news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәгыйть Гыйбашевка 65 яшендә «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде

news_top
Сәгыйть Гыйбашевка 65 яшендә «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде
фото: Владимир Васильев

«Әниемнең туган көне бүген», «Син сөюдән чибәр» кебек популяр җырлары белән татар эстрадасы тарихына кергән Сәгыйть Гыйбашевка Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде.

Музыка сәнгатен үстерүгә өлеш керткәне өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемне рәсми рәвештә Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

«Бөтен җирдә җырларымны беләләр, кушылып җырлыйлар. Мин вокал буенча укыган кеше бит, җыр карьерасын башлавыма 30 ел. Көн саен исем тапшыра башладылар хәзер. Минем «Әниемнең туган көне» җыры өчен генә дә халык артисты исемен бирергә тиешләр иде. Шулкадәр кеше тыңлады аны. «Нәрсә кабызсаң да Сәгыйть җырлый», диләр иде. Гел тере тавышка гына җырладым һәм җырлыйм», дигән булган ул 5 ел элек бирелгән интервьюсында. Үзенә 60 яшь тулуын искәрткән булган. Димәк, Сәгыйть Гыйбашевка - 65 яшь.

Моннан 2 ел элек Әнвәр Нургалиев концертында җырлаган. Ләкин шул ук концертта аның хитларын Әнвәр Нургалиев үзе башкарган. Әнвәр Нургалиев концертына Сәгыйть Гыйбашевны чакырган, тик аның хитларын үзе җырлады

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар