Эльмира Кәлимуллина: «Татар эстрадасында үземнең стилем бар»
25 ноябрь көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның концерты узды. «Ак калфак» + «Бөрлегән»нән микс, «Кармен» һәм Эльмира белән Эльмир тандемы – «Интертат» концерттан репортаж тәкъдим итә.
Эльмира Кәлимуллина – 2012 елда «Голос» телевизион проектында катнашып киң җәмәгатьчелеккә танылган җырчы. Бүген ул – татар җырчылары арасында аерылып торган шәхес, Татарстан Республикасының атказанган артисты, үзенчәлекле репертуар иясе. Аның башкаруында халык җырлары, эстрада, классик җырлар, рус һәм чит ил композицияләре яңгырады. Тере тавыш, ут, аранжировкалар, хореография һәм костюмнар – барысы югары дәрәҗәдә.
Концерт татар халык җырлары – «Ак калфак» («Бик еракта идек без») һәм «Бөрлегән» миксы белән башланып китте. Эльмира бу ике җырны бергә кушып, яңа аранжировкада, яңгырашка яңа сулыш өреп, бик үзенчәлекле итеп, фолк жанрына охшаш стильдә башкарды.
«Рәхмәт килгәнегез өчен. Бик каты кайгырдым бүген, ник кайгырганымны белмим, мин бит өйдә, туган җир, туган кешеләр. Барысы да әзер. Ләкин, нәкъ менә Казанымда үтә торган концертлар дулкынландыра, яңа эмоцияләр бирә, безне яңа дәрәҗәгә чыгара», – дип сәламләде килгән тамашачыларны Эльмира. Бу – аның көзге тур кысаларында үтүче 4нче концерты. Алда әле Мәскәү концерты көтелә. «Мин концертларымны үзем ике телдә – русча һәм татарча алып барам, концертымда төрле жанрлар бар: классик җырлар да, фольклор, рок һәм эстрада», – дип, концерт белән таныштырып китте ул.
Чараны чит ил классик җырлары дәвам итте. Җырчы башкаруында инглиз телендә «Adagio» һәм француз телендә «Кармен» операсыннан «Хабанера» ариясе яңгырады. Җырны Эльмираның ире, Мәскәүдән килгән хореограф Евгений Ксенофонтовның хореографик шоу-балет биючеләре бизәде. Бу – татар җырчылары арасында уникаль күренеш, дип әйтсәк тә була, чөнки татар артистлары арасында берсенең дә әлегә Мәскәүдән килгән биючеләр белән концерт куйганы юк. Һәрбер яңа номерда кырыс, стильле итеп киенгән саллы гына гәүдәле 4 егетнең хореографиясе бик үзенчәлекле, яңача, «текә» башкарылды.
Ире Евгенийга багышлап, Эльмира «Мин сине ходайдан сорадым» (Р.Гобәева сүзләре, Э.Низамов музыкасы) җырын, ә кечкенә улы Мурадка «Улым» (Р.Гобәева сүзләре, Э.Низамов музыкасы) җырын бүләк итте. «Безнең улыбызга 1 яшь тә 3 ай, ул бүген безнең белән. Күңелем сизә, аның инде йокысы киләдер сәхнә артында. Дөньяда иң зур бәхет – ана булу. Бу җыр улыма багышланган булса да, бүген мин аны үземнең әниемә багышлап башкарасым килә», – дип башлады җырчы бу чыгышын.
Концерт дуэтларга бай булды. Беренче булып сәхнәгә җырчы Илгиз Мөхетдинов чыкты. Алар икәү «Очасы гына» (Г.Тимербулатова музыкасы , Р. Мәхәммәтшин сүзләре) җырын башкардылар. «Әлеге композиция «Безнең җыр» проекты кысаларында туды. Җырчыларны, композиторларны, шагыйрьләрне берләштергән шундый зур проект булды ул. Анда без бер-беребезне яңа яктан ачтык. Бүген безнең өчен дә премьера. Эксклюзив!» – дип таныштырып китте Илгиз җыр белән.
Концертта һәр җыр алдыннан диярлек көй һәм сүзләрнең авторларын әйтеп бару бик шатлыклы, күңелгә ятышлы күренеш булды. Җырчыларга гына түгел, шагыйрь белән композиторларга да игътибар кирәк, әлбәттә. Шулай да, «Ак фәрештә» җырының сүзләр авторы Рифат Сәлахны, ике тапкыр сәхнәдән «Рәфис Сәлах» дип игълан иткәч, Рифат абыйны күңел түреннән әз генә кызганып та куйдым. Эльмираны гаепләү әйтүем түгел, шундый зур зал алдында каушап, онытылып китүләр була.
«Эльмира белән Эльмир тандемы»
Концертның төп кунагы – танылган композитор Эльмир Низамов. «Минем 99% җырларымның авторы», – дип таныштырды җырчы якын дустын. Алар «Өмет йолдызы» һәм «Мин җырымда калам» композицияләрен башкардылар. Эльмир «Мин җырымда калам»ның (Гөлүсә Батталова сүзләре) язылу тарихын сөйләп алды: «Кайбер җырлар үзеннән-үзе үз җырчысын таба. Әлбәттә, мин кайбер җырларны, язгач, Эльмирага күрсәтәм, тәкъдим итәм, һәм ул аларны җырлый. Кайбер вакытларда мин җырларны күрсәтмим, башкаларга күрсәтәм. Бу җыр белән шундый могҗиза килеп чыкты. Мин ул җырны язганда, шундый атаклы, өлкән, зур җырчыларга берничә тапкыр күрсәттем. Ләкин ул барыбер үз юлын Эльмирага алып барды».
Кичнең тагын бер дуэты Илгиз Шәйхрәзиев белән яңгырады. Икәү алар быел гына премьерасы булган «Тиясез» җырын башкардылар. Аннары Эльмира күлмәк алыштырырга кереп киткән арада Илгиз «Бию пәрие» җыры белән залны кыздырып алды. Салмак кына җырлар тыңлап изрәп киткән тамашачы, Илгизнең зал буйлап тыз-быз килеп «текә» биюләрен шаккатып карап утырды һәм дә инде кушылып бии алмыйча булдыра алмады. «Текә» биюләрдән соң ул, «гафу итәрсез, если что» дип, тиз генә кереп тә китте.
Өченче блокта Эльмира күбрәк эстрада җырларын башкарды. Татар телендә аеруча танылган «Сүзем калды» һәм берничә русча җырын яңгыратты. Шунысы кызык, русча җырларының күбесенең авторы – Эльмираның ире Евгений Ксенофонтов.
«Бүгенге концертта 5 җыр ирем авторлыгында. Эльмир Низамов белән алар бер тандемда эшлиләр. Икебез бергә берәр җыр тудыру турында да уйларыбыз бар, бәлки, киләсе концертларда безнең яңа номер туар», – диде Эльмира Кәлимуллина.
Концерт Шәрык стилендә яңгыраган «Син булганда» җыры белән тәмамланды. Җыр барышында Эльмира концертны тере музыка белән бизәгән «Jive» төркемен тәкъдим итте. Шулай ук тамашачыларга һәм республикабыз җитәкчелегенә рәхмәт белдерде: «Хөрмәтле, бүген минем янымда булган тамашачыларыма, яраткан Республикама һәм шәхсән Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановка минем турыма ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт белдерәм».
«Үз юлымны таптым»
Концерт буласы көнне вакыты бик тыгыз булса да, Эльмира журналистлар сорауларына бик теләп җавап бирде.
– Эльмира апа, җырларыгыз жанр һәм яңгыраш ягыннан бик үзенчәлекле. Музыкада үз стилемне таптым, дип әйтә аласызмы?
– Әлбәттә, музыкада үз юлымны, үз стилемне таптым. Һәм үземнең концертымда үзем хуҗа, тамашачыга бөтен Аллаһы Тәгалә биргән мөмкинлекләрне тавыш белән дә, эмоциональ момент белән дә күрсәтергә тырышам. Татар эстрадасында үземнең бер стилем бар. Ул «Сүзем калды» җырында бу күренә, Илгиз Шәйхрәзиев белән «Тиясез» дуэты минем өчен бик үзенчәлекле. Шундый әзрәк кенә ниндидер яңа сулыш кертәм татар җырына, мин үземне таптым һәм тамашачыга тапшырам.
– Бүген күп кенә олы шәхесләребез халык җырларын үзгәртеп җырлауга каршы килә. Сез моның турында нәрсә уйлыйсыз?
– Миңа калса, тормыш гел үзгәрә. Бүген шундый замана, без глобализация чорында яшибез. Мәсәлән, минем карт әбием татар халык җырларын җырлаган иде. Ә аның карт әбисе аларны ничек җырлаган икән? Бәлки, минем карт әбием аның карт әбисенә караганда яңарак стильдә җырлагандыр халык җырларын, шуңа күрә барысы да хәрәкәттә. Әгәр дә хәрәкәт булмаса, без яши алмас идек.