Сәдаканы банк картасына күчерсәң, кабул буламы?
Хәзер сәдаканы банк карталары аша гына күчерү гадәте барлыкка килде.

Шул уңайдан Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга сорау биргәннәр.
«Сәдаканы картага күчерсәң ярыймы, кабул буламы?» — дип сорый бер укучы.
Дин белгече бу сорауга Телеграм челтәрендәге каналында җавап биргән. «Кабул итүче — Аллаһ», — дип яза ул.
«Җыелган акча хәйриягә дип билгеләнгән булса, лотереяда катнашырга ярыймы?» — дип сорыйлар. Бу очракта хәзрәт аермачык итеп, «юк» дип яза.

Хәзрәт түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:
- Яулык бәйләгән кызларга бизәнергә ярыймы?
- Ирең синең турыда кайнанаңа зарланса, нишләргә?
- Ир-атны гаиләсеннән тартып алып, үзеңә каратырга ярыймы?
- Бассейнда йөзгәндә мөселман ирләренең киеме нинди булырга тиеш?
- Мәчеттә никах уздырганда чәчәк алып килергә ярыймы?