Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Латыйпов: «Сабан туен саклыйк!»

Журналист Рәмис Латыйпов Сабан туе турындагы фикерләре белән уртаклаша

news_top_970_100
Рәмис Латыйпов: «Сабан туен саклыйк!»
Расих Фәсхетдинов фотосы

Сабан туен саклыйк.

Сабан туе һәр татарның генында сакланып калган милли кодны уята торган милли бәйрәм булырга тиеш.

Сабан туе – татарны саклап калып була торган мөмкинлек.

Татарны җыйган бары тик Сабан туе гына калды. Аны да югалтсак, безнең ниебез калыр?

***

Сабан туе турында фикерләремне җиткергәнче, үзем белән булган бер хәлне сөйлим әле.

Сабан туе вакытында авылда булырга туры килде. Бераз күңелсез – остабыз кичен «Сабан туена барам» дип кайтып китте. Безгә күңелсез инде – үзебезгә генә эшлисе бит. Берзаман остабызның машинасы килеп туктады. Килгән. Бәтәч-пәрәмәч, ни булды? Ник бармаган бу бәйрәмгә?

- Сабан туена кереп маташа идем, берсе чинап ята иде. Борылдым да киттем, - ди бу.

Сабан туена «170 мең сумлык» җырчы чакырганнар икән – шуның җырын ишетмәс өчен, Сабан туеннан баш тарткан.

Һич тынгылык бирмәде бу сүзләр. Дөрестән дә шулай. Сабан туеның миллилеген саклау турында күп сөйләнелде, әйтелде, язылды. Журналистикага әле килгән генә чакта – 1998 елда бу хакта репортаж әзерләгәнемне хәтерлим. Шунда бер район башлыгы әйткән иде – ә нәрсә, Сабан туе борынгы бәйрәм булырга тиешмени? Шәп җырчылар килсә һәм самолетлар төтен чыгарып очып үтсә, начармыни? Яшьләргә заманча шоу кирәк! Ул вакытта мин аңа каршы булсам да, җавап бирергә сүз таба алмаган идем.

Моны инде Президент та таныды. Сабан туе нинди булырга тиеш дигән кәгазьләр дә язылды бугай. Әмма эш «кирәк»тән һәм сөйләшүдән узмый.

Башта Татарстандагы Сабан туйлары турында.

Татар ярышырга ярата – берсеннән-берсе уздырырга теләп ярышалар төрле спонсорлар. Читтән карап торган кешегә «җитәкчеләр акча туздырырга кызганмый» кебек тоела. Ә чынлыкта күп акча түгү ул алар өчен җайлырак – ничек халык җыярга, ничек кызыклы итәргә дип уйлыйсы һәм эшлисе юк. Бер кешегә түләнгән сумма зур, әмма чынлыкта шулай арзанракка чыга. Бу Сабан туеның кадерен бетерә. Спонсорлар өчен шулай уңай – кыйммәткә җырчы һәм тамада чакыралар да, Сабан туе «обеспечено». Халык бушлай концерт карарга барыбер киләчәк, мәйдан тулы халык иде дияргә була. Ә Сабан туе ничек узган һәм аның максаты нинди – анысы беркемне дә кызыксындырмый. Вертолет чакыртырга яки инде көрәшчеләргә шәп автомобиль куярга була – шулай ук халык җыела һәм исемле көрәшчеләр киләчәк дигән сүз. Чынлыкта бу рәвешчә Сабан туен уздыру ул спонсорларга арзангаракка төшә: аның эчтәлеге турында уйлыйсы юк.

Сабан туе күп төбәкләрдә җирле халыкны җыю һәм милли-мәдәни мирасыбызны саклау урыны булудан туктады. Әмма моның өчен «ни пычагыма кирәк ул Сабан туен уздыру!» дигән гаепләүгә барырга кирәкми. Сабан туйларыннан баш тартырга ярамый. Аның эчтәлеген үзгәртергә кирәк.

Сабан туена бушлай концерт итеп караудан туктарга кирәк. Кайсы артист белән кайсы тамадага күбрәк акча түләп чакырыйк икән дип ярышудан туктарга кирәк.

Менә хәзер үзем ишеткәннәрдән. Кешеләр хәзер Сабан туен артист исеменә карап сайлый башлады. Бәләкәй генә бер авылга фәлән «кассовый» җырчы килә икән. 700 мең сораган ди. Фәлән җырчы миллион сораган икән, төгәне – 500 мең. Теге оста абзый да «чинак» җырчының бәясен белгән – 170 мең, ди. Халыкның Сабан туе турында сүз чыкканда йоннары кабара – «Безнең хуҗа шуларга бер көнгә фәләнчә йөз мең түләгән! Ә безгә 20 мең түләп эшләтә!» Ә Сабан туена барасы да килми аның. Без элек Сабан туена аралашырга бара идек. Хәзер анда аралашып булмый – мәйданда дөбер-шатыр музыка уйный. Һавадан төтен туздырып самолет очып китә һәм Россия байрагы тоткан парашютчылар сикерә икән – шәп инде, глава булдырган, акча түләгән! Ул мотоциклчылар ярышын Сабан туенда түгел, башка көнне оештырып булмыймы аны? Алардан күреп, башкалар да шуны уздырырга дип акча түгә.

Шунда ук мәйданда уеннар бара, аларда беркемнең гаме юк – артистны карыйлар. Сөйләшәм дисәң дә сөйләшә алмыйсың әле – чөнки 700 меңлек җырчының бушлай концертын карарга күрше авыл-районнардан килеп тулган чит кешеләр, танышларыңны күрерлек тә түгел.

Минем дә барган бар андый Сабан туена. Мәйданда – җырчы, кеше өстенә кеше өелгән. Арттагы дүртенче рәттән инде берни күренми. Сабан туен алып баручы җәфалана, уенга кешеләр чакыра, ә кемгә кирәк синең уеның! Җырчыны карыйлар монда. 

Ә кайда хезмәт кешесен олылау? Менә шуннан китә инде – Сабан туена кеше йөрми дә башлый.

Кыйммәтле җырчылар килмәгән Сабан туйлары ихласрак уза. Әмма аларда да бер әйбер күңелне кыра - Сабан туен бит югарыда билгеләгән дата буенча уздыралар, яшьләр, машиналылар теге «700 меңлекне» карарга китеп бетәләр. Анда чын Сабан туе булырга мөмкин, әмма инде ярты авыл юк – концерт карарга киткәннәр.

***

Сабан туен гламур итеп оештырырга омтылу чит төбәкләргә дә күчте. Аның милли асылы соңгы планда, ул беренче чиратта грандиоз шоу итеп уза. Менә әле генә Новокузнецкидагы Шахтерлар Сабан туенда булдым. Әмма мәйдан фотоларын караганда бу төрле милләт халыклары катнашындагы шоу дип әйтергә була. Шәһәр көне дияргә дә ярый. «Шахтерлар Сабан туе» дип язылган. Татарныкы икәне бер җирдә дә юк. Алай гына да түгел, аның бөтен халыкларның бәйрәме икәнен кат-кат әйтеп торалар. Нигә ул бөтен халыкларныкы булсын? Татар бәйрәме ул.

Дөрес, татар җырын, татар моңын ишеттерделәр – рәхмәт. Татарча да алып бардылар, рәхмәт. Татар көрәше дә бар, матур көрәш оештырдылар. Әмма татар уеннары, милли компонент ул инде бер кечкенә генә элемент итеп тәкъдим ителә. Новокузнецкида милли уеннар мәйданнан читтә иде – махсус эзләп тапкан яки очраклы барып төртелгән кеше күрә ала.

Чит төбәкләрдә Татарстан Сабан туе уздыра. Моңа каршы килергә һич кенә дә ярамый. Читтәге татарларның андый масштабта Сабан туе уздыру мөмкинлеге юк! Моны аңларга кирәк. Әйе, безнең финанслар китә торгандыр. Ә нәрсә, алар безнең татар түгелме? Әгәр ул татарның җилкәсенә генә калдырсак, ул бәйрәм беркайчан да андый масштабта узмаячак. Кем бирә ул татарга андый финанслар? Моны аңлап кабул итәргә кирәк. Казандагы яһүди мәктәбенә Израиль ярдәм итә бит, ә нигә Иваново яки Курган татарына Татарстан ярдәм итмәскә тиеш? Әмма инде ярдәм итәбез икән, анда татарлык булырга тиеш. Бу бәйрәм мөмкин кадәр татар рухын уятуга ярдәм итсен. «Барлык халыкларның милли фестивале» түгел инде. Һәр милләт кешесе килә ала торган, әмма татар бәйрәме.

***

Сабан туе - татарны татар итеп саклап кала ала торган, татар халкын җыя һәм аны милләт итеп саклап кала алырдай, татарны берләштерә, татарны татар итеп тә, дөньяда да танытырдай, безнең борынгы тарихыбыздан сакланып калган бер символ. Сабан туен татар бәйрәме итеп саклыйк! Аны татарныкы итеп күрсәтергә читенсенмик.

Татарны берләштерердәй Сабан туе гына калды. Аны милли асылына кайтарыйк, әмма аннан баш тартмыйк.

Ни өчен Сабан туе кирәк?

Глобальләшү, шәһәрләшү заманында татар халкы башка халыклардан берни белән дә аерылмый башлый. Шуңа күрә безгә татарлыгыбызны саклау искиткеч кыен. Түгәрәк өстәлләр, халыкны агарту өчен чаралар, матбугат – барысы да кирәк. Әмма аларга бит бармак белән санарлык кына кешеләр йөри! Чынбарлык шул: бөтен халыкны берләштерә алырдай, әмма халык аны татарныкы дип санаган массакүләм чаралар кирәк. Татарның андый бердәнбер әйбере бар - Сабан туе.

Без бөтенебез дә хәзерге заманда татар телен модалы итәргә кирәк дип сөйлибез. Кирәген беләбез, ә ничек аны эшләргә, белмибез. Кайдадыр Новосибирскида яки Ярославльдә яшәгән руслашкан татар егетенә ничек сеңдерергә аның татар икәнен, татар белән горурланырга мөмкин икәнлеген? Кайда аны башка татарлар белән аралаштырырга?

Сабан туе уеннары татар халкын башкалардан үзгә итеп күрсәтү мөмкинлеге. Шул рәвешчә, телебезне, димәк татарның үзен саклап калу мөмкинлеге.

Бүген дөньяда берәүгә дә спортың да, бөтен дөнья стилендә язылган шалтыр-шолтыр эстрада җырларың да, дискотека биюләрең дә кызык түгел. Милләтләрнең үзенчәлеге, серлелек, тылсым кызык. Әнә карагыз – күпме рус кызлары төрек фильмын карап төрекчәне өйрәнде? Ике Татарстан кадәр зурлыктагы Корея иероглифлары, үзенең үзгә карашлы фильмнары белән дөньяны яулап алганын сез беләсезме? Күпме яшүсмерләр хәзер Корея телен өйрәнә, Корея дип шаша? Менә алар үз милләтләрен модалы итә алган.

***

Әйе, безнең гореф-гадәтләр бар. Әмма алар югала. Шәһәрдә генә түгел, авылда да. Бер кечкенә генә элемент – профнастил һәм пластик тәрәзә килеп керүгә, татар өе дигән әйбер шалт итеп юкка да чыкты. Татарның милли кухнясы бар... Әмма бөтенесе эшем кешесенә әйләнгән заманда, адым саен пекарнялар ачылганда кем генә пешерү-төшерү белән шөгыльләнә? Татарны саклап калган дин бар, әмма Татарстаннан читтә кайда гына вәгазь татарча? Диннең милләте юк дип муллалар үзләре үгетләп тора, җомга вәгазен татарчалаштыру Казанда (!) нинди каршылыкларга очрады! Татарның матбугаты бар, элек заманда йөз меңләгән тиражлы булган фәлән журнал... Ә хәзер кем аны укый? Телевидение бар... Ә хәзер яшьләрдән кем аны карый? Яшьләр генә түгел, өлкән буын да телевизорны ачып та карамавы белән бәхетле. Татарның тарихы бар, әмма дөрес тарихны өйрәнер өчен теләк уянсынга башта шул татарлык булырга тиеш. Кинобыз бармы? Әйе, өч бөртек фильмыбыз бар, Интернетка элеп куйсаң русчага тәрҗемә итеп, 100 мең карау да җыярлар бәлки. Театрыбыз бар... Әмма аларны элекке замандагыча телевизордан күрсәтмиләр, Казанга килсәң – бар билгеле. Җырларыбыз бар, дөрес. Әмма аларның да инде телен оныткан яшьләребезнең һәркайсы рәхәтләнеп тыңларлык, бүгенге заманга да туры килгән, шул ук вакытта милли асылны да саклаганнары өч бөртек бармы икән? Җыр һәр татарга үтеп керә ала анысы, әмма аны һәр татар тыңларга әзерме?

Без бу заманда мең ел элек булган дәүләтебез белән дә беркемне дә шаккаттыра алмыйбыз – ул киң катлам халыкка кызык түгел. Безнең дөньяны тетрәтеп торган, милләтне саклый алырлык дәүләтебез дә юк. Татарның кисәк кенә яхшы, шәп фильмнар төшерү мөмкинлеге дә, бөтен дөньяга бәреп чыгардай җырлар яздыра башлау мөмкинлеге дә, кыйтганың төрле якларындагы кешеләргә үзенчәлекле булып тоелырдай язма теле дә юк. Латин графикасына күчкән булсак та әле без аерылып торыр идек.

***

Менә шулай итеп атлап-атлап китәсең икән, татарны татар итеп саклаган ни генә кала? Сабан туе.

Безнең бөтен халкыбыз яраткан, үз иткән, яратып килә торган Сабан туебыз бар. Ул – безнеке. Сабан туе – татарныкы. Иң мөһиме: аны башка халыклар да безнеке дип таный.

Әмма без – татарлар – үз теләгебез белән шул Сабан туеның миллилегеннән баш тарттык. Сабан туе мөмкин кадәр мөгез чыгару бәйрәменә әйләнде һәм глобальләште, әйтик, шәһәр көненнән әллә ни аерылмый торган музыкаль чарага әйләнде. Шуңа күрә Сабан туе тәнкыйтьләнә башлады. Әмма аны тәнкыйтьләргә түгел, асылына кайтарырга кирәк.

Ә бит Сабан туендагы милли уеннар алар барысы да татарның борынгы сугышчан күнегүләреннән килеп чыккан һәм бүгенгә килеп җиткән. Аларның берсе дә юктан бар булмаган, тик торганда гына сакланып та калмаган. Бу – милли код, алар бүтән халыкларда юк. Бу уеннар, дөрес итеп тәкъдим ителгәндә, татар милләтен башкалардан үзгә итеп күрсәтә ала, татар тормышын сихри һәм тылсымлы итеп тәкъдим итә.

Татарның да бит бик үзгә, башка халыклар өчен сәер, тылсымлы булып тоелырдай Сабан туе уеннары бар. Кашыкка йомырка кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү, авыш колгага менү кебек милли уеннар – теләсә кем катнаша, җиңеп чыга алырдай кызыклы, үзенчәлекле элементлар. Бу уеннарны тагын да баетырга, онытылганнарын кертеп җибәрергә кирәк.

Әле хәзер дә – Сабан туеның миллилеге соңгы планга күчкән заманда да бәйрәмгә килгән рус телле яки инде бөтенләй татарлыгын оныткан татарлар да әсәрләнеп калгалый. Бездә мондый әйбер юк, дип аптырыйлар. Татар нинди бердәм, нинди дус, күңелле яши торган нинди гаҗәеп халык дип уйлый. Җирле татарлар өчен бу берләшү мөмкинлеге, үз проблемаларын хәл итү чарасы. Чит төбәкләрдәге җитәкчеләр, бәйрәмгә килгәч, мондый грандиоз чаралардан соң татарларга бөтенләй башкача карый башлый. Иң мөһиме: мәчет ачтырмаска мөмкиннәр татарга, ә менә Сабан туе ул мәдәни чара буларак тәкъдим ителә, аңа берәү дә каршы килми. Бүгенге заманда Сабан туе – ниндидер шовинист көчләр дә булдыруга артык каршы килмәгән, әмма эчтәлеге белән рухи һәм милли була алган бәйрәм.

Теләсә кайсы Сабан туе татарның милли асылын саклауга хезмәт итәргә тиеш. Башка халыклар Сабан туен күреп, карагыз әле, татар халкы нинди гаҗәеп мәдәнияткә ия, үзенчәлекле, бай тарихлы халык икән дип күрергә тиеш.

***

Туктатыгыз Сабан туена коточкыч кыйбатлы артистларны чакыруны! Ул бушлай концерт түгел! Җирле үзешчәннәр җырласын, шундагы халык хөрмәт иткән, андагы кешеләрне таныган, күреп белгән кешеләр алып барсын. Бушлай концерт оештырасы килсә колхоз председателенең, 1 миллионлык артист чакырып, уздырсын башка чара, атасын шуны «Бушлай концерт» дип. Берсеннән берсе узышка фәләнчә йөз мең торган артистларны чакырганчы Сабан туеның милли асылын кайтаруга тотарга кирәк. Тапканнар алайса җайлы ысул! Әгәр артист 700 мең түләсәгез генә киләм дип тора икән, үз авылында җырласын 700 меңгә. Ул кадәр акчага, акыл белән тотынганда, әллә нинди креатив милли уеннар оештырырга була. Бу Сабан туе концертлары стратегик яктан артистларның үзләре өчен дә зыянлы. Артистның бушлай концертын карап кайткан кеше аннары акча түләп аны концертына бармый инде ул.

«Зур начальниклар» өчен бернинди махсус зоналар оештырмаска! Киләләр икән Сабан туена – халык арасында булсыннар. Һәр кешене тигезли торган бәйрәм булсын.

Мин артистларны чакырмыйк димим. Әмма бөтен бюджетны аларның кесәсенә һәм лазер-шоу, парашютчыларга түләүдән бернинди мәгънә күрмим. Аннары шушыны күргән татар да «әй, Сабан туе дигән булып акча туздыралар инде» дип моны коррупция чыганагы итеп күрә башлый. Җитәкчеләр акча юганга безнең милли бәйрәмебез гаепле түгел бит.

Сабан туен теләсә кайсы авылда үзен аңыша башлаган сабыйдан алып өлкән яшьтәге өчен кызыклы булырдай итеп уздырырга кирәк.

***

Сабан туе татарга кирәк. Ул безнең телебез, мәдәниятебез, безнең рухыбыз һәм татарны модалы итәргә мөмкинлек бирә торган чара. Аны сакласак, ул да безне саклар.

Шахтерлар Сабан туенда

Фото: © Расих Фәсхетдинов

 

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 4 июль 2022
    Исемсез
    Вятские Поляныда Сабантуйда булдык. Татарга хөрмәт булән уздырылмады ул. Төп өлешен иске бер стадинга куып керткәннәр. Аннары шәһәрнең үзәк мәйданында "дискотека" ясаган булдылар инде. Ни алып баручы юк, ни бер җырчы юк, динамиклардан ишетелер-ишетелмәс музыка куйганнар. Халык күп иде, сагынышып, очрашырга килгәннәр инде бахыркайлар. Бер түгәрәк ясап биегән булдылар. Шунда татарча бию көе дә булмады, хитлар да булмады. Җыр сайлаучыга "наплевать" булганы күренеп тора. Иң рәнҗеткәне - 10 тулып 30 секунд узды - музыканы сүндереп тә куйдылар. Җыр беткәнне дә көтмәделәр. Халыкта да ризасызлык бар иде. Но татар сабыр бит инде ул. Нигә татарлар шулай икенче сортлы? Ул тирәдә татар авыллары да күп, шәһәрнең үзендә дә татарлар күп. Аныңчы "День молодежи" булды бер атна элек, сәхнә куеп, живой звук куеп, группалар чакырган иделәр.
  • 4 июль 2022
    Исемсез
    Минем күптән уйлап йөргән фикерләрне язган Рәмис!Халык хәзер сабантуйга концерт карарга гына килә,ә уеннарда катнашып,күңел ачу өчен түгел.Авылдашларың белән елга бер очрашу урыны булудан да туктады Сабан туе,чөнки күпләр башка сабантуйларга артист карарга китә...Ул спонсорларның шул кадәр акчасы булгач-авылларны төзекләндерүгә,юллар төзелешенә,күлләрне чистартуга тотсыннар иде аны...Концерт карыйсы килгән кеше яраткан артистын болай да барып карый ала хәзер,һәркемнең аның кадәр генә акчасы да,машинасы да бар...Кайчан Сабантуйлары үз асылына кайтыр икән????
  • 1 июль 2022
    Исемсез
    Шәп әйтелгән! Фикерләр белән килешәм!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100