Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элек Ваһапов фондында эшләгән Рузилә Бәдретдинова: «Ә нинди акчага яшәргә?»

news_top_970_100

Элек Рәшит Ваһапов фондында Зәлилә тәхәллүсе белән чыгыш ясаган Рузилә Бәдретдинова социаль челтәрләрдә тормышы һәм иҗатына кагылышлы күңелсезлекләрнең башлану тарихын яза. Белүебезчә, Рузилә соңгы елларда суд юлларында йөрергә мәҗбүр.

«Контрактны Х (икс) елга төзегән идем. Бу – язмышым бүләге, бу – шундый шәп, әлеге адым иҗатыма яхшы тәэсир итәчәк, дип уйладым.

Шулай булса икән…

Мин 2019 елның июлендә эшли башладым. Ә 2020 елда үземне тулысынча акладым (алдагы чыгымнарны яптым…)

Ә кабат үзизоляция башланды, барыбызга да, аеруча минем кебек артистларга авыр иде. Мин танылган артист булмаганга (яшермичә, дөресен әйтәм), концертлар үткәрелмәгәнгә, онлайн гына җырладык һәм социаль челтәрләр алып бардык.

Ә нинди акчага яшәргә? (Миңа эшләргә ярамады, гәрчә мин бу турыда ярты ел узгач кына ишетсәм дә.)

2020 ел ахырына безнең продюсер белән мөнәсәбәтләребез начарлана башлады. Эш шунда – фондтагы бер хезмәткәрнең мыскыллау һәм кимсетүләренә түзеп булмый башлады.

Судлар 2021 елда башланды.

Вакыт бара, без дә үзгәрәбез. Нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнлеген аңлый башлыйбыз.

Минем сезгә соравым бар:

Кеше, килешү төзегәч, аннан баш тарта алмыймыни?

Киткән өчен кеше зур күләмдәге штраф түләргә тиешме? Продюсер әле синең өчен шуның кадәр акча түкмәгән булса да?

Кеше барысын да уйлап килешү төзегән, ләкин килеп туган шартлар буенча алга таба эшли алмый, ди. Бу очракта нишләргә?

Сез нишләр идегез?» – дип «подписчиклары» фикерен сораган Рузилә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100