Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рушания Сәгъдиеваның ире кем булган: беренче хатыны үзенә кул салган, улы да...

news_top_970_100
Рушания Сәгъдиеваның ире кем булган: беренче хатыны үзенә кул салган, улы да...

«Челнинские известия» журналисты Ләлә Гайфутдинова Чаллы терапевты, невропатологы, «Здоровье» клиникасы хуҗасы Рушания Сәгъдиеваның һәлак булуы уңаеннан, аны үтергән кеше – элекке ире, 72 яшьлек Рафаэль Сәгъдиев турында яза.

Рафаэль Сәгъдиевны кичә җирләгәннәр. Җирләүне Чаллыда һәм Әлмәттә яшәүче туганнары оештырган.

40 елдан артык табиб булып эшләгән 67 яшьлек Рушания Сәгъдиева иреннән 3 ел элек аерыла, һәм алар озакка сузылган милек бүлү процессын башлыйлар. Рушания Сәгъдиевага бергә яшәгән йорт кала, шәхси клиника уртак мал булу сәбәпле, суд, иренә акча бирергә, дигән карар чыгара. «Бизнес Онлайн» язуынча, бу вакыйганың шаһитларына таянып, ирнең шактый милектән колак какканын язган. 15 июнь иртәсендә ир Казаннан Чаллыга – ГЭС бистәсендәге йортка килә. Анда аларның кызы һәм оныгы – кызының бәләкәй улы да була. Ир ата башлагач, арага кергән кызларын яралый, ул урамга чыгып йөгерә. Аннары ир хатынны атып үтерә. Йортта бәләкәй бала кала. Кызлары чакыргач, полиция килә, әмма ир бала белән эчтә калгач, шунда ук кермиләр, аны бирелергә өндиләр. Штурм әзерләнә, әмма Рафаэль Сәгъдиев үзенә кул сала. Балага зыян килми – психикасына зыянны исәпләмәгәндә, билгеле.

Ир «Сайга» ау мылтыгын гитара чехолына салып кергән була. Ә икенче кулында торт булган.

Аларның кызлары озату мәрасимендә әтисен озатуда катнашмаячагын әйткән. Хушлашу мәрасимендә кызлары бер мизгелгә дә әнисе яныннан китмәгән, елаган, әнисен сыйпаган, дип яза «КП-Казань».

«Челнинские известия» язуынча, бу – Рафаэль Сәгъдиевның икенче никахы булган. Аның беренче хатыны үзенә кул салган. Беренче никахтан туган улы әтисенең яңа гаиләсендә үсә, аны үги әнисе Рушания Сәгъдиева карап үстерә. Зур үскәч, егет үзенә кул сала.

Рафаэль Сәгъдиев гаилә бизнесы – «Здоровье» клиникасы директоры урынбасары була, хуҗалык-административ эшләргә җавап бирә. Аның «Сайга» ау мылтыгын ничек алганы әлегә билгеле түгел – ир ау белән шөгыльләнмәгән. «Аерылгач, ул Казанда яшәде, беркайда да эшләмәде. Чаллыга килгәне булмады, менә сиңа мә. Бик сәер бу», – дигән «КП-Казань»га гаиләнең танышы.

«Челны-Биз» сайты язуынча, Рафаэль Сәгъдиев җир төзелеше буенча университетны тәмамлый, аның иң яхшы студентларының берсе санала, шул сәбәпле, 2019 елда уку йорты аннан интервью ала. Ул 10 ел професиясе буенча эшли, аннары геодезист була. Ул клиникалары турында сөйли, мэр Васил Шәйхразыев соравы буенча ачылуын әйтә. 2021 елда аерылгач, клиника директоры вазифасыннан хатыны тарафыннан азат ителә, алынмаган хезмәт хакын алу, кертелгән акчасын кайтару өчен судка бирә, хатынын законсыз рәвештә баюда гаепли. Хатыны исә аны уртак йортларыннан куып чыгармакчы булган.

«КП-Казань» язуынча, элекке гаилә милек бүлүдә берничек тә килешә алмый. Сәгъдиева нык торган, дип язалар, әмма аны якын белгән хезмәттәшләре «ул комсыз булган» дигән версияне кире кага – ул ярдәмчел, кешеләргә булыша иде, дип язалар.

Табиб ханымның якыннары фаҗигагә кадәр берни сизмәгән – ул хезмәттәшләренә гаиләсендә конфликтлар барын әйтмәгән. «Мин аны яхшы белә идем. Әмма ул шәхси тормышы турында сөйләмәде, елмаю артына яшерә иде. Шәп хатын һәм акыллы табиб иде. Ире белән ни булганын белмим. Рушания елмая гына һәм йорттан чүпне чыгармый иде», – дигән хезмәттәше Любовь Ильина. Җомга көн ул гадәттәгечә авыруларны кабул иткән, ә шимбә көнне һәлак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100