Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб Рушания Сәгъдиеваны озату: кызы Зөлфия әтисен җирләүдә катнашмаячак - «Шәһри Чаллы»

news_top_970_100
Табиб Рушания Сәгъдиеваны озату: кызы Зөлфия әтисен җирләүдә катнашмаячак - «Шәһри Чаллы»
"Шәһри Чаллы"

Бүген Чаллыда табиб, 67 яшьлек Рушания Сәгъдиеваны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме «Тәүбә» мәчете янында узды дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы» журналисты Зөлфия Галим.

Чаллы табибын шимбә иртәсендә элекке ире атып үтерә. Ул кулына торт тотып һәм гитара чехолына салып ау мылтыгы алып керә, ата башлый. Кызын яралый, ул урамга чыгып йөгерә. Ир элекке хатынын атып үтерә һәм үзенә кул сала. Өйдә аларның бәләкәй оныклары да булган.

Рушания Сәгъдиева 40 елдан артык төрле сырхауханәләрдә терапевт булып эшли, соңгы елларда ире белән бергә шәхси сырхауханә ача. Әмма соңгы елларда алар аерылышалар һәм озакка сузылган милек бүлү процессы башлана. Фаҗиганең сәбәбе дә шул милек булуы ихтимал.

«Башка сыймаслык хәл. Үземне, балаларым, оныкларымны дәвалады. Кызганыч, үзен саклый алмады. Хәзер нишләрбез инде?! Авыруларга күрсәткән игелекләре өчен Аллаһы Тәгалә урынын җәннәттә кылсын иде», – дигән Гөлсирә Җамалиева.

«Бик авыр кайгы. Ике көн йоклый алмадым. Тату, дус эшләдек бит», – дигән акушерлык-гинекология бүлеге мөдире Венера Харисова.

6нчы поликлиникада баш табибы Раил Мөхәммәтшин: «Рушания ханымның фаҗигале төстә вакытсыз үлеме Чаллы халкы һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау өлкәсе өчен зур югалту. Ул күпме кеше гомерен саклап калыр иде», – дигән.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева: «Ул туган ягы Мөслимгә, соңгы йортына китте. Кешеләргә күрсәткән игелекләре Аллаһы Тәгалә каршындагы сынауларны җиңел үткәреп, җәннәткә керергә ярдәм итсен. Үзен рәхмәт фәрештәләре каршы алсын», – дигән.

Әнисенең үлемен кызы Зөлфия бик авыр кичергән. Үзен әнисен саклап кала алмауда гаепләгән. Зөлфия үзе дә табиб.

Элеккеге хатынын атып үтергәннән соң, Рафаэль Сагдиев үзенә кул салган. Аның кайда, кайчан җирләнәчәге билгесез. «Шәһри Чаллы» язуынча, кызы аны озатуда катнашмаячак.

Рушания Сәгъдиева туган ягы Мөслимдә җирләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100