Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов Ильмира Нәгыймованың кияүгә чыгуы турындагы хәбәргә җавабын әйтте

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов Ильмира Нәгыймованың кияүгә чыгуы турындагы хәбәргә җавабын әйтте
Рамил Гали

Бүген иртән социаль челтәрләрдә Ильмира Нәгыймова үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаулары турында хәбәр итте. Ул шәхси сәхифәсенә чәчәк бәйләме һәм йөзек рәсеме урнаштырып: «Менә бу – борылыш. Ничек көтелмәгәнен күз алдыгызга да китерә алмыйсыз», – дип язды. 

«Интертат» аның элекке ире, җырчы Руслан Кираметдиновка шалтыратып, бу турыдагы фикерен сорады. 
Руслан Ильмираның фотоларын күрмәгән булган, бу яңалыкны беренче тапкыр бездән ишетте. Әлеге темага комментарий бирәсе килмәгәнен әйтте. 
«Мин аны карап бармыйм, тормышы белән кызыксынмыйм. Бернәрсә дә әйтә алмыйм. Бу турыда комментарий бирәсем килми. Миңа барыбер. Илдә әллә нәрсәләр бара, хәзер аның кайгысы түгел. Мине туйдырды бу тема», – диде Руслан. 
«Ильмира кияүгә чыга калса, балалар белән аралашуларыгыз элеккечә үк калачакмы?» –  дигән сорауга да төгәл җавап булмады. «Алдагысын дөнья күрсәтер. Иртәгә нәрсә буласын да белмим әле», – диде ул.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 14 октябрь 2022
    Исемсез
    Бик дөрес фикер, молодец Руслан! Балалар кызганыч, үз әтиләрен беркемдә алышыра алмый. Бәхетле киләчәк Руслан сиңа 🙏🙏🙏
  • 12 октябрь 2022
    Исемсез
    Молодец Руслан! Берэулэрдэ Кияу кайгысы ,кемдэдер донья кайгысы.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100