Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның 35 сезоны: «Без – балаларны көйләп, алардан куркып яшәүче буын»

«Интертат» хәбәрчесе Салават Фәтхетдинов концертын карап кайтты. Концертның кызыклы урыннары, Салаваттан афоризмнар, шаяртулар – әлеге репортажда.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновның 35 сезоны: «Без – балаларны көйләп, алардан куркып яшәүче буын»
Абдул Фархан

Менә инде 35 ел буе август ае татар дөньясы тарихына Салават Фәтхетдинов концертлары белән кереп бара. Быел да 1 августта Салават яңа концерт сезонын башлап җибәрде, 15 августка кадәр көн саен сәхнә тота. Билет бәяләре 3 мең сумга кадәр булуына карамастан, тулысынча диярлек сатылып беткән. 15 августка гына балконда берән-сәрән урын калган.

15 көн буена каян шулкадәр кеше җыеп бетерә дә, халыкны нәрсә белән җәлеп итә соң, дигән уйлар белән, кичә концертка киттем. Дөресен әйтәм, мин Салават Фәтхетдиновның фанаты түгел, ләкин иҗатын хөрмәт итәм. Соңгы мәртәбә концертында 10 еллар элек булганмындыр.

Залга кереп утыргач, янәшәмдә сөйләшергә ярата торган, карап торышка 70 яшьләрдәге абый туры килде. Ул үзен Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылыннан Мәгъдәм Галимуллин дип таныштырды. Мин уйлаган яшенә тагын 8 ел өстәргә кушты. Сөбханалла, 78 яшендә Башкортстаннан ук килгән!

Мәгъдәм Галимуллин

Фото: © Рифат Каюмов

Салаватны бик яратам. Яратмасам, шушы яшемдә киләмме соң? Моңарчы аны телевизордан гына карый идем. Насыйп булгач, концертын да күрдем. Бу – телевизордан гына карау түгел инде! Билетларны оныгым алып бирде. Ул Казанда яши. Безне үзенә кунакка чакырды да Салаватка алып килде. Хатыным залның теге башында утыра. Янәшә билетлар калмаган булган, – диде Мәгъдәм абый.

Концертта Мәгъдәм абый кебек олы яшьтәге абый-апалар күп иде. Яшьләр дә күренде. Камал театрының парковкасында затлы машиналар күп булуына игътибар иттем. Залда авылча, гади генә киенеп куйган кешеләр дә байтак иде. Салават Фәтхетдиновның аудиториясе бик киң дип аңладым. Димәк, энергиясе булганчы җырлый ала – халык өзелмәячәк.

Хәерле кич, дуслар! 35нче ел, 35нче сезон. 35 ел буе башкарган хит җырлардан концерт төзедек. Шуңа күрә бергә җырлашып утырырга чара бар, – дип башлады Салават Фәтхетдинов быелгы концертын.

Быелгы тамашаның иң авыр өлеше шул булган – Ядкәр Хәбибуллинга роль таба алмыйча интеккәннәр. Шуңа күрә ул концерт буе дирижер таягы болгап йөрде. Хәтере калмасын, кайбер урыннарда кәмитләре булды инде.

Күбесенчә җырчы үзе сөйләде. Салават абый сөйләргә оста инде, йотлыгып тыңлап утырасың.

Миңа бүген бик рәхәт! Микрофон чыбыгын селтәп йөрмәгәнгә 25 ел вакыт узды. Сул кулга һәрвакыт нәрсәдер җитми тора иде. Гомумән, бик гади тамаша уйлап чыгардык. 1990нчы елларда сәхнә бизәлеше ничек гади булган, быел да шулай чыгарга уйладык. Тик ул вакытта гармунчылар басып уйный иде, хәзер утырып тора алсалар да рәхмәт (Авт. – монысы Альфред Якшимбетовка төрттерү булды. Ул 42 ел буе Салават белән бергә эшли).

Фото: © Абдул Фархан

Хәзер бит инде бөтен артистлар диярлек сәхнәдә ялт-йолт ут яндыра. Тамашачыларның күзләренә зыянлымы бу, юкмы – кызыксынучылар юк. Күп кеше артык якты уттан зарлана да икән. Салават Фәтхетдинов концертының ут бизәлешенә тәнкыйть сүзе әйтә торган түгел. Тамашачы турында кайгыртып эшли. Акчага да экономиядер.

Аннары төтен чыгару модасы бар, – ди җырчы. – Ник кирәк ул төтен? «Күзгә төтен җибәрәләр» дип, булмаган эшне генә әйтәләр. Бәлки, ямьсез фигуралы артистларга төтен кирәктер. Моның миңа кирәге юк, дип уйлыйм. Сәхнәгә зур экран чыгару модага кереп китте. Нәрсәгә кирәк ул? Аның бәясе 1 млн сум тора бит. Шуңа күрә, экраннарсыз, утларсыз, төтенсез, чыбыклы микрофонга җырларга исәпләп торам.

Җырчы концерт башында чыбыклы микрофон белән кызыктырып куйды, ләкин ул 3 җырга гына җитте. Аннары сәхнәдә радиомикрофон пәйдә булды.

Фото: © Абдул Фархан

«Гаиләдә бала булсын өчен әтинең дә өлеше бардыр»

Без күбрәк әниләр турында җырлыйбыз инде. Әтиләр турында сирәгрәк җырлана. Бу – дөрес түгел. Гаиләдә бала булсын өчен әтинең дә өлеше бардыр. Миңа быел 63 яшь. Әти 54 яшендә китте. Әтине искә алмаган көн юк. Мин аны гел елмаеп, сагынып искә алам. Ул минем өчен исән кебек.

Хатын-кызлар турында

1995 елда мин беренче тапкыр хатын-кызлар турында шигырь яздым. Альфред шуңа беренче тапкыр көй чыгарды. Салган булганбыздыр инде. Аек баштан көй чыгамени?

Хатын-кыз дигәннән, хатын-кызны аңлавы бик авыр. Кайвакыт алар үз-үзләрен дә аңламый. Хатын-кызга «юк» дип әйткәнче, «әйе» дип котылу әйбәтрәк, ә үз фикереңне аңа аңлату мөмкин түгел.

Хатын-кызны аңларга кирәкми, аны яратырга кирәк. Ирләрне аңларга кирәк, ә яратучысы табылыр.

Салават Фәтхетдинов татар эстрадасы җырчылары – Рөстәм Закиров, Зөлфия-Җәвит Шакировлар, Рифат Зарипов, Фирзәр Мортазин турында

Күп җырчыларны аңламыйм. Хәзер нишләптер җырны үзләре язалар, үзләре җырлыйлар, үзләре тыңлыйлар. Бу яшьләрдә генә түгел. Хәзер тикшереп алырбыз. Я җырның көе сүзләренә туры килми, я мәгънәсез, кеше ышанмаслык сүзләр турында җырлыйлар.

Мәсәлән, Рөстәм Закировның «5 минут» җыры. Мин аны бик яратам. Ул бик тырыш егет, шәп җырчы, алдаша белми торган кеше, нәрсә теләсә, шуны әйтә, аның үз фикере бар. «Яннарымда булгалап кит, көнгә 5 кенә минут» дип җырлый. Нишләп була 5 минутта? Мин күз алдына китереп карыйм. Ул хәзер яшь түгел, безнең арттан куа торган кеше. Олы кешегә 5 минут җитәдер, дип уйлыйм.

Шул ук темага Зөлфия Шакирова җырлый. «Кил әле, кил яннарыма, көнгә 5 кенә минут...Мин бәхетле дияр өчен миңа 5 минут җитә». Мин икесен дә яхшы беләм. Без бергә укыдык. Безнең язмышыбыз мәктәп елларыннан башлап, гел бергә. Көнгә 5 минут кирәк, дип җырлый. Болар бит 5 минут аерым торганнары юк. Гел бергә алар. Зөлфиянең, Рөстәм кебек үк, алдашмый торган гадәте бар. Турыдан бәрә торган кеше ул. Зөлфиянең ни өчен бу җырны репертуарына алганына болай дип фикер йөртәм: Җәвитнең мөмкинчелекләреннән чыгып алынган җырдыр бу.

Ярар, болар өлкәннәр инде. Боларга 5 минут күп тәдер инде.

Рифат Зарипов «Ике минут кына» дип җырлый. Рифатның весына караганда, 2 минут җитәдер. Белеп җырлыйдыр ул. Яшь бит. Ике минут булгач, күпкә өлгерәсе килә торгандыр. Рекордсмен Фирзәр инде. «Бер генә минутка» дип җырлый. Фирзәр алдаша белми. Аның кушаматы да 7 секунд. 7 секундта без аның белән сугышып та, дуслашып та өлгерәбез. Шуңа күрә Фирзәр молодец. Бу җырны язган вакытта аңа 20 яшьләр булгандыр. Бүгенге көнне күз алдына китереп язгандыр инде ул. Ул бит акыллы кеше, белмичә эшләмәс.

Бервакыт дустым Реваль Хисмәтуллинга шалтыратып, миңа туры килә торган матур җыр сорадым. Ул миңа бер атнадан «Бер төнгә кил» дигән җыр язып бирде. Җырны җырладым, яраттым. Аннары уйлап утырам: мин нәрсә җырлаганны халык тикшереп утырачак. Килде ди теге бер төнгә. Нишлим мин аның белән төне буе? Барысын уйладым да, «Бер көнгә кил» дип алыштырдык.

«Кызлар бирсә – алдым, син сизми дә калдың...»

Салават Фәтхетдинов хатыны Ләйсәнгә багышлап язган җырының тарихы белән халыкны көлдереп алды.

Гомер буе кеше хатыннарын мактап җырладым. «Ләйсәнгә» – үз хатынымны мактап җырлыйм дип язылган җыр иде, – диде ул. – Аның сүзләрен дә, көен дә үзем яздым. Шедевр бит: «Йолдыз бүләк итмим, чөнки буем җитми. Бүләк итәм сиңа чын сөю. Әгәр булсак бергә, кайгың булмас бер дә. Урап узар яну һәм көю». Бер сүзе туры килми. Икенче куплеты: «Кызлар бирсә сәлам, сиздермичә алам. Ошап бетмәс, диеп, үзеңә». Аның беренче варианты болай иде: «Кызлар бирсә – алдым, син сизми дә калдың... Сәламнәрен матур кызларның».

«Кеше җырын җырламадым»

Мин беркайчан да кеше җырын җырламадым, чөнки җырны кем беренче башкара, шуныкы булып кала. Беренче мәхәббәт сыман. Беренче тапкыр бер кешенең репертуарыннан бер җыр башкарасым килә. Бу егет хәзер бик популяр. Минем дустым ул хәзер. Сез аны беләсез – Радик Юльякшин, яисә Элвин Грей. Аның репертуарыннан – «Уфтанма» җыры.

Сәхнәгә революция алып килгән кешеләр

Ядкәр Хәбибуллин сәхнәгә гариза күтәреп чыкты. Эштән китәргә җыенамы, дип уйлап куйган идем, яшьлек еллары турында җылы истәлекләр белән уртаклашуы булган икән. Игътибар белән укыгыз әле:

Фото: © Абдул Фархан

«Без – сәхнәгә революция алып килгән кешеләр. Заманында безгә бик күп тәнкыйть эләкте инде. Түздек, алга бардык, чөнки без – 1945-1985 еллар аралыгында туган балалар. Без – бөтенләй башка тәрбияле, башка дөнья кешеләре. Без бит беренче көннән үк 5 км ераклыктагы мәктәпкә җәяү йөрергә курыкмадык. Мәктәптән кайткач та, көне буе урамнан кермәгән. Велосипедка, мотоциклга утыргач та шлем кимәгән. Без, интернетыбыз булмаса да, чын дуслар белән аралашып яшәгән буын. Гел колонкадан салкын су эчә идек. Аңа карап, чирләмәдек. Көн саен бәрәңге- ипи ашый идек. Шулай да, симермәдек. Әти-әнидән артыгын сорамадык. Уеннарын да үзебез уйлап таба идек. Уенчыкларын да үзебез ясый идек. Чакырмыйча гына кунакка йөрешә идек. Булганы белән өстәл корып, күңел ача идек. Гаеп итү дигән нәрсәне белмәдек. Бу хатирәләр аклы-каралы фотоларда, чын альбомнарда, үзебез бизәп ясаган битләрдә саклана. Алар аз, әмма алар күңелне җылыта. Аларда – китаплар чүплеккә чыгарып ташланмаган, йотлыгып әдәбият укылган, шәхси тормыш бөтен халыкка чыгарып сибелмәгән һәм гайбәт чәчәк атмаган чор. Дуслар, безнең кадеребезне белегез. Безнең сүзләргә колак салыгыз. Әле бездән нәрсә булса да отып калырга мөмкин».

Бу урында Салаваттан афоризм:

«Без – әниләрне хөрмәт итеп, әниләрдән куркып яшәгән соңгы буын. Без – шул ук вакытта, балаларның көен көйләп, балалардан куркып яшәүче беренче буын».

Салават Фәтхетдиновның тагын бер афоризмы истән чыга язып калган:

«Башка чирләмәм, дип ышандыра алмыйм. Чир – аяк астында гына».

«Яңа батарейка куйган кебек, халык заряд алып чыга»

Концерт тәмамлангач, Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазинны очратып, фикере белән кызыксындым.

Фирзәр абый, концерттан нинди кәеф белән чыгасыз?

Кара син, халык ничек чыга! Яңа батарейка куйган кебек, заряд алып чыга бит. Салават Зәкиевич, халык соравы буенча 35 еллыкка күбрәк иске җырларын башкарды. Безнең халыкка ярап булмый бит. Искеләрен җырласа, яңалары юк, дип зарлана. Монда яңалары да бар, искеләре дә күп.

Салават Зәкиевич Сезнең турыда күп шаярта. Үпкәләмисезме?

Без бит дуслар. Чит кеше үпкәләргә дә мөмкин, ә без – күптәнге дуслар, шуңа күрә бернинди үпкәм юк. Ул миннән көлә, ә мин үз концертларымда аннан көләм.

Башка артистлар Сезгә пародия ясаса, үпкәлисезме?

Юк. Үпкәләмим. Әгәр пародия ясыйлар икән, димәк, мин популяр. Ник моңа үпкәләргә? Алар, киресенчә, мине таныта гына.

Салават Фәтхетдиновның уңыш сере

Альфред Якшимбетовтан Салават Фәтхетдиновның уңыш серен сораган идем, ул: «Тырышлык, табигатьтән бирелгән моң», – диде. Ул Салават Зәкиевич белән 42 ел эшләгәнен әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100