Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шагыйрь хыялы» – Эльмира Кәлимуллина туган көнендә «люкс» матурлыгын күрсәткән

news_top_970_100
«Шагыйрь хыялы» – Эльмира Кәлимуллина туган көнендә «люкс» матурлыгын күрсәткән
Фото: Эльмира Кәлимуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Бүген Эльмира Кәлимуллинаның туган көне.

Эльмира Кәлимуллина – татар җырчылары арасында аерылып торган шәхес, Татарстанның атказанган артисты, үзенчәлекле репертуар иясе. Әмма ул Казан сәхнәсендә 5-6 көн рәттән чыгыш ясый алмый, тамашачы җыя алмый.

Бу хакта ул, әрнеп, социаль челтәрдәге сторисларында да сөйләгән иде. «Мин ясаган иҗат, дәрәҗә минем халкыма кирәк түгел… Бу – бөтенләй башка аудиториягә кирәк. Татарстанда андыйлар бик аз – бу факт. Минем һәр концертым, җырым – ул яхшылык кылу. Югары дәрәҗәле чыгышлар халык арасында модалы булсын өчен ничә еллар үтәргә тиештер, белмим», – дип күңел әрнүен белдерә ул.

Хәзер җырчы тамашачыны башкачарак җәлеп итәргә уйлады ахры. «Татар җыры-2024» фестивалендә ул тамашачы ияләнгән образда түгел, ә кыска күлмәктән чыгыш ясады. «Барысы да мине классик күлмәкләрдә күрергә ияләнгән, ләкин бу юлы без системаны «ватарга» һәм мине икенче яктан да күрсәтергә теләдек», – дигән иде ул.

Җырчы шул икенче ягы белән тамашачыны җәлеп итүне дәвам итә. Социаль челтәрдә «миңа матур, ә сезгә» исеме астында яңа фотолары белән уртаклашкан. Җырчы ботларын гына күрсәтеп калу түгел, «күкрәкләрен» дә ачарга булган. Әмма бу юл белән тамашачыны концертларга җәлеп итә алу гына икеле.

Күрсәтә белеп күрсәтсәң, дигәндәй...Әлеге фотолар җырчының дуслары күңеленә хуш килгән. Комментарийлардан җырчының тамашачысы гына түгел, язылучылары да үзгә икәнлеген аңларга була. Бер генә тискәре комментарий да юк, фотоларны караучылар бары тик матурлык кына күргән.

«Ммм», – дип язган иҗатташ дусты, композитор Эльмир Низамов.

«Шәп», «искитмәле матур», «ай, матур да», «ут, пожар», «бик матур», «шагыйрь хыялы», «йөрәккә – ук», «ах, нинди хатын-кыз», «люкс-матурлык», «вау», «у-ля-ля, сез ярты социаль челтәрне җанландырдыгыз», «хатын-кызны гаилә үзгәртүнең үрнәге» кебек комментарийлар калдырып, җырчының кәефен күтәргәннәр.

Эльмира Кәлимуллинадан әрнүле сторислар: «Мин башка дәшми тора алмыйм...»

Эльмира Кәлимуллина: «Татар эстрадасында үземнең стилем бар»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100