news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ремонттан соң Салих Сәйдәшев музее ачыла: «Ул яшәгән чорны кире кайтарабыз, торгызабыз»

Озак вакыт көтелгән вакыйгага санаулы көннәр калып бара: татар профессиональ музыкасына нигез салучы бөек композитор Салих Сәйдәшевнең Казандагы мемориаль музее капиталь ремонттан соң кабат үзенең ишекләрен ачарга әзерләнә. Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев белән әңгәмә кордык.

news_top
Ремонттан соң Салих Сәйдәшев музее ачыла: «Ул яшәгән чорны кире кайтарабыз, торгызабыз»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Музей Сәйдәшнең туган көнендә – 3 декабрьдә ачыла

Айдар, музей ремонттан соң кайчан ачыла? Ачылыш Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгын үткәрү чаралары кысаларында булачакмы?

Әйе, музей, белгәнегезчә, 2016 елда реконструкциягә ябылды. Ул вакытта инде музей җитәкчесе булып Эльмира Шамил кызы Низаметдинова эшләгән иде. Бинада реконструкция үткәрелде, ягъни мондагы диварлар, перекрытиеләр тулысынча яңартылды. Ләкин, бу – бары тик реконструкция гына иде.

Мин бу урынга эшкә килгәч, безнең төп максат бар иде: музейда яңа экспозиция булдыру. Чөнки реконструкция ул – бер мәсьәлә, ә экспозиция, ягъни музеефикация – ул бөтенләй икенче төрле мәсьәлә. Нигә дисезме? XXI гасырда фондлардан әйберләрне алып витриналарга куеп, аның белән генә чикләнеп булмый. Хәзерге заман музеенда ул һәр яктан да зәвыклы эшләнергә тиеш. Аның дизайн-проекты булырга тиеш һәм сәнгати яктан да матур булуы зарур. Шунлыктан бу мәсьәләгә бөтен игътибарыбызны юнәлттек.

Музей озак еллар буе эшләмәде. Соңгы 3 елда без «ябык» форматта эшләдек. Музейда экспозиция булмаса да, барыбер даими рәвештә концертлар, лекцияләр, мастер-класслар үткәреп тордык. Шулай ук теге яки бу районга сәфәрләр дә булды.

Музыкаль салоныбыз бар. Шул музыкаль салонда лекция һ.б. чараларны алып бара идек. Җәен, «Сәйдәш безне урамга чакыра» дигән променадлар узды. Без аны Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары белән бергә эшләдек. Гомумән, әлеге театр артистлары белән бик нык хезмәттәшлек итәбез. Күптән түгел генә «Тынлык» спектакле премьерасы булды. Ул да – безнең уртак эшебез. Мин дә, сценарист булып, ул проектта катнаштым. Ул да Сәйдәшевнең 125 еллыгына багышлана.

Шул уңайдан 3 декабрьдә безнең музей Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгына багышлап ачыла. Аллаһ теләсә, ул көнне киң җәмәгатьчелек өчен түгел, Хөкүмәттән килгән хөрмәтле кунакларыбызга музейны күрсәтәчәкбез. Чын күңелдән Татарстан Республикасы Рәисенә һәм шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгына зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Чөнки алар авыр чорда безгә акча бүлеп бирде. Реконструкция эшләнелсә дә, реэкспозиция, музеефикацияга акча җитми иде бит.

Димәк, халык өчен 3 декабрьдән соң ачылачак?

4 декабрьдән халыкны көтәбез. 3 декабрьдә рәсми рәвештә ачылу була.

«Ремонт 7 миллионга төште»

Ремонт вакытында ниләр эшләнде? Чыгымнар күп булдымы?

Үзебезгә бүлеп бирелгән акча кысаларында эшләргә тырыштык. Әлбәттә, акча һәрвакыт җитми. Ләкин без зарланмыйбыз, булганына да рәхмәт. Хәзер бит бәяләр гел артып тора. Бүлеп бирелгән акча, күбесенчә, вакытка бәйле: акча барып җитүгә, счетка салуга… Ул вакытта инде бәяләр арта да куя – буяу бәясе булсынмы, башка төзелеш материаллары хакларымы... Минемчә, нәтиҗәбез бик матур, күркәм булып чыкты, һәм шуннан соң бу бина заманча музейга әверелергә тиеш.

Ремонт эшләренең суммасын әйтеп буламы? Күпме булды ул, ничә миллион?

7 миллион тирәсе.

Билгеле, музейдагы экспонатларны саклау өчен махсус шартлар да кирәктер?

Кайбер экспонатларга тәрәзәдән кояш яктылыгы төшеп торуы да зарар китерергә мөмкин. Шул максат белән тәрәзәләрне яңарттык, гардиннар һәм шторалар элдек. Дымлылык һәм температура ягыннан датчиклар куелган. Музей предметлары да даими рәвештә экспозициядә сакланмый. Күпмедер вакыт узгач, без аларны кире фондларга кайтарабыз. Яки, киресенчә, башка әйберләргә алмаштырабыз. Шулай итеп, музейда күргәзмәләр гел алмашынып тора. Бу инде – музейлар өче гомуми практика. Без дә шул практика буенча эшлибез.

«Сәйдәш яшәгән бүлмәне шул чор мохитенә кайтарабыз»

Ремонттан соңгы һәм аңа кадәрге музейны чагыштырсак? Ялгышмасам, бу бинаның икенче катында Салих Сәйдәшев яшәгән. Тарихи бина.

Булачак экспозиция элеккесеннән нык аерылып тора. Элеккесен күпләр ак бүлмә белән хәтерли, Салих Сәйдәшев яшәгән бүлмә ул. Безнең экспозиция ак булмау белән генә чикләнми. Яңа экспозициядә ак бүлмә булмаячак, чөнки без Сәйдәш яшәгән бүлмәне шул чор мохитенә кайтарабыз. Архивларда табылган фотоларга нигезләнеп, нәкъ шундый обойлар таптык, штораларны, андагы кебек урындыкларны алдык. Ягъни, без ул яшәгән чорны кире кайтарабыз, торгызабыз.

Яңартылган музеебыз шуның белән генә аерылып калмый. Элекке музей ул тулысынча Салих Сәйдәшевның тормышына гына багышланган иде. Яңа экспозиция Салих Сәйдәшев иҗаты белән генә чикләнми, һәм дә аның исеме дә бераз башкача була: Салих Сәйдәшев һәм Татар музыкасы музее. Ягъни, Салих Сәйдәшев безнең татар профессиональ академик музыка нигезендә, аның чишмә башында тора. Максатыбыз – Салих Сәйдәшевнең тууыннан алып XX гасырның ахырына кадәр татар музыкасының күптөрлелеген, чәчәк атуын күрсәтү.

Болынга киләбез икән, төрле чәчәкләр күрәбез: зурысын да, кечкенәсен дә, агын да, сарысын да, кызылын да һәм башкасын. Шулай итеп, безнең дә шундый максат бар: Сәйдәшев башлап җибәргән агымның киң җәелүен, тамыр җәюен, таралуын булдыру. Шулай итеп, экспозициянең соңгы өлеше нәкъ татар музыкасының күпкырлылыгына багышланачак. Анда Әлфия Авзаловага да, Илһам Шакиров, Мансур Мозаффаровларга да, безнең заманча композиторларыбызга да урын табылачак. Чөнки музыка ул – күптөрле, һәм ул шундый булырга тиеш тә.

«Яңартылган экспозициядә Сәйдәш үлми. Ул мәңге үлмәс»

Эш концепциясе шул ук каламы?

Музей концепциясе татар музыкасы тарихы белән баетылды. Әйткәнемчә, узган экспозиция Салих Сәйдәшев тормышы, иҗаты белән генә чикләнгән булса, яңа экспозицияне, тарихыбызны монда яшәгән күркәм һәм мәшһүр шәхесләр белән башлап җибәрәбез. Чөнки музей урнашкан бу бинада элек Татар дәүләт академия театрының тулай торагы булган. Шәүкәт Биктимеров, Хәким Сәлимҗановлар, Галия Нигъмәтуллиналар һәм башкалар монда яшәгәннәр. Алар хакында да экспозицияләр булачак.

Һәм кульминация өлешендә, иң мәшһүр, яраткан, бөек шәхесләрнең берсе – Салих Сәйдәшев турында булачак. Ул 1928 елдан башлап үлгәнче бу бинада яшәгән. Шулай итеп, килгән кешеләргә мемориаль бүлмәне күрсәтәбез. Шулай ук Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев тарафыннан булдырылган, дан тоткан музыкаль драма жанры хакында мәгълүмат алып булачак. Берникадәр өлеше татар операларына да багышланачак.

Татар опера театрының барлыкка килүе, Казан консерваториясе, Композиторлар берлегенең барлыкка килүе – болар бөтенесе дә Сәйдәш белән бәйле. Элекке экспозицияләр буйлап музейда экскурсия Сәйдәшнең үлеме белән тәмамлана иде. Яңасында Сәйдәш үлми. Ул мәңге үлмәс. Аның мирасы, аның васыяте буыннан буынга күчеп барырга тиеш. Чөнки татар музыкасы нинди генә үзгәреш кичерсә дә, барыбер, Сәйдәш моңы, Сәйдәш аһәңе әле дә яңгырап тора. Максат шундый.

«Пианино клавишалары әле дә Сәйдәшнең бармак эзләрен саклый төсле»

Экспозицияләр күпме? Нинди экспонат аеруча кадерле? Килгән кеше ниләр белән таныша ала?

Салих Сәйдәшевнең әйберләре белән бәйле проблемаларга юлыгабыз. Тукай предметлары белән бәйле кебек. Кызганыч, Сәйдәшевтән дә бик күп шәхси әйберләр сакланмаган. Сакланган әйберләр булса да, фотодокументлар яки кулъязмалары күбрәк.

Безнең өчен иң кадерле әйберләргә тукталсак, ул – аның пианиносы. Ул анда үзе уйнаган. Нәкъ шул пианинога багышлап күпме шагыйрьләр һәм язучылар мәдхия итеп шигырьләр иҗат иткән булган. Клавишалары әле дә аның бармак эзләрен саклый төсле. Пианиносына килгәндә – аны аңа өченче хатыны Асия Казакова бүләк иткән. Германиядән кайтарылган инструмент. Бөек Ватан сугышыннан соң Совет солдатлары тарафыннан алып китерелгән пианино да тора.

Композиторның урындыгы һәм дирижер таякчыгы саклана. Тулы вариантта «Зәңгәр шәл» һәм «Кызыл Армия маршы»ның партитуралары бар. Аларның бөтенесе безнең өчен нык кадерле. Без аерым бер экспонатны бүлеп чыгармыйбыз, чөнки аның һәрберсе – зур тарихның бер өлеше һәм бер-берсен тулыландырып тора.

Безнең шунда бер кадерле экспонат – ул дирижер таякчыгы. Салих Сәйдәшев үзе таяктан эшләткән, бер карап торышка, ул – гади агач кисәге. Ләкин бит ул аны кулына тотып эшләгән. Сәйдәш бик гади кеше булган бит, һәм аның таякчыгы да шундый, карап торышка гади генә. Ул музыкаль салонда торачак. Безнең концертлар аның салонында даими рәвештә үткәрелә.

Экспозицияләргә килгәндә, музей 2 катлы бинада урнашкан (300 квадрат метр). Беренче катында – фойе һәм музыкаль салон. Музыкаль салон киләчәктә вакытлы күргәзмәләр өчен дә кулланылачак. Икенче катта исә төп экспозиция булдырыла, һәм ул 7 мәйданчыктан тора. Коридорда мәшһүр шәхесләр галереясе белән танышып булачак. Аннары Сәйдәшнең балачагына багышланган мемориаль бүлмәләр, музейны һәм театрны тоташтыра торган кичү, татар музыка театрына, музыкаль институцияләргә багышланган зал һәм заманча музыкага багышланган заллар (узган гасырның 50 нче елларыннан башлап ХХ гасыр ахырына кадәр). Музей мәйданы зур булмаганга, без татар профессиональ музыкасы тарихына гына, ХХ гасыр белән чикләнеп, игътибар итәбез.

Салих Сәйдәшевнең Биектаудагы музее белән хезмәттәшлек итәсезме?

Моңа кадәр әллә ни тыгыз элемтәдә булганыбыз юк, ләкин без танышбыз һәм анда эшләүчеләр белән дустанә мөнәсәбәттә. Киләчәктә уртак проектлар булдырырга һәм бердәм эшчәнлеккә без ачык.

«Сәйдәш моңы артыннан барабыз»

Юбилей елы уңаеннан халыкка ниләр тәкъдим итәргә җыенасыз? Экскурсияләр, интерактивлар буламы?

Әйе, проектлар эшләнеп килә. Музей буенча экскурсияләр булачак. Без шулай ук Сәйдәшкә бәйле урыннарга, татар музыкасына, гомумән, XX гасырдагы татар мәдәниятенә багышланган экскурсияләр әзерлибез. Нәкъ Сәйдәш Казанга кайткач, ул Казанны ничек күргән, нинди вакыйгалар, нинди мәдәни агымнар булган – шул хакта зур экскурсия әзерләргә теләгебез бар. Халык музыка уен кораллары буенча лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрү нияте дә бар.

Заманча форматта эшләргә тырышабыз. Сәйдәш моңы артыннан барабыз. Без театрлар белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Тинчурин театры оркестры (Ильяс Камалга рәхмәт!) булышып тора, оркестр белән киләләр. Казан дәүләт консерваториясе белән дә дустанә мөнәсәбәттә эшлибез. Безгә мөрәҗәгать иткән һәр уку йортыннан сорыйбыз: «Концерт белән килгәндә, ким дигәндә, Сәйдәшнең бер әсәрен алып килегез», – дип үтенәбез. Һәм ни гаҗәп, чит ил студентлары да Сәйдәш моңын ярата һәм үз итә. Без бервакыт шулай, ялгышмасам, Кытай студентының җырлавын тыңлаган идек. Ул бик күркәм, бик моңлы итеп җырлады.

«Музыка — ул интерактив»

Балалар һәм яшьләрне музейга ничек җәлеп итәргә?

Аларның бик йөрмәве – аңлашыла торган хәл инде ул. Музей – ул күбрәк тарих, үткәннәргә багышланган. Яшьләр һәм балалар исә хәзерге мизгелдә яши. Шуңа күрә безнең максат һәм бурыч: беренчедән, балаларда музейлардан курку хисен бетерергә кирәк. Ягъни, «музейда кычкырып сөйләшергә ярамый, тыныч кына торырга кирәк» дигән кагыйдәне бетерү мөһим. Бигрәк тә музыка музейларын алганда, анда тыныч кына йөрергә кирәк тә түгел. Балалар, килгәндә, үз эмоцияләрен чыгара алсыннар. Без бу җәһәттән күбрәк интерактив форматта эшләүдән файда күрәбез. Махсус мастер-класслар да үткәрелә. Уен кораллары белән бергә импровизацион оркестрлар ясап, балаларны уйнатабыз, ритм сугабыз, җырлыйбыз. Музей – уен форматы аша яңа мәгълүматны кабул итү урыны булып тора.

Яшьләр дигәннән, безгә яшь музыкантлар һәм иҗатчылар үзләре теләп килә: «Программа үткәрергә буламы?» – дип, проектларын алып киләләр. Без алар белән аралашуга һәм хезмәттәшлеккә ачыкбыз. Без музыкаль салонда да театрга килгән кебек тыныч кына, шыпырт кына утырмыйбыз. Без бергә җырлыйбыз да, кайвакыт бөтенләй келәмнәр җәеп, мендәрләр куеп идәнгә утырып, чәй эчәргә дә мөмкинлек бирәбез.

Музыка — ул интерактив. Музыканы без ишетәбез, үзебезнең реакциябезне белдерәбез. Ритмны ишеткәндә, тән үзеннән-үзе хәрәкәт итә башлый. Без күбрәк диалог форматында эш итәбез. Музыканы уйнатканда да, килгән кешеләрдән сорыйбыз: «Бу музыка сезгә нәрсәне хәтерләтә? Нинди хисләр уята?» – дип. Бу эшчәнлек медиация дип атала. Андый интерактив форматларны яшьләр дә, балалар да бик ярата, һәм андый форматлар бездә бар.

Шулай ук музейда электрон интерактив мәгълүматлар белән киосклар булачак. Аларга татар көйләрен йөклибез. Музейга килүчеләр ул экраннан татар музыкасы җәүһәрләре белән танышырга тиеш.

«Салих Сәйдәшевкә игътибар бик үк җитеп бетми»

Без бүген Салих Сәйдәшевне яхшы беләбезме? Яңалыклар табыламы?

«Ханбикә» спектакленнән каршылау маршын таптык. Спектакль увертюрасы да табылды. Ул сәхнә әсәре турында беркем дә белми, ул үткән гасырның 20 нче елларында куелган булган. Ул вакытта театрда спектакльләр еш алмашынып торган. Мәсәлән, 2 атна, 1 ай уйнала да репертуардан төшеп кала. «Телеграм»дагы каналыбызда бу турыда рубрика да барды: Салих Сәйдәшевнең спектакльләр өчен язылган әсәрләрен барладык. Кайсылары шулай архивларда югалган булып та санала. Хәзер инде ачышлар ясау да кыен. Күп кенә язмалар Татарстан радиосы комитеты архивында сакланган була, ә ул таркалганнан соң, күпчелек материал югалган. Кайбер язмаларны фәнни хезмәткәрләр саклап калуга ирешкән. Бүгенге көндә шәхси коллекцияләрдә сакланып калган ядкәрләр булуы да ихтимал.

Салих Сәйдәшевкә бүген игътибар җитәме? Юбилей елы уңаеннан да?

Игътибар бик нык җитеп бетмидер, дип уйлыйм. Шуңа күрә музейның бер максаты – бөек Салих Сәйдәшевнең тормышына, аның иҗади мирасына игътибарны күбрәк юнәлтү. Монда беркемне дә гаепләп булмый, систематик проблема ул. Юбилей уңаеннан да спектакльләр узды, концертлар да булды, алга таба булачак та әле! Без, музей ачылышыннан соң җәмгыятьнең игътибарын арттырырга, дигән фикердә торабыз.

Шуннан музейны ачтың да эш бетте түгел. Киләчәктә грантлар алуга гаризалар бирергә уйлыйбыз. Россия Хөкүмәтеннән акчалар бирелеп, күбрәк интерактив форматлар кертәсе иде. Моңа әлегә финанслар җитеп бетми. Шулай да Татарстан Милли музее филиалы булып торабыз, алар безгә техник яктан ярдәм күрсәтеп торалар.

Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Яңартылган музей гөрләп торсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар