Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллинадан әрнүле сторислар: «Мин башка дәшми тора алмыйм...»

news_top_970_100
Эльмира Кәлимуллинадан әрнүле сторислар: «Мин башка дәшми тора алмыйм...»
социаль челтәрләр

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдәге сәхифәсен бик актив алып бара башлаган Эльмира Кәлимуллина, әрнеп, үзенең иҗаты мисалында, Татарстанда сыйфатлы музыкага ихтыяҗ булмау хакында яза.

«Мин инде берничә көн дәвамында бик кызык халәттә йөрим. Дөресен әйткәндә, мине «колбасит». Тамашачы һәм аларга кирәкле сыйфат турындагы иллюзияләремнән котылуым.

Үзем бу турыда язам, үзем, нигә мин болай эшлим инде, дип уйлыйм. Ләкин әйтмичә дә кала алмыйм, миңа сезнең фикерләр кызык», – ди Эльмира һәм үзенең Мәскәүдәге «Татар җыры»ндагы чыгышыннан бер өзек күрсәтә.

«Ничек сезгә алдагы сторис?» – дип дәвам итә җырчы сүзен. «Матурмы? Әйе! Зәвыклымы? Әйе! Шәп җырмы? Әйе! Тере тавыш? Әйе! Сәхнәдәге энергия «ут»мы? Әйе!

Ә хәзер дөресен әйтәм! Мин башка дәшми тора алмыйм.

Мин ясаган иҗат, дәрәҗә минем халкыма кирәк түгел…

Бу – бөтенләй башка аудиториягә кирәк. Татарстанда андыйлар бик аз – бу факт.

Минем һәр концертым, җырым – ул яхшылык кылу. Югары дәрәҗәле чыгышлар халык арасында модалы булсын өчен ничә еллар үтәргә тиештер, белмим.

Ләкин мин алга таба да бары тик шулай һәм тагын да яхшырак эшләячәкмен. Минем ориентир һәм үрнәк – дөньякүләм дәрәҗә, дөньякүләм музыка. Консервация һәм балавыз сыннар музее түгел.

Мин үзем кебекләр өчен җырлыйм. Без күп түгел, әмма без «тельняшкалар»да», – дип яза җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100