Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабантуйлар элек Сабантуй иде, хәзер алар бизнестуй»: милли бәйрәм нинди булырга тиеш?

Сабан туе ничек узарга тиеш? Бәйрәмнең халыкчанлыгын ничек кайтарырга? «Җыр һәм спорт бәйрәменә әверелде» дигәнне оныттырып, милли үзенчәлекләрен торгызып булырмы? Бу хакта кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Сабантуйлар элек Сабантуй иде, хәзер алар бизнестуй»: милли бәйрәм нинди булырга тиеш?
Михаил Захаров

Рәмис Латыйповның «Сабан туен саклыйк!» дигән язмасы җәмәгатьчелекне ду китереп кузгатты – социаль челтәрләрдә йөзләгән комментарийлар шуның дәлиле. Менә аларның бик азы гына.

«Сабантуй юк инде ул, Пәри туена әйләндереп бетерделәр, ямьне сүндереп!!!

«Сабантуе ул кыр эшләрендә катнашучылар бәйрәме булырга тиеш! Аны хәзер концертка әйләндерделәр! Районнан бәйрәм үткәрергә авылларга бер тиен акча бирмилэр! Халык үзе акча җыеп үткәрә! Ә бит ул Кыр батырлары бәйрәме!»

«Җилләп беттек аларның фонограммаларын тыңлап, берсендә дә чын тере тавыш юк. Кәҗә кебек сикерәләр, мактаналар, бизнеска әйләнде аларның концертлары...

«Хәзер һәр район бер-берсе белән ярышып уздыралар Сабан туен. Кемгә текәрәк артист килә, шул текәрәк, имеш. Халык та бик бозылды. Узган елгы район Сабан туен карап гайрәтем чикте, ул артистларны Аллаһы Тәгаләгә тиңлиләр инде, йә Алла. Бер карасаң, шундый ук, безнен кебек кешеләр. Миллилек бетте, автор белән тулысынча килешәм, ярышларда бала-чагага телевизор, суыткыч, кер юу машиналары буләк итәләр, авылда кыр эшендә катнашучыга мактау кәгазе белән 1000 сум акча. Белмим инде, ахырзаман галәмәтедер бу».

«Сабан туен авылда гына уздырырга кирәктер дип уйлыйм, чөнки авылда гына сабанга чыгалар... Шәһәрдә нигә ул Сабан туе (урысча эйтсәң, «мир сошёл с ума»). Авылда, кырда эшләүчеләр хәтта ял да итмәделәр бу елны, нинди хурлык!.. Ә районга «яхшы эшләүчеләрне» бүләкләргә алып киттеләр... Хәтта чәй дэ эчермәгәннәр (ел саен шулай кабатлана). Котлаулар тәмам булгач, трибунадагы урыннарын да бушатырга кушканнар (адәм көлкесе). Шәһәрдә Сабан туе үткәрүне туктатыгыз дип кычкырасы килэ, ишетсеннэр иде түрәләр. «Отмыванием финансов» дип халык шаулый, авылда да шуңа әйләнде хәзер, для галочки үткәрәләр бу милли бәйрәмне...»

«Сабан туен авылда гына үткәрсеннәр иде аны, авыл халкын хөрмәтләп...»

«Сабан туе бит ул үзешчәннәр, авыл халкы катнашында оештырылган уеннар, җыр-биюләр. Монда бернинди түләүле «артистлар» булырга тиеш түгел! Ул арзан җырлаучылар Сабан туе акча эшләү урыны дип белә».

«Бик дөрес фикер! Сабантуй – артистларның акча чыганагы!»

«Дөрес сүзләр, 20 елдан артты инде Сабан туена чыкмаганга. Кызыгы, матурлыгы югалды. Көрәштә дә спортсменнар гына катнаша. Югыйсә, аларның үз ярышлары бар бит. Спортсменнар кертеп боздылар бәйрәмнәрне. Артистларның микрофон тотып фонограммага авыз ача алмый торганнарын карау бигрәк тә күңелсез. Түрәләр эшче акчасына күңел күрә».

«Авыл башлыкларына шундый теләк бар иде: авыл гармунчылары, оештыручылар белән берлектә, гармун уйнап, урам буйлап авыл халкын Сабантуй булачак жиргә алып чыкса, бик матур булыр иде. Һәр авылның уз талантлары була, алар җырлап, биеп, бәйрәмне алып барсыннар иде. Кайткан кунаклар арасында да матур җырлаучылар табыла. Сабантуй моңлы гармун тавышы белән матур бара ул, көчле колонкалар тавышы белән түгел. Шул 50-100 мең акчаны фонограммага җырлаган җырчыларга түккәнче, авыл советы авыл талантларына, һәрбер көрәшчегә, катнашкан балаларга, милли киемнәр тектерүгә h.б тотса, файдалырак һәм дөресрәк булыр иде».

«Сабантуйлар элек кенә сабантуй иде, хәзер алар бизнестуй».

«Халык хәзер Сабантуйга концерт карарга гына килә, ә уеннарда катнашып, күңел ачу өчен түгел. Авылдашларың белән елга бер очрашу урыны булудан да туктады Сабан туе, чөнки күпләр башка Сабантуйларга артист карарга китә...Ул спонсорларның шулкадәр акчасы булгач, авылларны төзекләндерүгә, юллар төзелешенә, күлләрне чистартуга тотсыннар иде аны...Концерт карыйсы килгән кеше яраткан артистын болай да барып карый ала хәзер, һәркемнең аның кадәр генә акчасы да, машинасы да бар...Кайчан Сабантуйлары үз асылына кайтыр икән???».

Ә менә кайберәүләр күүүп итеп түләнгән акчага килгән җырчыларга бер дә каршы түгел. Андыйрак комментарийлар да бар:

«Ярар, түләсә, авыл хуҗасы түли бит аны. Мин барып, бушлай артист күреп кайтам аның урынына. Быел бер Сабантуйда Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов чыгыш ясады. Минем кыз «мин сезне беләм» дигәч, бер көтү бүләккә күмде Гүзәл белән Илдар. Кызым алар белән бергә биеде. Куып җибәрмәделәр. Өстәп, Илдар Хәкимов тагын бүләк бирде. Гади кешеләр. Фотога төшәргә дә каршы килмәделәр. Вертолётта очса, ни булган. Молодцы, заработали. Һәркемнең аягы да, кулы да бар. Эшләгез, сез дә вертолётта очарсыз. Булдыралар икән, молодцы».

Сабан туе ничек узарга тиеш? Без шул сорауга җавап эзләдек.

«Хәзер Сабантуйларда фишка эзлиләр»

Татарстанның баш фольклорчысы, традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең элекке җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова:

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Cабан туеның халыкчан асылы 1930 елларда югала башлый, чөнки Сабантуйны коммунистлар идеологик коралына әйләндерәләр. Нәкъ шушы елларда прологлар башлана, колхозлашу чоры белән бәйле булган транспарантлар белән парадлар барлыкка килә. Сабан туе белән партоешма һәм дәүләт органнары идарә итә башлый, халык үзе Сабан туен җитәкләүдән туктый. Бу 30 нчы еллар. Шул еллардан бирле прологлар килә.

Кырыгар минут механизатор, савымчыларны котлый идек. 30 нчы елда яңа төшенчә кертәләр: көрәш батыры белән параллель рәвештә кыр батыры билгеләнә.

Халыкчанлыкның бозылуы кичә-бүген генә түгел, күптән бозылган ул Сабан туе.

60 нчы елларда махсус пленум була. Сабантуйны регламентлаштыралар. Катгый регламент: язгы бәйрәмнән җәйге бәйрәмгә әйләнә. Чәчү алдыннан түгел, чәчү беткәннән соң, махсус карар белән көнен билгелиләр. Шул ук вакытта кайбер вак-төяк авыллар үзләре теләгән вакытта – бер атнага соңрак, я алданрак үткәрә. Аларга беркем бәйләнми.

Татарстан Республикасы барлыкка килгән көннән бирле Сабан туен указ нигезендә үткәрәбез. Әгәр башка көнне була икән, Указны бозу була. Шуңа күрә бик күп авыллар, беренче чиратта, иганәчеләр тарафыннан үткәрелә торган Сабантуйлар, авыл бәйрәме дип үткәрелә.

Гомумән, авыл сабантуйлары күп җирдә үтми, җыен дип үткәрә үткәргәннәре, күбесендә алай да узмый. Иганәчегә кайчан уңайлы, шунда үткәрәләр – июль уртасында да, августта да.

Без үзебез үк Сабантуйны рәхәтләнеп бозарга һәм исемен алмаштырырга мөмкинлек бирдек.

Иганәчеләр уздыра торган Сабантуйларында 5 әр мең кеше катнаша бит, шуңа кеше күп килсен өчен популяр артист чакыралар. Рәмис белән 100 процент килешәм – «кемнең текәрәк» дигән нәрсә китә.

Фото: © Салават Камалетдинов

Район Сабан туйларына чыгым күп тотыла. Чыгымның бер өлеше авыл советыннан да. Авыл җирлекләре булыр-булмас акчаларын район Сабан туена илтеп бирәләр. Ул такса эшмәкәрләргә карата да бар, шапылдатып җыеп алалар, юридик яктан никадәр дөрестер – белмим. Район Сабан туеның акланмаган чыгымнары бар. Мәсәлән, прологлар кирәк түгел дип исәплим, мин аларны шулкадәр сөймим. Прологсыз да үткәреп була Сабантуйны. Аның чыгымы искиткеч зур. Аңа бит айлар буе әзерләнәләр. Бер районда шаккаткан идем – авыл хуҗалыгында эшләүче 50 кешене тезеп бастырганнар, 1 әр мең сум акча өләштеләр.

Район башлыгы пролог кына карый да, глава белән кунаклар ашарга кереп китәләр. Шушы ашау да зур чыгым, әле шунда бүләк тә бирелә бит.

2018 елда мин бер сораштырган идем: күп кенә районда бүләкнең суммасы 8 мең сум иде. 100 дән артык кунак булса, күпме акча киткәнен исәпләгез. Кунак чакырмаска димим, кирәктер, ләкин ниндидер символик кына бүләк тә тапшырырга була бит – районның балы булырга мөмкин. Нигә 8 мең сумга ак, кызыл аракысын, башкасын куеп... Шул ашау-бүләкләргә тотылган акчага катнашучыларга күбрәк бүләкләр алсак, яисә артист чакыру урынына районыбызда менә дигән алып баручыларны әзерләсәк...

Питрау Сабан туенда Җәвитнең көрәш алып барганын тыңлаганым бар – ул аннан шундый итеп драйв ясый!

Капчык сугышы – менә дигән тамаша бит! Аны без аннан-моннан гына үткәрәбез дә, аның урынына корпоративта салып алгач уйный торган уеннарны тетәбез генә. Иң кызык уен – озын чаңгыга 40 лап кеше басу. Бу бит кеше көлдерү өчен. Берсе өстенә берсе егылсалар, тагы да шәбрәк. Әллә нинди торбалардан чыгарабыз, әллә ничә метрлы кедалар киертеп йөгерттерәбез. Су өстендә капчык сугышы бар әле – бу бит уенны мәсхәрәгә әйләндерү өчен. Салып алган апаңнар олы-олы күкрәкләре белән суга ишелеп төшәләр, ул судан чыкканда, коточкыч тупас, ямьсез картинага әйләнә. Вәт шул тамаша инде! Үз милләтебезне мыскыл итә торган тамаша! Бөтен кеше карап көлеп тора, ул безнең татарның төсенә килешле түгел.

Бүген Сабан туе белән идарә итә торган ниндидер төгәл оешма юк. Бу Сабантуй бәйгеләренең тамырында тагын бер проблема ята – традицион бәйгеләрне – спорт бүлеге, мәдәни өлешен мәдәният идарәсе уздыра. 2000 елларда мини-футбол, волейбол, баскетбол керә башлады, аларны караучы да юк. Армреслинглар да безнең Сабантуйныкы түгел.

Колгага бөтенләй менмибез. Сабан туйларына чират буенча йөри торган аталы-уллы ир-атлар бүләкләрен җыеп китәләр. Ә асылы бит кемнедер күрсәтү түгел. Кемдер әйтә куркыныч ди – син маталар җәй, 6-7 яшьлек балалар өч метрга менсен, киртекләр яса. 10 метрлы итеп яса, нигә 35 метрлы колга куясың?! Куй 10-12 метрлыны, шомарт, майлама. Үзебезнең йөзебезгә төс булмаган мәгънәсезлеккә әйләнде.

Килсеннәр артистлар, килмәсен димим, чакырыгыз кичен! Кичке уен булган бит, биегез татарча, бөтенегез бергә җырлагыз! Акчагыз бар икән, кичке уенны киңәйтегез! Ул көнне көне буе бәйрәм булсын! Көндезге концерт урынына кичке уен мәйданнары эшләргә, гади апалар җырларга тиеш, шигырь сөйләүчесе булырга тиеш. Ун гына тамашачысы булсын, ләкин оештырырга, акчаны шуңа тотарга кирәк. Профессионал алып баручы эшләргә тиеш. Бүген супер алып баручы булмаса, бүтәнчә тарта алмыйбыз. Алып баручы драйв ясарга тиеш. Гармун уйнаучылар ярышын да оештырып була.

Үзебезнең ди-джейларны, алып баручыларны әзерләргә кирәк, менә дигән алып баручылар бар, аларга ставка ясарга кирәк, Фирдүс Тямаевка түгел! Билгеле, бу Фирдүс проблемасы түгел.

Мәдәният идарәләре рәхәтләнеп корпоратив уеннарын кертә. Бала-чагага аннан-моннан капчык сугыштырталар да, ә аны бит тотып бетерергә кирәк. Син бәреп төшердең, икенче көндәш керә. Ул үзе бер мәйдан булырга, анда язылырга тиешләр.

Көрәш династияләре дә юк бит. Шулкадәр күп көрәш секцияләре, федерацияләребез бар.

Спортчылар керә дә, көрәш бетә. Алар Сабантуйда көрәшергә тиеш түгел, аларның үз ярышлары бар. Бәлки, Сабантуйга чакырырбыз 2-3 профессионал көрәшчене, ләкин аларны аерым келәмдә көрәштерик, ә төп келәмдә бала-чага, үсмерләрне көрәштерүдән башлыйк.

Ким дигәндә, авылыгыздан дүрт пар чыксын, булсын өйрәнчекләр генә, алар арасында да батыр билгеләп була. Тәкәгә эшләсеннәр. Көрәшчеләргә машина бирүдән туктарга кирәк дип мин. Никадәр күбрәк машина бирәсең, шулкадәр күбрәк бит инде сөйләшеп бүлешүләр.

Хәзер Сабантуйларда фишка эзлиләр. Берсендә Әлмәттә күрдем – яңа өйләнешкән парларга туй күлмәкләре киертеп, мәйданга чыгардылар. Егетләр мотоциклда әйләнде, тамаша, имеш. Чәкчәктән трактор эшләп куйганнар. Кирәкме ул?! Сабантуйны саклыймы ул? Фотозона шәп, ләкин тузанда баткан чәкчәкне кая куябыз? Ташлыйбызмы?

Бирнә җыю йоласы кайтуы сөендерә, тик Казанда бирнә җыюны мин үзем хупламыйм. Кыяфәт чыгару инде бу, бәйрәм иллюзиясе тудыру.

«Әгәр Сабантуй милли бәйрәм икән, милли бәйрәм булырга тиеш, ә халыклар дуслыгына багышланган массовка түгел»

ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла:

Фото: © Рамил Гали

– Президент әйтте бит: Якутиядә чын Сабан туе нинди булырга тиешлеген күрдем, диде. Мин дә булдым анда, Саах дигән бәйрәмнәрен шундый итеп эшләгәннәр – тәңречелек тамырларына кайту, рухларны чакыру, ритмик алкышлар белән. Йола, ырымнарны шундый югарылыкка күтәргәннәр, заманча да яңгырый кебек. Ул карап торганда бик тәэсир итә. Көмешләр белән хәнҗәрләр тагып, милли киемнәр эшләнгән. Нәкышлар файдаланылган, яңартылган. Президент дөрес әйтте – хәзер Сабан туе спорт уеннары белән концерт карау.

Авылларда элек Сабантуйлар җылы уза иде, авылдан чыгып китүчеләр дә кайтып, бөтен уеннарда катнаша иделәр. Кайбер авылларда һаман да элеккечә җылы үтә икән дип ишеткәнем бар. Шәһәрләрдә кыенрак инде – татарга хас толерантлык белән бүтәннәр хәтерен саклау, бүтәннәр үпкәләмәс микән дип уйлау... Халыклар дуслыгына каршы түгел, ләкин һәр нәрсәнең үз урыны бар. Әгәр Сабантуй милли бәйрәм икән, милли бәйрәм булырга тиеш, ә халыклар дуслыгына багышланган массовка түгел.

Безнең татар бит бер-берсеннән уздырмакчы була. Ул артистлар чакыру ярышын бүтән файдалырак эшкә – йолаларны торгызуга бирсәң... Авылларда бит төбәк тарихлары белән кызыксынучылар бар, шулар белән ниндидер сценарийларын эшләп була. Туган як тарихын шунда яшәүчеләр генә яхшы белә бит. Һәркем үз төбәген күрсәтергә тиеш.

Милли үзаңнан тора инде. Якутларда милли үзаң көчле, татарларда – түбән, шуңа күрә аның бәйрәме дә шундый. Якутлар аз санлы халык булса да, шундый масштаблы итеп үткәргәннәр. Анда бөтенесе катнаша, безнең бит Сабан туенда күбесе тамашачы булып йөри, уенга да керми. Аның татар дигәне дә, йолаларын, традицияләрен генә түгел, телен дә белми.

Элек чәчү алдыннан бәйрәм иткәннәр бит, хәзер Сабантуй белән җыен икесе бергә кушылды инде. Җыен ул чәчүләрдән соң булган, берничә авыл бергә җыелып, бәйрәм иткәннәр. Күрше авыл егетләре белән кызларын таныштыруның бер чарасы да булган ул.

Киләсе елда Тукай районы Сабан туе ничек узачак?

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев «бездә (Тукай районы – Т.И. искәрмәсе) Сабан туе милли асылын югалтмый» дип башлады сүзен һәм Сабан туе турында күзаллаулары белән дәвам итте.

Фото: © Салават Камалетдинов

– Сабантуй, беренчедән, авылда булырга тиеш. Хәзер аның урынын үзгәртеп торалар. Авылларда җиңүчеләрне билгеләгәч, алар район Сабан туена төшеп көч сынашып, район батырлары билгеләнергә тиеш.

Икенчедән, Сабантуй ЮНЕСКО га кертелгән бәйрәм. Басуларда сабан эшләреннән соң, икмәк тишелеп чыгып, икмәк уңышына план корганнан соң, шушы эшне башкарган халык үз уңышына сөенеп бәйрәм итәргә тиеш. Бүген шәһәргә якын яшәгәннәрнең күпчелеге Сабантуйның мәгънәсен аңлап бетерми. «Икмәк кибеттә үсә, сөтне дә кибеттән алабыз», диләр. Мин үзем шундый тәкъдим керттем, киләсе елга шулай эшләрбез, дибез. Көздән бәләкәй генә кишәрлектә икмәк чәчеп куеп, быел ук көлтә бәйләп, икмәкнең үскәнен күрсәтеп, аны ваклап, тегермәндә тартып, онын чыгарып, ипи пешереп күрсәтү – шундый цикл ясарга дибез. Бөтен Сабантуй кешесе шуны карап үтсен. Сыерын да куеп, сөтен савып, сепараттан аертып, маен язып, сары май ясап – шуны күрсәтергә исәп.

Үзешчәннәр белән концерт ел да була, бәйрәм җыр-моңсыз булмый. Үзәк мәйданда зур сәхнә, Сабантуйга әзерләнгән үзешчән артистлар чыгыш ясый, ләкин авылдан килгән кешеләр өчен чак кына читтәрәк үз баяны белән җырлап-биеп, туганнарына осталыгын күрсәтергә теләгән җырчылар өчен аппаратура белән аерым сәхнә бар. Рәхәтләнеп концерт куялар. Кайчак әле анда күбрәк кеше дә җыела, анда кызыграк та.

Сабантуйның билгеләнгән традицион уеннары бар, кабатланудан курыкмаска кирәк, ел саен шул бер уеннар булырга тиеш дип исәплим. Яңарак уеннар чыккан икән, кертмәскә димим, чөнки яшьләрне дә җәлеп итү кирәк, замана үзгәргәч.

Аннары мәйданга техника кертәбез, иске техникалар. Быел Чувашстаннан китертеп, «сталинец» тракторларын, элек чыккан тракторларны кертеп, бүгенге көндә булган тракторлар, чәчү агрегатларын күрсәттем, чөнки Чаллыдан килгән кешеләр мәйданнан үткән техниканы күреп сокланалар. Нинди техникада эшлиләр, ничек икмәк чәчәләр, ничек үсә – бөтенесен күрергә тиешләр.

Яраткан артистын күрергә теләүчеләр була, ләкин артистлар килү Сабантуй азагыннан була торган әйбер. Мөмкинлегең бар икән, күрсәтергә була, мөмкинлегең юк икән, мәҗбүри түгел, күрсәтмә.

Сабантуйга чыгып, җәймәсен җәеп, үз азык-төлегең белән ял итү – элекке традиция. Кем кафега керә, кем урман куенында үз табынын кора.

Сабантуй традицияләрен сакларга кирәк.

«Шәһәр Сабантуйлары зур концертка әверелә»

Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов:

Фото: © архив/ Салават Камалетдинов

– Авыл Сабантуйлары кызык, күркәм гадәт, үз традицияләре бар. Сабан туе күбрәк бер-берсен белә торган кешеләр бәйрәме булган, күршеләр общинасы кысаларында уздырылган. Авылларда әле шуның тәме бар дип уйлыйм.

Шәһәр Сабантуйлары зур концертка әверелә. Кызганыч, кеше анда күбрәк тамашачы буларак катнаша. Актив катнашучы буларак түгел, күзәтүче буларак кына.

Соңгы елларда сорыйсың – күпләр шәһәр Сабан туена йөрми, чөнки елдан ел шул ук тамаша диләр, күбрәк мәдәни-массакүләм чарага әверелгәнгә күрә, кеше йөрми. Шәһәр көне, Республика көненнән әллә ни аерылмый да. Бары тик көрәш, тагын берничә ярыш булуы белән генә аерыладыр. Сабантуйның тәме соңгы арада, кызганыч, әллә ни тоелмый.

Шәһәр Сабантуйлары күбрәк мәйданчыкка бүленеп, күршеләр Сабан туе рәвешендә булырга тиештер. Миңа калса, шәһәрдәге һәр мәдәният йорты, һәр зур мәдәни оешма төрле мәйданчыкларда Сабантуй уздырырга мөмкин. Кечкенә мәйданчыкларда Сабантуйлар узса, күбрәк кеше актив катнашучы булып килер иде дип уйлыйм.

XIX гасыр литографияләрен карасак, Казан Сабан туенда атлар чабышы, көрәшчеләр күренә. Ул традицияләр сакланган, ләкин күзләрендә азарт бар дип әйтимме... Монда бары тик профессионаллар гына булырга тиеш түгелдер, монда гади кешене дә актив катнаштыру мөһим. Балаларны традицион милли уеннарга күбрәк катнаштыру өчен күбрәк мәйданчыклар кирәктер дип уйлыйм.

Әйтик, якутларда Сабантуй форматы гына түгел, җыен традицияләре күренә. Алар тамаша гына карамый, һәрберсе актив катнашып, аралашып йөри. Күп мәйданчыкларга бүленешеп, яңадан зур мәйданга җыелалар. Җыен форматы кызык ул. Бәйрәмдә һәркем актив катнашырга тиеш дип уйлыйм.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 12 июль 2022
    Исемсез
    Чынлап та,минем быелгы Сабантуйлардан гайрәтем кайтты.Сабантуйда бар көченә артистларны акырталар.Бөтен җиргә бер сүзе дә аңлашылмаган авзлар тарала.Сабантуйда Милли көрәшнең мәгънәсен югалтып бетерделәр.Кем көрәшкәне,ничек көрәшкәнен беркем күрми ,ишетми.Музыка дип әйтергә дә оялам инде...Котыра.Җиңүчеләрне кемдер алдан билгеләп куйган.Көрәшче билен биргән...Чын көрәшче яшьләребезнең күңеленә ямьсез күренешләр бозым салган.Калганын сөйләп тә торасы юк
  • 10 июль 2022
    Исемсез
    ..дәвамы. Үз авылларында менә дигән алып баручылар, җырчылар булып кайтырлар иде, дим. Ә авыл җирлекләре үзләрендә үскән мәдәният әһелләре читтә калырга мәҗбүр булгач, түләүле артистлар чакыралар.
  • 10 июль 2022
    Исемсез
    Иң беренче милли бәйрәмебезнең исемен бозмаска өйрәнүдән башларга кирәк. Менә бу язмадагы үз фикерен белдерүче абруйлы гына кешеләр дә "Сабантуй" диләр. Сабан туе бит ул, иптәшләр! Сабан туе - авыл бәйрәме. Менә шул асылын югалттык. Авыл Сабан туе ел саен салкын көннәрдә уза, халык рәхәтләнеп бәйрәм дә итә алмый. Аның каравы Чаллы, Казан " игенчеләре" Сабан туе менә дигән җылы көннәр башлангач бәйрәм итәләр! Түбән Кама Сабан туе авыл Сабан туе белән бер көнгә билгеләнә. Нәтиҗәдә, пролог дигән "чәйнәлеп", туйдырып беткән тамашада катнашучы меңнәрчә балалар һәм аларның әти- әниләре, әби- бабайлары авылларына кайтудан мәхрүм кала. Шәһәр мәдәниятында эшләүчеләр дә барысы да диярлек авылдан чыккан кешеләр бит! Алар да үз авыллары Сабан туена кайта алмыйлар. Ә бит үз авылларында менә дигән алып баручылар, җырчылар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100