Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ире атып үтергән табибә Раушания турында: «Судның очы-кырые күренми, дия иде»

news_top_970_100
Ире атып үтергән табибә Раушания турында: «Судның очы-кырые күренми, дия иде»
Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасы сайтыннан

17 июньдә Чаллының «Тәүбә» мәчетендә Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Рушания Сәгъдиева белән хушлаштылар. Шимбә көнне иртәнге 7дә аны ире атып үтергән.

Раушания ханым турында истәлекләре белән Чаллыда чыга торган «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова социаль челтәрдә уртаклашты.

«Чаллы бик күпләр өчен терәк булган танылган невропатолог Раушания Гаяновнаны соңгы юлга озатты. Ул минем бердәнбер элемтә тоткан табибым иде. Хәлне күрүгә аңлый, артык сораулар биреп тормый. Һәм ничектер куркытмыйча, кара төсләрне артык куертмыйча, оптимизм белән дәвалый белә. Узган җәй бик борчулы вакытымда барып кердем аның янына.

Ризидә, – диде ул, – игътибарыңны читкә юнәлтергә өйрән әле. Отвлекайся! Синдә генә дип уйлыйсыңмени проблемаларны? Миндә дә бик күп алар.

Шуннан соң, очрашканда, ул – минем хәлләрне, мин аныкын: милек өчен судлашып йөргән ире белән мөнәсәбәтләрен сорашырга күнектек. «Судның очы-кырые күренми әле, – дип җавап биргән иде ул соңгы мәртәбәсендә. – Минем инде аңа исем китми». Ләкин низаг, сугыш – куркыныч нәрсәләр шул инде алар. Анда (кызганыч) җиңүчеләр булмый», – дип яза Ризидә Гасыймова.

67 яшьлек Рушания ханым 72 яшьлек ире белән аерылышкан була, һәм соңгы елларда алар судлар аша милек бүлешкәннәр. Гаилә таркалгач, йорт Рушания Сәгъдиевага калган, судлар уртак шәхси клиника өчен барган.

Фаҗига булган көнне Рушания Сәгъдиева кызы һәм оныгы белән өендә була. Элеккеге ире аларга «Сайга» дигән ау мылтыгын гитара чехолына салып килә, кулында торт була. Йортта ярдәмче булып эшләүче олы яшьтәге ханым ирне йортка кертә. Ир аерылган хатынына ата, ике арага кергән кызларының иңбашын яралый. Канга баткан кызлары, ярдәм сорап, урамга чыгып йөгерә. Ир хатынын башына һәм күкрәгенә атып үтерә һәм үзенә дә кул сала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100