news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Әсхәдулла: «Мәчеттә музыкаль кораллар куллануга кайчакта гаҗәпләнеп карыйлар»

«Алпар» этно-төркеме җитәкчесе, музыкант, композитор Алмаз Әсхәдулла белән «Казандашлар» проектында чыккан әңгәмәнең дәвамында – милли музыкабызның чит илләрдәге яңгырашы, Алтын Урда мирасы, Искешәһәр татарлары саклаган борынгы гармуннар, Мисыр суфилары янында җырланган «әбиләр мөнәҗәте» һәм ногай думбырасының сере турында сөйләштек.

news_top
Алмаз Әсхәдулла: «Мәчеттә музыкаль кораллар куллануга кайчакта гаҗәпләнеп карыйлар»
Дизайн: Ильяс Хаҗиев
  • «Казандашлар» проектының чираттагы герое – танылган музыкант, композитор, этнограф һәм «Алпар» этно-төркеменә нигез салучы Алмаз Әсхәдулла.

«Думбыраның төп нөсхәсе ногайларда сакланган»

Тарих турында әйткәндә, архивларда өйрәнү дә таләп ителә. Уку йортында укыганда тарихны тирәнтен өйрәндегезме, яисә үзегезнең аерым эзләнүләрегез булдымы?

– Аерым эзләнүләр булды. Мәсәлән, думбырага килгәндә, хәтта рудиментар рәвештә аутентик форматта уйнау сакланмаган. Моны Геннадий Михайлович Макаров хезмәтләреннән күрергә була (ә ул Рагде Халитовка, Рагде Халитов исә Мәхмүт Нигъмәтҗанов хезмәтләренә нигезләнгән).

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Өчпочмаклы думбыраны Таҗетдин Ялчыгол ясаган, ул өчпочмаклы балалайкага охшаган – сабы озын. Өчпочмаклы думбыра яки балалайка Казахстанда да бар, анда аның музейлары урнашкан. Иң кызыгы – алар, балалайка кебек, өч кыллы да булган. Мәсәлән, Ульяновскида традицион балалайкалар ясыйлар, аларның да кечкенә музейлары бар. Шул якларда думбырага охшаган озын саплы өчпочмаклы-түгәрәкле балалайкалар сакланган. Шул ук рәвештә немецларның түгәрәк балалайка ясалган гравюралары калган. Күрәсезме, барысы да ничек буталган. Формалары төрле, ә исемнәре – балалайка һәм думбыра. Думбыра балалайкадан борынгырак, сабы озынрак, моны гравюралар исбатлый. Ул гравюраларда балалайканың сабы озын һәм ике кыллы.

Иң кызыгы – ногайларга мөрәҗәгать итсәң, борынгы думбыраның төп нөсхәсе ногайларда сакланган икән! Аларның Терекли-Мектеп авылына бардым, анда Кельдимурад ага бар. Аларның бабалары уйнаган, шул формаларга нигезләнеп өйрәндем. Шулай ук икенче экспонат та бар, аны Геннадий Михайлович Әстерхан якларындагы Ясын суккан (Яшен суккан) авылында тап була. Авыл халкы Геннадий Михайловичка сакланып калган борынгы думбыраны биргән. Ул хәзер Әлмәттәге кораллар музеенда урнашкан.

Фото: Алмаз Әсхәдулланың шәхси архивыннан

Казахлар да шул формаларга нигезләнеп исбатлый: «Курмангазы уйнаган форма» дип әйтәләр. Курмангазының «Адай» әсәре – дөнья буенча бик күп уйнала торган композиция. Ул XIX гасырда язылган. Казах халык музыканты, композитор, думбырачы Курмангазы Сагырбаев Әстерханда күмелгән. Әстерхан – татарлар, ногайлар, казахлар, азәрбайҗаннар һәм украиналылар өчен уртак җир. Думбыра тоткан Курмангазының һәйкәле консерватория каршында тора. Димәк, бу мәдәният безнең илдә бар. Татарлар саны буенча бу илдә икенче урында тора. Әстерхан, Себер, Казан, Нижгар, Касыйм ханлыклары булган. Безнең туганнарыбыз – ногайлар. Без – Алтын Урда халыклары. Әлеге кораллар да шуңа дәлил.

Себер якларын карасак, кыргызлар – бик архаик халык. Аларда комуз дигән корал бар (лютня тибындагы өч кыллы кыргыз халык музыка коралы). Формасы – груша сыман, арткы ягы туры.

Фото: Алмаз Әсхәдулланың шәхси архивыннан

«Аранжировкаларда борынгы, тергезелгән уен коралларын куллана башладым»

Сез – мультиинструменталист. Үзегез төрле коралда уйнагач, кайсысы сезнең өчен «иң якын, җанга тиз барып җитә торганы»? Кайсы коралда уйнау иң четереклесе?

– Иң авыры – ятаган. Анда ике кул белән уйнарга кирәк, барлыгы 23 кыл, гармонияләр бар. Аннан кала кубыз һәм такта-кубыз. Курайда уйнарга бик яратам. Аның сыбызгылы һәм сыбызгысыз төрле вариантлары бар.

Фото: Алмаз Әсхәдулланың шәхси архивыннан

«Алпар» төркеменең төп миссиясе бүгенге көндә нәрсәдә? Уен коралларын тергезү төркем концепциясенә нинди яңа сулыш өстәде?

– 2019 елда «Таба» грантын яулаганнан соң, татар музыкантларыннан торган яңа төркем җыя башладым. Баянчы Ильяс Фәрхуллинны курайда уйнарга өйрәттем. Гитарачы Айдар Абдрахимовка саз бүләк иттем һәм аны бас-думбырачы, сазчы сыйфатында җәлеп иттем. Айдар Ниязовны ятаганда уйнаучы буларак чакырдым, Илдар Гыймадиев белән Фәнил Вилданов кубызда уйнады, Гадел Тимербаев перкуссиядә чыгыш ясады. Пандемия вакытында минем бер бүлмәле фатирда репетиция ясадык.

2022 елгы чараларда, Идел Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу хөрмәтенә чыгыш ясау төркемебезнең иң югары дәрәҗәсен күрсәтте. Ул вакытта төркемебез белән спектакльләргә һәм «Ибн Фадлан» фильмына музыка язарга туры килде. Ул елны суфичылык һәм рухи милли музыка бик урынлы һәм заманча яңгырады.

«Алпар» дигән сүз 2018 елда туды. Әти үлгәч, бик авыр хәлдә калдым. Яшәү рәвеше дә авыр иде: беркайда да эшләмәдем, музыка, аранжировкалар ясап маташтым. Күпмедер вакыт рәссам Руслан Ибраһимовның галерея бүлмәсендә эшләдем: музыка яздым. Шунда эшләгәндә миңа илһам килде. Базарбай Бикчәнтәев, Фәридә Диярова, Геннадий Михайлович, Алина Булатова, Дашгын Ибраһимхалилов һ.б. составындагы күпмилләтле «Бәрәкәт» төркеме бар иде, мин исә татарлардан торган төркем оештырырга булдым.

Алпар – «алып» дигән сүздән килә. Тау битләренә яткан алыплар турында сөйләгәннәре бар («Алып егылган» дигән әйтем бар). «Ар» – «ир» сүзеннән алынган. Ирлекне дә, яхшылыкны да аңлата. «Ирлекне күтәрүче» дигән мәгънәдә.

Элек без йә мөнәҗәт, йә шәһәрнең шау-шулы музыкасын уйный идек. Мөнәҗәтләргә килгәндә, ул – күбрәк эстетик музыка, дини формация, бик моңсу яңгырый. Икенче яктан – кызу бию көйләре, гармун, баян (Тямай стиле).

«Алпар» төркеме ирлекне кайтаруга юнәлтелгән. Дастаннарга думбыра белән аккомпанемент уйныйлар. Шулай итеп, аранжировкаларда борынгы, торгызылган уен коралларын куллана башладым.

Мин композиторлык белеме алмадым, шулай да композитор-курсташларымның концертларына гел йөрдем. Музыканы көллияттә укыган вакыттан ук саундпродюсер сыйфатында язам. Төрле компьютер программаларында эшләп, бәетләрне һәм мөнәҗәтләрне аранжировкага салдым, оркестровкалар ясадым. Иҗатым белән әкренләп акча да эшли башладым. Программаларны үзләштерүгә бик күп вакыт китте – барысына да үзем төшендем. Хәзер тыңлаучылар минем «Әлвидагъ», «Алмыш-Илтабар» («Ибн Фадлан»), Кариев театрының «Сөннәтче бабай» һәм Чаллы драма театрының «Әбүгалисина» спектакльләренә язылган музыкаль әсәрләремне яхшы белә.

Фото: Алмаз Әсхәдулланың шәхси архивыннан

«Идегәй» дастаны төркемебез өчен аеруча кадерле булып чыкты. Аны 2019 елда Базарбай тәкъдиме белән «Идел-Йорт» халык театрлары конкурс-фестивален ачу өчен яздык. Архаик текстны Нәкый Исәнбәт җыентыгыннан алдык. Көйгә килгәндә – Базарбай казах традициясеннән үзенә таныш көйләрне алды, кайбер җирләрен үзе өстәп язды. Мин аранжировка ясап карарга булдым. Композиция башында кыл-кубыз кулланыла, аннары Базарбайның хәрәкәтле җырлап җибәрүе белән вокалы башлана, соңрак тамак белән җырлап, думбыра ритмы кабынып китә.

Бу композиция «хит» булып китәр дип әйтү кыен, ләкин аны башкарганда берничә тапкыр гадәттән тыш хәлләр булды. «Чатыр-тау» фестивален ачканда күк йөзе кинәт караңгыланып китте, җил чатырларны очыра язды. Без һава торышының бозылуын очраклылык дип уйладык. Охшаш хәл Болгарда да, берничә урам чарасында да кабатланды. Дастан жанрын башкару билгеле бер осталыкны, аның асылын һәм текстын аңлауны таләп итә – академик белем моңа өйрәтми. Мәдәни традицияне йөртүче тере кеше кирәк монда. Бәхетебезгә – Базарбай нәкъ шушы көйләрдә үскән һәм аларны ничек бар – шулай җиткерде. Гадәти «академик» җырчы башкарса, могҗиза булмас иде.

2023 һәм 2024 елларда Айдар Җәббаров белән шәһәр Сабан туе өчен спектакль әзерләдек. Сабан туе бәйрәменең архаик нигезләре төрки дөньясы һәм Идел буе халыкларының мәңгелек символын йөртә. Без аларны Рүзәл Мөхәммәтшин сценарие буенча әзерләнгән спектакльләрдә чагылдырырга, ярышларның асылы турында сөйләргә тырыштык. Барлык композицияләр этник юнәлештә ясалды, мин синематик (киноформат) яңгыраш өстәп, уен коралларын (думбыра, курай, кыл-кубыз, Сәидә Мөхәммәтҗанованың вокализларын) яздырдым. Тамашачылар бик сокланды, чөнки киемнәр, бию, музыка һәм сюжет үз эшен эшләде. Икенче Сабан туе инде «БРИКС уеннарын» тәмамлады. Музыканы дистәләгән ил спортчылары ишеткәнгә икеләтә шатландым.

Тамашачылар өчен иң масштаблы эшем 2024 елгы «Киләчәк уеннары»нда булды, анда Владимир Владимирович Путин сүзеннән соң катнашучы илләрнең киемнәрен кигән модельләр узды. Бу вакыт дәвамында (18 минут!) киберпанк стилендә татар халык музыкасы яңгырады.

Фото: Алмаз Әсхәдулланың шәхси архивыннан

«Үз музыкаль традицияңнән баш тарту – халыкны да, иманны да ярлыландыру дигән сүз»

Сез, башка җирләрдән тыш, чит илләрдә дә чыгыш ясадыгыз. Төрки-татар дөньясында иҗатыгыз нинди яңгыраш таба? Тәҗрибә туплау, белем һәм идеяләрне баету ягыннан бу элемтәләр танылудан тыш, тагын нәрсә бирә?

– Ике дистәгә якын илнең артистлары җыела торган Каһирәнең барабаннар һәм рухи музыка фестивалендә Татарстан исеме ике тапкыр яңгырады: 2017 елда «Kazan Hijazz» төркеменең катнаш составы белән, ә 2023 елда «ALPAR» төркеме белән чыгыш ясадык. Ике программа өчен дә мин этномузыкологларның һәм остазыбыз Геннадий Михайлович экспедицияләреннән борынгы нәшидләрне һәм мөнәҗәтләрне сайлап алдым. Бу – өйдә «әбиләр заманыннан калган калдыклар» дип саналган репертуар.

Каһирәдә булуның аерым бер шатлыгы – Мисырның мәмлүкләр дәверендәге төрки тарихы белән күренмәс бәйләнешне тою. Шулай ук бер сәхнәдә копт хорларының, судан суфиларының, эфиопия ансамбльләренең, гарәп барабанчыларының һәм «әбиләр мөнәҗәтен» җырлаган безнең кебек яшь егетләрнең Раббыбызны данлавын күрү искиткеч иде. Анда музыка – чикләү түгел, ә күпер: 24 тондагы шәрык лад системасы Европаныкына караганда күпкә баерак яңгырый, һәм бу беркемне дә оялтмый.

Истанбулда.

Фото: Алмаз Әсхәдулланың шәхси архивыннан

Парадокс шунда: бездә әбиләрнең мөнәҗәтләрен еш кына «фольклор» дип кабул итәләр, ә мәчеттә музыкаль кораллар куллануга кайчакта гаҗәпләнеп карыйлар. Шушы гореф-гадәтләрне саклаучы хатын-кызлар булмаса, күпчелек бәетләрнең кайтыр урыны булмас иде: совет чоры еллары ир-атларның җырлау традициясен юкка чыгарган, имамнар да заманча яңгыраган музыка уен коралларын якларга әзер булмаганнар. Каһирә мине шуңа ышандырды: үз музыкаль традицияңнән баш тарту – халыкны да, иманны да ярлыландыру дигән сүз.

Бәхеткә, без үз мирасыбызны Төркиянең «ТРТ Аваз» телеканалында теркәп калырга өлгердек. Съемкалар 2024 елның сентябрендә узды, эфирга гыйнварда чыкты. Бу сәяхәткә иске «Бәрәкәт» белән яңа составны берләштереп җыйдым. Маршрут башта Антальяга, Йөрек Төрекмәннәренең күчмә фестиваленә баруны күздә тота иде. Аннары съемкаларга Анкарага очтык. Анда мин Искешәһәрдә булдым – инкыйлабтан соң эмигрант-татарлар килеп урнашкан урын бит бу. Безне бик җылы каршы алдылар. Музейда сакланган, революциягә кадәрге борынгы татар гармуннарында да уйнап карадык. Истанбулда җирле татарлар һәм Казаннан килгән туристлар өчен чыгыш ясадык, алар безне моңа кадәр белми иде – без алар өчен ачыш булдык.

Миңа «ТРТ Аваз» эфирына ике тапкыр чыгу бәхете тиде. Беренче тапкыр – бөтен төрки дөньяның гимнына әйләнгән легендар «Думбыра» җыры авторы, ногай музыканты Арсланбек Солтанбековның шәхси чакыруы буенча. Минем өчен бу концерт кына түгел иде: иҗаты ногайларны Астанадан Анатолиягә кадәр таныткан кеше белән бер сәхнәдә тору – зур дәрәҗә.

Ногайлар, татарлар, Алтын Урданың уртак тамырлары, XIV гасырдагы Идегәй һәм Туктамыш турындагы дастан сюжетлары – үз вакытында сәясәт аерган нәрсәне бүген музыка яңадан берләштерә. Тарих кайчандыр «чокыр казыган» җирдә музыка күпер салсын өчен без эфирда очрашабыз. Халкыбызның, бабаларыбызның хәтере яшәсен, без уртак киләчәк хакына гасырлар аша яңа иҗат булдырабыз.

Максатым – Алтын Урда мирасын күтәрү. Киемнәребез дә үзенчәлекле – тарихи. Без аларны тектердек, киемнәребез белән Төркиядә кызыксынучылар бик күп булды. Баш киемен Венгриядән сатып алган идем. Алар үзләрен «бездә һуннарның тамырлары бар» дип әйтә.

Белешмә:

  • Алмаз Әсхәдулла — танылган татар музыканты, этно-музыкант һәм милли фольклор остасы. Милли музыкаль проектлар белән актив танылган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар