамы, сукмаскамы?
«Без – әниләрдән куркып яшәгән соңгы буын һәм балалардан куркып яшәүче беренче буын». Салават абый Фәтхетдиновның әлеге сүзләре афоризм булып таралды. Бу тема шактый бәхәсле булып чыкты: килешүчеләр, килешмәүчеләр бар. «Интертат» бу хакта сораштыру уздырды.
Җырчы Салават Фәтхетдинов: «Без – әниләрне хөрмәт итеп, әниләрдән куркып яшәгән соңгы буын. Без – шул ук вакытта, балаларның көен көйләп, балалардан куркып яшәүче беренче буын». Без бәләкәй чакта, безгә: «Укытучы суккан җир тәмугта янмас», – дияләр иде. Шуңа ышана идек. Бер укытучым типкән иде, әле дә авырта! Кызганыч, хәзер укытучыга мөнәсәбәт икенче. Без гаепле! Чөнки без мәгънәсез балалар үстерәбез».
Салават Фәтхетдиновның 35нче сезонын ачып җибәргән концертыннан «Интертат» әзерләгән Салават Фәтхетдиновның 35 сезоны: «Без – балаларны көйләп, алардан куркып яшәүче буын» репортажы чыкканнан соң, җырчының әлеге сүзләре афоризм булып таралды. Бу тема шактый бәхәсле булып чыкты: килешүчеләр, килешмәүчеләр бар.
Җырчы Илназ Минвалиев: «Салават абыйның сүзләре матур, әмма аларда мәгънә юк»
Салават абыйның сүзләре матур, әмма аларда мәгънә юк, дип саныйм. Мин бу сүзләр белән өлешчә генә килешә алам. Без әти-әнидән куркып үстек, әйе. Монысы хак.
Без балалардан куркып яши торган буын, ди Салават абый. Белмим. Мин үземнең балалардан куркып яшәмим. Нишләп мин үз баламнан куркырга тиеш соң? Бала каршында бии-бии иркәләү, көен көйләү – ахмаклык. Ата-ананың үзенә инде монда сорау. Ә нигә куркасыз соң, нигә иркәлисез, нигә көен көйлисез баланың?
Хәзерге балалар икенче, алар олы кешене санламый, хөрмәт итми, курка белми, диләр. Эш заманада түгел. Эш ата-ананың үзендә. Үзегез шундый итеп тәрбиялисез. Минекеләр андый түгел, мәсәлән. Безне әти белән әни ничек үстерде, мин дә шулай үстерәм малайларны. Мин аларны икенче төрле итеп тәрбияләмәдем, һәм алар икенче төрле булып үсмәделәр. Югыйсә, минекеләр дә – бүгенге көн балалары.
Балалар синнән курыксын, хөрмәт итсен өчен, син үзең аңа шуның үрнәген күрсәтергә тиеш. Мин менә авылга әниләр янына кайтып, балалар Казанда калса, алар әти-әни янына кайтырга, хәлләрен белешергә, эшен эшләшергә кирәклекне күрәме, беләме? Мин үзем нәрсә эшлим, балаларга да шуны эшләтәм. Әти-әни янына кайтам икән – алар ияреп кайта, әти белән исәнләшәм икән – балалар минем арттан әти белән исәнләшә, әтиләрдә берәр эш эшлим икән – балалар да катнаша. Мин үзем нинди эшкә тотынсам да, балалар минем белән шуны ук эшли. Бу – минем закон. Мин балаларны жәлләмим. Чөнки безне әтиләр жәлләп үстермәде.
Безнең әти коточкыч усал кеше иде. Сталин дип йөртә идек без аны. Утынны ташып бетермичә, су да эчерми иде әти. Авызлар катып бетә иде. Елый-елый эшли идек. Тыңламасак – 3-4 көнгә сарайга ябып куя иде. Бәләкәй чакта кыен булды. Хәзер төшендем: әти безне нык дөрес тәрбияләгән.
Әти суга иде. Әни дә суга иде. Әти белән әни суккан – чүп кенә ул. Балага аннан берни булмый. Суга төшереп җибәрә иде әни көянтә белән. Бәләкәй бит инде без, менеп җиткәнче суны түгеп бетерәбез. Әни көянтә сынганчы кыйный иде, дип әйткәнем бар. Әнә шул турыда иде инде ул. Суы кая соң моның, дип, әни көянтә белән кыйный иде. Безгә аннан нәрсә булган? Берни булмаган. Кеше булып үскәнбез – шул гына.
Хәзер дә шулай үстереп була. Сугарга да ярый. Мин менә малай балалар үстерәм. Аларга сугу эләкте. Әти белән әни суккан – рәнҗетеп сугу түгел бит ул. Ул – тәрбия. Кыз баланы да каты тәрбияләргә кирәк. Кыз балага ничек дәшәсең инде, ничек тиясең инде, диләр. Малай баланы ничек үстерсәң, кыз баланы да шулай үстерәсең. Ул булдыксыз булып үсәчәк каты тәрбияләмәсәң. Аны бит кияүгә бирәсе бар аннары. Бүгенге көндә кызлар күкәй дә кыздырып ашый белмиләр. Ничек итеп кияүгә бирергә менә шундыйны?
Әни кеше, 7-10 яше тулгач та, кыз баланы үзе белән аш бүлмәсенә алып чыгарга тиеш. Үзең бер чынаяк юасың, кызыңнан – икене юдырасың. Күрсәтеп кенә җибәрергә кирәк балага. Аннары эшли ул аны. Минем даун синдромы белән туган улым Алмаз 16 яшендә өйдә аш пешереп көтеп тора иде. Ул теләсә кайсы эшне тотып эшли. Мин аны тыныч күңел белән тормышка чыгарып җибәрә алам. Күрсәткәнгә, өйрәткәнгә, эшләткәнгә рәтен белә алар эшнең. Минем малайлар өчесе дә кер дә юдылар, ашарга да пешерделәр, идән дә юдырдым мин алардан. Хатын-кыз эше, димәделәр. Эшләделәр. Бүгенге көндә алар – бер эштән дә курыкмый торган кешеләр.
Баланы артык иркәләргә ярамый, ул авырлык та күреп үсәргә тиеш. Балаларны институтларга кредитлар ала-ала түләп кертеп, яхшы эшләргә урнаштырып, зур урыннарга утыртып, машиналар, фатирлар алып биреп, айфоннар алып тоттырып «мажориклар» итеп үстерүче әти-әниләр үзләре гаепле, үзләре җүләр. Бала эшләп үсәргә тиеш бәләкәйдән. Эшләмичә ашап булмаганны белеп үсәргә тиеш. Бар нәрсәнең авырлык белән бирелгәненә төшенергә тиеш. Бала бәләкәйдән авыр эшне татып, авырлык белән көчәнеп эшләп үссә, аңа олы кеше булгач яшәве җиңел була. «Әти, бөтенесенең смартфоны бар бит, безгә дә алыйк инде, очсызлыны гына булса да», – диеп кайталар иде минем малайлар мәктәптә укыганда. «Үзегез акча эшләгәч алырсыз күңелегез ниндине тели – шундыйны», – дия идем. Алып бирмәдем. Үзләре эшләп алдылар аннары.
Мин 3 малай үстерәм. Өчесен дә бәләкәйдән эш эшләтеп, борыны белән җиргә тыгып, бабайны юдыртып үстердем. Өчесе дә әтине мунчага алып кереп юындырып үстеләр. Хәзерге балалар юындыру түгел, исәнләшмиләр дә «Бабай, нихәл?» дип. Кем гаепле? Замана түгел. Әти-әни гаепле! Мин малайларны бакчада «ат урынына җигеп» эшләттем. Абзарда 15 тавык, 20 сарык, атлар тотам икән, димәк, аларны мин карамыйм, минем балалар карый. Ник мин карарга тиеш соң аларны? Мин аларны ничек карыйсын беләм бит. Мине әти өйрәткән, эшләткән инде аны бәләкәй чакта. Ә бүген минем малайлар карарга тиеш. Сарыкка күпме печән бирәсен дә белмичә үсмәсеннәр. Менә минем атлар бар. Атның тешенә карап яшен билгели белә минем малайлар. Тракторда йөри беләләр.
«Әйдә, бәбчегем, кафега алып барам, роллы ашыйсың киләме – роллы алып ашатам, пицца ашыйсың киләме – алып бирәм». Менә шушы нормаль хәлме? Өйдә татар ашы пешереп ашый торган гаиләләр бүгенге көндә калмады да бит инде. Интернеттан заказ биреп утыралар. Мин үземнең малайларга «әнә кухня, чыгыгыз да пешереп ашагыз» дип кенә әйтә торган булдым. Баланы хезмәт белән генә тәрбияләп була. Бүген аларның кулларында алтышар планшет, дүртәр телефон, колакларына өчәр колакчын тыгып куялар. Минем ничә тапкыр колакларына китереп кундырганым булды шуның өчен. Тыгып утырмасыннар колакларына ул нәрсәләрне. Эшләре бетеп киткәнме? Хәзер табам мин аларга шөгыль. Айфоннар алып тоттыргач утыралар инде багынып шул экраннарга. Айфон алып бирер өчен нәрсә эшләгән соң ул балалар? Нәрсә өчен алып бирәләр соң аны?
Без бәләкәй чакта, төштән соң мәктәптән кайтып кергәндә, өстәлдә әни язып киткән эшләр исемлеге ятар иде. Әни кайтканчы эшләп бетерергә кирәк шуны. Каян эшләп бетерәсең инде – җитешми идек. Әни кайткач чыбыркылар белән «иманны ала» иде. Бөтенесен сөйләп бетерсәм, кеше шаккатар. Минем балалар да көчәнеп эш эшләп үсте. Бәрәңгенең өстәлгә каян килеп эләккәнен яхшы белделәр. Аны ничек итеп утыртасы, ничек чүбен утыйсы, ничек кортына сибәсе, ничек казып аласы – бөтенесен бәләкәйдән өйрәттем. Үсеп акча эшли башлагач: «Әти, моны сатып кына алып булмыймы соң, күпме интегеп үстерәбез бит шушыны, сатып кына алып кайтыйк әле», – диделәр. «Менә үзегез сатып алып ашагыз, ә минем бакчага утыртып үстерәсез дә казып аласыз», – дидем мин аларга.
Үзем исән чакта шулай җәфалап үстермәсәм, мин китеп баргач, минем бакчада алабута гына үсәчәк. «Безнең әти белән әни шушы бакчаны яратты, бәрәңгене, кишерне, чөгендерне менә шушылай итеп үстерде, менә мондый кош-кортны, менә мондый мал-туарны тотты, аларны шушылай итеп ашатты, шушылай итеп эчертте, печәнне шушылай итеп чапты, утынны шушылай итеп ярды, без бу дөньяны, бу нигезне ташларга тиеш түгел», – диярлек булсыннар балалар без киткәч. Баланың канына сеңдереп калдырырга кирәк шушы әйберне. Татар теле, Тукай диеп кенә кычкырып йөреп булмый. Тамырың кайда синең, ата-бабаң каян чыккан – менә шундый әйберләрне сеңдерергә кирәк баланың зиһененә.
Мин – кырыс кеше, усал кеше, әмма мин дөрес кеше, дип саныйм. Картайган көнебездә хатын белән менә шушы каты тәрбиянең нәтиҗә җимешләрен ашарбыз, дип өметләнәм.
Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттахов: «Бала ата-анадан куркып, дерелдәп торырга тиешмени?!»
Килешмим. Балаларны кеше итеп үстерер өчен каты итеп, кагып-сугып үстерергә кирәк, дип санамыйм. Суккаларга ярамый баланы. Малай баламы ул, кыз баламы – ярамый. Кыйнап тәрбияләү дөрес әйбер түгел. Хәзерге балалар тегенди инде, мондый инде, диләр. Мин килешмим. Начар түгел хәзерге балалар. Алар икенче – әйе. Әмма алар начар түгел.
Минемчә, ата кеше баласын шәхес итеп күрә белергә тиеш. Үзе белән тигез күрергә, дусларча сөйләшә, аңлаша белергә тиеш. Баланы куркытып, йодрык белән янап, үзеңне, имештер, хөрмәт иттерәсең. Хөрмәт итми ул сине. Курка ул. Бала ата-анадан куркып, дерелдәп торырга тиешмени? Ата-ана үзен өстен куеп, югарыдан карап, баланы кимсетеп үстерергә тиеш түгел. Бала безнең белән тигез булырга тиеш. Шәхес белән шәхес төсле сөйләшсәң, бала сине ишетә, тыңлый бит инде ул. Аның өчен кычкырырга, йодрык болгарга кирәк түгел.
Без үскәндә икенче төрле иде, хәзер башкача, диешәбез. Булсын. Башкача булсын. Телефон алып бирмибез, үзе эшләп алыр, фәләнне алып бирмибез, артык рәхәттә үсмәсен, диюче ата-ананы да аңламыйм. Без телефоннарсыз, компьютерларсыз үстек әле, бер дигән кешеләр булдык, имеш. Соң без кайсы вакыт балалары да, безнең балалар – кайсы заманныкы? Тормыш бит сәгатьләп үзгәрә. Чагыштырырга ярамый бу ике әйберне. Телефон алып бирергә кирәк балага. Тормыш тәлап итә. Бала берничек тә телефонсыз йөри алмый бүген. Ул яшьтәшләреннән калышачак, тормыш агымыннан төшеп калачак. Бүген уку процессы да заманча телефонсыз мөмкин түгел. Телефон, компьютер кебек әйберләр алып бирмәсәң, бала хәтта тиешенчә укый да алмаячак бүген.
Баланы башкалардан ким итеп, нәрсәдәндер мәхрүм итеп, әйбәт кешеләр үстергәннәрне белмим мин. Баланың дусты, ярдәмчесе, җитәкләп баручысы булырга тиеш без исән чакта. Булдыра алган кадәр ярдәм итәргә, тормышын җиңеләйтергә. Әти белән әни шуның өчен кирәк. Артык иркәләп, башыннан сөеп, муенга атландырып үстерү дигән сүз түгел бу. Эшне дә белеп үсәргә тиеш ул, һичшиксез.
Бәләкәйдән ашарына пешереп ашый, үзен туендыра, урын-җирен җыя, өс-киемен чиста, пөхтә тота белергә тиеш бала. Тормышка өйрәтеп, эш рәтен күрсәтеп үстерү зарур. Эш беркайчан да зыян итми. Минем малай фәлән ел рәттән җәй буе басуда комбайнчы булып эшләде. Мин район башлыгы идем ул вакытта. Эшләттем. Минем малайга эш килешми, дигән әйбер уйда да булмады. Эштән курыкмаска тиеш бала. Хет шунда әллә кем баласы булсын. Эш рәтен белергә тиеш. Акчаның ни рәвешле табылганын белсен ул, тир тамызып карасын.
Балалар язучысы, журналист Алмаз Гыймадиев: «Мин мәгариф системасына элеккеге кебек колхозга бәрәңге, чөгендер алырга йөртүне мәҗбүри кертер идем».
Салават абый белән безнең буын кешеләренең теләсә кайсы килешәдер. Без мәктәп яшендә чакта 4-5 чакрым җәяү йөреп укыдык күрше авылга. Хәзер безнең редакциягә дә, мәсәлән, әти-әниләрдән зарлар килә: «Мәктәп автобусын авылның эченә үк керә торган итеп булмас микән? Кайчак авыл башыннан өйгә кадәр яңгыр астында, кайчак буранда керергә туры килә бит балаларга. Аяклары пычрана, битләре туңып бетә». Шаккаткыч хәл инде бу. Баланың 2-3 яшьлек туган көннәрен кафеларда олылап үткәрәләр әти-әниләр, профессиональ фотосессияләр оештыралар. Бу бик нык кирәкме икән 2 яшьлек балага? Бу – ата-ана үзе шашына, дигән сүз. Бала каршында кул чәбәкли-чәбәкли биергә кирәк түгел.
Аннары, мәктәп бакчаларында эшләтүгә бик зарлана әти-әниләр. 45 минутка кишер түтәленә алып чыгып кергәнгә, кыз-улларын жәлләп тавыш күтәреп йөриләр. Элеккеге кебек эшләр юк бит инде ул хәзер болай да. Россиянең мәгариф министры мәктәп территориясендә укучыларны эшләтүне кайтарырга маташып йөри бугай, укыту программасының бер өлеше буларак. Мин бик хуплыйм бу әйберне. Мин мәгариф системасына элеккеге кебек колхозга бәрәңге, чөгендер алырга йөртүне мәҗбүри кертер идем.
Ә кул күтәрү, сугу дигән нәрсәне мин хупламыйм. Мин моңа кискен каршы. Тәрбия чарасы була алмый мондый нәрсә. Дөрес әйбер түгел сугу. Сукканны онытмый бит ул. Гомер буе онытмаячак бит аны бала. Кирәкми анысы.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һәдиев: «Безне сугып үстерсәләр, без дә мәшһүр артист булган булыр идек, бәлки...»
Безне куркытып үстермәделәр. Су ташыганымны, утын ярганымны, каз бәбкәләрен саклаганымны курыкканга эшләгәнемне хәтерләмим. Безне катылык белән түгел, йодрык белән, каеш белән янап түгел, ничектер башкача тәрбияләгән әнкәй. Без ятим үстек. Әтисез. 5 бала идек әнкәйнең берүзенә. Беребез дә начар кешеләр булып үсмәдек.
Хәтерлим, әни безгә бер эндәште: «Малайлар, утын ярасы бар иде». Без энеләрем белән уйнаштык, йөрештек, оныттык. Эшләмәдек. Әни бер сүз әйтмәде. Шул килеш Казанга китеп бардык. Шуннан икенче кайттык әни янына. Утын ярып өеп куелган иде. Без шуны күреп эчтән яндык. Мин менә шуны беркайчан онытмадым. Онытасым да юк.
Әни беркайчан кычкырып, орышып, кыйнап тәрбияләмәде безне. 60нчы елда әти үлде. Җиңги килде дә: «Син хәзер бу йортта өлкән ир-ат урынына калдың», – диде. Миңа бит моны кыйнап аңлатмадылар. Сүз белән җиткерделәр. Һәм мин аңлаганмын бит шуны. Мин – әти урынына калган кеше, дип үстем бәләкәйдән.
Минем үземне дә куркытып, катылык белән, сугып үстермәделәр, балаларымны да куркытып үстермәдем. Шуңа күрә мондый тәрбия чарасының нәрсә икәнен белмим мин. Салават Зәкиевич ул – мәшһүр кеше, зур шәхес. Кем белә, безне сугып үстерсәләр, без дә мәшһүр артист булган булыр идек, бәлки...
Журналист Мөршидә Кыямова: «Су коенырга киткән өчен «ярганнарын» әле дә хәтерлим...»
Безнең чор кешеләре – барысы да шундый ата-ана балалары. Каты иделәр, кырыс иделәр. Йомшаклык күрсәтә белмәделәр. Кыйнадылар да инде. Мине су коенырга барып кайткан өчен «ярганнарын» әле дә хәтерлим. Безнең әниләр – колхоз эшеннән интеккән, көне-төне җәфаланып, тир түгеп дөнья йөген тарткан кешеләр бит инде алар. Аларның шундый кешеләр булуы гаҗәпмени?! Үзләре дә шуны күреп үскән кешеләр алар. Аларны йомшаклык белән, назлап, иркәләп үстермәгәннәр. Каян безне шулай итеп үстерә алсыннар инде. Чарасызлыктан шундый булган алар.
Мин үзем дә шундыйрак әни. Бүген дөнья икенче инде, әлбәттә. Әмма мин балага физик хезмәт тә кирәк дип саныйм, кайвакыт «эләктереп» алу да. Кыйнап үстерү дигән сүз түгел инде бу. Артык каты, дорфа кыланып, баланы кимсетеп, түбәнсетеп, куркытып үстерү дөрес түгел. Балага дус булырга кирәк. Тигез күрергә кирәк. Шәхес итеп тәрбияләргә кирәк баланы.
Илдар балаларга кул күтәрмәде. Ә мин «биргәләп» ала идем. Бала шук була бит ул. Аны әзрәк һушына китерер өчен «эләктереп» аласың инде. Андый әйбер була. «Кайсы ягы белән эләктерим каешның: күн ягы беләнме, икенче башы беләнме?» – дия идем балаларга. Шунда тынычлансалар – эләкми. Тынычланмасалар – китереп кундырасың. Җаваплылык хисен тәрбияләр өчен бу. Бала начар эшнең начар тәмамланасын белеп үсәргә тиеш.
Яр Чаллы шәһәренең 53нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Бәхтиева: «Укытучыларга карата хөрмәт-ихтирам югалуда, мөгаллимнәрнең дәрәҗәсе төшүдә мин дәүләт структурасын гына гаепли алам».
Мин Салават Фәтхетдинов фикеренең әти-әниләр турындагы өлеше белән килешәм. Соңгы вакытта үзем дә бик күп уйланам моның турында. Әти белән әнигә хөрмәт югалуда без, әти-әниләр үзебез гаепледер, мөгаен. Балаларыбызны артык көйлибез, кайвакыт кирәксезгә иркәлибез. Эш эшләтмибез, бала урынына үзебез эшлибез. Үзебезнең ялгыш. Монысы – хак.
Ә укытучылар турындагы сүзләре белән килешмим! Укытучының балага сугуына мин укытучы буларак та, әни буларак та катгый рәвештә каршы. Укытучыга хөрмәт бүген юк дәрәҗәсендә. Мин моның белән бик килешәм. Бу сүзләр астында 3 тапкыр кул куям. Әмма укытучыларга карата хөрмәт-ихтирам югалуда, мөгаллимнәрнең дәрәҗәсе төшүдә мин дәүләт структурасын гына гаепли алам. Укытучының йогынты чараларын артык чиклиләр. «Балага сүз әйтмә, шелтә белдермә, хаклылык укучы ягында, бала – һәрвакыт хаклы». Менә шушындый чикләр кысасында эшли бүген укытучы».
Яшь юморчы, «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының гран-при иясе Дилияр Борһанов: «Сугып кара – прокуратурада «мин суккан җир тәмугта янмаячак ул» дип акланып булачакмы?!»
Салават абыйның фикере белән өлешчә килешеп була. Әмма бүген җәмгыять, кануннар, нормалар икенче. Элек укытучылар 63 яшькә кадәр авыртырлык итеп тибә алганнар. Бүген берәр балага шулай итеп сугып кара – прокуратурада «мин суккан җир тәмугта янмаячак ул» дип акланып булачакмы?!.
Психолог Рузилә Әхмәтшина-Казанцева: «Әнә шул әти белән әнигә сүз әйтә алмыйча, әйтәсен «йотып» үскәнгә күрә, ул буын кешеләре эчкечеләр булып үстеләр».
Бу мәсьәлә безнең заманныкы гына түгел. Һәр буын, алмашка килүче икенче буынга караганда, үзләрен дөресрәк яшәгән дип саный. «Элек кыйнап, куркытып үстергәннәр, аның каравы әти-әнигә хөрмәт булган» дигән фикерне ишетеп ияләндем инде. Элегрәк, яшьрәк вакытта шакката идем мондый сүзгә. Куркытып буйсындыру, йодрык белән янап үзеңне хөрмәт иттерү – кыргыйлык бит инде ул. Бүгенге цивилизацияле җәмгыятьтә киң белемле кешеләр яши. Алар арасында да шушындый фикер яшәве гаҗәп минем өчен. Әгәр без куркыту белән генә җиңү эзләү юлыннан чыкмасак, гомерлеккә «кол, залим, коткаручы» өчпочмагыннан чыкмаячакбыз. Дөньябыз, илебез, милләтебез белән шунда калачакбыз…
Әти-әни белән балалар арасында кризислар – ул мәңгелек күренеш. Һәрвакыт булган, бар һәм булачак. Элекке балалар да әти-әнине аңламаган, килешмәгән, башкача уйлаган, бәхәсләшкән. Алар да төрле эмоцияләр кичергән. Ачуланганнар да. Тик алар моны белдерә, күрсәтә алмаганнар. Алар барлык хис-кичерешләрен «йотып» яшәргә мәҗбүр булган. Чөнки әтинең каешы гел күз каршында эленеп торган. Әти дә, әни дә җылылык, йомшаклык күрсәтмәгән. Баштан сөймәгән, иркәләмәгән. Чак кына ярамадыңмы – әти тавыш күтәргән, каешын эленеп торган җиреннән кулына алган. Бала, әти белән әнидән куркып, үз эченә йомылган, каршы сүз әйтмәгән, канәгатьсезлеген белдермәгән, хис-кичерешләрен күрсәтмәгән, әти-әнигә ярарга тырышкан, буйсынган.
Менә шушы конфликтларны вакытында «йотарга» мәҗбүр булган ул буын кешеләре эчкечеләр булып үстеләр. Ул буын кешеләре арасында алкоголизм көчле. Моның сәбәбе гади. Алкоголизм – ул әти-әни белән мөнәсәбәтләр. Психология эчкечелекнең сәбәбен һәрвакыт шунда, тирәндә, балачакта эзләп таба. Әти-әни белән бала арасындагы конфликтларның баланың эчендә җыелуына караганда, аның холыксызлануы, көйсезләнүе, бәхәсләшүе, кычкыруы, сүз тыңламавы, характерын күрсәтүе күпкә отышлырак. Бүгенге балалар үзләренең хисләрен, эмоцияләрен ирекле рәвештә күрсәтә алалар. Психология күзлегеннән караганда, бу – безнең кешелек дөньясының зур җиңүе.
Начар баланы наз тәрбияли. Начар баланы дорфалык, катылык белән психологик яктан саусыз кеше итеп кенә үстереп була. Балагызга карап шайтан күрсәгез дә, анда нур бөртеген эзләп табарга тырышыгыз. Баланы кочагыгызга алыгыз, наз-җылыгызны бирегез. Баланың хис-кичерешләренә юл куегыз. Балаларыбызны сәламәт акыллы, ирекле шәхесләр итеп үстерү – безнең җаваплылыгыбыз.
Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Равил Хәзрәт Зөфәров: «Башта аңлатырбыз аят белән, аннары аңлатырбыз таяк белән».
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) беркемгә кул күтәрмәгән, сукмаган, какмаган, катылык, кырыслык, дорфалык күрсәтмәгән. Мөселман хәятендә мондый нәрсәгә урын юк. Авырттыру өчен, рәнҗетү өчен сугу хупланылмый. Ә менә «җәза» дигән нәрсә шәригатьтә бар. Аллаһыбыз да безгә рәхмәтен дә, җәзасын да вәгъдә иткән бит. Ислам – ул урталык дине. «Башта аңлатырбыз аят белән, аннары аңлатырбыз таяк белән» дигән сүз бар. Бу – бик яхшы сүзләр. Баланы йомшаклык белән дә, кырыслык белән дә тәрбияләргә кирәк, дигән сүз бу. Берсе белән генә булмый. Икесе дә кирәк. Балага мәхәббәт, өлфәт тә кирәк, йомшаклык, наз да кирәк, шул ук вакытта кырыслык та кирәк. Тормыш булгач, төрлесе була, кайвакыт колагын да борырга кирәк баланың.
Элгәре буын тәрбияне динле кешеләрдән алган, шуңа күрә аларда «хөрмәт», «ихтирам» төшенчәләре, өлкән кешене олылау кебек нәрсәләр бар. Ул аның зиһененә сеңгән, береккән. Элек укытучыларга фәрештәгә караган кебек карый идек. Бүген балалар укытучыны үзенә хезмәт итәр өчен ялланган кеше итеп күрә. Ата-ана баласын җиһанның үзәге итеп куя. Баласы хаксыз булса да, аны яклый. Бала бернәрсәдән курыкмый, үзенең эш-гамәлләрен, әйтәсе сүзен үлчәп тормый. Чөнки ул үзенең һәрвакыт хаклы икәненә ияләнгән. Теләсә кем гаепле булып калачак, ә балага – берни юк. Бала шуңа өйрәнә. Ул үзен өлкән кешедән өстен куя. Без исә укытучының кыек карашыннан да курыктык. Аның бездән ризасыз булып, әтигә барып сөйләвеннән куркып тора идек. Укытучы бездән канәгать булмаска хаклы, ә без – укытучыдан зарлана алмый идек. Бу мөмкин хәл түгел иде.
Исламның урталык дине булуын кабат искәртеп әйтәм. Атаның кулы баланың маңгаен назлап сыпыра да, кирәк чакта колагын да бора белергә тиеш. Бала атаның кулыннан моның икесен дә күрергә, белергә тиеш. Сугып, кагып, кычкырып, орышып кына үстерсәң – бу артык кырыслык, дорфалык, катылык була. Ә гел иркәләп, көен көйләп, башыннан сөеп кенә торсаң – шулай ук ярамас. Аннары, хезмәт тә кирәк балага, гел җиңел генә, рәхәт кенә, ансат кына булсын, дип үстерергә ярамый. Эшкә дә өйрәтергә, ярату да белдерергә, кырыслык та сиздерергә кирәк. Урталык булырга тиеш.