Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

18 яшендә оркестр оештырган Айдар Ниязов: «Себер татар мәдәнияте үлем чигендә»

Айдар Ниязов – Себер татары һәм 18 яшендә милли музыка оркестры төзеп, татар музыкасын таратучы яшь феномен. Музыканы нәрсә татарныкы итә? Җиһанов белән Сәйдәшев кебекләр хәзер бармы? Себер татар телен аеру дөресме? Сорауларга җавап – яшь композитор һәм дирижерның «Интертат»ка биргән интервьюсында.

news_top_970_100
18 яшендә оркестр оештырган Айдар Ниязов: «Себер татар мәдәнияте үлем чигендә»
Айдар Ниязовның шәхси архивы

«Себер татар мюзиклы – Себер татарлары тарихында зур вакыйга»

Сиңа 19 яшь (шушы көннәрдә тулды), һәм син — тулы бер оркестр җитәкчесе. Оркестр төзү балачак хыялың идеме әллә?

Мин Төмән өлкәсе Тубыл (Тобольск) шәһәреннән. Минем гаиләм бик музыкаль, һәр кешенең диярлек гармуны бар. Бабам скрипкачы булган, ул Мәхмүт Нигъмәтҗанов китабына кергән. Күрәсең, болар барысы да миңа сеңгән. Миндә — музыкаль кан.

Мине музыка мәктәбенә бирделәр. Мәктәптәге бөтен түгәрәкләрдә җырладым да, биедем дә, инструменталь түгәрәкләргә дә йөрдем. Алга таба ул түгәрәкләрне үзем үткәрә башладым. 8-9нчы класста 2 составлы коллективым бар иде инде. Олы-олы апалар да, 4 яшьлек балалар да йөрде. Анда татар үзәгенең бөтен завхозлары, бухгалтерларын биетеп чыктым (көлә). Шул түгәрәкләрдән идарә итү тәҗрибәсе башланды.

Фото: © Айдар Ниязовның шәхси архивы

Мин сәхнә һәм җырлау турында хыялландым. Казанның Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең вокал бүлегенә укырга кердем. Академик музыка бөтенләй тыңламый идем, мин өчен бары фольклор гына бар ул вакытта. Беренче семестрны укып бетергәч, бер композиторның иҗат кичәсенә бардым. Ул анда: «Нигә мин башка кешенең музыкасын тыңларга тиеш, әгәр дә мин үземнекен дә яза алам икән», – диде. Мин шул ук көнне үземнең беренче романсымны яздым. Ул көн тормышымны бөтенләй үзгәртеп куйды.

Романс кына түгел, зуррак эш кирәк, дип, Себер татар операсын яза башладым. Тик минеке түгел икәнлеген аңладым. Төмән шагыйрәсе Клара Кучковская белән элемтәгә кереп, сценарий язуын сорадым. Ул пьеса язды, мин аннан мюзикл ясадым. Мюзикл премьерасын Төмәндә үткәрдек. Башта фонограммалар эшләрбез дә, мюзикл шуннан торыр, дип уйладык. Аннары: «Мин юкка партитура яздыммы?» – дип уйладым һәм оркестр җыйдык. 10-11 кешелек, тулы булмаган оркестр килеп чыкты.

Шул оркестр белән беренче Себер татар мюзиклын тәкъдим иттек. Бу — Себер татарлары тормышында шундый зур вакыйга булды. Моңа кадәр андый әйбер беркайчан да булмаган. Чөнки анда оркестрлар да юк. Мюзиклдан соң ул оркестр да таралды.

Мюзикл язганда, татар классик музыкасы белән бик нык кызыксынып киттем. Минем өчен өйрәнелмәгән бик зур катлам ачылды. Социаль челтәрдә аккаунт ачып, композиторлар, коллективлар, оркестрлар турында яза башладым, бик күп язмалар урнаштырдым. Тик азакка таба урнаштырырлык материал калмады. Чөнки композиторларның күп дигәндә ярты әсәрләре генә яздырылган. Фасил Әхмәтовның «Фәрит Яруллин истәлегенә поэма»сының бер язмасы юк. Күпләр Фасил Әхмәтовның кем икәнен дә белми. Мондый мисаллар бик күп.

Һәм миндә бу материалларның булмавын капларлык корал булдыру идеясе туды. Без иптәшләрем белән Алафузов театрында оркестр оештырдык. Бер концерт куйдык та, икенче театрга күченеп, тулысынча мөстәкыйль юлны башладык.

Оркестрда кемнәр уйный? Студентлар коллективымы бу?

Әйе. Бездә музыка көллияте, консерватория һәм КФУның музыка факультеты студентлары уйный. Җыелган мәлдә 10 кеше идек. Хәзер 20-25 тирәсе. Яшьләр – даими кешеләр түгел. Кемдер банкта эшли, кемдер музыка мәктәпләрендә. Кайберәүләргә эшне дә, оркестрны да, укуны да берләштерү авыргарак туры килә.

Быел октябрьдә икенче сезон башлана. Узган ел 15 концерт куйдык.

Фото: © Айдар Ниязовның шәхси архивы

Оркестр «милли музыка оркестры» дип атала. Нинди әсәрләр уйныйсыз?

Безнең профиль – татар милли академик музыкасы. Мондый профильле оркестрлар бөтенләй юк. Гомумән, Казан кебек зур шәһәр өчен оркестрлар бик аз, һәм кешеләр оркестр музыкасына күнекмәгәннәр.

Эталон – Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР дәүләт академия симфоник оркестры. Калганнары йә театрныкы, йә концертлар өчен генә. Аерым эшләүче оркестрлар бик сирәк. Булсалар да, анда татар музыкасы исем өчен генә.

30 августта дәүләт симфоник оркестры концерты булды, һәм программаларында татар музыкасы бөтенләй юк иде. Узган ел Ахиярова, Низамов, «Шүрәле»дән сюита яңгыраган иде, быел бернәрсә юк...

Хәзер татар музыкасының проблемалары бик зур. Мин, бу урынны тизрәк биләргә кирәк дип уйладым. Бездә — 95 процент татар музыкасы. Өстәвенә, беркайчан да яңгырамаган әсәрләр дә бар. Оркестрга гадәттә әзер материалны алалар. Мәсәлән, «Шүрәле» сюитасы. Әзер партитураны алалар да уйныйлар. Музыканы, китапханәләрдә утырып, сканерларга, икенче форматка күчерергә, аннары оркестрлаштыруга бирергә кирәк. Бу — шактый чыгымнар. Болар барысы да цифрлаштырыла һәм аннары гына яңгырый башлый.

Без — яшьләр. Безнең барыбер эш юк (көлә). Аның өчен вакыт һәм көч таба алабыз.

Фото: © Айдар Ниязовның шәхси архивы

Халыкта милли музыкага ихтыяҗ бармы?

Беренче концертларыбызда залның яртысы да тулмады. Һәм анда бары танышлар гына килгән иде. Ничек алай булганын белмим, ләкин кешеләр безгә йөри башладылар. Хәзер безнең үз аудиториябез бар кебек.

«Вокалистлар белем артыннан чапмый, аларның кыйммәтләре башка»

Музыка көллиятенең вокал бүлегендә укыйм, дисең. Оркестрда син төп кеше – дирижер. Ул сәләт каян килә?

Әйе, мин вокал бүлегендә укыйм, чөнки мине беркем дә күчермәде. Минем дөньям үзгәрде, һәм мин үземә яхшы белем кирәген аңлыйм. Вокалистлар белем артыннан чапмый, аларның кыйммәтләре башка. Сәхнәдәге теләсә кайсы артистка теләсә нинди теоретик сорау биреп карагыз – күп дигәндә уннан өчесе җавап бирергә мөмкин. Минем кыйммәтләр башкарак.

Беренче омтылыштан соң, мине дирижерлар белән хорга чакырдылар, бу да миңа бик күпне бирде. Чөнки анда, татар хоры белән чагыштырганда, бик күп музыка җырлана. Алар, җырлаганда, барысын да анализлыйлар.

Икенче тапкыр тырышканнан соң, мине көллиятнең дирижерлык бүлеге мөдире үзенә алды. Бу да бик мөһим этәргеч булды, чөнки минем кулларны дөрес итеп «куйдылар». Аның янына бармаган булсам, һаман да, колхозчы кебек, исем өчен генә таяк болгаган булыр идем.

Музыка дөньясыннан ерак кайбер кешеләр дирижерларның оркестрда нәрсәгә кирәк икәнлеген аңламый. «Таяк яки кулын болгап тик тора», – дип уйлаучылар бар. Дирижерның оркестрда роле нинди?

Дирижер – ул, авылча әйткәндә, клуб формированиесе җитәкчесе, ул җыя һәм җитәкчелек итә. Ул музыканы, яңгырашын үзенчә күрә. Оркестрантларның 1 биттә — бөтен җыры, ә дирижерның шул 1 җыр 100 биттә булырга мөмкин. Башта ул мәгълүматны үз башыңда туплыйсың, аннары оркестрга күрсәтеп, музыка җыясың. Кыскасы, ул музыкантларга партитурада язылганны күрсәтә. Оркестрантларны дирижерлыкка өйрәтмиләр.

Кемдер «сетка»ны күрсәтә, кемдер «рәсем ясый». Син һәр концерт саен чыгып, шул «сетка»ны гына күрсәтә алмыйсың, ул кызык түгел. Дирижер артист та булырга тиеш. Дирижерда бөтен игътибар, һәм ул бу игътибарны бик дөрес кулланырга тиеш. Һәркемнең үз музыкаль материалларын алып бару манерасы булырга тиеш. Кемнеңдер кулы һәрвакыт салмак, кемдер кискен дирижерлык итә ала, кемдер таяксыз.

Фото: © Айдар Ниязовның шәхси архивы

Татарлар арасында дөньякүләм танылган дирижерлар бармы? Кемнән үрнәк аласың?

Фоат Шакирович Мансуров – беренче номерлы кеше. Ул Казахстанда туган һәм анда дәүләт оркестрын ачкан. Биредә дәүләт симфоник оркестрында, аннары Большой театрда эшләгән. Аның язмалары хәзер дә иң яхшылары рәтендә. Аның дирижерлыгында Зур театрда «Муса Җәлил» операсы яңгырый. Ул Җиһановның барлык симфонияләрен уйнап чыккан һәм аның 9нчы симфониясен ул Зур театрда яздырган.

Хәзер Айрат Кашаев күренә башлады. Ул да бик яхшы дирижер, безнең көллиятне, Мәскәү консерваториясен тәмамлый, аннары тагын бер тапкыр укырга керә һәм симфоник дирижерлык курсын тәмамлый. Хәзер, вакыт-вакыт Казанга килеп, дирижерлык итә.

«Эльмир Низамов – бик бәхетле композитор»

Заманында Сәйдәшев, Җиһанов кебек композиторлар булган. Аларның музыкасын хәзер классика дип башкаралар. Хәзер дә, еллар үтүгә карамастан, бөек булып калырдай композиторлар бармы?

Хәзерге замана герое – Эльмир Низамов, Татарстанның төп композиторы. Бик бәхетле кеше, чөнки узган ел аның операсын 7 тапкыр куйганнар. Опера театрында ул хәтле куелышлар булмый. Шулай ук талантлы композиторлар белән чагыштырганда, ул бик бәхетле.

Мәсәлән, Сәйдәшевнең «Гөлнара» балетын үз куллары белән кабат торгызган Илһам Байтирәк бар. Ул балет 1948 елгы, аңа быел 75 ел. Тик ул 1 тапкыр да куелмаган, гәрчә ул — «Шүрәле»дән соң икенче милли балет.

Низамовны Җиһанов белән чагыштыралар. Мин моның белән бөтенләй килешмим. Чөнки Җиһанов, беренче чиратта, сәнгать эшлеклесе. Музыка иҗат итүдән тыш, ул — мәдәният өчен зур юл төзегән кеше. Ул композиторлар союзын ачкан, оркестр төзегән, консерватория ачтырган, Опера театры аның «Качкын» операсы белән ачылган. Икенче тапкыр ачылганда да, Җиһановның «Алтынчәч»ен куйганнар. Опералардан кала 17 симфония язган, күз алдына китерәсезме? Хәтта даһи Шостаковичның да ул кадәр юк, аның 15 симфониясе бар. Ә Низамов – ул иҗатчы.

Фото: © Солтан Исхаков

Татар музыкасы иҗат итеп, дөньякүләм танылып буламы?

Бу мәсьәлә белән татар конгрессы шөгыльләнә. Кайсыдыр елда Алматада татар музыкасыннан торган искиткеч концерт булды. Минем уйлавымча, бу — яхшы үрнәк. Композитор Шамил Шәрифуллинның кызы Гүзәл Төркиядә әтисенең музыкасын башкаруны булдырды. Бу да — яхшы мисалларның берсе.

Аннары нәрсә музыканы татарныкы итә соң? Шундый ук интонацияләр бөтен җирдә дә кулланыла ала бит. Музыкага татарлар гына аңлый торган мәгънә салынудадыр. Башка милләт кешеләре шуңа безнең музыканы аңламый, аермый. Ә безнең өчен ул бик кадерле, чөнки без аның нәрсә турында икәнен беләбез. Мәсәлән, «Зөһрә» балеты. Аны яңадан торгызсалар, без аны карарга рәхәтләнеп барачакбыз, чөнки ул — безнең мирасыбыз. Башкалар моны аңламаска мөмкин.

«Мин беркемгә дә «Себер татар теле аерым», дип әйтмим»

Милләт буенча син татар егете?

Әйе, Себер татары. Туганнар — барысы да диярлек саз ягыннан (Тобольское заболотье). Ул якларда татарлар күпләп урнашкан. Анда фольклор материалларын өемләп җыйдылар.

Быел, Себер татар диалекты — аерым тел, дип аерып чыгардылар. Бу мәсьәлә сезгә дә кагылдымы?

Июнь башында без Казанда Себер татар әкиятләрен презентацияләдек, мин анда фольклор материалларыннан музыка яздым. Һәм һәр икенче кеше бу теманы кузгатты: «Сез Фәннәр академиясенең Себер татар телен аерым тел дип санавын белә идегезме, бу хакта нәрсә уйлыйсыз?»

Мин филолог түгел, мин мондый темаларга бөтенләй сөйләшергә тиеш түгел. Ләкин Себер татарлары вәкиле буларак, минем бераз хокукым бар. Кайвакыт мондый темалар абсурдка китерә. Болар барысы да — сәясәт. Татарстанның — үз сәясәте, Себер татарлары активистларының да үз сәясәте бар. Әлегә кадәр абсурд очраклар булып тора. Ике як арасында компромисс юк.

Татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә өлкә автономиясе һәм шәһәрләрдә тагын оешмалар бар. Безнең бер өлкәдә генә Төмән өлкәсе татарлары автономиясе, Төмән өлкәсе Себер татарлары автономиясе, Төмән өлкәсе Себер татарлары һәм татарлары автономиясе бар, Төмәндә дә, калган торак пунктларда да шундый өчәр автономия. Менә шулай бер-берсе белән дошманлашалар. Алар бит бер кан.

Бездә кемдер Татарстан законнары буенча яши, кемдер үзенең законнары белән. Мәсәлән, мин укыган мәктәп — этномәдәни компонент белән, һәм анда татар телен өйрәнәләр. Мин ул мәктәптә укыганыма бик шатмын. Бәлки, аның ярдәмендә мәдәнияткә дә килгәнмендер. Ләкин Казан татар теле һәм Себер диалекты аерыла.

Мин язган Себер татар мюзиклы Себер татар телендә. Аны без Төмәндә татар мәдәнияте үзәгендә тәкъдим иттек. Бер зур кеше килде дә: «Ә нигә татар телендә түгел, син бит Казанда яшисең?» – ди. Мин презентациядә русча бер сүз дә әйтмәдем. Бу мюзикл белән миңа ярдәм иткән кешеләргә дә шундый сораулар бирелде. Бик авыр.

Моңа кадәр татар теленең Себер татар диалекты дип саный идек. Син аерым тел дип саныйсыңмы?

Без — барыбыз да татарлар, анысы – факт.

Бары тик кайвакыт чиктән чыгалар, һәм Себер татарларының үзенчәлеге югала. Мәсәлән, «Түгәрәк уен»га Себердән бер коллектив килгән. Себернең үзеннән үк килгән әбиләр чыгалар да, «әйдә, гармун, уйна, кушылып җырлыйк» дип, фонограммага кушылып җырлый башлыйлар. Бу бит «треш»! Кырыйдагы гармунчылар да фонограммага уйнаган кыяфәт чыгарып торалар. Ужас! Гармун тавышына булса биеп алсалар да була бит. Йә берәр халык җырын җырласалар, бездә нинди милли җырлар, мәдәният барлыгын күрсәтерләр иде.

Себер татар мәдәнияте үлем чигендә. Себер татар музыкасы Себергә караганда Казанда күбрәк яңгырый. Анысы да минем куллар белән эшләнелә. Себер татарларының шулкадәр фольклор материаллары булу – ул алтын. Казан татарларының ул инде юк, чөнки күптән бөтенесен өйрәнеп, уйнап, җырлап, биеп бетергәннәр.

Мин беркемгә дә, Себер татар теле аерым, дип әйтмим. Ниндидер көчем, дәрәҗәм булса да, мин бу мәсьәләне ничек чишәргә икәнлеген белмәс идем. Минем бурыч – үземнең мәдәниятне халыкка күрсәтү. Мин музыка ясыйм, дирижерлык итәм, һәм бу миңа үз мәдәниятемне ничек тә булса сакларга ярдәм итә. Башка юлларны әлегә күрмим.

Фото: © Айдар Ниязовның шәхси архивы

«Инструментның ничек эшләвен аңлар өчен, кайвакыт 20 минут вакыт җитә»

Сәясәттән китеп, сүзне музыка белән дәвам итик әле. Хәзер музыкантларның нинди проблемалары бар? Яхшы музыкант булыр өчен нинди шартлар тудырырга кирәк?

Күп җирдә яхшы белем алып булмый. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Казанда моның белән проблемалар юк. Төмән өлкәсендә калган булсам нишләр идем икән, белмим. Тубылда мәдәният мәгарифе училищесы бар, ул күптән инде күп профильле техникум белән берләштерелгән. Моннан бернинди дә яхшылык көтәргә кирәкми. Төмәннең югары уку йортларыннан — бары тик мәдәният институты гына. Ул хәтта училищедан да түбәнрәк дәрәҗәдә, дип сөйлиләр. Анда хәтта оркестр да юк.

Казаннан да күпләр китүне сайлый. Беренчедән, оркестрлар юк. Дәүләт оркестрына яхшы белгечләрне гадәттә үзләре чакыралар. Анда эләгер өчен берничә консерватория бетереп, озак еллар тырышырга кирәк.

Белүемчә, син берничә уен коралында уйный беләсең. Саны бармы?

Санаганым юк. Өйдә баян, гармун, тальян, башкорт курае, балалайка бар. Укыганда 7 ел баянда, аннары оркестрда 4 ел думбрада уйнадым. Әлегә ятаганга кулым җитми. Мин аны 13-14 яшьтә ике такта, бер фанер кисәгеннән үзем ясаган идем. Өйдә скрипка да бар. «Хәрәкәттә бәрәкәт» проектында скрипкада уйнадым.

Бәлки, бу — ниндидер сәләттер. Инструментның ничек эшләвен аңлар өчен, кайвакыт 20 минут вакыт җитә. Кайбер кораллар өчен 1 ай кирәк булырга мөмкин. Ләкин мин озак утырырга яратмыйм. Мәсәлән, тромбонда уйнарга өйрәндем, аның ничек эшләвен аңлар өчен, миңа берничә дәрес җитте.

Композитор буларак хәзер дә иҗат итәсеңме, әллә инде күп вакытны оркестр һәм дирижерлык аламы?

Яза башлаган операм балет-поэмага әйләнде. Сюжет Себер ханлыгы ханбикәсе турындагы «Сүзгә» поэмасыннан алынган. Ул Себер ханлыгының бетүе турында. Себер татарлары тематикасына ваграк әйберләр дә язам.

Беренче зур премьерам БКЗда булды. Безнең дирижер хоры минем эшкәртүдәге борынгы Себер татары бәете «Куяннар»ны җырлады.

Кемнәрдән һәм нәрсәдән илһам аласың?

30 август гармунчылар парадында Себер гармунчылары белән бергә бардым. Без инде Илсөя Бәдретдиновадан әллә кая артта калдык. Гармунчылар башта бергә бардылар, бардылар да, таралышып беттеләр. Төрлесе-төрлечә уйный, төрлечә җырлый. Берсе бер апа янына килде дә уйнап җибәрде. Апа башта оялып торды, аннары тотты да җырлап җибәрде, аңа дуслары кушылды. Бөтен кеше шул бер гармунчыга кушылып җырлый башлады. Аннары икенче әби янына килде. Таякка таянып утырып торган әби, таягын ташлады да, мәйдан уртасында бии башлады!

Һәрбер гармунчы шулай «тусовка» ясады. Алар Бауман урамында җырлап торган гитаристларның концертын өзделәр. Бер гармунчы барды да, аларның микрофонына: «Кил, иркәм, кил инде», – дип җырлый да башлады. Миңа моны тасвирлар өчен сүзләр җитми. Бары феномен.

Казан баянчылары тыйнак, аларның характерлары башка. Ә безнекеләр – әрсез, безнең канга сеңгән ул.

Менә шундый әйберләрдән илһам алам. Менә шул ул — чын сәнгать. Сәхнәдә ул чын түгел. Чын сәнгать – син бернәрсә турында да уйламыйсың, бары уйныйсың, сиңа кушылып җырлый башлыйлар, һәм синең артыңда — бөтен мәйдан.

Киләчәккә нинди хыялларың бар?

Мин нәрсә турында хыялланырга да белмим. Минем тормышта хәзер булган әйберләр – минем яшь өчен болай да бик күп. Миңа 19 яшь. Минем инде шулкадәр әсәрләрем бар, консерваторияне тәмамлаучының композиция буенча шулкадәр әсәрләре юк. Минем үз оркестрым бар, елына 20ләп концерт куябыз. Әгәр җырчыларны гына алсак, аларның күбесенең «сольный» концертлары да булмаган.

Минем тирәдә миңа ышанган кешеләр җыелуыннан рәхәтлек алам. Әйтерсең, вакыт туктаган, һәм мин инде киләчәктә. Әйтерсең минем бурыч инде үтәлгән.

Тагын нәрсә эшли алыр идем, белмим. Ел саен минем тормышта нидер үзгәрде, мин гел нәрсәдер иҗат иттем. Хәзер инде үз юлымны үзгәртмәм, дип уйлыйм. Мин дирижер буларак үсә башладым. Һәм һәрвакыт дирижер булырмын кебек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100