news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәйдәшев музее яңалыклары: яшь команда, винил кичәләре һәм дирижер таякчыклары күргәзмәсе

Узган ел төзекләндерүдән соң ачылган Салих Сәйдәшев музее яңа мәдәни программа тәкъдим итте. Музейның бинасы гына түгел, коллективы да яңарган. Биредә узачак чаралар турында тулырак «Интертат» язмасында.

news_top
Сәйдәшев музее яңалыклары: яшь команда, винил кичәләре һәм дирижер таякчыклары күргәзмәсе
Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

Узган елның декабрь аенда төзекләндерүдән соң ачылган Салих Сәйдәшев музее журналистларны җыйды. Август аенда бирегә яңа җитәкче – Айдар Ниязов билгеләнгән иде. Татарстан Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов белән берлектә алар киләчәккә планнар һәм музейда узачак кызыклы чаралар белән таныштырдылар.

Айрат Фәйзрахманов музей алдында торган бурычларны билгеләп үтте:

Монда шактый яшь команда оешты. Без Татарстан музейларында буыннар бәйләнеше булуга бик шат, өлкән буынны да онытмаска кирәк, әмма беренче чиратта без Салих Сәйдәшев музеена яшьләр килүен һәм биредә классик, аңлаешлы музей форматы белән беррәттән, яшь буынга кызыклы форматлар булуын телибез. Биредә төрле яшьләрне җәлеп иткән, эксперименталь рәвештә чаралар уздырыла торган мәйданчык булса иде. Монда винил кичәләре, хәтта медитацияләр дә узды. Һәм, әлбәттә, зур урынны театраль куелышлар алып тора, – диде ул.

Салих Сәйдәшев музее башкаланың үзәгендә урнашкан тарихи музейларны берләштергән «Музей кварталы» проектында да катнаша. Әлеге проект кысаларында берничә музейны бер вакытта күреп була.

Без төрле иҗат юнәлешләрен, төрле экскурсия маршрутларын тоташтырырга тырышабыз. «Музей кварталы» маршруты буенча якында урнашкан берничә музейда булырга мөмкин. Бу – урамның каршы ягында урнашкан Горький-Шаляпин музее, Муса Җәлил музее, Боратынский музее һәм тиздән бу программага Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее да кушылыр дип өметләнәбез. Бу – әдәбият, музыка һәм рәсем сәнгатенең үзенчәлекле бәйләнешен китереп чыгара, – диде Айрат Фәйзрахманов.

Айрат Фәйзрахманов: «Сәйдәшев музеена яшьләр килүен телибез»

Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

«Җыр һәм бию үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне искә алу мөһим»

Тагын бер мөһим юнәлешләрнең берсе – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә эшләнеләчәк проектлар. Алар хакында әлегә төгәл мәгълүмат юк, ансамбль музейның күршесендә – элеккеге Тинчурин театры бинасында урнашачак, әлеге ике бина җылы коридор белән тоташтырылган. Дәүләт ансамбле эшен кайчан башлап җибәрәчәге билгеле булмаса да, сөйләшүләр инде алып барыла, дип искәртте Айрат Фәйзрахманов.

«Якын арада уртак программалар эшләргә планлаштырабыз, аларны музейда да, дәүләт ансамбле мәйданчыгында да уздырырга мөмкин булачак. Татар музыкасы, мәдәнияте, тарихы турында җыр һәм бию аша сөйләүче экспозицияләр булдыру турында уйлыйбыз. Безгә музыка мәдәнияте, җыр һәм бию үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрне, бүгенге көндә кадерләп саклаган мирасны тудырган композиторларны һәм башка осталарны искә алу мөһим».

Музей эшенең тагын бер кызыклы юнәлеше – резидентлар программасы. Әлеге программада барлык теләүчеләр катнаша ала, теләк белдерүчеләр музейда концертлар, төрле кичәләр оештыра. «Simple Music» студиясе монда инде кино музыкасы концертлары үткәргән. Шулай ук студентлар да практика кысаларында төрле чаралар оештыра.

Айрат Фәйзрахманов: «Татар музыкасы турында җыр һәм бию аша сөйләүче экспозицияләр булдыру турында уйлыйбыз»

Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

«Музейның яңа командасы»

Айдар Ниязов Татарстан музейлары җитәкчеләре арасында иң яше, аңа 22 яшь. Ул үзенең командасына да яшь белгечләр туплаган, коллектив тулаем яңа:

  • Алия Гайнуллина – ирекле рәссам, күргәзмәләр оештыручы.
  • Ләйсән Фәхриева – сәнгать белгече, җәмәгатьчелеккә Бөтендөнья татар яшьләре форумының махсус проектлар кураторы буларак билгеле.
  • Исламия Гәрәева – рәссам, цифрлы дизайн һәм медиаконтент өчен җаваплы, шулай ук «Шәрык клубы» хезмәткәре.

«Бу минем өчен бик зур җаваплылык, миңа ышаныч белдергәннәре өчен җитәкчелеккә зур рәхмәт. Мин әле консерватория студенты да, укырга да кирәк. Барысын да бергә алып барырга тырышам», – диде яшь җитәкче.

Салих Сәйдәшев музее командасы

Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

«Дирижер таякчыклары – коллекция өчен менә дигән үрнәк»

Музей Татарстан Республикасының Дәүләт академик симфоник оркестрының 60 еллыгы уңаеннан дирижер таякчыклары күргәзмәсен әзерли. Экспозициядә Салих Сәйдәшев, La Primavera оркестры җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов, Натан Рахлин, Александр Сладковский һәм башка данлыклы музыкантларның таякчыклары күрсәтеләчәк.

«Таякчыклар үзләре идарә инструменты буларак бик җәлеп итәрлек әйбер түгел кебек, ерактан алар бик начар күренә, әмма бездә бу сәнгать белән шундый якынлык булачак. Барлык таякчыклар да төрле яшьтә, саклану дәрәҗәләре дә төрле, Салих Сәйдәшевныкы иң карты, ул инде ниндидер агач кисәге кебек кенә калган», – дип сөйләде Айдар Ниязов.

Аның сүзләренчә, дирижер таякчыклары – коллекция өчен менә дигән үрнәк. Бәлки, киләчәктә Сәйдәшев музеенда шундый үзенчәлекле коллекция дә барлыкка килер. Беренче адым инде ясалган – Нияз музейга Тобольскида яшәүче бабасы ясап биргән дирижер таякчыгын тапшырырга җыена. Таякчык мамонтның казык теше һәм сөягеннән ясалган.

Айдар Ниязов: «Күргәзмәдә данлыклы музыкантларның таякчыклары күрсәтеләчәк»

Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар