news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә, җырлар авторы Нәфисә Сабирҗанова вафат

news_top
Шагыйрә, җырлар авторы Нәфисә Сабирҗанова вафат
Фото: https://vk.ru/yazuchilar.almet

Әлмәттә яшәүче шагыйрә, тележурналист, күп җырлар авторы Нәфисә Сабирҗанова вафат. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.

«Безнең яраткан Нәфисәбез бүген китеп барган...

Бик озак авыруы белән көрәште, бирешмәскә тырышты, тормышны, кешеләрне бик ярата иде», – дип язалар алар үзләренең ВКонтакте сәхифәсендә.

Нәфисә Сабирҗанова — шагыйрә, тележурналист, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премияләр лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның журналистлар, Татарстанның Язучылар берлекләре әгъзасы иде.

Шагыйрә белән шушлашу мәрасиме бүген, 21 июльдә, Әлмәтнең Үзәк мәчетендә (Мәрҗани ур., 82а) узачак. 10.00 сәгатьтә башлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар