Сәгъди абзый йортына сәяхәт: «Сәгъди абзый булмаса, Кырлайны беркем белмәс иде»
Сәгъди абзый – Сәгъдәтдин Шәмсетдин улы Салихов 5 яшьлек Габдулла Тукайны үзенә сыендырган, улы итеп тәрбияләгән шәхес. «Интертат» хәбәрчесе Арча районы Кырлай авылында Сәгъди абзый утарында кунакта булып, аның туганы белән аралашып, каберен зиярәт кылып кайтты.
«Сәкедә – бишек, мичтә Тукай заманыннан калган табалар...» – Сәгъди абзый йортында ниләр бар?
«Ниһаять, Кырлайга барып кердек. Сәгъди абзыйның йорты, басу капкасыннан кергәч, күп ерак түгел икән; аз гына баргач, коймасы читәннән булган, тәбәнәк кенә, салам түбәле бер өйгә туктадык», – дип яза Габдулла Тукай «Исемдә калганнар» әсәрендә.
Сәгъди абзыйның йорты Кырлай музей комплексыннан әллә ни ерак түгел. Музей комплексы директоры Дамир Абдуллин әйтмешли, авылда элек тә, хәзер дә бер урам бар, булган. Урамның сул ягында – зират, уң ягында Сәгъди абзый йорты. Уң як йортка кадаклап куелган элмә тактада бөек шагыйребезнең: «Кырлай авылы – минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным», – дигән сүзләре язылган. Сәгъди абзый яшәгән өйгә исә: «Төбәк (республика) дәрәҗәсендә әһәмияткә ия тарихи һәйкәл. Крестьян Сәгъди утары. 1892-1895 елларда монда шагыйрь Габдулла Тукай яшәде», – дип язылган.
Сәгъди бабай яшәгән, дип йөртелгән өй Сәгъди абзый яшәгән йорт нигезе өстендә яңадан төзелгән. Каралты-куралар – барысы да яңадан торгызылган. Ул вакытта өй түбәләре дә саламнан булган, алар искереп, җимерелә башлагач, аларны сүтеп, Тукайның 90 еллыгына яңадан төзегәннәр. Капка-койма, келәт, аның эчендәге йорт кирәк-ярагы, кар базы, сиртмәле кое, лапас – һәрберсе нәни Апушның бу йортта 3 елга якын яшәү рухын саклый кебек. Монда аяк баскан өлкәннәр, бигрәк тә, читтән кайткан әби-бабайлар юкка гына үз балачаклары, яшьлекләре белән очрашкандай, күз яшьләренә буылып, истәлекләргә чумып йөрмиләрдер…
Әнә, өй янында Сәгъди абзый үзе дә басып тора! Җыйнак гәүдәле, уртача буйлы, түбәтәй кигән, мыек астыннан гына елмаеп тора... Сәгъди абзыйның фоторәсеме сакланып калмаган. Әмма аның туганы Гомәр ага Әгълиев нәкъ Сәгъди бабасына охшап тора!
– Туганнан шушында мин, – дип каршы алды безне Гомәр абый. – Күп еллар терлекчелек, соңрак төзүчелек өлкәсендә эшләдем. Авылда бик күп йортлар төзедем. Хәзер менә аптырап йөрим, зур-зур агачларны күтәреп, ничек эшләдем икән, дим. Хәзер күтәреп булмый!
Ачык булса, Сәгъди бабайның өенә кермичә калмый идем. Сәкедә бишек эленеп торыр иде, мич эчендә – Тукай заманыннан калган табалар, моны әни тапшырган инде...
Сәгъди бабайның йортын шул ук урынга яңартып салдылар. Бу өйне, музей булыр, киләчәк буынга тарихи һәйкәл буларак күрсәтербез дип, бер дә уйламадылар шул. Алай булса, кем белә, бәлки, Сәгъди бабай үзе төзегән өйне дә саклап калып булыр иде? Анысы да шикле. Йортны яңадан 1978 елда гына күтәреп чыктылар. Аңа кадәр уйлаган кеше булмады, – дип, экскурсия ясады ул безгә.
Гомәр абыйның Сәгъди бабай төзеп калдырган өйгә кергәне булган. Яңа өй дә нәкъ Сәгъди бабай төзегәнчә, бернинди үзгәрешсез яңартылган. Бүлмәләре барысы да үз урынында, ди.
– Мунчасы да булгандыр? – дип кызыксынып, күзләрем белән мунчаны эзли башладым.
– Ул вакытта мунча су буенда – астарак булган, «кара мунча» дип йөртәләр иде аны. Хуҗалыкка бер булгандыр инде ул, – дип аңлатты Гомәр абый.
Сәгъди абзыйның йорты, абзары артында бик матур гына бакчасы да бар. Аны Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин төзекләндерергә ярдәм иткән. Шул бакчадан «Апуш коесы»на чыгар өчен капка ясалган. Бакчада исә Сәгъди абзый һәйкәле, Сәгъди абзый белән Габдулла Тукай утыртып калдырган нарат, истәлек такталары урын алган. Кыскасы, энәсе-җебеннән алып, бар деталь дә исәпкә алынган, бар нәрсә дә бик яхшы эшләнгән. Инде бу бакчаны, Сәгъди абзый утарын карап торучыларга, авыл халкына «афәрин!» дип, кул кысасы гына кала.
Сәгъди абзый өен ямьләндерәсе килде
– Музей буларак, йортны бераз зуррак итеп төзиләр, – дип кушылды әңгәмәгә Дамир Абдуллин. – Сәгъди абзый таза тормышлы кеше булган: 2е ат, 2 сыер тоткан. Габдулла Тукайны тәрбиягә алгач, аңа имана җире дә биргәннәр. Җир авыл халкын ашата да, киендерә дә. Җир ул – яшәү чыганагы. Хәзер генә җирнең кадере бетеп бара. Хәзер пай җирләрен дә сатып бетерделәр. Пай җирләре – шул имана җирләре иде бит.
Утардагы келәт, абзарның түбәсе – саламнан. Без аны ел саен көзен алмаштырабыз, салам өстәп торабыз. Салам түбә кышын җылыны яхшы тоткан, су да үтмәгән, җылы да булган, шуңа күрә яңартылып торган ул.
Сәгъди абзыйның йортына соңгы тапкыр 2016 елда реставрация ясалды, йортның түбәсен яңадан алмаштырдылар. Түбә таушалган, шуңа күрә быел яки киләсе елда аны алмаштырачаклар, – диде Кырлай музей комплексы директоры.
– Түбәләрне, Сәгъди абзыйның йортын тыштан буясагыз, озаккарак чыдар иде, бәлкем? – дип кызыксынам. Чөнки читтән карап торсаң, яшерен-батырын түгел, өйнең бүрәнәләре кибеп беткән. Агач бүрәнәнең артыгы белән кипкәнлеге аерымачык күренеп тора. Ул бүрәнәләрне лак белән булса да буяп куярга кул кычыта... Бүрәнә генә түгел, өй тулаем тыштан бик кипкән булып күренә, аңа бер ямь, төс кертәсе килә. Йортка «ямь кертәсе» килгән кешеләрдән бер мин генә булмаганмындыр, күрәсең, Дамир Зиннәтуллович мине ярты сүземнән ук аңлап алды:
– Күрәсез, кар базының түбәсен буяган идек. Ул сакланды. Сәгъди абзыйның йорты тарихи һәйкәл булып саналу сәбәпле, түбәсен буярга рөхсәт булмады. Быел яки киләсе елны сыйфатлы түбәләр куйдырачакбыз, Аллаһы боерса. Йортларны буярга өлгергән идек. Белгечләр: «Йорт иске өйгә тәңгәл булырга тиеш», – дип әйтә. Тәрәзәләрне дә пластикка алмаштырып булмый. Шуңа күрә тарихи һәйкәл белән җаның теләгән эш майтара алмыйсың, – дип ачыклык кертте ул.
Сәгъди абзый төзегән өйнең тарихы мондый: Сәгъди абзыйның кызлары – Саҗидә, Сабира, үзе, хатыны, аннан соң улы Садретдин вафат булгач, йортлары колхозга – авыл советына кала. Ул йортта бер әби яши башлый. «Музей ачабыз», – дигәч, әбигә урамның икенче башыннан башка йорт салып бирәләр. Ахыр чиктә, Сәгъди бабайның йортын сүтеп, 1978 елда аның урынына нәкъ шундый ук яңа өй төзеп куялар.
Сәгъди бабайга Габдулла Тукай ничек килеп эләккән?
Риф Якупов язмаларында Сәгъди абзыйның кечкенә Габдулланы уллыкка алуы турындагы язу булмавын әйтә.
– Әмма бу язуны эзләү файдасыз, – дип дәвам итә ул, – чөнки Габдулланың уллыкка алынуы рәсмиләштерелмәгән. Әгәр рәсмиләштерелгән булса, Кушлавыч авылы кешесе Бәдри Сәгъди абзыйдан Габдулланы бик җиңел генә алып китә алмас иде.
Габдулла Тукайның апасы Газизә Зәбирова истәлекләренә караганда, Бәдри абзыйның да Габдулланы алып китү өчен бернинди рәсми кәгазе булмаган һәм ул, хәйләгә керешеп, Сәгъди абзый алдына кесәсеннән русча язылган иске кәгазьләр генә чыгарып күрсәтә алган...
Кырлай музей комплексы директоры Дамир Абдуллин Габдулла Тукайның Кырлайга кайту тарихын сөйләде:
– Өчиле авылында Габдулланың әнисе Бибимәмдүдә белән уйнап үскән Нәфисә исемле кыз Кырлайга килен булып төшә. Ул дус кызының вафатын, улының ятим калып, авыр шартларда яшәвен белеп ала. Кырлайга кайткач, Нәфисә апа ире белән Сәгъди абзый – Зөһрә абыстай йортында тора. Шулчак, Нәфисә апа Габдуллаҗан турында да сөйли. Сәгъди абзый урамда калган кешеләрне үз йортына сыендыра, аннан соң Габдулла Тукайны барып алып кайта. Гамәлләреннән күренгәнчә, ул бик тә кешелекле, олы җанлы адәм була. Габдуллаҗанның мулла малае икәнен белгәч, Сәгъди абзыйның йөрәге «жу» итеп куя, чөнки муллаларны Аллаһы Тәгаләгә якын укымышлы кешеләр, дип санаганнар. Габдулла Тукай Сәгъди абзыйларда яшәгәндә, Нәфисә апа аны карашырга да булыша, соңрак Нәфисә апалар үзләре аерым йорт салып чыга.
Гомәр абый да холкы белән Сәгъди абзыйга охшаган, ул да олы җанлы кеше. Чакырган җиргә килә, бер дә кул селтәп, «юк» дип әйтә белми. Бик рәхмәтлебез аңа, – диде Дамир Абдуллин.
Сәгъди бабайның туганы Гомәр Аглиев: «Атлар ярату – Сәгъди абзыйдан калган гадәттер»
Сәгъди абзый турында нәрсәләр беләсез, дигәч, Гомәр ага Аглиев та хатирәләрен яңартты:
– Мин үскәндә, Сәгъди бабайны белгән, хәтерләгән кешеләр исән иде әле. Габдулла Тукай белән уйнап үскән Сапый абыйны хәтерлим.
Сәгъди бабай эшчән, кыю кеше булган. Элек бит имана җирен ир балага гына биргәннәр, Сәгъди абзыйның гаиләсендә ике кыз туган, ир бала булмаган. Семьяны туйдырыр өчен, бер имана җир булса да бирерләр дип, Казанга барып, Габдулла Тукайны алып кайткан. Тукай Сәгъди абый артыннан йөреп, эшкә өйрәнгән, дип сөйли торган иделәр.
Бакчасындагы Тукай белән утырткан нарат агачын кечкенә вакыттан ук беләм. Мин кечкенә вакытта ук ул нәкъ шундый ук биек иде, хәзер без дә картайдык, нарат бер дә үзгәрмәгән төсле. Һәрдаим күз алдында булганга күрәдер... Үткән-барган саен шуңа карыйсың бит. Аннан соң, Сәгъди бабай атлар тоткан, дип сөйли иделәр.
Атлар ярату – Сәгъди абзыйдан калган гадәттер инде. Мин бала вакыттан ук атта. Ат көтүләре көтеп, армиядән кайткач та, ат җигеп йөрдем. Әле дә ат асрыйм, Сабантуйда, авыл җыеннары, «Ат көне»ндә ат арбасына балалар утыртып йөрим. Сабантуй башланганчы ат арбасы балалар белән тула, әле бөтенесе дә утырып бетә алмый, сыешмый.
Аттан аерыла алмадым, чөнки ул – бик акыллы хайван. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмый. Без карчык белән гөмбәгә, җиләккә, чикләвеккә урманга йөрибез. Урманга бара торган юл ике якка аерылып китә, шуның уң ягыннан китәбез. Үземчә уйлыйм: туктале, башка агачларны да карарга кирәк, сул як юлдан кереп китеп карыйм әле, дим. Дилбегәне тартмыйм, ат мин уйлаган юлдан – сул яктан керә дә китә! 5-6 тапкыр шулай булгандыр. Белмим, ат күз карашыннан тоямы, әллә фәрештәләр аңа әйтәме?
– Атка мәхәббәтегез шулкадәр көчле булган, ат хәтта уй-фикерләрегезне белә... Исеме ничек соң?
– Атның кушаматы – Миләүшә. 2007 елда Иске Иябаш авылыннан сатып алган идем. Кызгылт булып тугач, «Миләш – Миләүшә» дип кушканнар да, шул исем калды инде. Шуннан бирле ул – минем тугры дустым. Аңа кадәр дә атлар тоттым. Тайны кая чакырасың, шунда килеп җитә торган иде. Урманда калдырып китәсең икән, шүрәлеләрдән курыкмаса, бәйләп куймасаң да, урыныннан селкенми. Еракка китсәң, кешни башлый. «Монда мин, хәзер киләм!» – дип кычкыргач, тынычлана.
Ат – урманга, кирәк-яракка йөрергә бик уңайлы. Утынны да алып кайтып була, ат белән җаның теләгән эшне эшли аласың. Ат ул – транспорт кына түгел, сердәшче дә. Аның белән сөйләшәсең дә, ат сине аңлагандай була. Кешнәп каршы ала.
Гел-гел ашарга биреп торгач, күп ашамый ул. Әнә, ярты чиләк солы салам, аны да ашап бетерми. Бәрәңге бакчасыннан чыккан өч рулон печән була инде ул, шул печән кыш буена җитә! Ат бер туенса, күп ашамый. Элек бабайлар, әтиләр: «Симергән атка азыкны кәләпүш кадәр салабыз, тәүлеккә шуның яртысын гына ашый», – диләр иде. Бер туенгач, күп ашамый ул.
Минем Миләүшә алманы бик тә ярата, көзен 6-7шәр капчык ашый. Коелган алмаларны Казаннан да алып кайтып бирә торганнар иде. Без нәрсә ашыйбыз – Миләүшә дә шуны ашый: кәнфитен дә, әфлисунны да. Ит каптырсаң, итне дә ашый. Хуҗасы нинди – аты шундый, диләр. Хәзер олыгайдык, хайваннар асрамыйбыз: шул бер ат бар да, әтәч-тавыклар бар. Шул җиткән.
– Гомәр абый, Сәгъди абзыйның туганы буларак, горурлык хисләре кичерәсезме?
– Аның турыдан-туры нәсел дәвамчылары юк. Җан тартмаса да, кан тарта, диләр. Әйбер юк заманда да бала алып тәрбияләгән өчен горурланасың. Урыны җәннәттә булсын. Кабере дә шушы зиратта бит. Җомга көнне зиратка кереп, Сәгъди абзый рухына дога кылып чыгабыз, Коръән ашлары уздырганда да искә алабыз. Әби-бабайларны калдырган юк, Аллага шөкер, – дип сөйләде Гомәр Аглиев.
«Сәгъди абзый булмаса, Кырлайны беркем дә белмәс иде»
Сәфәребезнең азагында Сәгъди абзыйның каберен күреп, рухына дога кылырга дип, аның «йорты»ннан юл аша гына урнашкан Кырлай зиратына таба юнәлдек. Дамир Абдуллин безне кешеләр кереп йөри торган зират капкасыннан түгел, ә кырыйдагы аерым кечкенә бер ишектән алып керде. Тимер ишекне ачып җибәрүгә – Сәгъди абзый кабере. «Ничек җайлы ясалган!» – дип уйлап куйдым шулчак.
Кабер тирәсе дә чиста, каралган – тигезләп брусчатка җәелгән, кабер ташына: «Әлеге зиратта Тукайны уллыкка алган Сәгъди абзый – Сәгъдәтдин Шәмсетдин улы Салихов күмелгән (1837-1904)», – дип язылган. Ләкин, кызганыч, бу аның чын кабере булып чыкмады.
– Сәгъди абзыйның да, Зөһрә апаның да чын каберләре билгесез. Сугыштан соң язучы Әхмәт Фәйзи «Тукай» романын язарга дип, Кырлайга кайткач, ул вакытта исән булган Тукайның замандашлары да Сәгъди абзыйның каберен күрсәтә алмаган. Әмма шушы зиратта җирләнгәне төгәл билгеле. 1905-1907 елларда, 1917 елда Россиядә революция булган, ачлык, корылык еллары... Шуннан онытылган инде», – диде Кырлай музей комплексы директоры.
Шулай да, Сәгъди абзый шушы зиратта җирләнгән, дигән истәлек ташын куеп дөрес эшләнгәннәр. Һәрхәлдә, ул шушында җирләнгән, дип төгәл шушы зиратны күрсәтә алабыз. Кабер ташы исә Габдулла Тукайның 130 еллыгында – 2016 елда куелган.
– Сәгъди абзыйның вафаты турында әйткәннәрдер, шулай булгач, Тукай Кырлайга янәдән кайтканмы? – дип сорадым директордан. – 1907 елда Габдулла Тукай, солдатка каралырга дип, Мәңгәр волостенә кайта (ул вакытта Кушлавыч авылы Мәңгәр волостенә караган). Аннан соң, Кырлайга да кайта. Сәгъди абзый инде вафат булган. Тукай Сафа дигән дустын эзли, ул да Казанга киткән була. Шуннан Габдулла Тукай аңа записка язып калдыра, авылдашлары белән очраша.
Әгәр дә Тукайны Җаекка алып китмәгән булсалар, тормышы икенче төрле булыр иде. Авыл агае булып калыр иде. Мәсәлән, Кышкар мәдрәсәсендә укыр, Кырлайда мулла булыр, шәкертләргә сабак бирер иде, дип әйтергә була.
Авыл хәзер дә исән, кунаклар килеп тора. Музей комплексын карагач, Сәгъди абзый утарына да алып киләбез. Бакча артындагы Ия елгасының икенче ягында имана җирләре булган, урман күренеп торган. Шуңа күрә дә малайлар урманга йөрергә яраткан. Иябаш һәм Кырлай авылларында хәзерге вакытта 1000 кеше яши. Кырлайда 11 еллык мәктәп эшли, 5-6 авылдан 120ләп бала укый. Балалар бакчасына 30лап бала йөри. Мәдәният йорты, китапханә бар. Авылда асфальт салынган, инфраструктура бар, Аллага шөкер. Бөтенесе дә – Тукаебыз аркасында. Шуңа күрә эшкә килгәндә, мин иң элек Сәгъди абзый каберенә барам, Тукаебыз һәйкәленә баш иям, рәхмәт укыйм. Сәгъди абзыйга без бик рәхмәтле, – дип дәвам итте Дамир Зиннәтуллович:
– Ул булмаса, Кырлайны беркем дә белмәс иде!
«Яхшы сызгыручы, оста җырчы, уңган укучы» – Кырлайлылар Габдулланы ничек исендә калдырган?
Габдулла Тукай Кырлайга кайткач, аның белән бергә уйнап үскән малай-шалайлар, шәкертләр инде исән түгел. Шулай да, алар язып калдырган истәлекләрне уку бик кызык. Алар сөйләгәннәрдән, Тукайның балачагы, укучы булып формалашуы тулы бер картина булып күз алдына баса. Тукайны Кырлай халкы ничек исендә калдырган? Авылдашы Сафа Мөхәммәтшинның истәлеген тәкъдим итәбез.
– «Сәгъди абзый тәрбиягә чит авылдан бала алып кайткан» дигәч, авыл балалары белән җыйнаулашып, аны карарга бардык, – дип яза ул. – Ул – шәһәрчәрәк киенгән, ак чырайлы, кечкенә гәүдәле, бик ябык, чандыр малай иде. Беренче күрүдә үк ул малай миңа ошады. Мин аның белән бик тиз үзләшеп киттем. Шунда ук аны үзебезнең өйгә алып кайтып, өебезне күрсәтергә теләсәм дә, яңа әнисе Зөһрә абыстай аны җибәрәсе килмәде: «Әле үзебездә торсын, алып барасың килсә, соңыннан алып барырсың», – диде.
Шулай да мин аны каршыдагы зиярат буена алып барып кайттым. Без бер-беребезнең исемнәребезне дә белеп алдык. Мин аңа караганда яшь ягыннан байтак кына олы һәм гәүдәгә дә зуррак булганлыктан, ул мине «Сафа абый» дип атый башлады. Без аның белән Сәгъди абзыйлар ишегалдындагы ике зур каенның берсенә мендек. Анда менгәч, ул: «Тыңлап тор, Сафа абый, мин каладагыча сызгырам»,– дип, ике бармагын авызына куеп сызгырып күрсәтте. Башка балалар килә башлагач, без агач башыннан төштек. Шунда малайлар, Габдуллага төртеп күрсәтеп, «чыш-пыш» сөйли башладылар, һәм Габдулла, алардан качып, өйгә кереп китте. Башта мин аның нәрсә өчен качканын аңламаган идем. Малайлар, аның күзенә ак төшкән булуын күреп алып, «чагыр» (кылый) дип мыскыллаганнар икән. Шулай итеп, аңа «чагыр» дигән кушамат тактылар.
Мин һәр көн Габдулла янына килеп йөрим, аны малайлардан яклый идем. Кыерсытучы малайлар булса, ул миңа килеп сыена иде. Шулай бер көнне мин аны, анасына әйтмичә генә, үзебезгә алып кайттым. Өебезне күрсәткәч, бакча артындагы әвен базына алып барып, ат кылыннан «скрипка» ясап, аңа уйнап күрсәттем. Соңыннан үзенә дә ясап бирдем. Ләкин, ачуланырлар дип, скрипканы аның ата-аналарына күрсәтмәдек. Берәр елдaн соң мин, зур скрипка сатып алып, бераз өйрәнә башладым. Миннән күрмәкче, Габдулла да өйрәнергә тырышып карады. Ләкин аның нәни бармакларын зур скрипка кылларына куйдырып, үзеннән сыздырып, байтак маташсам да, эш чыкмады. Ахыры, булмагач, «алайса син уйна, Сафа абый, мин җырлыйм» дип, ул җырлап күрсәтте.
Кыш җиткәч, без сабакка йөри башладык. Габдулла ул елны мулла абыстаена гына йөрде. Бер кыш абыстайда укыгач, икенче кышны безнең белән мәктәпкә йөри башлады. Ул, малайлар кыйнар дип, ялгызы гына мәктәпкә барырга курка иде. Мәктәпкә барышлый мин, Сәгъди абзыйларның тәрәзәсендә ут яктысы күренгәнне саклап торып, Габдулланы алып чыга идем. Ул минем керүемә бик шатлана иде.
Мәктәпкә кергәч тә, озак тормыйча, Фәтхерахман мулла аны үзе укыта башлады. Безнең күбебез Хәбри хәлфәдән генә укый иде. Мәктәпкә кергән елны ук Фәтхерахман мулланың Габдулланы шулай аерып укытуына без көнләшә башладык. Аның тиз арада «Һәфтияк» иҗеген укып бетереп сүрәгә керүе һәм язга кадәр «Һәфтияк» сүрәсен бетереп «Коръән» укырга башлавы безне бераз «кытыкландыра» иде. Чөнки башка балаларга моның өчен 2-3 ел кирәк була. Габдулланың тиз арада зур укып китүен без аның зирәклегеннән дип түгел, мулла укытканлыктан, дип белә идек. Шунлыктан, Габдулланы никадәр якын күрсәм дә, мин дә аннан көнләшә башладым. Шул елны ук ул үзеннән түбән укучыларның сабакларын өйрәтә башлады. Моңарчы бу мәктәптә андый укучы булмаганга, без аның болай укуына гаҗәпләнә идек.
Язын сабанга чыккач, Сәгъди абзый миңа Габдулланы тырмага өйрәтергә кушты. Мин аны 2 көн үзем белән алып барып, тырмага өйрәттем. Кайткач, Сәгъди абзый безне бик сыйлый, «Өйрәнәме минем малай?» – дип соравына каршы: «Өйрәнә», – дигәч, бик шатлана иде. Берничә көн бергәләп тырмалагач, Сәгъди абзый, туры алашасын җигеп, Габдулланың үзен генә җибәрде. Шулай да мин, аның янына барып, бераз булышкаладым.
Без Иябаш ягында тырмалый идек. Шул көннәрне мин малайлардан Иябашында бер кешенең эте балалаганын ишеткән идем. Шуны әйтүгә, Габдулланың колагы торды: «Әйдә, барып, берәр көчек алып кайтыйк, Сафа абый»,– ди башлады. Кичен, җирне тырмалап бетергәч, без Иябашына барып, икебезгә дә берәр көчек урлап алып кайттык. Көчекләрнең берсе кара, берсе ала, Габдулла үзе, яратып, ала көчекне алды. Көчекләрне, безнең бакча артына алып кайтып, әвенгә бәйләп куйдык. Соңыннан, атасының ачулануыннан курка-курка, ул көчеген өйләренә алып кайтты. Сәгъди абзый аны орышмады: «Калган ипи катыларын ашатырсың шунда, барыбер күрше этләре кереп ашый. Зурайгач, йортыбызны саклар», – диде. Габдулла аның бу сүзенә куанычыннан нишләргә белмәде.
Габдулла безгә бик еш килә иде. Әни, ятим дип кызганып, аңа ипи белән сөт, катык ашатып җибәрә иде. Җиләк өлгергәч, без аның белән урманга җиләк җыярга менә идек. Аңарчы шәһәрдә торганлыктан, Габдулла күп агачларның исемнәрен белми, миннән сорый иде. Аннан соң җиләкнең нинди урында күп булганлыгын да сораша иде. Үзе берәр җиләклек тапса, «Сафа абый, җиләк таптым!» – дип шатланып кычкыра иде. Җиләкне ул әтисе белән әнисенә алып кайтып бирә иде. Алар: «Бик күп җыйгансың икән, улым», – дип, аны мактыйлар иде. Ул моңар тагын шатлана иде. Урак җиткәч, Сәгъди абзый Габдулланы да үзләре белән уракка алып йөри башлады. Ләкин берничә көн ургач, Габдулла бармагын кискән. Сәгъди абзыйның: «Бармагын кисмәсә, малай яхшы гына ура башлаган иде», – дип сөйләгәне әле дә хәтеремдә.
Ничәдер ел безнең авылда торгач, Габдулла Җаек каласына китте. Берничә елдан мин солдатка алындым. Шуннан соң Габдулланы күрә алмадым, – дип яза Сафа Мөхәммәтшин.
***
Менә шундый шүрәлеләре, биек-биек агачлары, оҗмахтай кошлары белән данлы ул Кырлай авылы. Табигате – искиткеч. Монда бер булган кешенең икенче, өченче тапкыр кайтасы килә, Тукай ягы сине сихрилеге, гүзәллеге белән чакырып тора сыман. Кырлайга ничә тапкыр кайтсаң да, артык булмас төсле.
Язмамны Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукайның якташы Наил Касыймның шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:
«...Тукай кергән урманнарга керәм,
Йөрим Тукай йөргән кырларда...
Үги түгел, сөйгән улы булып
Мәңге калды Тукай Кырлайда!»