Сәгыйть Гыйбашев: «Иң популяр җырларымны алып җырлауларын авыр кабул иттем»
«Әниемнең туган көне бүген», «Син сөюдән чибәр», «Матур җыр»ларның алыштыргысыз башкаручысы, Татарстанның атказанган артисты Сәгыйть абый Гыйбашев белән иҗаты, соңлап кына мактаулы исем алуы, җырларын яшь җырчылар башкаруга карашы, шәхси тормышы һәм башка темаларга сөйләштек.
Сәгыйть абый, сезнең җырларыгыз халык арасында бүген дә популяр. Җырларны ничек тоемлыйсыз?
Мин иң башта җырның сүзләрен укып чыгам, үзем аша үткәрәм. Җырларымның сүзләре, чыннан да, мәгънәле, алар барысы да кеше тормышы белән бәйле. Ул чорда күп җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова белән тыгыз эшләдек. «Безнең сөю онытырлык түгел» җыры, мәсәлән, чыннан да онытырлык түгел. Ул сүзләрен язып бирүгә үк, барысы да шунда ук күңелгә ята иде. Аны композитор Оскар Усманов та бик хөрмәт итә. Сания Әхмәтҗанова хәзер, ялгышмасам, Илсөя Бәдретдинованың да бик күп җырларының авторы.
Шулай ук Сания Әхмәтҗанова язган «Син сөюдән чибәр» җырым бик нык популяр булды. Дөрес, аны башта башка кешегә дип әзерләгән булганнар, ләкин Оскар Усманов: «Синең тавышыңа бара», – дип, миңа бирергә булды. «Матур җыр»ның да сүзләрен Сания Әхмәтҗанова яңартып язып биргән иде.
Популярлык кемгәдер кисәк килә, бер җыры «ата» да, йолдыз булып уяна. Кемнеңдер юлы озын була. Сез ничек танылдыгыз?
Күтәрелеп китүем шул «Барс Медиа» компаниясендә эшләгәндә булды инде минем. Мин алар белән 1999 елда контракт төзедем. Алар миңа бик яхшы, көчле реклама ясадылар, кассеталарны саттылар. Ләкин, контракт булгач, алар рөхсәтеннән башка беркая да чыгыш ясарга тиеш түгел идем, акчаны алар алып килде.
Иң беренче солянка концертларында, «Татар җыры»нда «Әниемнең туган көне» җыры белән чыгыш ясадым. Халык аны бик яратып кабул итте. Бераздан: «Яңа җыр кирәк инде, үтүкне кабызсаң да шушы җыр бит», - дип әйтә башладылар. «Син сөюдән чибәр», «Әниемнең туган көне бүген» җырларына клип та төшердек. Миңа әле дә: «Сине ике генә җырың аша беләбез, башка җырларың юкмыни?» - диючеләр очраштыргалый. Ул чорда концертлар белән гастрольләргә йөри алмасам да, әлеге җырларым миңа популярлык алып килде. Алардан тыш, музыкаль мәйданчыкларда тагын 60-70ләп җырым бар.
Һәм… алар барысы да мәхәббәт турында сыман.
Минем тавышым да лирик тавыш бит. Шуңа мәхәббәт турында, нечкә, тойгылы җырлар башкарырга туры килде. Хәзер дә шушы юнәлештә иҗат итәм. Әле менә «Соң түгел» дигән җырым чыкты. «Кичер» дигән бик мәгънәле җырым бар.
«Фанатларым күп иде»
Җырларыгыз романтик рухта, тавышыгыз матур. Яшь чакта хатын-кызлардан игътибар күп булдымы?
Сәхнәгә чыкканда өйләнгән генә идем. Ул хакта уйларга да вакыт булмады (көлә).
Фанатларыгыз булгандыр бит инде?
Фанатларым күп иде. Мәскәүгә дискотекага еш чакыралар иде. Анда кызлар кочаклый, «Кулларыгызны тотып карыйк әле», – дип киләләр. Әле менә күптән түгел генә, шул элекке чаклардагы сыман, Уфага татарча дискотекага чакырганнар иде. 3 мең кеше алдында җырладык. Хәзер дә яраталар икән әле мине (көлә). Еллар узса да, тавыш үзгәрми бит ул. Мин һәрвакыт тере тавышка җырлыйм. Минем җырларны фонограммага җырлап та булмый, шунда ук сизелә.
Тавышым белән бер көн дә калмый эшләп торам. Өемдә студиям бар, аппаратурам тора. Бер-ике ай шөгыльләнмәсәң, сыйфат китә, «фальшиво» җырлый, ноталарны тиешенчә алмый башлыйсың. Минем җырлар барысы да авыр җырлар алар. «Матур җыр»ны, мәсәлән, 1,5 октавага алырга кирәк. Кемдер аскарак төшереп җырлый, ләкин ул очракта җыр инде тиешенчә яңгырамый.
Халык мәхәббәтен тоеп яшисезме?
Нык күп язалар. «Кая югалдыгыз, сез кирәк безгә», - диләр. Әле бер унлап яңа җыр яздырдым. Хәзер шуларны телевидениеләргә бирергә кирәк. Элек бит бардың да, бирдең дә, куя торганнар иде. Хәзер барысы да акча сорый. «Әниемнең туган көне»н яңа яңгырашта «Мәйдан»га бирдем. Аны бик еш сорыйлар. «Син сөюдән чибәр»гә яңа клип төшергән идек. Анысын «Туган тел» күрсәтә.
Паузада булып алдыгыз да, хәзер яңа сулыш белән иҗатка тотындыгыз сыман.
Иҗаттагы күп кешенең шундый чоры булып аладыр. Тормыш бара, үземнән соң күбрәк матур җырлар калдырасы килә. «Әти, бабай (безнең якта карт әти диләр инде) җырчы булган», - дип, белсеннәр үземнән соң да балалар, оныклар тыңласын иде. Шуңа күрә, тавыш мөмкинлекләрем булганда, күбрәк җырлар яздырып өлгерәсе килә.
Берничә көн концерт кую теләгем дә бар. Балалар да: «Әти, концерт куй, арендасы белән булышабыз», - диләр. «Пирамида»ны алыргамы әллә дигән идем, аренда хаклары бик күтәрелеп китте. Кайвакыт кирәкме икән ул миңа дип тә уйлыйм. Чирләп тә алам, яшь тә бара бит инде.
Үз вакытында концертлар белән күп йөри идек. Иң беренче булып гастроль тормышын мин танылган татар җырчысы Таһир Якупов белән белән йөргәндә күрдем. 1985 елда – Казан музыка училищесына укырга кергән елны ук үзе белән гастрольләргә алып чыгып китте ул мине.
Мин укырга армиядән соң гына кердем бит. Тулай торак юк, стипендия юк, фатир «снимать» итеп яшибез. Училищега да ул чакта 7-8 кешене генә алалар иде, анда ничек эләктем әле. Казанда туганнарыбыз да юк. Килгәч, хәтта, берничә көн вокзалда кунарга туры килде. Шуңа да карамастан, студент вакытлар күңелдә бик матур чор булып яши.
«Ашарга да җитми торган иде...»
Беркемегез булмаса да, Казан тарткан, әйеме?
Без авылда чакта «Заман» дигән музыкаль төркем оештырган идек. Аның башлап йөрүчесе авылдашым, талантлы музыкант Ильяс Вәлишаһ булды. Бер барабанчы егетебез бар иде, клавишларда уйнаучыбыз, Ильяс - соло-гитара, ә мин бас-гитарада уйнадым. Авылларда концертлар куя торган идек. Бөтен бәйгеләрдә катнашып йөрдек. Район мәдәният бүлеге безгә аппаратура да бүләк иткән иде. Ләкин барыбыз да туган якларда перспектива юклыгын, кая да булса китәргә кирәклеген аңлый идек.
Ильяс - бик талантлы музыкант. Мин аның «Ыгы-зыгы» дигән җырын да җырлыйм. Беренче булып ул китте дә, Уфа сәнгать училищесына укырга керде. «Монда әйбәт, сине алалар, кил, Сәгыйть», - дип, мине дә чакырды. Ләкин мин башта Казанга барып карарга булдым. Кабат Уфага китәрмен дип уйладым. Казанда укырга керә алгач, күченәсе килмәде инде. Укыганда булачак тормыш иптәшемне дә очраттым. Ул Азнакай районы Тымытык авылыннан. Аны бер күрүдән ошатып, үз-үземә «бу кыз минеке булырга тиеш» дидем. Беренче курсны бетергән елны өйләнештек. Быел бергә тора башлавыбызга 36 ел тулды.
Яшь чактан ук төрле уен коралларында да уйный белгәнсез, җырлагансыз. Болар сезгә кемнән бирелгән?
Безнең әни белән әти икесе дә матур җырлый иде. Кич утырудан кайтышлый, бөтен урамны яңгыратып җырлап кайтырлар иде. Авылда берәр бәйрәм булса, җырларга иң беренче итеп әти белән әнине чакырдылар. Тавышлары бик моңлы иде икесенең дә.
Сез күпбалалы гаиләдә үскәнсез икән.
Хәзер сирәгәйдек шул инде… Энекәш белән абыебыз вафат инде. Тагын бер абыебыз бар. Аннан олы апабыз бар. Аның белән безнең әти бер, әни башка. Әмма әни апаны кабул итмәгән. Шуңа ул безнең авылдагы балалар йортында үсте. Ләкин апа белән хәзер бик якын аралашабыз, гел очрашып торабыз.
Апагыз балалар йортыннан сезгә кайтып йөрдеме?
Килеп йөри иде. Безнең кырыйда гына әтинең апасы тора иде, ул күбрәк аларга кайтты. Әни менә шулай бераз усалрак, корырак иде безнең.
Авырлыклар да күрергә туры килгәндер.
Авыр үстек инде. Ашарга да җитми иде. Балалар йортыннан арткан әйберләрне безнең гаиләгә бирерләр иде…
Шуңа күрә мин балаларым белән андый хәл булмасын дип тырыштым. Бөтен көчемне гаиләмә бирдем. Бәлки, гел җырга гына бирелгән булсам, тагын да зуррак югарылык яулар идем. Балаларым мин күргәннәрне күрмәсеннәр, рәхәт үссеннәр дидем. Икесен дә укыттык. Олы улым теш табибы минем, үзенең клиникалары бар. Кече малай юридик белем алды, МВД системасында эшли. Башка юнәлешне карамады да, бары тик шунда гына укыйсы килде. Икесенең дә эшләре авыр. Теш табибы-хирург булгач, олы улым операцияләр дә ясый. Шуңа да аңа физик эш эшләтмәскә тырышабыз, кулларын сакларга кушабыз. Эше бик җаваплы, борчылырга да ярамый, гел тынычлык кирәк.
Малайларга карата кырыс булдыгызмы?
Бу мәсьәләдә тормыш иптәшем катырак булды. Мин малайларны балалар бакчасына алып бара идем дә, елагач, калдырмыйча кире алып кайтып китә идем (көлә). Әллә ничә тапкыр шулай булды.
Кечкенә чагында өлкән улыгызны үзегезгә карарга туры килгән икән.
Малай туганда хатыныма 18 яшь кенә иде әле. Педагогия институтының беренче курсында укып йөргән чагы. Әби: «Фәридә укуын ташламый», - диде. Миңа иҗатны туктатып, хатын укуда чакта бала белән утырырга туры килде. Төнлә каравылчы булып эшли идем.
Кем генә булырга туры килмәде инде миңа. Артист кешенең эше үзенчәлекле бит аның, чыгышлар гел генә булып тормый. Әти авылыбызның танылган балта остасы иде. Ат арбасына тәгәрмәчләр ясаганын исем китеп карап торыр идем. Мин, аны күреп, балта эшенә дә өйрәнеп үстем, эш булмаган бер чорда үзем дә төзелеш белән шөгыльләнеп алдым.
Төрле чак булды. Шуңа да Аллаһка шөкер дип, бүгенге көнем белән канәгать булып яшим. «Алтаң» мәчете янында үз йортыбыз белән торабыз, мәчеткә йөрим.
Йортны да үз тырышлыгым белән салып чыктым. Балаларыбыз аерым яши инде хәзер. Хатын белән икебез генә дөнья көтеп ятабыз.
Үз йортың белән яшәгәндә эш бетми инде.
И, әйтмә дә. Әле менә өйне буярга йөрим. Участогыбыз әллә ни зур булмаса да, эш җитәрлек.
Кош-кортлар тотасызмы?
Бройлерлар үстерәбез. 20 тавыгыбыз бар. Көн саен яңа салган йомырка алып кереп ашау рәхәт инде. Аларга печән чабып алып кайтасың, карыйсың. Менә хәзер кура җиләге, кыяр-помидорлар җитешеп килә. Алары хатын өстендә инде. Ул биолог булгач, бакчада бик яратып эшли. Мин шул су сибешеп йөрүче генә.

«Көнчелек булса да, мин аңа бирешмәдем»
Тормыш иптәшегез белән яшь аермагыз 12 ел. Сез төрле буын кешеләре дигән сүз бит инде бу. Ниндидер кыенлыклар булдымы? Көнләшүләр?
Кыенлыклар шул бала тугач булды инде. Хатын укырга китә, мин, култык астыма «Симилак» кыстырып, бала белән калам. Ул вакытларда көнләшүләр дә булды. Чөнки үзем дә яшь чакта кызлар белән йөрмәдем түгел. Без музыкант булгач, «танцы»дан соң кызлар яныбызга үзләре киләләр иде. Тик көнчелек булса да, мин аңа бирешмәдем. Кырыйда бала булгач, аңа карыйсың да, көнләшәм дип, тавыш күтәреп утырмыйсың инде. Башка юк-бар уйлар кертмәскә тырыштым.
Аннан әбинең дә холкы җиңел түгел иде безнең. Хатыныма өйләнер алдыннан мин бит аларга үземә 30 яшь икәнне әйтмәдем, 24 дидек. Белгәч, тавыш чыкты, әби-бабай, хатынымның туганнары безгә каршы булды. Ул вакытта инде малаебыз туган иде. Башкаларга карамый, әкрен генә яшәп киттек. Кризисларны уздырып җибәреп, гаиләне саклап кала алдык.
Әле тормыш иптәшегезгә җыр да багышлагансыз икән.
Башкортстаннан җырлар авторы Мөдәрис Газетдинов: «Тыңлап кара әле», - дип бик матур җыр җибәргән иде. Минем хатынга туры килә бит бу дим. Хатыныма быел көз көне - 55 яшь тула. Юбилеена багышлап, шушы «Назлы гөлем» җырын яздырдым. Аңа әле клип та төшерербез дип торабыз. Хатынның үзенә дә бик ошады.
«Бу исемне бик көтеп алдым»
Сез быел атказанган исемен алдыгыз. Сәгыйть Гыйбашевның атказанган исеме дә булмаганмы, инде халык исемен алырга вакыт бит, дип яздылар. Үзегез ничек кабул иттегез моны? Рәхмәтле булыпмы, әллә сезнең дә күңелдә бураннар уйнадымы?
Аны миңа былтыр биргәннәр иде инде, кулга быел гына алдым. Дөресен әйткәндә, миңа бу исем бик кирәк иде. Мин аны бик көтеп алдым. Җыр бәйгеләрендә җиңүләрем күп булды, «Алтын барс» сыным да бар. Әмма бу исем алар белән янәшә дә тормый инде. Бик авыр шартларда үскән, Казанга килеп күтәрелгән авыл баласы мин. Шуңа минем өчен авылдашларым да бик сөенде.
Нигә сез бу исемгә шулай озак килдегез?
Артыннан йөрмәдем инде мин аның, сорамадым да. Алданрак алсам әйбәт була иде, ни дисәң дә, мин инде 50 елга якын сәхнәдә. Әлбәттә, сәхнәдән китеп торган вакытлар да булды. Даими эш хакым булмагач, башка өлкәләрдә дә эшләргә туры килә иде. Беренче айда концертларың берничә булырга, ә икенчесендә берәү дә булмаска мөмкин. Ашарга-эчәргә, балаларны үстерергә кирәк бит. Ләкин мин һәрвакыт үземнең сәхнә кешесе булуымны белеп тордым, үз-үземә ышанычым югалмады.
Соң булса да рәхмәтле булып кабул иттегез инде, алайса?
Миңа караганда да балаларым, тормыш иптәшем сөенде. Үземә дә каядыр барып кергәндә рәхәт инде шулай дип тәкъдим итүләре. Гел телевидениедә күренеп тормагач, кеше бит сине оныта да башлый. Кайвакыт: «Син нинди җырлар җырлыйсың соң?» - дип сорыйлар. Әйтеп җибәргәч, «О, син җырлыйсыңмыни аны», - дип шаккаталар.
Шуңа да сөендем инде исем алгач, хәзер дә очып йөрим әле. Тагын да яңа җырлар җырлыйсы килә башлады.
«Иң популяр җырларымны алып җырлауларын авыр кабул иттем»
Сезнең җырларны яшь җырчылар ала. Җырларыгызның сәхнәдә башкалар тарафыннан башкарылуына ничек карыйсыз?
Мин тавыш чыгарып, судлашып йөрүчеләрдән түгел. Ләкин, дөресен әйтим, иң популяр җырларымны алып җырлауларын авыр кабул иттем. Күңелемнең бер өлешен китеп алган кебек булды. Бу бит инде ишетелгән җырлар, колактагы җырлар. Шулай популярлашу китте хәзер, эләктереп алалар да, акча эшлиләр. Халык исә Сәгыйть җырын саткан икән дип уйлады.
Оскар Усманов: «Җырласыннар, киресенчә, синең рейтингың үсә», - дип тынычландырса да, башка җырларымны бирмәскә куштым. «Мин үлгәч алырлар, кагылмасыннар», - дидем. Оскар Усманов белән без дуслар, гаиләләребез белән дә йөрешәбез. Ул миңа абыем кебек. Аның әтисе Вадим Усманов белән дә ничә еллар эшләдем. Ул да менә кайсы җырның популяр булачагын, ә кайсының булмаячагын яхшы ишетә. Әлбәттә, җырчысына карата да таләпләре катгый аның. Көен бераз гына бозсаң, бер нотаны гына дөрес җырламасаң да, сүгеп атарга мөмкин. Сүзләрен ятлап килмәсәң, ул сине студиягә дә кертеп тормый. Менә шундый үзенчәлекле кеше Вадим Усманов, исең китәрлек шәп музыкант. Бик хөрмәт итәм аны.
Әнвәр Нургалиев узган ел сезне концертына чакырган иде. Ләкин хитларыгызны үзе башкарды.
Әнвәрнең концерты бит инде, берни дә эшләтә алмадым. Җырларны бергә башкарсак, әйбәтрәк булыр иде. Ләкин каршы төшмәдем. Чакырганына рәхмәт. «Сезне хөрмәт итәм, җырларыгыз матур», - дигәч, ризалаштым. Казанда да, Башкортстанда да чыгыш ясадым. Акчасын түләде, өстәвенә күпме халык җырларымны ишетте, күтәреп алды. Шуңа күрә мин шатландым гына.
Иҗат кешеләре алдагы биш-ун елны планлашырып куярга яраталар. Сез дә шулаймы?
Әллә ни зур планнарым юк. Җырлар яздырырга, берничә клип төшереп, аранжировкасын эшләтергә иде дип торам. Барысы да шул акчага кайтып кала шул. Бер җыр эшләтергә дә 150 мең тирәсе акча кирәк. Минем пенсиям 14 мең, менә атказанган исеме алгач бераз өстәлде.
Мәҗлесләрдә йөргәлисездер бит әле.
Мин бит мәҗлесләрдән күп алмыйм. Юбилейга барып 30 җыр җырлап булмый бит инде. 5-6 җыр җырлап кайтасың, кая 25, кая 30 мең бирәләр инде. 50не сорасаң, әйдә 30 меңгә җырла дип сатулашалар. Кешеләр кебек йөзәр мең сораган юк. Пенсиягә өстәргә шул җитеп тора.
Балаларның үз тормышлары хәзер. Үзләренеке үзләренә җитә. Cәламәтлек кирәк. Хәзер яшь баргач, чирләре дә чыгып тора. Күбрәк йөрергә тырышам инде хәзер. Сәламәтлекне сакларга, балаларга оныкларны үстерешергә, тагын яңа җырлар яздырырга иде. Исән-сау булганда, үз аягыңда йөреп торганда сөенеп яшәргә кирәк. Шул тавыклар янына чыгып керсәң, иртән торгач, үзең үстергән бер кыярны өзеп ашасаң да рәхәт. Шуңа булганына канәгать, шөкер.
Рәхмәт сезгә, Сәгыйть абый!

Сәгыйть Гыйбашев 1959 елның 19 августында Свердловск өлкәсе, Әҗегол авылында туган. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2026). Аның иҗаты татар музыка мәдәниятендә хит булган композицияләрне үз эченә ала.
1985 елда Казанга музыка училищесына укырга килгән.
Җырчының иң танылган хитларының берсе ― «Әниемнең туган көне бүген» җыры (музыкасын Зөфәр Хәйретдинов, сүзләрен Резеда Хәлилова язган). Тагын бер популяр трегы, гомумән, беренче татар клипларының берсе саналучы — «Син сөюдән чибәр», аның клибы 1998 елда чыккан.
Танылган җырлары: «Нигә ялгыз соң син, әйт, аккошым»; «Утлы яшьлек», «Матур җыр» (Төшемдә, өнемдә); «Мин эзләдем сине»; «Безнең сөю онытырлык түгел»; «Курай»; «Каз тавышларыннан аңла»; «Кермә минем төшкә», «Соң түгел»; «Май», «Оныт әле»; «Ашытбаш кызлары»; «Кичер»; «Сары яфрак»; «Туган як»; «Сабыр ит»; «Әй гомерләр» һ.б.