news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рузилә Бәдретдинова белән Ваһапов фонды арасындагы суд тәмам: «5 ел иҗади уразада булдым»

Рәшит Ваһапов фондында Зәлилә исеме белән чыгыш ясаган Рузилә Бәдретдинова озак еллар фонд белән судлашып йөргән иде. Ниһаять, суд процессларына нокта куелган. Талантлы яшь җырчы ныклап иҗат эшенә керешеп килә. Бу еллар эчендә Рузилә нәрсә белән шөгыльләнгән? Авырлыкларны ничек җиңеп чыккан? Ул бу хакта «Интертат»ка үзе сөйләде.

news_top
Рузилә Бәдретдинова белән Ваһапов фонды арасындагы суд тәмам: «5 ел иҗади уразада булдым»
Фото: Рузилә Бәдретдинованың шәхси архивыннан

Рузилә, социаль челтәрләрдә суд процессларыгыз тәмамлану турында хәбәр иттегез. Сезне хәзер тулысынча ирекле дип әйтеп буламы инде?

Әйе, үземне тулысынча ирекле дип әйтә алам. Чөнки суд минем яклы булып чыкты, һәм бүгенге көндә суд карары үз көченә керде.

Судның беренче инстанциясе әле 2024 елның август аенда ук булган иде. Анда мин җиңеп чыктым. Әмма продюсер яңадан апелляциягә бирде дә, безгә тагын ярты ел буе суд булганын көтәргә туры килде. Февральдә апелляцион суд узды, һәм ул карарны үз көчендә калдырды.

Барлык судлар да Түбән Новгород өлкәсендә барды, чөнки мин судлашкан фирма шунда теркәлгән.

Суд чыгымнарыгыз күп булгандыр.

Әлбәттә. Аеруча, судларның бөтенләй ят җирләрдә баруы кыен булды. Мин бит Сарман кызы. Беренче судларга юристларны гына җибәрдем. Ләкин ахырдан, нәтиҗәсе күренмәгәнгә, үзем дә йөри башладым.

Гаепләүче як сездән нәрсә таләп итте?

Продюсер контрактны үз көчендә калдыру өчен тырышты, үзенең авторитет булуын исбатлыйсы килде. Ягъни, мин 10 ел буе җырламыйча, бернинди концертларда да катнашмыйча яшәргә тиеш идем. Кая да булса катнашканга, алар миңа штраф салып килделәр.

Мин исә үземне ирекле артист итеп хис итү өчен көрәштем. Ирекле булу – ул кемгә дә ни дә булса дәлилләүдән күпкә мөһимрәк. Шуңа да мин үзем судтан бары тик контрактны өзүләрен генә сорадым. Суд аша безнең контрактка нокта куюларын теләдем.

Рузилә Бәдретдинованың Ваһапов фонды белән конфликты нидән башлануы хакында түбәндәге язмалар аша танышырга мөмкин:

Зәлилә — Ваһапов фондыннан киткән өченче җырчы: «Фәттаховның кем икәнен белмәгәнмен». Элек Ваһапов фондында эшләгән Рузилә Бәдретдинова: «Ә нинди акчага яшәргә?»

Фото: © Рузилә Бәдретдинованың шәхси архивыннан

Судлар ничә ел дәвам итте?

4-5 еллап барды.

Сез судта җиңсәгез дә, фондка акча тиешме?

Әйе, штрафларым җыелды. Аларны мин кая да булса чыгыш ясаган өчен салдылар. Мин рөхсәт сорамыйча җырларга тиеш булмаганмын. Ләкин мин бит инде фондта эшләми идем, аннан псевдонимым белән дә җырламадым. Чыгыш ясаганда үз костюмнарымны кидем. Алар мине юридик яктан чикләде, концертларга йөрмәслек итте.

Суд процесслары тәмамланганчы сезгә иҗат белән шөгыльләнергә ярамадымы?

Каядыр барсам, миңа штраф салалар иде. Алар мине үзләренең концертларына чакырмадылар, реклама ясамадылар, беркая да чыгармадылар. Шул ук вакытта, штрафлар салып, минем өстән акча да эшләмәкче булдылар. Салават абый Фәтхетдинов концертында җырлаганга да штраф салдылар.

Сез бу елларда кайларда эшләдегез? Ничек көн иттегез? Тормышыгыз ни рәвешле барды?

Суд процесслары 2020 елда башланды. Мин ул вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының халык җыры бүлегенең 1 нче курсын тәмамлаган идем. Бу елларда күп вакытымны укуга багышладым. Ләкин җырчылыкка укысам да, беркая чыгышлар ясый алмавым күңелемне төшереп торды. Контрактка кул куйганда миннән «йолдыз» ясарга вәгъдә иткәннәр иде. Нәтиҗәдә, бернәрсәсез утырып калдым.

Диплом алгач, социаль челтәрләрдә пост язган идегез. Аннан аңлашылганча, студент елларыгыз да бик үк күңелле булмаган, ахры.

Студент елларым да җиңел булмады. Миңа укырга, шул ук вакытта судларда катнашырга туры килде. Өстәвенә, җырчылыкка укыйсың, тик сине сәхнәгә чыгармыйлар. Бу инде ярага тоз салган кебек.

Мин тәмамлаган кафедрада миңа теләктәшлек белдергән укытучылар да, алдымда бер төрле, ә артымнан икенче төрле сөйләп йөрүчеләре дә булды. Икейөзлелек белән очраштым. Шуңа күңелемдәгесен социаль челтәрләрдә пост белән әйттем.

Бер очрак исемдә. Мин 4 курсны тәмамлаганда, продюсер безнең төркемне укытырга килде. Ул бит миңа зачет куймаска мөмкин иде. Шул сәбәпле мин дипломсыз калган булсам? Аллаһка шөкер, барысы да яхшы тәмамланды – сөйләшеп, ул предметны башка укытучыга күчеп укыдым.

Тавышыгызны ничек сакладыгыз? Җырчыга гел җырлап торырга кирәк, дип әйтәләр бит инде.

Институтта укыганда мин дәресләрдә җырлый идем. Дәрестә җырлау – уку процессы. Миңа сәхнәдә җырларга ярамады. Хәтта институт буенча уздырылган концертларда да катнашырга ярамый иде миңа. Осталыгымны югалтмас өчен, студиягә барып җырлаганым да булды. Сәхнәдә җырламый тору тавышыма начар тәэсир итте дип әйтә алмыйм. Хәзер, Аллаһы боерса, барлык мөмкинлекләремне кулланып җырлаячакмын.

Хәзер төрле чараларда чыгышлар ясый башладыгыз.

Әйе, чакыргалый башладылар. Хәзер минем өчен сәхнәдәге һәр чыгыш бик кадерле. 5 ел «иҗади ураза»да утырдым бит. Уразада да ашыйсы килә, әмма ашарга ярамый. Минем очракта җырлыйсы килү белән шулай булды. Хәзер кая чакыралар шунда барам, басуда да, шәһәр уртасында да җырларга әзермен (көлә).

Беренче чыгышларымда бераз дулкынландым. Аеруча, русча җыр башкарган вакытта. Гел татарча җырлап өйрәнгәч, русча җыр башкачарак кабул ителә.

Фондта бергә эшләгән башка җырчылар белән элемтәдә тормадыгызмы?

Юк, берсе белән дә аралашмадым һәм аралашмыйм. Кирәк дип тапмыйм.

Ин авыр вакытларыгыз дип кайсы вакытны атар идегез?

Беләсезме, шушы конфликтлар башланып, фондтан киткән вакытта, кайбер кешеләр миңа бик тискәре карашта булдылар. Минем үземне гаепле итеп калдырдылар. Шунысы аеруча да кыен булды.

Мондый стресслар сәламәтлеккә дә йогынты ясый. Сәламәтлек ягыннан да проблемалар булды.

Ул авырлыклар каршында югалып калган чакларыгыз булдымы? Төшенкелеккә, депрессиягә бирелгән?

Мин һәрвакыт ситуацияләрдән чыгу юлын эзләдем. Математикадан мәсьәлә чишкән кебек. Прооблеманың берәр чишелеше була, әмма ул минем очракка туры килми. Ул чакта мин икенче һәм өченче вариантларны эзли башлыйм. Куркып яту, депрессиягә бирелү булмады. Чөнки минем проблемамны үземнән башка беркем хәл итмәячәген белә идем.

Әйе, баштарак мин дә башкалардан ярдәм сорадым. Әмма ярдәм итәргә ризалашкан кешеләрнең күпчелеге үз файдаларын кайгырттылар. Болай гына булышабыз дип торучы булмады. Шуңа үземә төрле ысуллар эзләргә туры килде. Елаган чакларым булмады дип әйтмим. Әмма елау әле ул син көчсез дигәнне аңлатмый.

Кыенлыкларны җиңәргә кемнәр ярдәм итте?

Минем иң зур ярдәмчеләрем – әнием һәм энекәшем. Әнинең беркайчан да мине гаепләгәнен ишетмәдем. Ул миңа әлеге проблемаларымны җиңәргә ярдәм итте. Нәкъ укытучы укучысына булышкан кебек. Бөтен киңәшләрне әнидән сорый, бары тик аңа гына ышана идем.

Барлык эшләрне дә финанслар хәл итә. Минем, институтта укыганга, акча эшләү мөмкинлегем булмады. Әни финанс ягыннан да ярдәм итте, барлык суд чыгымнарымны каплады.

Энекәшем мораль яктан терәк булды. Әбием дә әлеге проблемаларым өчен бик борчылды. Мин – әби тәрбиясендә үскән кыз, без аның белән бик якын. Әни әле ул көчле кеше, ә менә әбием бик кайгырды инде.

Кыскасы, кыен чыкларымда төшенкелеккә бирелмәс өчен, миңа гаиләм ярдәм итте.

Берара Буа драма театрында да эшләп алган идем. Аның җитәкчесе Раил Садриевка рәхмәтлемен. Ул миңа театр уздырган чараларда җырчы буларак чыгышлар ясау мөмкинлеге бирде. Аңа мине эштән җибәрергә кушып шалтырату да килгән булган. Әмма Раил абый миңа ышанды, эштән җибәрмәде. Театрдан миңа уку буенча йөкләнеш күп булганга гына китәргә туры килде. Бүгенге көндә Раил абыйның да проблемалары бар икәнлеген беләм. Аңа да уңышлар телим. Беркемгә дә суд эшләре белән очрашырга язмасын.

Сезне «Зәлилә» буларак беләләр. Рузилә Бәдретдинова исемен яңадан танытырга туры киләчәк, әйеме?

Мин бит кечкенәдән үз исемем белән җырладым. Ике ел «Зәлилә» булып йөрүем яклап проблема түгел. Ул псевдоним турында искә дә аласым килми һәм башкаларның да исә алуын теләмим. Андый псевдонимлы артист башка юк, онытыгыз!

Алга таба нишләргә җыенасыз? Нинди планнарыгыз бар?

Планнар күп, әмма аларның барысын да сөйләп бетереп булмый. Миңа хәзер ныгытып репертуар өстендә эшләргә кирәк. Җырчының репертуары көчле булырга тиеш, җырчыны тамашачы җырлары аша таный.

«Сарман» һәм «Галигә барам әле» җырлары репертуарыгызда калачакмы?

Әлеге җырлар яклап халык җырлары. Димәк, мин, әлеге җырларны репертуарымда калдыру өчен, халыктан рөхсәт сорыйм (көлә). Риза булсалар, җырлармын.

Соңгы вакытта яңа җырлар, ретро җырларны яңартып яздырдыгыз. Сезне без моңлы җырлар белән, романтиграк образда күрергә күнеккән. Ә монда яклап ниндидер артык кыю образда, дип әйтимме соң.

Минем тамашачы күңеленә халык җырлары башкаручы буларак кына керәсем килми иде. Һәрвакыт үземнең тавыш мөмкинлекләремне күрсәтәсем килү теләге булды. Күңелем дә заманча образ һәм заманча җырларга күбрәк тартыла. Үзгәрәсем килә.

Бер төрле генә яшәп тә, җырлап та булмый. Минем өчен бу яклап алдымда торган максат һәм бик зур җаваплылык. Миңа ышанган иҗади дустым, саундпродюсер, талантлы композитор Ильмир Әзһәмовка рәхмәт. Төрле вокаль экспериментлар ясап, җырлар башкарып караганнан соң, ул минем тавыш мөмкинлекләремнең халык җырлары белән генә чикләнмәгәнен аңлатты.

Хәзерге вакытта минем репертуардагы җырлар – популяр җырчылар башкарган җырлар. Мәсәлән, «Мәхәббәт ятьмәләре» җырын күптәннән җырлыйсым килеп йөри идем. Ялгышмасам, әле фондта контрактта булган вакытта ук. Күргәнегезчә, хыялымны чынга ашырдым. Җырны Җәмиләдән (хәзерге көндә Финляндиядә яшәп иҗат итә) рөхсәт сорап чыгардым. Аның белән күптәннән танышасым килә иде. Шалтырашып сөйләштек, без бер дулкында. Аллаһка шөкер, ул җыр буенча гештальтны яптым.

Оскар Усмановның иҗат иткән җырлары да күңелемә якын. Минем өчен ул – татар халкының легендар хитмейкеры. Үз репертуарымда шушы күренекле композиторның җырлары булуы белән горурланам. Аларны миңа ышанып тапшырып, җырларга рөхсәт биргәне өчен зур рәхмәт.

Фото: © Рузилә Бәдретдинованың шәхси архивыннан

Алга таба берәр җырчы төркеменә кереп эшләү турында уйламыйсызмы?

Әлегә андый планнарым юк.

Бу еллар эчендә шәхси тормышыгызда үзгәрешләр булмадымы?

Минем өчен шәхси тормыш турында сөйләү – җитди адым. Әмма бу хакта һичкайчан сөйләмәячәкмен дип әйтмим. Әлегә вакыты җитмәде.

Уңышлар сезгә, Рузилә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар