Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев концертына Сәгыйть Гыйбашевны чакырган, тик аның хитларын үзе җырлады

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев концертына Сәгыйть Гыйбашевны чакырган, тик аның хитларын үзе җырлады

Казанда Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның юбилей концертлары уза. Шимбә, иртәгә 50 яшь туласы көнне булган концертка дус кыз мине дә чакырды. Алдан әйтеп куям, мин аны яратучы хатын-кызлар исемлегендә түгел.

50 яшьлек юбилей концертында артист тормыш китабын «язды», тик ул балачактан башланмады, ә хәзергедән балачакка таба барды. Шуңа китапның 5нче бүлеге «Мин – популяр артист» дип аталды.

Бер бүлектә популяр артист: «Һәр концертта диярлек әти-әнигә кагылышлы җырлар башкарырга тырышам. Гадәттә, бу җырлар авыр башкарыла иде. Ни өчен дигәндә, аның көе салмак, моңсу. Быел әз генә башкача эшләргә булдык. Минем әнинең туган көне 1 гыйнвар иде, әтиемнеке – 3 гыйнвар. Ел башыннан ук шулай бәйрәм артыннан бәйрәм була иде. Яңа ел балачактан ук шундый якты хатирәләр белән истә калган. Аларны алга таба дәвам итәсе килә», – диде һәм «Әниемнең туган көне» җырын башкарды. Арттагы экранда җырның сүзләре кайберләре татар, кайберләре башкорт телендә чыгып барды. Калган җырларныкы татарча гына иде, дип истә калган.

Легендар Сәгыйть Гыйбашев башкаруындагы җыр. Тик кем уйлаган инде бу җырны башкаручы Сәгыйть Гыйбашев концертта үзе дә чыгыш ясар дип?!

Мин ел саен концертларыма заманында бик популяр булган үзебезнең шәхесләрне чакырам. Аларны онытырга ярамый, алар һәрвакыт безнең күңелдә. Хәмдүнә апа, Фән абый, Флера апа, Зифа апаларны чакыра идем. Аларның җырлары һәрвакыт безнең күңелдә. Бүген дә сюрприз ясадым. Мин аны бик ихтирам итәм, җырларын яратам, җырларын бүген үзем дә башкардым. Бик хөрмәт иткән, яраткан легендабыз Сәгыйть абый Гыйбашев! – дип аны сәхнәгә чыгарды.

«Әниемнең туган көне» ул вакытка инде җырланган иде. Бөтен өмет «Син сөюдән чибәр» җырына иде. Беренче итеп, ул «Соң түгел» җырын башкарды. «Менә хәзер «Син сөюдән чибәр», менә хәзер», – дип көткән идем, булмады. «Нигә ялгыз соң син, аккошым» җыры булды Сәгыйть Гыйбашев башкаруында.

Шуларны җырлады да кереп тә китте. Кош балалары әниләре азык күтәреп килгәндә авызларын ачып торамы? Менә шул кош балаларының авызы ачык калган кебек булды, чөнки теге «җыр-ризык» салынмады. Шундый «обидно» булды. Болай да еш күренми бит инде ул.

Соңыннан Әнвәр Нургалиев «Син сөюдән чибәр»не дә үзе җырламасынмы! Мин бөтенләй аңламадым нигә болай эшләнелгән. Сәгыйть абый бер интервьюда: «Хәзер концертларга чакырмыйлар», – дигән иде. Бу – концертта катнашуның бер шарты булдымы икәнни?! «Син концертка кил, тик синең хитларны мин җырлыйм» булды бу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100