news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рузилә Бәдретдинова: «Судлар тәмам. Мин бәхеттән елыйм»

news_top
Рузилә Бәдретдинова: «Судлар тәмам. Мин бәхеттән елыйм»
Фото: Рузилә Бәдретдинованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Рәшит Ваһапов фондында эшләгән яшь җырчы Рузилә Бәдретдинова фонд белән судлашып йөргән иде. Ниһаять, бик озак еллар барган суд процессларына нокта куелган. Бу хакта Рузилә үзенең сәхифәсендә язды.

«Мин ирекле! Мин хәзер беркемгә дә акча тиеш түгел. Ниһаять, судлар тәмам… Бернинди фондка да, оешмаларга да, физик һәм юридик затларга да мин берни дә тиеш түгел!!!

Моңа үзем дә ышана алмыйм. Зур түземлек белән эшләгән чын профессионал юристларыма рәхмәтлемен. Алар минем белән тәүлек буе элемтәдә тордылар һәм бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Гаделлек һәм минем яклы булган һәр кешегә рәхмәтләремне җиткерәм. Миңа терәк булган гаиләм һәм якыннарыма, Ильмир Әзһәмов һәм Оскар Усмановларга суд эшләрендә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Мин бәхеттән елыйм», – дип яза ул.

Узган елның җәендә Рузилә Бәдретдинова «Интертат»ка Ваһапов фонды белән судларның төгәлләнүе хакында сөйләгән иде инде. Ләкин ул чакта барысы да хәл ителеп бетмәгән, фонд апелляциягә бирү сәбәпле, җырчы янә суд юлларын таптарга мәҗбүр булган.

Бу темага калган язмалар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар