Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова элекке ире Руслан Кираметдиновны пычрак комментарийлар язуда гаепли

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова элекке ире Руслан Кираметдиновны пычрак комментарийлар язуда гаепли
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ильмира Нәгыймова үзенең иң усал хейтерының кем икәнлеген ачыклаган. Аның сүзләренчә, элекке ире Руслан Кираметдинов Ильмирага үзенең директоры аккаунты аша пычрак ташлый икән. Бу хакта ул Телеграм каналында яза.

«Менә шулай. Тыныч күлдә җеннәр күп, диләр бит. Мине hәм минем бөтен гаиләмне бу Евгений Редько бөтен комментарийларда бетереп ташлаган иде. Кичә, ниhаять, кем икәнен белдем. Руслан Кираметдиновның директоры. Алар тәүлегенә 24 сәгать буе бергә. Кемдер шулай халык өчен «ак һәм йомшак» булып кала», – дип гаепли ул элекке ирен.

Ильмираның бу хейтерның нәкъ менә Русланның директоры булуын ничек ачыклаганы аңлашылып бетми. Тик ул төшергән роликта Евгений Редько исеме янәшәсендә Айдар Сәфәргалин дигән исем күренеп китә. 

«Бар инде шундый мужиклар. Булдыра алмагач, төкерә башлыйлар»;

«Русланның сезгә карата «мәхәббәте һәм хөрмәте» һәрвакыт ачык булды. «Публикага уйный» иде. Аллаһның рәхмәте белән котылдыгыз ул адәмнән. Үз көегезне көйләп яшәргә, алда барысы да яхшы булсын», – дип язып калдырганнар, Русланны вакчыл булуда гаепләп кайберәүләр. 

«Сезгә элекке ирегез белән психологка барырга кирәк. Бер-берегезне гаепләп, үпкә саклап яшәргә ярамый. Болар сезгә кире әйләнеп кайтачак. Аллаһтан куркыгыз, ул барысын да ишетә һәм күрә. Әгәр сез үзегезгә шул рәвешле игътибар юнәлтәсез икән, бу – дөрес юл түгел», – дип язган кешеләр дә бар. 

«Монда бит бу кешенең Русланның директоры булуын дәлилләүче фактлар юк», – дигән берсе. Ильмира аңа: «Шулаймы? Ә телефон номеры?» – дип язып калдырган. 

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 3 февраль 2023
    Исемсез
    Акыллы хатын өйдэ булган хәллэрне интернеткэ чыгып кычкырамени?Өйдэ утырып сөйлэшергэ вакытта,урында тапмадыгызмы?Бу пычраклык тугелме?
  • 2 февраль 2023
    Исемсез
    кайбер инсайдчылар эйтуенчэ, бу парнын аерылуынын сэбэбе, женси кэнэгэтлэндермэу булды дилэр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100