Сәйдәш музеенда иң яшь мөдир: Айдар Ниязовтан «зумер» карашы һәм заманча экспериментлар
Салих Сәйдәшев музеена яңа җитәкче билгеләнде. Элек бу вазыйфаны Айдар Әхмәдиев башкарган иде. Музейның яңа мөдире – музыка дөньясында үзен оста дирижер һәм музыкант буларак таныткан Айдар Ниязов. Без аның белән музейның киләчәк үсеш планнары, яңа форматтагы кичәләр һәм спектакльләр турында сөйләштек.
- Казан – бөтен татарны үзенә тартып торучы рухи үзәк. «Казандашлар» проекты башкалада гына түгел, ә бер казанда кайнап, гасырлар буена тупланган мәдәни хәзинәләрне баетып яшәгән күренекле шәхесләргә багышлана. Аларны уртак кыйммәтләр һәм уй-хыяллар берләштерә. «Казандашлар»ның чираттагы кунагы – дирижер, мультиинструменталист, 18 яшендә Казанда Милли музыка оркестры оештырган һәм, күптән түгел генә Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире итеп билгеләнгән Айдар Ниязов.
Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
«Директор кабинетын ял бүлмәсенә әйләндердек»
Айдар, яңа вазыйфага билгеләнүең белән котлыйм! Музыка дөньясында дирижер һәм музыкант булу – бер нәрсә, ә татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев исемендәге музей белән җитәкчелек итү – бөтенләй башка масштаб. Музей мөдире итеп билгеләнүне ничек кабул иттең? Хис-кичерешләрең турында сөйләсәң иде, тәкъдим иткәч тә, озак уйладыңмы?
Рәхмәт котлавыгыз өчен! Беренчедән, миңа шундый зур ышаныч белдергәннәре өчен Татарстанның мәдәният министры Ирада Хафизҗановна һәм Татарстан Милли музее генераль директоры Айрат Шамилевичка рәхмәт. Дөресен әйткәндә, мөдир булырга ризамы син, дип сораганны хәтерләмим ди, барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты.
Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музееның рәсми ачылышы, 2025 ел.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Билгеле, бу бик зур җаваплылык. Музей бит узган елның декабрендә Салих Сәйдәшевның 125 еллыгында капиталь ремонт һәм реставрация эшләреннән соң рәсми төстә ачылды. Шуңа күрә, курку хисе дә юк түгел. Төрле авырлыгы да бар, чөнки музейда җитәкчелек эшендә эшләгәнем булмады, барысына да өйрәнәсе, ияләшәсе була. Бу вазыйфа кешене өлкәнәйтә икән: мин инде үземне 21 яшьтәге егет итеп хис итмим.
Әлегә кадәр бу вазыйфага аяк баскан иң яшь мөдирләрнең берсе булдым дип уйлыйм. Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин да үз вакытында мөдирлек вазифасына шактый яшьли билгеләнгән иде, әмма ул барыбер миңа караганда бераз өлкәнрәк булган. Минемчә, бу – нормаль күренеш. Милли музейның структур бүлекчәләрендә яшь җитәкчеләрнең булуы фәкать файдага гына, чөнки андый урыннарда максатчан эшләүнең нәтиҗәсе бар.
Туганнарым, дусларым өчен мөдир булып билгеләнүем көтелмәгәндә булды, шок хәлендә калдылар. Дөресен әйткәндә, әлегә кадәр үземнең дә эйфория хисе басылмады, гәрчә мондый режимда эшләвемә инде икенче атна булса да...
Эш бик күп. Норма буенча исәпләнгән 8 сәгатьлек эш көне белән генә чикләнеп булмый, эш урынында соңга кадәр утырырга туры килә. Бөтен процессны, документлар белән эшләү, хисапларны җентекләп аңлап җиткерү өчен вакыт күп таләп ителә. Документлар белән эшләү – минем өчен әлегә аңлашылып бетмәгән өлкә, әмма эчтәлек белән таныш булгач, югалып калмыйм. Элегрәк биредә билгеле бер вакыт дәвамында директор вазыйфаларын башкаручы булып та эшләп алдым. Эш кәгазьләрен язарга өйрәнгән идем инде.
Айдар Ниязов: «Барысына да өйрәнәсе, ияләшәсе була»
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
Музей командасы да үзгәрдеме?
Зур үзгәрешләр булмады. Алсу Хафиз музейның эчтәлеге, концепциясе буенча эшен дәвам итә. Минем элеккеге урыныма Ләйсән Фәхриева эшкә килде. Хәзер без тулы ставкага тагын бер фәнни хезмәткәр эзлибез. Шулай ук эш урыныбызны да яңарттык: элек монда фәнни хезмәткәрләр кабинеты иде, директор кабинетында үзем генә утыра идем. Директор кабинеты ял бүлмәсенә әйләнде. Хәзер без барыбыз да бергә – директор да, фәнни хезмәткәрләр дә бер кабинетта эшлибез. Зумер буларак, даими социаль элемтәләргә мохтаҗмын, шуңа күрә дивар артында гына утырмыйча, команда белән даими аралашуда булу мөһим.
Эш атнасы сишәмбе көнне башлана, һәр сишәмбе саен планеркалар үткәрәбез. Тәҗрибәм булмау сәбәпле, бөтен коллектив каршында чыгыш ясап, бер атнага бурычлар билгеләгәндә башта хәтта дулкынланып та алам. Әмма мондый форматта эшләгәч финанс планын да, фәнни планны дә контрольдә тоту күпкә җиңелрәк.
«Иң мөһиме – булганны җимермәү, саклап калу»
Музейның элекке мөдире Айдар Әхмәдиев белән аралашасызмы?
Айдар Әхмәдиев белән бик яхшы элемтәдә торабыз. Ул музей тормышыннан читләшмәде, безгә килеп экскурсияләр үткәрә, кирәк булганда чакырабыз. Әлеге вакытта югары дәрәҗәдәге кунаклар өчен экскурсияләрне алып бармыйм, шуңа күрә Айдарга мөрәҗәгать итәбез, ул да безгә теләктәшлек белдереп тора, һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итә.
Айдар Ниязов: «Айдар Әхмәдиев белән бик яхшы элемтәдә торабыз»
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Айдар Әхмәдиевка кадәр булган элеккеге директор – Эльвира Шамилевна Низаметдинова белән дә таныш идем. Музейда ремонт барганда аның янына килеп: «Музей кайчан ачылыр? Безгә монда оркестр белән бергәләп программалар оештырырга кирәк», – дип тәкъдим иткән идем. Ул бу тәкъдимгә шатланды, хуплады. Ул вакытта тиз арада Салих Сәйдәшев декадасына проект әзерләп җитештерә алмадык, әмма омтылышыбыз бар иде.
Музейга ремонт ясалганнан соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде, ул аның катнашында ачылды. Шәхсән үзең яңартылган музейны күргәч тә, аны ничек бәяләдең? «Монда күпме яңалык эшләп була!» – дигән уйлар булдымы?
Музей ачылганда Каюм Насыйри музеенда эшли идем. Ремонт ясалып, музей рәсми төстә тәкъдим ителгәч тә, карап чыктым. Бу эчтәлекнең нинди зур хезмәт бәясе белән тудырылганын бик яхшы аңлый идем. Айдар Әхмәдиев белән Алсу Хафиз музейда куна-куна эшләделәр, бу – Хезмәт кодексында каралган графикка туры килә торган эш түгел иде. Яңартылган музейга бәйләнерлек сәбәп юк, ләкин камиллеккә чикләр юк. Иң мөһиме – булганны җимермәү, саклап калу, чөнки һәр нәрсәнең үз тарихы, концепциясе, идеясе бар.
Алсу Хафиз
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
«Музейда камералы балет һәм опералар күрсәтәчәкбез»
Синең алга хәзерге этапта нинди төп бурычлар куелган? Мөдир һәм музыкант буларак, музей эшчәнлегендә нинди яңа юнәлешләрне өстенлекле дип саныйсың?
Безнең бик матур, заманча ремонтланган яңа мәйданчыгыбыз, киңлегебез бар. Башка музейлар белән чагыштырганда бездә бернинди «лепнина» юк. Бу – заманча минимализм стиле. Төп максатым – сыйфатлы күргәзмәләр киңлеге тудыру. Казанда фотога төшәрлек, кабат килеп карыйсы килә торган заманча күргәзмәләр бик аз. Нәкъ шундый проектларны тормышка ашыра башларбыз. Музыкаль музей буларак, без, беренче чиратта, музыканы трансляцияләргә тиешбез. Тиздән балерина Нинель Юлтыеваның 100 еллыгына, «Зәңгәр шәл» спектакленең 100 еллыгына багышланган уникаль күргәзмәләр ачылышы көтелә.
Айдар Ниязов: «Камералы постановкаларны музейда даими күрсәтәсе килә»
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Музыкаль юнәлешкә килгәндә, концерт эшчәнлегеннән тыш, театрга бәйле проектларны да үстерәсе килә. Мәсәлән, композитор Солтан Габәшигә багышлап уздырылган фестивальдә камералы балет барлыкка килде. Шуның мисалында, камералы балет спектакльләре куярга ниятлибез, моның өчен музейда урын җитәрлек, ләкин күп кеше сыйдырып булмас.
Музыкаль постановкаларны, камера форматында төрле операларны башкарырга мөмкин. Әйтик, Җиһановның «Зөһрә» балеты бик бай яңгырый, чөнки Җиһанов – оркестровка эшләү буенча даһи кеше. Мин шушы балетның клавирын тапкан идем, бер карасаң шул ук музыка кебек, ләкин ул бөтенләй башкача яңгыраш алды, үзгә мәгънәләр ишеттем. Шушы музыкага Альбина Ногманова хореография эшләгәч, ул Фәйзи Гаскәров либреттосыннан бөтенләй аерылып торды, бөтенләй башка тирән мәгънәдәге яңа әсәр туды. Шуның кебек камералы постановкаларны музейда даими күрсәтәсе килә.
Хәзерге музейлар – җанлы киңлек (пространство) булып тора. Сәйдәшев музеен музыкадан ерак торган тамашачы өчен ничек кызыклы итәргә уйлыйсың? Музей диварларында тере музыка, камералы концертлар, лекторийлар, сирәк язмаларны тыңлау кичәләре еш булачакмы?
Җанлылык булдыру өчен без яңа форматлар кертәбез. Быел җәен яңа экскурсияләр башлап җибәрдек. Төнге экскурсияләр проектын Алсу Хафиз уйлап тапты. Бу музей бинасы элек театрның тулай торагы булган. Монда татар театрының булачак корифейлары, артистлар, аларның балалары үскән. Кайберләре бүгенге көндә дә исән. Күптән түгел генә дә монда халык артисты Дания Нуруллина килеп, фильм өчен үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Алсу бөтен тарихларны бергә туплады да, гадәти булмаган экскурсия маршруты төзеде.
Айдар Ниязов: «Иҗади очрашулар һәм концертлар форматы да туктатылмаячак»
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Төнге экскурсия стационар экскурсиядән бөтенләй аерыла: ул маршрутның ахырыннан, башка баскычтан башлана. Музей экспозициясендә утлар сүндерелә, витриналар гына яктыртылып тора. Мондый мохит музейга килүчеләргә бөтенләй башка хис-кичерешләр бүләк итә.
«Винил атнасы» ай саен булачак, иҗади очрашулар һәм концертлар форматы да туктатылмаячак. Күптән түгел Җәүдәт абый Сөләймановның иҗат кичәсе үтте. Безгә бик күп китаплар бүләк итеп калдырды, без аларны таратачакбыз, бүләк итәчәкбез. Зал тулы иде. «Тамырлар» кантатасыннан, башка шигырьләреннән өзекләр башкардык. Бик җылы, күңелгә якын кичә булды, шундый кичәләрне ешрак уздырасы килә. Иҗат дөньясында андый даһилар бармак белән генә санаулы. Лекторийларга әлегә кеше җыю авыр, шуңа күрә аларны еш үткәрмәбез дип уйлыйм.
«Казаннан Кызыл Байракка «Метеор»да яңа экскурсия маршруты ясарга уйлыйбыз»
Күптән түгел Салих Сәйдәшев ял итәргә яраткан урында – Кызыл Байрак авылында да зур булмаган музей ачылды, син дә анда булдың дип беләм. Казандагы төп музей белән Кызыл Байрактагы музей арасында нинди бәйләнеш, партнерлык булачак? Сәйдәшев өчен Кызыл Байрак илһам чыганагы булган. Анда булганда композиторның рухын, шушы мохитне тоя алдыңмы? Музей экспозициясендә Кызыл Байракның әһәмияте ничек чагылыш табачак?
Кызыл Байрак авылында зур булмаган җыйнак кына музей ачылды. Салих Сәйдәшев үзе дә шундый тыныч урынны яраткан бит. Музей авыл китапханәсе (медпункт, мәдәният йорты) булган бинада урнашкан.
Кызыл Байрак авылындагы яңа музей экспозициясе һәм андагы мохит – композиторның тормышын тулысынча ачу өчен искиткеч киңлек. Салих Сәйдәшев нәкъ менә шушы табигатьтә, Идел буенда үзенә илһам алган, анда аның композиторлык рухы ачылган.
«Сәйдәшстан» фестивале үткәрелә торган урын. Кызыл Байрак авылы.
Фото: © «Интертат»
Бүгенге көндә без ул музей белән хезмәттәшлек итү юлларын карыйбыз. Алда зур планнар бар: Казаннан Кызыл Байракка кадәр махсус экскурсия маршруты ясыйсы килә. «Метеор»да сәяхәт итеп, авыл буенча һәм музейда экскурсияләр үткәрергә мөмкин булыр иде. Логистика ягыннан бу мәсьәлә әлегә бераз катлаулырак, шуңа күрә планны киләсе елга тормышка ашырырга уйлыйбыз.
Музей үзе кечкенә булса да, бик кызыклы, кыйммәтле экспонатлар, мемориаль әйберләр һәм кулъязмалар бар. Мисал өчен, анда Сәйдәшевның мин моңа кадәр белмәгән «Суворовчылар» маршы кулъязмасын күрдем (1945 елгы әсәр). Бу минем өчен чын ачыш булды. Әлеге әсәр фондларда теркәлмәгән. Моннан тыш, ул музейда Сәйдәшевләр, Әхмәровлар гаиләсе йортыннан алынган әйберләр, көндәлек предметлар, агач фисгармония бар (тышкы яктан ул зур булмаган пианинога охшаган, яңгыравы – органныкы кебек). Шәхсән үзем өчен кызыклы экспонатлар күреп, сокланып кайттым.
Хәзер инде горурланып: Салих Сәйдәшев белән бәйле өч музей бар, дип әйтә алабыз. Ул вакытта Камал театрының директоры Шамил абый Закиров инициативасы белән үткәрелә башлаган «Сәйдәшстан» фестивале дә яши: хәзер исә аны бер елны – Югары Ослан районы, икенче елны Камал театры оештыра.
Кызыл Байрактагы музейны ачуда Рөстәм абый Әхмәров зур өлеш кертте, хәзер ул музей белән җитәкчелек итә. Музей сокландыргыч урында урнашкан: анда наратлык бар, Салих Сәйдәшевның соңгы фотосурәтләрендә төшерелгән нарат агачлары әле дә үсеп утыралар. Манзарасы да искиткеч – нәкъ Кырым ярларын хәтерләтә.
Салих Сәйдәшев нәселе. Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музееның ремонттан соң ачылышында.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Музей ачылышында Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире буларак, беренче тапкыр Салих Сәйдәшевның туганнары белән таныштым. Салих абыйның оныгы Валерий абый Сәйдәшев белән моңа кадәр да таныш идек, ул безнең музейга еш килеп йөри. Сәйдәшнең башка туганнарын беренче тапкыр күрдем.
Казандагы төп музей белән Кызыл Байрактагы музей филиалы арасында тыгыз хезмәттәшлек булыр дип өметләнәм. Экспонатлар белән алмашу, уртак күчмә проектлар, музыкаль фестивальләр үткәрү юнәлешендә бергәләп эшләрбез дип ниятлим. Сәйдәшев яшәгән һәм иҗат иткән мохитне тамашачыга комплекслы рәвештә җиткерү – төп бурычларыбызның берсе.
«Сәйдәшевның беркайда да башкарылмаган «Әҗәл тангосы» бар»
Музыкант һәм дирижер буларак, Сәйдәшев музыкасының феномены нәрсәдә дип уйлыйсың? Аның партитураларында, мелизматикасында, гармониясендә бүгенге музыкантлар өчен нинди ачышлар бар?
Салих Сәйдәшев – чын мәгънәсендә тумыштан талантлы кеше. Аның көй язу тойгысы, мелодикасы искиткеч үзенчәлекле. Музыкасы күпкырлы. Без аның билгеле бер иҗат почеркын аерып ала алсак та, төп популяр әсәрләре билгеле бер вакыт аралыгына – 1925-1940 елларга туры килә («Зәңгәр шәл», «Совет армиясе маршы», «Наемщик», «Җырларым» һ.б.)
Айдар Ниязов: «Салих Сәйдәшев – чын мәгънәсендә тумыштан талантлы кеше»
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
Сәйдәшев иҗаты дөнья күләмендәге дәрәҗәгә омтылган. Аның ноталар җыентыгының II-III томнарын ачып карасаң, хронология буенча композиторның почеркы даими яңарып, үзгәреп торганын күрергә була. Мисал өчен, аның «Әҗәл тангосы» («Танго смерти») һ.б. кебек политональ әсәрләре бар, аларда тональлек юк, заманча гармония кулланыла. Бу әсәрләр үз вакытында беркайда да башкарылмаган, музыкантлар өчен зур ачыш булып тора.
Моннан тыш, Сәйдәшев халык җырларын эшкәртүгә бик зур игътибар биргән. Аның хореографик сюитасы, «Әнисә», «Сарман» кебек халык җырларын яңа яңгырашта бирүе – тирән интерпретация өлгесе. Без фестивальне оештырган вакытта Милли музыка оркестры белән Сәйдәшевнең «Хореографик сюита»сын башкардык, хореограф Нурбәк Батулла үзенчә интерпретацияләде һәм музыка да, Нурбәкнең биюе дә бер-берсенә туры килде, бик уңышлы номер булды.
Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Нурбәк Батулла
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Сәйдәшевның «Әдрән диңгез» әсәре нигезендә, татар музыкасы башкача үсеш алырга мөмкин иде, дип әйтүчеләр бар. Дөресен әйткәндә, әгәр инкыйлаб, репрессияләр булмаса, Солтан Габәши заманында ук татар музыкасы башка юнәлеш буенча үсеш кичерергә мөмкин иде, дисәк, дөресрәк булыр. Солтан Габәши – шәрык музыкасы турында сүз кузгаткан беренче татар композиторы.
«Әдрән диңгез» тарихына килгәндә – Сәйдәшев албанияле студентлар белән дуслашкан, вакыйгалар Балканда, Әдрән диңгезе буенда барганлыктан, алардан милли көйләрен җырлап бирүләрен сораган. Шуңа күрә ул тикшеренү эшенә керешкән. «Әдрән диңгез»гә таянып, музыка башкача үсеш алырга мөмкин иде, дип әйтүләренә килгәндә – ул күптән инде башкача үсә алыр иде, тик ул вакытта түгел. Өстәвенә, «Әдрән диңгез» – Совет заманында, шәрех культурасы икенче, өченче планда булган вакытта иҗат ителгән. Шуңа күрә Сәйдәшев – тикшеренүләр өчен бик зур объект булып тора.
Сәйдәшев музыкасын бүгенге яшьләргә җиткерү өчен яңа оркестрлаштыру, заманча аранжировкалар ясау бик мөһим. Аның әсәрләре бүген дә актуальлеген югалтмый, алар тирән тикшеренүләр һәм яңа башкарулар өчен зур материал бирә. Безгә кадәр эшләнгән, салынган нигез – бәяләп бетергесез зур хезмәт, һәм без аны дәвам итәргә тиешбез.
«Сәйдәшев әсәрләренең өч томлыгын эшләргә хәзер беркем дә алынмас иде»
СССР заманында басылып чыккан җыентыкларның барысында да музыкаль эшкәртмәләр кулланылган булган. Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев кебек композиторлар Сәйдәшев әсәрләрен эшкәрткән, «шомарткан». Ул ноталар идеальләштерелгән, уйнау өчен дә, җырлау өчен дә уңайлы булсын дип эшләнгән.
Айдар Ниязов: «Сәйдәшев иҗатын тагын да тирәнрәк тикшерергә кирәк»
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Сәйдәшев әсәрләренең өч томлыгына килгәндә – анда барысы да Сәйдәшев үзе ничек язган, нәкъ шулай бирелгән. Ниндидер редакцияләүләр кертелгән булгандыр, тик алар төп нөсхә язманы, сәнгатьчә кыйммәтен мөмкин кадәр төгәл саклап кала алган. Бу – искиткеч зур хезмәт. 15–20 ел элек әсәрләр жыентыгы белән эшләнгән эшләр – титаник хезмәт, бу бик зур нигез.
Өстәвенә, клавирларның күпчелеге оркестр партияләре буенча җыелгандыр, мөгаен. Сәйдәшев үзе исән булганда аның кулъязмаларын, әсәрләрен аерым бер папкага җыеп, туплап баручы булмаган, үзе вафат булганнан соң, аның мирасын бөртекләп-бөртекләп җыйганнар. Аллаһка шөкер, оркестрда уйнаган кайбер музыкантлар үзләренең партияләре язылган ноталарны туплап барганнар. Шуңа күрә Сәйдәшев әсәрләренең өч томлыгын төзегәндә аның кайбер әсәрләренең өлешләрен төзәткәннәр, кайдандыр торгызганнар, җыйганнар...
Хәзерге вакытта мондый эшкә беркем дә алынмас иде, моны эшләрлек кеше дә юк. Үз вакытында бу хезмәтнең башкарылуы – зур уңыш. Хәзер бу эшне дәвам итәргә, Сәйдәшев иҗатын тагын да тирәнрәк тикшерергә кирәк. Минемчә, бу материаллар буенча да хәтта яңа фәнни мәкаләләр дә язарга була, ачышлар бик күп булачак.
Айдар Ниязов: «Сәйдәш иҗаты буенча фәнни мәкаләләр дә язарга була, ачышлар бик күп булачак»
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Аның әсәрләрен яңача яңгыратып, заманча формада яшьләргә җиткереп буламы? Яшьләргә тәкъдим итәрлек нинди үрнәкләр бар?
Җиткереп була, әлбәттә. Трибьют-альбомнар чыгаралар. Мәсәлән, «Әдрән диңгез»не. Трибьют проектлар – иң яхшы үрнәкләрнең берсе, алар миллионлаган тираж белән тарала, хәтта винил пластинкаларда да чыгаралар.
Минемчә, музыка мәктәпләренә дә яңа методик дәреслекләр, яңа язмалар кертү кирәк, чөнки кайбер музыка мәктәпләрендә хәтта сыйфатлы дисклар, яңа аудиоязмалар да җитми.
«Бездә әле татар классик музыкасының тулы коллекциясе юк»
Элеккеге композиторларның аз билгеле булган әсәрләрен яңадан торгызып, үз оркестрың белән халыкка тәкъдим итү турында уйланганың бармы?
Була торган эш. Мәсәлән, «Гөлнара» балеты бар, ноталары киштәдә тузан җыеп ята. Аны 1948 елда Салих Сәйдәшев этнограф, балет артисты Гай Таһиров белән яза башлый. Музыкасы әзер була диярлек, балетны сәхнәгә куярга рөхсәт бирмиләр.
Айдар Ниязов: «Салих Сәйдәшевның оригиналь язмасына кагыласы, аның үзенчәлеген тоясы килә»
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
2000 еллар башында, Казанның 1000 еллыгы алдыннан, композитор Илһам Байтирәк яңа партитура ясарга, балетны яңартырга омтылып карый. Музыкаль редакция ясала, тик проект барыбер сәхнәгә чыкмый кала (балетның яңа исеме «Сәрвиназ»). Мин ул музыканы кайчандыр очраклы рәвештә ВК-музыкада ишетеп, таң калдым! Язманы көне-төне диярлек тыңлап йөрдем. Соңыннан гына моны Илһам Байтирәкнең Сәйдәшев музыкасы нигезендә язылган әсәре икәнлеген белдем.
Берничә елдан соң Илһам Байтирәкне эзләп табып: «Безгә бу музыка кирәк, әйдәгез, аны безнең оркестр өчен яңадан эшкәртеп карыйк», – дидем. Ул безгә, бушлай диярлек, яңа редакция ясап бирде. 40 минутлык музыка – ул җыйнак кына булып күренсә дә, 150-200 битлек партитура дигән сүз! Бу зур хезмәт өчен аңа рәхмәтлемен. Без башта ул балетның концерт вариантын башкардык, соңрак фестивальдә грант отып, сәхнәгә тулысынча куйдык. Сүз уңаеннан, быел да без «Үз телем» проектында ликбез – лекцияләр циклына грант оттык. Без балетның яңартылган версиясен сәхнәләштерә алдык, тик барыбер композиторның оригиналь язмасына кагыласы, аның үзенчәлеген тоясы килә.
Сәйдәшев оригиналь язмасы Байтирәк әсәреннән күпкә аерыламы?
Бик нык аерыла! Дөресен әйткәндә, «Гөлнара» («Сәрвиназ»), асылда, Сәйдәшев музыкасын кулланып язылган Илһам Байтирәкнең музыкасы. Шулай да, Сәйдәшев язган оригинал музыканы халыкка тәкъдим итәсе килә.
Берәүләр: «Оригиналь музыка хәзер беркемгә дә кызык түгел, сатылмый», – дип әйтергә мөмкин. Мәсәлән, рус классик музыкасында Евгений Светланов дигән дирижер бар иде. Ул оркестр белән бөтен рус классик музыкасын – Алябьевтан, Балакиревтан алып Шостаковичка кадәр яздырган. Бу – музыка үсешенең берничә гасырлык тарихы.
Ә бездә профессиональ музыка тарихы – бары тик бер гасыр гына (XX гасыр башыннан бүгенге көнгә кадәр). Чагыштыру өчен, бездә әле татар классик музыкасының тулы коллекциясе юк. Аны коммерция өчен түгел, тарихны, үз музыкабызның нинди булганын белү өчен булса да яздырып калдыру зарур.
Солтан Габәши.
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
Мәсәлән, Солтан Габәшине гына алыйк. Аның турында музыкаль әдәбият дәресләрендә искә алалар, укучылар аның кем икәнен аңласын өчен материал, аудиоязмалар шулкадәр аз. Сәйдәшев исә популяррак булган, аның музыкасы сакланган, пластинкаларда күпләп чыккан. Аның әсәрләрен Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев һәм башка популяр җырчылар башкарган, шуңа күрә аның турында сөйләве дә җиңелрәк. Башка композиторлар турында материалларны хронологик тәртиптә, җентекләп җыясы бар. Хәтта Бату Мөлеков кебек опералар язган, сәхнәгә куелган композиторларны да хәзер белмиләр диярлек...
Теге яки бу композиторның әсәренә оркестровка ясаганда, ул барыбер камилләшә, яңа төсмерләр ала. Нинди генә эшкә алынсам да, вакыт үтү белән минем музыкаль үсешкә, симфоник эшкәртүгә карашым үзгәрә. Өстәвенә, оркестрларның барысы да төрле. Казанда хәзер бер-берсенә охшаш булмаган коллективлар эшләү сәбәпле, без хәтта партитуралар белән дә алыша алмыйбыз. Бөтен материалны яңадан адаптацияләргә, үзгәртергә туры килә. Монда инде үзеңнең кызыксынуың булырга тиеш. Шуңа күрә һәр оркестр үзенә кирәкле редакцияне үзе ясый.
Башкару ягына килгәндә – хәзергә классик татар музыкасы алай еш яңгырый дип әйтә алмыйм. Камал театры гына бу юнәлештә зур активлык күрсәтә башлады: аларның моңа ресурслары да, штаттагы зур оркестрлары да бар. Бу – бик зур прогресс.
«Кышын салкын автобуста өшеп йөргән чаклар бар иде: хәзер барысы да янәшәдә»
Музей мөдире булып эшләү синең дирижерлык, уку эшчәнлегендә комачау итмәсме? Вакытны ничек бүләргә планлаштырасың?
Киресенчә, хәзер вакытны бүлү җиңеләйде генә, чөнки барысы да бер урында: консерватория дә музей якында гына урнашкан.
Айдар Ниязов: «Югары музыкаль белем алу белән Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеен җитәкләүнең бер урында булуы – зур форсат»
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Элек мин бөтенләй башка тармакта Авиатөзелеш якларында эшләгәндә, көнгә 2-3 сәгать вакытым бары тик юлга гына китә иде. Кышын салкын автобусларда өшеп йөрүләр минем өчен зур сынау булды. Файдалы эшкә сарыф итәсе урынга вакытны юлда үткәрә идем...
Хәзер исә барысы да бер тирәдә. Бу – минем өчен бик зур бәхет һәм уңыш. Мин, гомумән, сентименталь кеше түгел, рәхмәт әйтү дә миңа кайчак авыр бирелә. Айрат Шамилевичның миңа күрсәткән ярдәме һәм ышанычы бәяләп бетергесез. Югары музыкаль белем алу белән Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеен җитәкләүнең бер урында булуы – зур форсат. Минемчә, бу хәтта укуга да уңай йогынты ясар. Хәзер консерваториядә икенче курсны тәмамладым.
Өстәвенә, музей мин тәмамлаган музыка училищесы белән янәшәдә генә. Башымда бөтенләй башка тойгылар: өч ел элек кенә укучы булып йөргән училище янында хәзер музейда директор булып эшлисең. Рухландыра бу мине...
Милли музыка оркестрының язмышы ничек? Аны бөтенләй ташлап калдырмассыңдыр бит.
Әлегә әйтүе авыр. Соңгы елларда даими график булмады, күбрәк билгеле бер проектлар өчен генә җыелдык. Узган ел 8 сентябрьдә сезон ачылышы өчен концерт һәм фестиваль оештырдым.
Хәзер Тинчурин театрының элекке бинасына яңа күршеләр урнашачак, алар белән дус яшәргә, эшне бергә алып барырга кирәк була. Музей форматына теләсә нинди проектны адаптацияләп була — кече формадагы спектакльләр булсынмы, концертлармы. Иң мөһиме – кешеләргә музыкаль музей барлыгын җиткерү. Музей дигәч, күпләр стандарт экспозицияне генә күз алдына китерә. Ә мин халыкның монда нәкъ театрдагы кебек даими, сокланып, эстетик ләззәт алыр өчен килүен телим. Ел ахырына без бу эшчәнлекне билгеле бер стандартка, тотрыклы нормага кертүне максат итеп куябыз.
Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире буларак, якын арада тормышка ашырасы килгән иң зур һәм амбицияле хыялың нинди?
Мин, гомумән, хыялый кеше түгел, гади тормыш белән яшим, хәтта барысына да җитешә дә алмыйм. Балачактан ук шулай: башыма уй-идея килә икән – хыялланып утырмыйм, ә аны шунда ук тормышка ашырам, яки тормышка ашыру юлларын эзлим.
Кайчандыр мин дирижер булырга, театрда эшләргә хыяллана идем. Бу – вакыт эше. Якын киләчәктә үзебезнең академик театрда эшләрмен дип уйламыйм, алар әлегә консервативрак, традиционрак форматта эшләрне башкаралар. Гомумән, театр өлкәсендә эшлисе килү теләге бар. Хәзерге вакытта минем өчен иң зур театр – нәкъ шушы музей. Бу – минем өчен бик зур трамплин һәм җитәкчелек тәҗрибәсе туплау өчен мәктәп.
Айдар Ниязов: «Кайчандыр мин дирижер булырга, театрда эшләргә хыяллана идем»
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
Сиңа зур уңышлар һәм командаң белән яңа үрләр яулавыгызны телим!
Амин, рәхмәт!
- 18 яшендә оркестр оештырган Айдар Ниязов: «Себер татар мәдәнияте үлем чигендә»
- Айдар Динар улы Ниязов – музыкант, дирижер һәм татар музыка сәнгатенә битараф булмаган яшь белгеч. Ул Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең вокал бүлеген тәмамлаган, хәзерге вакытта Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә симфоник дирижерлык белгечлеге буенча белем ала. Шулай ук ул «Милли музыка» оркестрының сәнгать җитәкчесе булып тора.