Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырлай музеена сәяхәт: Бакый Урманче шүрәлеләре, мәгърур агачлар һәм Тукай рухы

«Ул авылның, – һич онытмыйм, – һәр ягы урман иде, ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде», – дип яза бөек Тукай «Шүрәле» поэмасында. Сүз шагыйрьнең туган ягы – Арча районы Кырлай авылы турында. Кырлай Тукай заманыннан соң үзгәргәнме, музейда нинди яңалыклар көтелә? «Интертат» хәбәрчесе Кырлайда кунакта булып кайтты.

news_top_970_100
Кырлай музеена сәяхәт: Бакый Урманче шүрәлеләре, мәгърур агачлар һәм Тукай рухы
Салават Камалетдинов

«Кырлай ягы – Тукай рухы»

Казан арты – Арча ягы, дибез. Арча районы – Тукай, Мөхәммәт Мәһди, Альберт Яхиннар ватаны гына түгел. Бу як миндә, беренче чиратта, татар әдәби телендә сөйләшүче халкы, чын татар районы буларак ассоциацияләнә.

Сәфәргә күтәренке күңел белән чыктым, шундый ук шатлыклы вә көләч йөз белән кайтып та кердем. «Шүрәле» поэмасында сурәтләнгән Кырлай авылына беренче баруым бит! Минем өчен нинди зур бәйрәм ул – аның туган җиренә, аның «балачак бәхете» булган авылына бару!

Дөрес, юлга чыкканда, дулкынланып, уйга чумдым: «Тукайның балачак чоры үткән Кырлай авылы нинди ул? Шагыйребез сурәтләп язган урманнар, болын, яшел үләннәр әле дә урынындамы? Сәгъди абзый йорты нихәлдә? Ә алар Тукайны хәтерли микән?..»

Менә ул – Кырлай! Безне гөрләп үскән мәгърур агачлары белән каршы алды. Яз иртә килсә дә, Габдулла Тукай исемендәге музей комплексы каршында берән-сәрән кар көртләре ята иде. Без киләсен ишетепме, агайлар шул карларны тирә-якка таратып маташа. Фотограф Салават Камалетдинов белән музейның эченә кергәнче, аның тирә-ягын карап чыгарга булдык. Шул мәгърур, биек агачлар, безне сәламләгәндәй, селкенешеп куйдылар. Күптәнге агачлар, бик күпне күргән алар: «Тукай» романын язар өчен кайткан язучы Әхмәт Фәйзине дә, Бакый ага Урманченың тир түгеп эшләп йөргәнен дә, Тукайны искә алырга дип кайткан мәшһүр язучыларны да – барысын. Сөйләп кенә бирә алмыйлар.

Ә кошлар бер дә тынмый, чут-чут итеп сайраша. Аларның моңланганын тыңлап, чак кына исермисең, оҗмах кошлары шулдыр ул, диярсең, ах! Кырлай кошларынча сайрауны башка беркайда да ишеткәнем булмады, чын. Ис-акылларың китеп, Тукай рухын сеңдереп, тыңлап торасың…

Шунда ук иркәләп, йомшак җил дә исеп куя, музей артында гына яр буенда үләннәр-ташлар арасыннан Ия елгасы ага. Ә елганың икенче ярында – куе-куе урманнар күренеп тора – нәкъ Тукай язганча! «Шүрәле» поэмасында да нәкъ шушы урман сурәтләнгән ләбаса! Кызык бит ул – язучы язганнарны күз алдына китереп укыйсың-укыйсың да, реаль образны күргәч, тагын да гаҗәпләнәсең, күңелгә аңлатып бетерә алмаслык хисләр тула.

Хозурлык өстенә хозурлык... Мөгаен, Тукай безне балачактан үзенең шигырьләре белән сихерләгәндер, гади генә җирне дә тылсымлы итеп күрсәткәндер. Менә бит ул – шигъриятнең көче! Менә шул чакта гына Тукайның кем икәнен, аны гына түгел, тормышның, яшәүнең мәгънәсен сизәсең.

Бакый Урманче Кырлай урманнарында шүрәлеләр эзләп йөргән

Шулай, Кырлай һавасы белән исәрләнеп, Бакый ага Урманче ясап калдырган шүрәле фигураларын карап торган чакта Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музее комплексы директоры Дамир Абдуллин да яныбызга килеп җитте. Ул безне музей һәм шүрәлеләр тарихы белән таныштырды:

– Комплекс Габдулла Тукайның 90 еллыгына багышланган чара кысаларында төзелә башлый. Проектны рәссам, сынчы Бакый Урманчега йөклиләр. Бакый ага Тукай белән якыннан аралашмаган булса да, мәдрәсәдә укыганда, Тукайны күрер өчен, һәр җомга чәйханәгә килә торган була. Истәлекләрендә ул: «Минем өчен бу – бик зур, дәрәҗәле эш», – дип яза. Проект әзерләнеп беткәч, музей комплексы төзелеше 1975 елда башлана. Бакый ага төзелеш вакытында Кырлайда бер әбидә яши, төзелешкә күз-колак булып тора. Бу вакытта аңа 78 яшь була.

1979 елның 26 апрелендә Габдулла Тукай исемендәге музей комплексы үз ишекләрен ача. Бакый Урманче төзелеш белән идарә иткәндә буш вакытында урманга йөри, чөнки Кырлай авылының тирә-ягын урманнар урап алган. Безнең урманнар мари урманнары, Себер тайгаларына барып тоташа. Һәм... безнең урманда шүрәлеләр яши. Тукаебыз «Шүрәле» поэмасын болай гына уйлап чыгарып язмаган.

Бакый Урманче урманга барып, шүрәлеләр эзли. Көндез шүрәлеләр яныннан күрмичә узып китәбез, алар агач шикелле тора. Ә төнлә тулган ай вакытында аларга җан керә, чын шүрәле булып йөриләр. Бакый ага шүрәлеләрне таба алмый. Безнең авыл урманчысын – Рәис абыйны ияртеп бара. Аның истәлекләреннән беләбез: «Бакый ага олы булса да, 2 метрлы таяк белән йөри. Артыннан көчкә калышмыйча ияреп йөрдем, кызу хәрәкәт итте», – дип искә ала иде. Рәис абый аны ат белән ерак урманга алып бара, һәм Бакый ага шушы дүрт шүрәлене табып алып кайта! Шул заманнан бу шүрәлеләр безнең паркта яши. Аннары ул аларны формага кертә.

Шүрәлеләр имән агачларыннан ясалган. Бакый Урманченың безгә бүләге ул. Соңгы тапкыр 2016 елда реставрация ясалды. Быел тагын реставрация ясала. Кыскасы, Тукайның 140 еллыгына тәртип булачак, Алла бирсә, – дип таныштырды Дамир абый.

«Музей ремонтлау, юлларны төзекләндерү, Ия елгасын чистарту»: Тукайның 140 еллыгына Кырлайда нәрсә эшләнәчәк?

Ия елгасының бөтенләй саекканын күреп, борчулы караш ташладым. Дамир Зиннәтуллович елганы чистартуларын, суны тирәнәйтеп, агымсуга әйләндерәчәкләрен әйтеп, тынычландырырга ашыкты.

Исегездәдер, Габдулла Тукайның 135 еллыгына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов музейга кайткан иде. Музейда ул шагыйрь-язучы, сәнгать әһелләре белән очрашып, аларның фикер-гозерләрен тыңлады. Музей комплексы хезмәткәрләре дә үз гозерен җиткерде.

– Безне ишеткәч, Тукайның 140 еллыгын бөтенләй икенче форматта уздырырга, дигән карарга килде, – дип дәвам итте Дамир Абдуллин. – Шуннан соң эшләр башланды. Музейны ремонтларга, юлларны төзекләндерергә, Ия елгасын чистартырга һ.б.

Ия елгасы буйлап өскә таба менсәк, бер чакрымнан Сәгъди абзый йорты күренә. Ия елгасы чистартылып, безнең музейдан Сәгъди абзый йортына кадәр яр буе тротуары ясалачак. Шунда ял итү урыннары да булачак. Проектка акча бүлеп бирелде, хәзер эшлисе эшләр генә калды. Сәгъди абзый йорты да төзекләндереләчәк, Тукайның туган авылы Кушлавычта да төзекләндерү эшләре булачак. Эшлисе эшләр күп. Грантны «Град» проект үзәге оешмасы отты, эшне башкарырга тендер булмаган, кемнәр эшләячәк – әле билгеле түгел.

Елгаларны чистарту проектын «Татмелиорация» эшләде. Кем генә эшләсә дә, яхшы, сыйфатлы булсын иде. Иң мөһиме – вакытында өлгертү, – ди ул.

Директор «Тукай дәүләт премиясе» аллеясы белән таныштырды. Биредә Тукай премиясе ияләре утырткан зәңгәр чыршылар үсеп утыра. Чыршыларны 2007 елдан утырта башлаганнар. Бу – бик күркәм традициягә әйләнгән. «Утырта-утырта, урын калмады. Чыршыларны музей каршына да утырттык», – ди Дамир Абдуллин.

Язучылар аллеясы исә Тукай мәйданында булачак. Музей директоры сүзләренчә, аллеяда борынгы татар әдәбиятыннан башлап хәзерге көнгә кадәр булган татар язучы-әдипләрнең бюстлары урын алачак.

Ә хәзер интрига: кайсы язучылар нинди урын алыр соң? Анысын Татарстан Язучылар берлеге хәл итәчәк.

Музейның тагын бер байлыгы – Габдулла Тукайның 1956 елда куелган бюсты. Шул елдан бирле бюстка бер дә ремонт ясалмаган. Бюст 1953 елда төзелгән 2 катлы мәктәп бинасы янында торган. Музей булмаган вакытта, Казаннан язучылар кайтып, Тукайның туган көнен шунда уздырган. Хәзер исә ул «Кыш бабай» резиденциясендә тора. Бюст киләчәктә Тукай мәйданына куелачак. Барысы да Тукайның 140 еллыгына өлгертеләчәк.

Кырлайны мәктәпле һәм китапханәле иткән Әхмәт Фәйзи: «Тукай» романы өчен алган 3 мең акчасын төзелешкә тапшыра

Экскурсиябез музей комплексында дәвам итте. Дамир Абдуллин экскурсияне Әхмәт Фәйзигә рәхмәт сүзе белән башлады. «Тукай» романын язып, Габдулла Тукай дәүләт премиясен алган язучыбыз Кырлай авылы тарихында үз эзен калдыра: авылны мәктәпле, китапханәле итә.

– Бөек Ватан сугышыннан соң иң беренчеләрдән булып, Кушлавычка, Кырлайга кайта, Тукаебызны өйрәнә башлый. Ул вакытта Габдулла Тукай белән бергә уйнап үскән абзыйлар да исән була. Әдип алар белән очраша, хатирәләр язып ала. Кырлай халкының гозерләрен тыңлый. Кырлайда аерым мәктәп бинасы булмый. Балалар элекке мәчет бинасында өч класс укый. Китапханә дә, музей да булмый. Әхмәт Фәйзи республика җитәкчелегенә хат яза, Кырлай халкы аңа кул куя. 1950 елларда мәктәп төзелеше башлана, ул 2 катлы бина булып төзелә. Анда күрше-тирә авыллардан барлыгы 600ләп бала укый. Чагыштыру өчен: андый мәктәпләр бары тик Арчада, Кенәрдә генә була.

Әхмәт Фәйзи «Тукай» романын язган өчен алган 3 мең сум гонорарын мәктәп төзелешенә бирә. 1960 елларда аерым китапханә төзелә. Китапханә бүлмәсендә, җәмәгать башлангычы белән, Тукайга багышланган экспозиция дә оештырыла. Экспонатлар җыю, әйберләр туплау башлана. Тора-бара экспозиция тулылана һәм 1971 елда Максим Горький исемендәге музейның филиалы булып санала башлый. Әйткәнемчә, музей бинасы 1979 елда ачыла, – ди әңгәмәдәшем.

«Татар теле яшәсә, Тукаебыз да мәңге яшәр»

Музей олы-олы нарат бүрәнәләреннән төзелгән. Бирегә беренче килгән кеше дә иң элек бина эчендәге агач исеннән исереп торачак. Аннан, агачлардан ясалган төрле фигураларны карап, бүрәнәләрнең озынлыгына шаккатып, икенче катка менеп китәр өчен ясалган түгәрәк әйләнгечле баскычны күреп таң калачак. Соңыннан гына игътибар музей экспонатларына, залларга юнәләчәк. Сүз уңаеннан, бу наратларны махсус шушы музейны төзү өчен сайлап алып кайтканнар. Музейны кичә генә төзеп куйганнармыни, диярсең.

– Сагызы агып торган чын наратлар болар, – дип аңлатып китте Дамир Абдуллин. – Музейга Тукайның 100 еллыгына 1986 елда ремонт була. Соңрак бинага төрле елларда ремонт ясала: 2006, 2016да. Киләсе ремонт 2026 елда булырга тиеш. Аллага шөкер, хөкүмәтебез һәр яктан ярдәм итеп тора. Без Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына карыйбыз, дәүләт оешмасы. Тукайның һәр йөз еллыгы ЮНЕСКО катнашында үткәреләчәк. 200 еллыгы да зурлап уздырылыр, дип өметләнәбез.

Габдулла Тукай – татар халкын бергә туплаган, җаны-тәне белән татар телен үстерүгә өлеш керткән. Тукайга караш һәрвакыт җылы булыр, татар теле яшәсә, Тукаебыз да мәңге яшәр.

Музей ачылганнан соң, авыл халкыннан күпләп экспонатлар җыела башлый. 1979 елда Тукай чоры белән бәйле әйберләр җиңел табыла. Хәзер экспонатларны табып булмас иде: кемдер ташлаган, кемдер саткан. Экспонатлар Татарстан милли музее экспонаты булып санала. Фондта булган экспонатларның 90 проценты экспозициягә куелган. Шулай да, экспонатлар әле дә тулыланып тора. Мәсәлән, безгә Лермонтов һәм Пушкинның китапларын шагыйрь Зиннур Мансуров тапшырган иде. Бу авторларның әсәрләрен Тукай укырга яраткан һәм тәрҗемә иткән. Моннан тыш, Мәдәният министрлыгы да экспонатларны сатып ала. Соңгы юлы субсидия акчасына агач ваза, картиналар сатып алдык.

Тукайның балачагына багышланган беренче залда шагыйрьнең шәхси әйберләреннән букча бар. Җитеннән тегелгән күлмәк-ыштан да эленеп тора. Тукайның шәхси киеме булмаса да, ул чорда кешеләр ничек киенеп йөргәнен күзалларга була.

Экспозициягә чабата, читек тә куелган: Дамир әфәнде Арчадагы милли аяк киемнәре фабрикасының кайчандыр гөрләп эшләвен, анда кәҗүл читек-чүәкләр ясалганын искәртте. 1980 елда данлыклы Арча читекләре Германиянең Лейпциг ярминкәсендә алтын медаль яулаган булган.

Залда шагыйрь, быелгы Тукай премиясенә кандидат Наил Касыйм язган шигырь юллары китерелә. Бу юлларны укыйсың да, каз тәннәре чыга:

Ятимлеге аның – язмыштандыр,

Бөеклеге ләкин – халыктан!

Тукай үзе – халкын үксезлектән

Йолып алыр өчен калыккан!

Авылдашлары Наил Касыйм өчен җанатып тора һәм аның җиңүенә өметләнә.

Мотыйгый белән Тукай газеталар чыгарган типография: «Казан халкы Тукайны күреп белмәсә дә, шигырьләре аша аны таный башлый»

Кырлай авылыннан Тукай Җаек шәһәренә китә. Аны әтисе ягыннан апасы Газизә эзләтә. Икенче залда Газизәнең Габдулла Тукайга бүләк ителгән намазлыгы, Тукайның апасына бүләк иткән калфагы, шкатулкасы урын алган. Әйберләр – төп нөсхәдә, шуңа күрә дә аларны, кадерләп, пыяла астында саклыйлар.

– Газизә Галиәсгар Усманов дигән сәүдәгәргә кияүгә чыга. Кызганыч, ире кисәк кенә яшьли җан бирә. Сәүдәгәрләр банктан акча алып, залогка үзләренең бар мөлкәтен салган, сату иткәннәр. Галиәсгар ага вафат булгач, банклар аның йортын, мөлкәтен тартып алган. Газизә апа урамда калган. Бу вакытта Тукай шагыйрь булып җитешкән була, аңа ярдәм итә. Газизә апа картлык көнендә фәкыйрь генә бер йортта яши. Апалы-энеле, Газизә белән Тукай бер-берсен бик тә ярата, туганлык хисләре көчле була.

Җаекта Тукай «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укыганда Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин аңа игътибар итә. Тукайга мәдрәсәнең тулай торагына күчәргә тәкъдим итә һәм ул аның белән аерым шөгыльләнә башлый. Тукайның зур шәхес булуында Мотыйгулла хәзрәтнең йогынтысы зур була, ул аның талантын ачарга ярдәм итә.

Кырлайда Сәгъди абзый Тукайны ачлыктан – үлемнән алып калган, Төхфәтуллиннар аңа ныклы белем биргән, Казан шәһәренә ул шәхес булып танылган, дибез. Мотыйгулла хәзрәтнең улы Камил Тукай белән бик тиз дуслаша. 1905 елда Россиядә беренче революциядән соң, патша татарларга газета-журналлар чыгарырга рөхсәт итә. Бу яңалыкны бик тә шатланып каршы алалар. Кулыннан килгәннәр басмаханәләр ачып, басма матбугат чыгара башлый. Камил Мотыйгый белән типографияне арендага алып, беренче татарча газета-журналлар чыгара, – диде ул.

Бу урында музей директоры залның түрендә торган зур гына типография станогын күрсәтте. Станокны Җаек шәһәреннән алып кайтканнар. Дамир Зиннәтуллович сүзләренчә, нәкъ шушы станок артында Камил Мотыйгый белән Габдулла Тукай бөтен Россиягә «Әл-гасрел җәдид», «Фикер» газеталарын чыгарып яткан! Мондый станоклар да санаулы гына калган: берсе Татарстан Милли музеенда, икенчесе Уфада, ди.

– Тукай хәреф җыючы, корректор булып эшли. Һәр хәрефне тезеп чыгарга кирәк була. Тәгәрәткечне кара буяуга манып, хәрефләр өстеннән йөрткәннәр. Кәгазь бите куеп, икенче бер тәгәрәткеч белән тәгәрәтеп алып, басма газетаның бер битен киптерергә алып куйганнар. Газетаның беренче экземплярын әзерләгәч, Тукай өстәл артына утырып, тикшереп чыга торган була. Хаталар калган булса, төзәтә. Аны дикъкать белән кат-кат укып тикшерергә кирәк, аңа зур, җаваплы эш йөкләнгән. Шуннан соң күп тираж белән чыгаралар. Казан халкы Тукайны күреп белмәсә дә, шигырьләре аша аны таный башлый, – дип, газета чыгару процессы турында сөйләде директор.

«Габдулла Тукай Казанда иң бай шагыйрь булса да, фатир сатып алу теләге булмаган»

Казан – татар интеллигенциясенең үзәге, мәркәзе. Татарлар дөньяның кайсы ноктасында гына яшәсә дә, Казанга кайтып тору турында хыяллана. 1907 елда Тукай Казанга кайту бәхетенә ирешә. «Пар ат» шигыреннән чыгып, Җаектан Казанга атларда кайткандыр, дисәм, ялгыш уйлаганмын: шагыйребез башкалабызга пароходта кайта!

– Пароходта кайтканда, аның әйберләрен урлыйлар, – ди Дамир Абдуллин. – Габдулла Тукай бер тиен акчасыз, бернәрсәсез Казанга кайта. Хәтерендә бер генә адрес – «Ялт-йолт» журналы редакциясе. Тукай шунда юл тота. Редакциядә хисапчы булып эшләгән бер агайның истәлекләре бар. «Кич иде, бөтенесе кайтып китте, үземнең эшләр белән редакциядә калдым, – дип яза. «Кайтырга җыенганда, бер яшүсмер килеп керде», – ди. Габдулла Тукай үзе белән таныштырганнан соң, журналның мөхәррире Галиәсгар Камалны сорый. Ләкин ул анда булмый. Камал үз эшләре белән 5 минуттан редакциягә керә. Шунда Тукай белән Камалның беренче күрешү-танышулары була. Галиәсгар Камал аны «Болгар» кунакханәсенә урнаштыра. Икесе дә–  Арча районы егете, алар Тукайның соңгы көннәренә кадәр дус була.

Ул вакытта Казан шәһәрендә татарлар арасында гына да 600ләп язучы-шагыйрь була, дип әйтәләр. Шуларның башында Тукай була. Элек редактор, шагыйрьләргә гонорарны шигырь юлы өчен түләгәннәр. Шигырьнең бер юлы өчен 1 тиеннән алып 30-40 тиенгә кадәр түли торган булганнар. Тукай беркайчан да 1 тиенлек шигырьләр язмаган. Аңа һәрвакыт иң күп гонорар түләгәннәр, чөнки Тукаебызның шигырьләре белән чыккан газета-журналны халык күз ачып йомганчы алып бетергән. Бер яктан, бу – редакторларга да зур акча китергән. Шагыйрьнең вазифасына гына түгел, статусына, шигырьләренең актуальлегенә карап та гонорар түләгәннәр.

Габдулла Тукай Казанда иң бай шагыйрь булган. Бай булса да, үзенә йорт салу яки фатир сатып алу теләге булмаган. Ике катлы йорт салырлык мөмкинлеге булса да, Тукай төрле кунакханәләрдә торган. Бөтен акчасын ул мәчет-мәдрәсәләр төзергә биргән, яхшы укучы шәкертләргә стипендияләр булдырган, газета-журналлар чыгарырга, татар халкын мәгърифәтле итәргә тырышкан. Кунакханәләрдә «люкс» номерларында да торган, дусларына акчасын кызганмаган, сораганга «юк» дип әйтергә кыенсынган. Әҗәткә дип алган акчасын кире кайтармаганнар.

Тукай авырып киткәч, акчасыз вакытта, дуслары да кача, әҗәтләрен кайтару турында уйламыйлар да...

«Аякларына салкын тидермәсә, Тукай озаграк яшәр иде»

Залда Тукайның «Болгар» кунакханәсендәге 40нчы бүлмәне хәтерләткән экспозиция тора. Караваты – төп нөсхә. Тукайның шәхси ятагы булмаса да, аның дусты Хөсәен Ямашевныкы.

– Алар дус булган, аралашканнар. Бу караватта, һичшиксез, безнең Тукай утырып булса да торгандыр, – ди музей директоры. Шунда ук кунакханәләрдәге «люкс» номерларда торган шул чордагы җиһазлар урын алган – карап торышка затлы, бай өстәл-урындыклар Питердагы патша җиһазларыннан һич кенә дә ким түгел.

– Кызганыч, Тукай бик кыска гомер яши. Туберкулез авыруының сәбәбе – Шәрифә карчык йортында торганда, Тукайның аякларына салкын тиюеннән. Шәрифә – бик фәкыйрь, чукрак карчык була. Тукайның әнисе Мәмдүдә баласын әдәп йөзеннән калдырып тора. «Яңа иремә бераз ияләним, баланы калдырып торыйм да, аннан соң алып кайтып китәрмен», – ди. Тукай ноябрьдән февральгә кадәр Шәрифә карчыкта яши. «Исемдә калганнар» әсәрендә дә Тукай Шәрифә карчыкның бәдрәфкә урамга чыгаруын, аннан ишекне ачып кертергә онытып җибәрүе турында яза. Ул вакытта авыл ишекләре авыр, тыгыз була. Өлкән кеше дә авырлык белән генә ачып йөри. Ишегалдында Тукайның аяклары туңып, бозланып ката торган була. Аякларына салкын тидермәгән булса, ихтимал, Тукаебыз озаграк та яшәгән булыр иде.

Зур шәхесләрнең барысының да гомере кыска булган. Габдулла Тукайны без Александр Пушкин белән бер дәрәҗәгә куябыз. Миңа калса, ул аннан да бөек. Пушкин – дворян, аның хәтта «няня»сы булган. Тукай – балачактан әти-әнисез калган, ачлы-туклы төрле гаиләләрдә үскән ятим.

Тукай вафат булгач, аңа редакторлар бик зур сумма тиеш булып калган. Пушкин, киресенчә, әҗәткә баткан була. Бу да парадокс!

Габдулла Тукай 15 апрельдә вафат була, 17 апрельдә Яңа татар бистәсе зиратында җирлиләр. Җеназа намазына 10 меңгә якын кеше җыела. Җеназа намазын Тукайның дусты – Фатих Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт Әмирхан укый. Монда Габдулла Тукайның дуслары да, дошманнары да – барысы килә, чөнки татар халкының даһи кешесе киткәнен аңлыйлар.

Габдулла Тукайның чын фамилиясе – Мөхәммәтгарифов, ә Тукай каян?

Нигә Тукайның фамилиясе Тукай булган? Бу сорауны музей директорына да бирдем, чөнки үзем дә төгәл җавап таба алмадым. Дамир Зиннәтуллин, Тукайның шәҗәрәсен күрсәтеп, «Туктулы бабай» дигән исемне күреп алды. Ихтимал, Габдулла шул бабасының исемен татар теленә яраклаштырып, Тукаев дигән фамилия алгандыр, нәселләрендә андый исем булгандыр, дип фаразлады.

«Габдулла Тукай – аның атасы Мөхәммәтгариф, аның атасы Мөхәммәтгалим, аның атасы Шәмсетдин, аның атасы Мортаза, аның атасы Туктулы бабай. Кем белә, бәлкем, әнә шул Туктулы бабайны Тукай дип йөргәннәрдер. Шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф бу хакта тәгаен гына белгәндер, билгеле. Бәлкем, шул Туктулы бабайның атасы Габдуллаҗан булып, булачак шагыйрьгә исем дә шуның хөрмәтенә – җиденче буын бабасы хөрмәтенә бирелгәндер. Габдуллаҗанны (Габдулланы) кыскартып Габдекәй дип атау гадәте булган. Габдекәйдән Габдукаев – Абдукаев – Тукаев фамилияләре ясалган очраклар бар», – дип яза төбәк тарихчысы Дамир Гарифуллин.

«Туристлар, монда кайткач, Тукайның бөеклеген аңлап китә»

Кырлай музее Казаннан 100 чакрым ераклыкта урнашса да, килүчеләр аз түгел. Бердән, туристлар Габдулла Тукай шәхесе, иҗаты белән якыннан таныша. Икенчедән, музей урнашкан урын да гаҗәп матур!

– Кеше килмәгән сезон – ноябрь ае гынадыр, чөнки көзен һава торышы бозылып ала, – диде, безне озата төшеп, Дамир абый. – Калган вакытта һәрвакыт кеше бар. Кеше күп килә торган вакыт: апрель-сентябрь айлары. Узган ел музеебызга 13 меңнән артык кеше кабул иттек. 2016 елда Тукайның 135 еллыгында 40 мең кеше килгән иде. Бу –  реаль саннар. Пандемия вакытында 8 мең кеше генә килде. Пандемиядән соң узган ел гына күпләп йөри башладылар. Мәктәп укучылары, төрле коллективлар кунак була. Гомумән, соңгы елларда гаиләләр белән килү артты. Әби-бабайлары белән оныкларның килүе күңелне сөендерә.

Пандемиягә кадәр: Америка, Швейцария, Австралия, Кытай, Япония, Германияләрдән бик күп туристлар килгән иде. Араларында чит ил татарлары, төрле милләт кешеләре бар. Алар монда кайткач, Тукайның бөеклеген аңлап китә, аның рухын саклаганга рәхмәт укый. Безнең төп бурыч – Тукайны төрле милләт арасында пропагандалау.

Музейга җитәкчеләр дә еш килә. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев кунакларын, туганнарын һәрчак безгә алып килә, сәнгатькә һәм мәдәнияткә тартыла торган җитәкчебез. Ирада Әюпова былтыр көзен булып китте, Марат Әхмәтов үткәндә-сүткәндә кереп чыга. Музей ул – шундый урын, кисәтми-нитми, җитәкчеләр дә килеп төшәргә мөмкин. Шуңа күрә безнең ишекләр һәрчак ачык.

Якташыбыз Лотфулла Шәфигуллин хәлләрне белеп, ярдәм күрсәтеп тора. 2016 елда Сәгъди абзый йорты янындагы паркларны ясаттырды, рәхмәт аңа. Шәфәгать Тәхәветдинов да безне ярдәменнән ташламый. Музейдагы кондиционерлар да аның бүләге. Җәен музейда салкынча рәхәт һава, шартлар яхшы. Илшат Фәрдиев бер килүендә кинозал бүләк итте. Аллага шөкер, шундый шәхесләребез бар!

Киләчәктә музейга килүчеләрне арттырырбыз дип уйлыйм. Яр буе, тротуарлар, юллар эшләнсә, Кырлай үзеннән-үзе туристларны җәлеп итеп торачак, – диде директор.

Дамир Зиннәтуллович белән Тукай эзләреннән Сәгъди абзый йортына, аның каберенә дә юл тоттык. Бу хакта аерым репортаж әзерләрбез, Алла бирсә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100